Милли ризыклар табын түрендә
методическая разработка (5 класс)

Халилова Гульнар Мансуровна

Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_word_5.docx536.28 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Биектау муниципаль районының "Галимҗан Баруди исемендәге Биектау 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе"

https://i1.wp.com/komanda-k.ru/sites/default/files/tkuh%20(7).jpg

Милли ризыклар табын түрендә

(5 нче  сыйныфлар өчен татар теле һәм хезмәт дәресләре белән интегральләштерелгән  дәрес планы)

                                Төзеделәр: 1. Хәлилова Гөлнар Мансур кызы, туган тел һәм    әдәбият укытучысы;

                                                    2. Фәттахова Алинә Рәис кызы, хезмәт укытучысы.

                                                            3.  Илалова Тәнзилә Мансур кызы, туган тел һәм  

                                                           әдәбият укытучысы

 

2023

                                                   Тоз ашка тәм бирә,

                                                                 Әңгәмә табынга ямь бирә.

                                                                                                                              Татар халык мәкале

Тема: Милли ризыклар табын түрендә. Өстәл сервировкалау.

Максатлар:

  1. Дәрестә милли ризыклар халкыбызның аш-су әзерләү осталыгы, кунакчылык турында сүз алып бару ;
  2. Балаларның татар татар халык авыз иҗаты әсәрләрен урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;
  3. Укучыларда аш-су пешерүче һөнәренә кызыксыну уяту .

Планлаштырылган нәтиҗә: Өстәл сервировкалау, этикет кагыйдәләрен  белү, милли ризыклар туырнда белемнәрне арттыру.

Җиһазлау: Дәреслек, өстәмә материаллар, рәсемнәр, плакатлар.

Өстәмә материал: Татар халык ашлары / Л.Р.Фазлыева, А. В. Тимерясоваларның гомуми редакциясендә. – Казан: “Заман”, 2020. -392б. 

Дәрес тибы: әңгәмә.

Дәрес барышы:

I Оештыру.

Исәнләшү.

1нче укытучы: Укучылар, тактадагы сынамышны укыйк әле.

Сынамышлар әйтү .  

 Мөче битен юса, кунак килә.

Мендәр ишелсә, кунак килә.

1 нче укытучы: Әйе, бу юрамалар сынап карасагыз туры килә.  Укучылар, сез кунакка йөрергә яратасызмы яки кунакның үзегезгә килүен хуп күрәсезме? Без дә бүген кунаклар өчен табын әзерләү серләренә төшенербез.

Укучылар җавабы

1 нче укытучы: Чыннан да, татар халкының кунак кыстау йоласы бар. Бу кунакка килгән кешене сыйлап ашату. Өстәлгә иң яхшы саналган ризыкларны, эчемлекләрне куялар (катык, йөзем, күрәгә өректән җимеш сулары, хуш исле чәй). Татарларның бәйрәм табыны тормышны ярату, иминлек, муллык символы булып тора.

Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

Дәреснең бурычларын билгелиләр, сорауларга җаваплар бирәләр.

II Белем һәм күнекмәләрне булдыру.

2 нче укытучы: Укучылар, татар халкының нинди милли ризыкларын беләсез?

Укучылар җавабы: Чәк-чәк.

Укучылар җавабы: Гөбәдия.

Укучылар җавабы: Өчпочмак.

Укучылар җавабы: Кыстыбый.

Укучылар җавабы: Бәлеш.

1 нче укытучы: Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.

(Электрон тактада милли ризыкларның сурәтләре күрсәтелә, карточкалар өләшелә. Әлеге карточкаларда сораулар бирелгән. Укучылар үз җавапларын тәкъдим итәләр).

1 нче укытучы: Төшке ашның беренче өлешендә салкын һәм кайнар итле кабымлыклар , беренча ашлар, өстәлгә бөтен килеш куела торган гөбәдия яки бәлеш, итле ризыклар  һәм компот, кесәл яки җиләк-җимешләр була. Аннан соң эскәтер җәелгән чәй табыны корыла. Анда кайнатма, бал, конфетлар һәм шикәр салынган кечкенә кесәлләр, камыр ризыклары,  юка итеп туралган лимон солынган тәлинкәләр куела. Кунакларны өстәлгә утыртканнан соң , чәй китерәләр. Еш кына өстәлгә самавыр куела. Төшке аш җиләк-җимешләр һәм баллы сулар чыгару белән төгәлләнә. Табын әзерләү, кунак кабул итү һәм сыйлый белү күркәм сыйфат булса, табынны матур итеп бизәү анда утыручыларга хөрмәт билгесе санала. Зәвык белән әзерләнгән табын азыкны да ләззәтлерәк итә. Моның өчен ниләр эшләргә кирәк соң?

Укучылар җавабы: Табын янына килгәнче башка яулык, алъяпкыч кияргә һәм кулны юарга кирәк.

Укучылар җавабы: Өстәлгә яхшылап үтүкләнгән ашъяулык җәяләр.

1 нче укытучы: Әйе, укучылар. Табынның матурлыгы, һичшиксез, ашамлыкны нинди савытка бирүгә дү бәйле. Гадәттә тәмләткечләрне – тоз, борыч, горчица, соусны махсус эшләнгән савытларда бирәләр.

– Болардан тыш яшелчә, тозлы кыяр, помидор, төрле салатлар, салкын кош ите чыгарып тезәләр. Салатлар матур итеп бизәлә.

– Һәр урындык турысына – зур сай тәлинкә, аның өстенә өлеш тәлинкәсе куялар. Өлеш тәлинкәсе өстенә матурлап алъяпма куела. Өстәлгә берничә урынга кечкенә вазаларга кәгазь салфеткалар матурлап куялар.

