“Белем сыйфатын күтәрүнең төп шарты буларак укытучының профессиональ компетенциясен формалаштыру”
статья

Сабирова Резеда Агзамтиновна

“Белем сыйфатын күтәрүнең төп шарты буларак  укытучының профессиональ компетенциясен формалаштыру”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.docx23.65 КБ

Предварительный просмотр:

“Белем сыйфатын күтәрүнең төп шарты буларак  укытучының профессиональ компетенциясен формалаштыру”

               

        Бүгенге көндә туган телне укыту процессында зур үзгәреш сорала. Укытучылар алдында бик җаваплы һәм әһәмиятле бурычлар тора. Беренчедән, туган телне саклап калу бурычы торса, икенчедән, балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу күркәм сыйфатны үстерү тора. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм, заман таләпиткәнчә, югары технологияләрдән, мәглүмати чаралардан хәбәрдар булуны, иҗади эшли белүне таләп итә.    Бүгенге үзгәрешләр заманы укытучы алдына үз профессиональ дәрәҗәсен күтәрү өстендә өзлексез эшләү бурычын да куя. Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандарты буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яктан үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Мондый эшне компетентлы укытучы гына башкара ала.        

        Компетенция  (латин теленнән кергән сүз)- нинди дә булса өлкәдә осталык. Компетентлы  - нинди дә булса өлкә, мәсьәлә буенча яхшы хәбәрдар, тирән белемле, төпле, ышандыргыч авторитетлы дигән сүз. (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979, 141 нче бит).

           Белем  бирү һәм тәрбия өлкәсендә компетенцияләрне гомуми һәм профессиональгә бүлеп карыйлар. Гомуми компетенциягә ия булу шәхескә социаль тормышта үз урынын табарга, дөньяга билгеле бер караш тәрбияләргә, гражданлык позициясен ачыкларга булыша. Ә профессиональ компетенция нинди дә булса бер өлкәдә кирәкле белемгә ия булуны аңлата.

Профессиональ компетенциянең 5 төрен аерып күрсәтәләр:                                      1) сәяси-социаль компетенция – җаваплылыкны үз өстеңә алу, конфликтларны үзара тыныч юл белән чишү, тормышны яхшы якка үзгәртергә тырышу;            

2) культура ара

3) коммуникатив (аралашу);

4) информацион-технологик компетенция – яңа технологияләрнең кеше тормышына тәэсир итүе, аларның уңай һәм тискәре якларын ачыклау, төрле мәгълүмәти һәм реклама каналларына аек акыл белән карау;

5) профессиональ компетенция – белем алу, укырга омтылу; үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү.

 Бу компетенцияләрне укучыда формалаштыру өчен, укытучы да шул таләпләргә җавап бирергә тиеш.

Укытучының компетентлыгына аңа ышанып тапшырылган күпме сабый язмышы бәйләнгән: аның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе, танып белү, коммуникатив активлыгы, шәхес буларак формалашу процессы һәм башка төрле юнәлешләрдәге үсүе, ныгуы. Укытучының компетентлыгы никадәр югары булса, балалары да шулкадәр дәрәҗәдәге белем һәм күнекмәләргә, осталыкка ия дигән сүз.  

Компетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш соң?

*. Педагог  даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиеш

*Укытучы тәҗрибәдән «акыл» алырга, белемен системага салырга, укытуда үз алымнарын булдырырга, проблемаларны урынында чишәргә, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш.

* Компетентлы фән иясе төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияли белә.

* төркемдә җаваплылык тоеп эшләргә, карарлар кабул итәргә, конфликтларны чишәргә, уртак проектлар барышында башкалар фикере белән исәпләшә белә

* яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү, авырлыклар алдында югалып калмау кебек компетенцияләргә ия булу да әһәмиятле.

Компетентлы шәхес тәрбияләү өчен укытучы телнең грамматик төзелешен яхшы белергә, дөрес, матур, эмоциональ сөйләмгә ия булырга, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килеп, тел материалын урта мәктәп программасы нигезендә укучыларга аңлаешлы, кызыклы итеп бирә белергә; шул нигездә укучыларның уйлау сәләтен үстерергә һәм аларны хезмәтнең барлык тармакларында да актив катнашырлык итеп тәрбияли алырга ирешергә тиеш. 

Укытучының һөнәри компетенциясен нинди юллар белән формалаштырырга ?

  1. Методик берләшмә эшендә актив катнашу һәм иҗади төркемнәрдә эшләү.

Иҗади төркемнәрне укучылар арасында да оештыру укучыларны билгеле бер белем-күнекмәләргә генә ия булмыйча, үз уку эшчәнлеген  планлаштыра белүче, белем туплауга сәләте һәм әзер шәхес  тәрбияләргә ярдәм итә. Мин үзем укыткан шундый “Өмет йолдызлары” дигән иҗади төркем оештырдым. Бу төркемнең эше нидән гыйбарәт соң? Нигездә бу төркем олимпиадага әзерләнүче өлкән сыйныф  укучыларыннан тора. Алар бергәләшеп авыр сорауларга җавап эзлиләр, түбәнрәк сыйныф укучылары өчен тестлар төзиләр, әдәбияттан презентөияләр эшлиләр.

  1. Фәнни-тикшеренү методикасын үзләштерү
  2.  Бүгенге көндә укыту процессы укытучыдан төрле конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау, балаларны да шушы юнәлешкә тартуны таләп итә. Укытучы үзе  фәнни-тикшеренү эше белән  шөгылләнгәндә генә, үзе чыгышлар ясап эшнең асылына төшенгәндә генә, укучыларны  шушы юнәлештә үстерергә сәләтле булачак. Ә фәнни эш белән шөгыльләнү  исә укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киӊ ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль рәвештә, алдагы нәтиҗәсен күреп эшләргә өйрәнә. Шулай ук шәхес буларак тотрыклы характеры формалашуның бер чарасы булып  тора. Узган уку елында үзем 3 фәнни-гамәли конференциядә катнашсам,12 укучым 1 конференциядә катнашып,7 призлы урын алдылар.
  3. Инновацион эшчәнлекне үстерү, яңа педагогик технологияләр куллану.

