Яраткан китабым темасына дәрес планы
план-конспект урока (6 класс)

Мингазов Марат Ильдусович

УМК Сәлам буенча

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_yaratkan_kitabym_.docx22.5 КБ

Предварительный просмотр:

Хәерле көн, укучылар! Мин Мингазов Марат Илдүс улы, бүген сездә татар теле дәресе алып барачакмын.  Дәрестә сезне күрүемә шатмын! Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп, дәресне  башлыйк .

Бүгенге дәресемне притчадан башлыйм.

Китап киштәсендә зәңгәр тышлы рәсемсез зур китап тора. Үзе бик кызык түгел кебек., чөнки аны беркем дә укырга теләмәде. Моңа китап бик кайгырды, димәк бу китапның  мәгънәсез булуы турында сөйли иде. Кешеләр киштәдән-киштәгә китаплар сайлап йөрделәр. Шунда акыллы китап уйлап куйды: Мин беркемгә дә кызык түгел һәм кирәгем юк икән. Бервакыт бу китапка да кул үрелде. Китапның битләрен карап, кыз елмаеп аны күкрәгенә кысты: “Таптым! Мин таптым бу китапны!”- диде.                                                       (2-3 мин)

-Укучылар, ничек уйлыйсыз,  притча нәрсә турында?- ...(китап)

- Ә Кешеләрнең нинди китаплары була?

- (яраткан)

- Димәк, дәреснең темасы нинди булыр дип уйлыйсыз?

-

СЛАЙД  “Яраткан китабым”

Әйе, бүгенге тема: “Яраткан китабым”. (Титулны тактага эләбез А4)

Сезнең өстәлләрегездә  бәяләү битләре Оценочные листы тора. Монда сез һәрбер биремнән соң үзегезгә билге куясыз.  Бәяләү битләре    (зәңгәр)

Дәресебез бүген гади түгел. Дәрес-экскурсия. Без автобуста барабыз. Гид- мин. Автобуска барыр өчен нәрсә кирәк?

  • билет

Укучылар билетларыгыз бармы?

  • Юк

Билетлар миндә. (Өләшәм) . Билетларда яңа сүзләр. Китапның жанр төрләре. Мин укыйм , ә сез кабатлагыз. (Сары)                                          (2 мин)

Слайд

Маҗара- приключение

Фантастик- фантастика

Куркыныч- ужасы

Комикслар- комиксы

Әкият –сказки

Шигырь-стих    (Тактага сүзлек эленә)

Билетлар булды. Киттек, укучылар,

беренче тукталыш “Китап кибете”. Слайд (исеме һәм бирем)  (“в книжном магазине”).                                                        

Сезнең  китап кибетендә булганыгыз бармы?

-

Яшел Үзәндә китап кибете бармы?

-

Укучылар, өстәлдә кызыл битләр. Әлеге битләрдә бирелгән диалогны тулыландырырга һәм яңа сүзләрнең астына сызырга кирәк. Парда эшлибез. .        (4-5 мин)

Китап кибетендә.

-   Исәнмесез !

-   Исәнмесез!

-   Сездә нинди китаплар?

Маҗаралы, фантакстик, куркыныч әсәрләр, комикслар, әкиятләр һәм шигырьләр бар.

-   Мин әкиятләр яратам.  

-   Сезгә нинди китап кирәк?

-    Миңа Г.Тукайның  “Шүрәле” китабы кирәк.

-   Бу бик кызыклы китап. Аласыз?

-   Әйе, бирегез!

Билге куегыз.

(тактага хатасыз битне эләбез)

Яхшы. Киттек “Китап ярминкәсе”нә.                                                      (3-4 мин.)

Бирем. Автор белән китапларны тоташтыр, жанрын билгеләгез.  Группада эшлибез.

Габдулла Тукай                      Су анасы          

Александр Пушкин                 Кышкы иртә

Даниэль Дефо                        Робинзон крузо

Брэм Стокер                         Дракула

Джоан  Роулинг                   Гарри Потер

Джери Сигел                         Супермен

Тактага эләбез.  Билге куегыз.

Яхшы . СЛАЙД тикшерү.

Сәяхәтне дәвам итәбез.  “Китапханә”  тукталышы    Слайд                            (7 мин)

Китапларның 38 битен ачабыз. 5 нче күнегүне эшлибез.  

1.Мин.....укырга яратам!

2.Мин.....китапларны яратам.

3.Алар бик..... .

4.Минем яраткан китабым - ..... .

5.Ул.... турында.

Физкулминутка -Күзләрне ял иттерәбез.                                                      (1 мин)

 Басабыз.

Күзләрне йомабыз  

Ачабыз,  (3 тапкыр)

Өскә карыйбыз

Аска

Сул якка  

Уң якка

Түгәрәк буенча.

Яхшы, Сәяхәтебезне дәвам итәбез.  “Китап дөньясы» (Мир книг) киттек.       (3 мин)

Мәкальләрне тәрҗемә итегез, мәгънәләрен аңлатыгыз. Переводите, смысл объясните.

  1. Китап-белем чишмәсе.  Книга – источник знаний
  2. Китап-кешенең дусты.   Книга — друг человека

    Тактага эләбез. Билге куябыз.

Рефлексия. Сез китап укырга яратасызмы?                                                    (1 мин)

                      Яраткан китабыгыз нинди?

Бәяләү битләрен миңа бирегез. Мин сезгә билгеләр куям.

Өй эше  сары кәгазьдә. Сайлап эшләгез. Выберите домашнее задание по слоңности.  Слайд

  1. 4 нче күнегү 38 нче бит
  2. Мәкальләрне ятлагыз. Выучите эти пословицы.
  3. Чек листны тулыландыргыз. Заполните чек лист.

Яраткан әсәрнең исеме?

 Аны кем язган?

Төп герое кем?

Төп герой нинди?

Ул нишли?

   

Укучылар ничек уйлыйсыз, тактадагы битләр безгә нигә кирәк булды ?                 (3 мин)

-

Әйдәгез җыеп карыйбыз, нинди биттән тотынабыз? (с титулки)

Яхшы. Укучылар, дәресне притчадан башладым, ләкин ахырын сезгә сөйләп бетермәдем... Бу сүзләр белән дәресебезне йомгаклыйбыз һәм ул безнең китабыбызның соңгы бите булыр  (степлерем прикрепляем и читаем с книжки)  

Китапның сүзләре тыңлагыз.

“Дуслар, сезгә минем белән күңелсез булмас. Мин һәрвакыт янәшәгездә  булырмын, сезгә ярдәм итәрмен һәм яхшы киңәшләр бирермен. Минем сезгә бик күп әйтәсе сүзем бар!

Китап ул –бик яхшы бүләк. Мин Сезгә бу китапны бүләк итәм.

Шуның белән сәяхәтебезне тәмамлыйбыз Рәхмәт, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

"Сан" темасына дәрес планы

Мөстәкыйль сүз төркеме буларак, сан сүз төркеменең үзенчәлекләрен ачу, саналмыш белән кулланылышын билгеләү. Санның шартлы билгесе булган цифрлар турында әйтеп, тормышта кулланылу дәрәҗәсен ачыклау. С...

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты 2 нче сыйныф татар төркеме өчен...

5 сыйныфта "Минем яраткан китабым" темасына БСҮ дәресе

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 5 нче сыйныфында (рус төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Дәрестә бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирелә. Барлык эш төрләре дә укуч...

"Мин өйдә булышчы" темасына дәрес планы.

quot;Мин өйдә булышчы" темасына дәрес планы. Кабатлау дәресе...