– Тәлинкәнең сул ягына очлы ягын өскә каратып-чәнечке, уң ягына йөзен тәлинкәгә таба каратып  пычак, аның янына чокырлы ягын өскә каратып, аш кашыгы куялар.

Бәйрәмгә табынны мул әзерлиләр һәм аларны табынга билгеле бер тәртиптә чыгаралар. Салатлар ашаганнан соң аш тәлинкәләренә салып кайнар шулпа-токмачлы аш бирәләр. Аш тәлинкәләрен җыеп алгач бәлеш чыгарыла, аны өлеш тәлинкәләренә бүлеп ашыйлар. Бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч кебек ризыклар икенче аш итеп бирелә.

1 укытучы: Укучылар, ә ризыкларыбызны өстәлгә нинди тәртиптә тезәргә соң?

Укучылар җавабы:  Беренче булып тәлинкәләр урнаштырабыз.

2 укытучы: Иң беренче бездә – салкын кабымлыклар куела.

2. Кайнар кабымлыклар .

3. Шулпа .

4. Кайнар ашлар .

5. Десерт .

6. Чәй.

Пычаклар

Чәнечкеләр

Кашыклар

Зур аш пычагы – ит ризыклары өчен;

Кечкенә пычак – салкын ашлар өчен;

Десерт пычагы – сыр, десерт, камыр ризыклары өчен ;

Җиләк җимеш пычагы;

Май пычагы.

Зур аш чәнечкесе – ит ризыклары өчен:

Кечкенә чәнечке – салкын ашлар өчен;

Балык чәнечкесе;

Җиләк җимеш, дисерт өчен.

Аш кашыгы – тәлинкәгә салып бирелә торган шулпалар;

Десерт кашыгы –  боткалар, касәдәге ашлар, җиләк җимеш өчен;

Бал кашыгы – касәдә бирелә торган сыек йомырка, җиләк-җимештән кайнатмалар өчен;

Кофе кашыгы – кофе өчен.


Укучылар таблица белән таныша.

1 укытучы: Укучылар, ә сез беләсезме татарларда чәй эчү йоласы, кытайлардан һәм японнардан аермалы буларак, бик гади. Моның өчен, гадәттә, самавыр, шикәр савыты, сөт савыты, чәй пешерә торган чәйнек, тәлинкәләр, чынаяк яки кесәләр, чәй кашыклары, тастымал,чәй һәм тәм-том кирәк булган. Татарларда чәйне сөт белән эчү татар халкының традициясенә әйләнгән. Татар шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари “Сөт исле чәйгә мәдхия” шигырендә болай языла:

Гүяки кәүсәрне татыр

Чәйне бер эчкән кеше,

Нәкъ матур кызлар йөзенә

Охшый ал гөлдәй төсе.

Бирмәде мондый җимеш

Татлы йөземнәр бакчасы,

Эчмәгәннәр калды мәхрүм,

Булса да Рум патшасы.

III Ял итү.

 IV Күнекмәләрне ныгыту. Практик эш.

2 команда алдында кулдан әзерләнгән тәлинкә, пычак, чәнечке, калак. Үз алларына ашау приборларын дөрес итеп куялар.

2 нче укытучы: Салкын ашамлыкларны (карточкада бирелгән) өлеш тәлинкәсенә һәр кеше үзе куя, шуңа күрә һәр ашамлык янына аерым кашык һәм чәнечке дә куярга кирәк. Өстәлнең берничә урынына ваза белән чәчәк утыртырга киңәш ителә. Ул табынны тагын да бизи.

Ике төрле өстәл әзерләнгән,укучылар өстәлләргә анализ ясарга тиеш.

Мисал: 1нче өстәл – дөрес итеп әзерләнгән.

2нче өстәл – кимчелекле: өстәл җәймәсе юк, борычка махсус савыт юк, калаклар дөрес куелмаган, һ.б.

2 нче укытучы: Укучылар, менә сез табын әзерләү серләренә өйрәндегез. Кунаклар килгәндә әниләрегезгә ярдәм итә аласыз.

VII Йомгаклау. Өйгә эш бирү.

Төрле халыкларда чәй эчү традициясе яки татар халкының милли ризыгы турында  сөйләргә.

Нәтиҗә ясау.

Шуны истә тоту зарур: ризык әзерләүдә хуҗабикәнең эчке дөньясы аерым урын алып тора. Ул моны илһамланып һәм яратып, әйбәт кәеф белән башкарырга тиеш, чөнки бу халәт ул пешергән ризыкларга һәм аны ашаучыларга күчә.

Кулланылган әдәбият:

  1. Татар халык ашлары / Л.Р.Фазлыева, А. В. Тимерясоваларның гомуми редакциясендә. – Казан: “Заман”, 2020. -392б.
  2. Учебник Н.В. Синица, В.Д. Симоненко  «Технология. Технологии ведения дома: 5 класс М.: Вентана-Граф, 2015.
  3. https://nsportal.ru/shkola/tekhnologiya/library/2020/02/08/konspekt-uroka-tehnologii-dlya-devochek-servirovka-stola-k?ysclid=lflf20ytkg331104057

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт темасының бирелеше" темасына мәкалә..

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт бирелеше" темасына мәкалә....

Татар милли ризыклары тарихы

Презентация "Татар милли ризыклары тарихы"...

Татар халкының милли ризыклары

Татар милли ризыклары —татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары.Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай, һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр....

Милли ризыклар.

Татар милли ризыклары —татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары.Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай, һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр....

Милли ризыклар

Милли ризыклар...

Милли ризыклар табын түрендә

Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыкл...