"Сан" темасына дәрес планы
методическая разработка (6 класс) по теме
Мөстәкыйль сүз төркеме буларак, сан сүз төркеменең үзенчәлекләрен ачу, саналмыш белән кулланылышын билгеләү. Санның шартлы билгесе булган цифрлар турында әйтеп, тормышта кулланылу дәрәҗәсен ачыклау. Сан белән саналмышны җөмләдә дөрес итеп куллана белү. Халык авыз иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү. Хезмәткә мәхәббәт уяту.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
san.doc | 58.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле. 6 сыйныф. “Сан” темасы
1 нче дәрес
Т е м а: Сан турында төшенчә. Сан һәм саналмыш.
М а к с а т: Мөстәкыйль сүз төркеме буларак, сан сүз төркеменең үзенчәлекләрен ачу, саналмыш белән кулланылышын билгеләү. Санның шартлы билгесе булган цифрлар турында әйтеп, тормышта кулланылу дәрәҗәсен ачыклау. Сан белән саналмышны җөмләдә дөрес итеп куллана белү. Халык авыз иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү. Хезмәткә мәхәббәт уяту.
М а т е р и а л. VI сыйныфлар өчен татар теле дәреслеге, 2010 ел, “Сан” темасына таблица, терәк сүзләр, интерактив такта, моменталь тест, җиләк-җимеш, яшелчә муляжлары.
Т и п: яңа материал белән таныштыру.
К у л л а н ы л г а н т е х н о л о г и я л ә р: Үстерелешле укыту, сәламәтлек саклау, информацион.
М е т о д һәм а л ы м н а р: проблема кую, эзләнү, төркемләп эш, сорау, иҗади эш төрләре.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше. Балалар ике төркем булып утыралар.
- Укучылар, телевизордан “Что? Где? Когда?” яки “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” тапшыруын караганыгыз бармы? Шулар үрнәгендә белгечләр булып, ике командага бүленербез. Кайбер сорау һәм биремнәрне командаларда чишәрбез.
II. Кабатлау. Актуальләштерү.
Фронталь сорау:
- Грамматиканың нинди бүлеген өйрәнәбез? (Морфология)
- Морфология нәрсә өйрәнә?
- Нинди сүз төркемнәрен өйрәндек? (Сыйфат)
Актуальләштерү өчен биремнәр:
1) Кечкенә моменталь тест чишелә. (Мөмкин бергәләп интерактив тактада. Мөмкин аерым укучы тестны тактада яки компютерда эшли, калганнар урыннарда өй эшен сөйлиләр: беренче төркем сыйфат кергән мәкальләр, икенче төркем составында сыйфат булган әсәр исемнәре, авторын язып алып килергә тиешләр иде)
5) Алдагы бирем узган дәрес темасын яңа темага ялгап кереп китүне дә тәэмин итә:
Укучыларга сайланма диктант тәкъдим ителә. Бирелгән сүзләрне ике баганага аерып язарга: беренче баганага без өйрәнгән сыйфатларны, икенче баганага сыйфаттан кала, башка сүзләрне.
Сүзләр: Акыллы, ун, җылы, кичке, унике, язгы, егерме, бишәү, әдәби, баллы, өченче, түгәрәк, илле биш, сусыл.
Җаваплар тикшерелә:
акыллы ун
җылы җиделәп
кичке уникешәр
язгы егерме
әдәби бишәү
баллы өченче
түгәрәк илле биш
сусыл
III. Яңа уку мәсьәләсе кую һәм аны чишү.
- Укучылар, сыйфатлардан кала, башка сүзләргә игътибар итегез әле. Алар нинди сүзләр? (Саннар).
- Әйдәгез, бергәләп аларга сораулар куеп чыгыйк әле. Саннар нинди сорауларга җавап бирә икән? (Ничә? Ничәнче? Ничәшәр? Ничәләп? Ничәү?).
- Инде хәзер тактага карагыз. Анда әлеге саннар белән нәрсәләр төзелгән? (Сүзтезмәләр)
- Укыйк: ун түтәл, җиделәп капчык, уникешәр чиләк, егерме тартма, илле биш кило җимеш.
- Игътибар итегез, укучылар, саннар нинди сүзләрне ачыклап килгәннәр? (Исемнәрне)
- Сан ачыклаган исемнәрне саналмыш дип атарбыз. Саналмыш санау, саналу сүзеннән ясала. Димәк, сан ачыклаган предмет санала. Һәрвакыт саналмыштан чыгып, санга сорау куярбыз. Ничә түтәл? Һ.б.
Нәтиҗә ясала. Предметның якынча яки төгәл исәбен белдереп, ничә? ничәнче? ничәү? ничәшәр? кебек сорауларга җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме сан дип атала. Саннар язуда цифрлар һәм сүзләр белән дә белдерелә ала. Цифрлар – санның шартлы билгесе. Сан ачыклаган исем саналмыш була.
- Укучылар, саналмышларга игътибар белән карагыз әле: алар берлек сандамы, әллә күплектә килгәннәрме? (Берлек)
- Ни өчен икән? Ничек уйлыйсыз? (Һәр төркем бу сорауга җавапны бергәләп эзли һәм әйтә: чөнки сан (бердән кала) предметның күп булуын белдерә) Сан ачыклаган саналмыш һәрвакыт берлек санда гына килә.
- Хәзер, укучылар, төркемнәрдә эшләп алырбыз. Бирем шундый: бирелгән сүзтезмәләрне кертеп, көзен бакчада исемле кечкенә хикәя төзегез.
Балалар төркемнәрдә эчтәлеге ягыннан якынча мондыйрак хикәя төзиләр:
Без язын бакчада бик тырышып яшелчә, җиләк-җимеш утырттык. Җәй буе үсентеләрне карадык, чүпләрен утадык. Көзен исә мул уңыш җыеп алдык. Барлыгы ун түтәлдән җиделәп капчык суган чыкты. Калган ике олы түтәлдән уникешәр чиләк кишер җыйдык. Бакчада алмагачлар бишәү. Аларның икесеннән егерме тартма алма алдык. Өченчесеннән ун тартма чыкты. Карлыган куакларыннан илле биш кило җимеш җыйдык.
- Укучылар, хикәя эчтәлегенә караганда, сез бакчада бик күп уңыш җыеп алгансыз. Сәбәбе нидә икән? (Чөнки балалар бик тырышып эшләгәннәр. Хезмәт төбе-сары алтын)
- Әйе, укучылар, бик тырышып хезмәт итсәң, көч куйсаң гына, шундый зур уңышка ирешеп була. Ялкауланып, өйдә ятсаң, берсе дә сиңа әзер ризык китереп тоттырмый. Халыкта да һәрвакыт тырышларны, эшчәннәрне генә яратканнар. Бәхет-хезмәттә, дип белмичә әйтмәгәннәр борынгылар. Сез хезмәт, тырышлык турында үзегез нинди мәкальләр беләсез? Җавапларны төркемнәрдә язарга. (*Авыр эш калач ашата. *Агач - җимеше белән, кеше - эше белән. *Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. *Аз сөйлә, күп эшлә. *Ашаганың белән мактанма, эшең белән мактан. *Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. *Ике уйла, бер эшлә. *Калган эшкә кар ява.*Карама кешенең сүзенә, кара эшенә. *Кем эшләми, шул ашамый. *Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта. *Плансыз эш - тозсыз аш. *Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр. *Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт. *Хезмәт төбе - хәзинә. *Хезмәте каты - җимеше татлы. *Яратмаган эш авыр була.) Молодцы! Әфәрин!
Укытучы өстәлгә яшелчә, җиләк-җимешләр (муляж) куя.
- Балалар, тырышып хезмәт иткән кешегә генә шушындый мул уңыш алырга була. Карагыз әле. Биредә яшелчәләр дә, җиләк-җимешләр дә бар. Мин сезнең биологиядән алган белемегезне дә тикшереп китәм әле. Кайсылары яшелчә, кайсылары җиләк-җимеш? (Укучылар әйтә бара, укытучы аера)
- Бусы булды. Рус теленнән белемегезне тикшерик. Әйтегез, ә русча яшелчә ничек була?(овощи) Җиләк-җимеш? (фрукты) Тагын ничек? (?) Яшелчә - овощь, ә менә җиләк-җимеш фрукты һәм ягоды төрләренә бүленә. Әйдәгез биредәге җиләк-җимешне рус телендәгечә фрукты һәм ягодыга бүләбез. (!)