        “Бүгенге көн шартларында , яңа  технологияләр, мәгълүматлаштыру чаралары кулланмыйча гына мөгаллим үз өстенә йөкләнгән бурычларны тиешенчә үти алмый” –дигән иде Рөстәм Нургалиевич. Укучыларга татар телен өйрәткәндә мәгълүмати-аралашу технологияләреннән файдалануны көчәйтергә һәм киңәйтергә, кирәкле дидактик материаллар, уен-тренажерлар булдырырга кирәклеге татар теле һәм татар әдәбиятын укыту концепциясендә күрсәтелгән. Әмма әлеге  ресурсларга ихтыяҗ зурлыгы һәрберебезгә билгеле. Һәр укытучының кәгазь форматта төзелгән үз дидактик материаллары җитәрлек. Әгәр дә без аларны  интерактив формага күчерәбез икән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну үстерә алабыз дигән сүз.

LearningApps.org (ЛИАРНИНГ АППС) конструкторы бу проблеманы чишәргә ярдәм итә. Интерактив материаллар әзерләү өчен конструктор аңлаешлы, программалаштыру буенча өстәмә белемнәр таләп итми. Анда эшли башлау өчен сайтта теркәлү җитә.

learningapps.org – Швейцария һәм Германия университеты галимнәренең уртак проекты. Бу сайтта 60-ка якын интерактив бирем ясап була. Иң киң таралган функцияләр: төшеп калган сүзләрне, тыныш билгеләрен өстәп язу, парларны туры китерү, тәртип буенча тезү, төркемнәргә-парларга аеру, схемада, картада тиешле терминны кую,язу, кроссвордлар, викториналар ясау һ.б.

 Биремнәрне төзүгә укучыларның үзләрен дә тартырга да була.  Бирем төзү барышында укучы сыйныфташлары белән хезмәттәшлекне планлаштыра, үзенә бурыч куя, проблемадан чыгып сорау яза, каршылыкны хәл итү өчен текст сайлый, рәсем таба, бергә эшләүче иптәше эшенә дә җитәкчелек итә, туган телнең грамматик һәм синтаксик нормалары кысаларында җөмлә төзи. Әлеге сайтта эшләү укучыларда универсаль уку гамәлләре формалаштырырга ярдәм итү белән беррәттән, стандарт таләбе булган ИКТ компетентлыгына төшенергә зур ярдәм итә.

  1. Төрле һөнәри конкурсларда, фестивальләрдә актив катнашу һәм укучыларны да төрле бәйгеләрдә  катнаштыру компетентлыкны формалаштыруның бер алымы. Бүгенге көндә мәгариф, мәдәният өлкәсендә үткәрелгән төрле чараларда тыңлаучы һәм чыгыш ясаучы буларак  катнашу, эзләнү укытучыга яңа үрләр яуларга, биеклеккә омтылырга ярдәм итә.
  2. Эш тәҗрибәсе  белән уртаклашу : ачык дәресләр, мастер-класслар , тренинглар үткәрү.
  3. Педагогик  ярдәм,педагогик эшчәнлектә иҗадилыкка омтылу. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш-үзгәрешне тәэмин итә.
  4. ИКТ дан нәтиҗәле һәм максатчан файдалану

Менә шушы бурычларны үтәгән, эшен дөрес оештыра белгән, даими эзләнеп, укытуда үз алымнарын булдырган, үзендә җаваплылык тойган укытучы гына компетентлы укытучы була ала. Үз белемеңне күтәрү  өстеңдә   туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д. Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына, укытучы булып кала”, -дигән.Үз алдыңа билгеле бер максат-бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына, моңа ирешергә була.                                                                                        Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы  тәрбияли ала. Ә компетентлы педагог – укучы һәм ата-аналар өчен дә, мәктәп өчен дә хәзинә.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“БЕЛЕМ СЫЙФАТЫН ҮСТЕРҮДӘ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЛӘРНЕҢ АКТИВ ФОРМАЛАРЫН КУЛЛАНУ”

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәд...

Укучыларның тикшеренү-эзләнү компетенциясен формалаштыру

         Уку-укыту эшчәнлегендә укучыларны эзләнү, тикшеренү эшләренә җәлеп итү аерым урын алып тора. Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльл...

Укучыларның тикшеренү-эзләнү компетенциясен формалаштыру

Уку-укыту эшчәнлегендә укучыларны эзләнү, тикшеренү эшләренә җәлеп итү аерым урын алып тора. Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекл...

Укучыларның тикшеренү-эзләнү компетенциясен формалаштыру

Уку-укыту эшчәнлегендә укучыларны эзләнү, тикшеренү эшләренә җәлеп итү аерым урын алып тора. Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлеклә...

Доклад: “Укучыларның иҗади компетенциясен формалаштыру өчен география дәресендә проект методын куллану”»

Хәзерге заман мәгарифенең төп бурычы - алган белемнәрен тормыш практикасына җайлаштырырга һәм үз-үзләрен тормышка ашырырга сәләтле иҗади актив укучыларны үстерү өчен шартлар тудыру....

Укучыларның иҗади компетенциясен формалаштыру өчен география дәресендә проект методын куллану

Укучыларның иҗади компетенциясен формалаштыру өчен география дәресендә проект методын куллану...