- Укучылар, әйтегез әле, без укый торган кайсы фәннәр санга бай? (математика, тарих, әдәбият)
- Әйдәгез, математик башваткыч-табышмакны чишик әле.
“Бер агачка сандугачлар килеп кунган. Һәр ботакка икешәр сандугач кунса, бер ботак җитми. Өчәр кунса - дүрт ботак артып кала. Ничә сандугач, ничә ботак булган?” (14 ботак, 30 сандугач).
ЯКИ
“Бер кешенең алты улы, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы бар? (Җидәү)
- Укучылар, күрәсез саннар безнең тормышта бик зур роль уйныйлар. Еллар, айлар, көннәр санала. Сәгат ь телләре дә саннарны күрсәтә. Кибеттә азык-төлек, кием алганда да саннар ярдәмгә килә. Укучылар, бүген ничәсе? (21 февр.) Бүген ниндми көн? (Халыкара телләр көне)
Ф и з к у л ь т м и н у т. Татар халкының өчле (сан!) уенын уйнап алу. Бию көе яңгырый.
III. Н ы г ы т у.
1. Биремнәр. Һәр төркем җавапларын бирә. Белгечләр буларак, минутка эшлиләр.
1) Составына сан кергән сүзләр язарга. Мәсәлән: алтын, өчпочмак, җидегән, көч, бишек, йөзек, бишмәт, йөзә.
2) Түбәндәге тамгаларны укыгыз: 6н, к3, 5ек, 100ек, 5мәт, б6рган, 1дәм, 1лек.
3) Нинди сан исем дә, фигыль дә була ала? (йөз).
4) Кешегә җиде яшь тулгач, ул нишли? (сигезенче яшькә китә)
5) Нинди сәгать вакытны тәүлеккә ике генә мәртәбә дөрес күрсәтә? (туктаган сәгать).
2. 231 нче күнегү телдән эшләнә. Саннарны табарга, сораулар куярга
3. 235 нче күнегү. Мәкальләрне күчереп язарга, мәгънәләрен аңлатырга. Сан кергән берничә мәкаль уйларга. Мәсәлән: “Биш бармак та тигез булмый”, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешергә барсын”, “Бер алдыңа биш артыңа кара”.
IV. Йомгаклау. Сан турында алган белемнәр искә төшерелә. Һәр төркем сан турында ниләр белгән, шул турыда язып яки телдән җавапларын бирә.
Билгеләр куела.
V. Өй эше. § үзләштерергә. Ярым иҗади эш. Составында сан булган табышмак, мәкаль, җыр, шигырь язарга.
Күрергә матур, акылга такыр.
Сабыр төбе - сары алтын.
Яхшы холык дошманыңны үз итә.
Атадан бала яшь кала,
Күп-күп эшләр башкара.
Атадан яхшы ул туса, ишектәге башын түргә сөйрәр;
Атадан яман бала туса, Түрдәге башын ишеккә сөйрәр.
Шәп маллар аякланып туа.
Кызыл ромашка . Муса Җәлил
Сертотмас үрдәк. А.Алиш.
Хәйләкәр төлке. Халык әкияте.
Йолдызлы малай. И.Гази.
Кызыклы шәкерт. Г.Тукай.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.
Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...
План-конспект урока "Планы на будущее"
План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...
ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ЗАНЯТИЙ ПО ОБУЧЕНИЮ ДЕТЕЙ СЛОВООБРАЗОВАНИЮ, ФОРМИРОВАНИЮ ЛЕКСИКО- ГРАММАТИЧЕСКИХ КАТЕГОРИЙ, РАЗВИТИЮ СВЯЗНОЙ РЕЧИ. ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ЗАНЯТИЙ ПО ОБУЧЕНИЮ ДЕТЕЙ СЛОВООБРАЗОВАНИЮ, ФОРМИР
Перспективный план по лексическим темам старшая логопедическая группа ОНР....
ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович
Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...
ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»
Урок с использованием ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы. В практический модуль входи...
План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)
Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...
Бизнес-план. Основные разделы бизнес-плана.
Образовательная программа: Программа среднего (полного) общего образования по технологии (базовый уровень). Составлена на основе федерального компонента государственного станда...