Юл картасы шаблоны
материал
Әлеге "Юл картасы" индивидуаль эшчәнлек һәм иҗади үсеш программасы юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итә
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 23.72 КБ |
Предварительный просмотр:
Балтач гомуми урта белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәйруллина Гөлнар Илдар кызының
педагогик эшчәнлеге һәм үзбелем күтәрү эше буенча
Юл картасы
- Үзбелем күтәрү эшенең темасы:
“Татар телен һәм әдәбиятын туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәткәндә, федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, конкурентлыкка сәләтле, белемле һәм әхлаклы шәхес тәрбияләү”
- Үзбелем күтәрү эшенең максаты: Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.
- Бурычлар:
- яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, үз белемне күтәрү өстендә даими эшләү;
- яңа технологияләрне өйрәнү, үз хезмәтемдә куллану;
- тәҗрибә уртаклашу аша белем һәм методик осталыкны үстерү, квалификацион категорияне күтәрү;
- белем сыйфаты динамикасын саклау максатыннан, төрле эш төрләре һәм яңа технологияләрдән файдалануны, укучыларда фәнгә карата кызыксыну хисләре уятуны мөһим бурыч итеп алу;
- фәнгә сәләтле һәм түбән мотивацияле укучылар белән эш алымнарын яхшырту;
- Планлаштырган нәтиҗәләр:
- татар теле укытуның сыйфатын үстерү;
- дәресләрдә яңа технологияләрне актив куллану;
- сәләтле укучыларның нәтиҗәләренә ирешү;
- алдынгы тәҗрибәне район, республика, бөтенрәсәй укытучылары белән уртаклашу
Индивидуаль эшчәнлек һәм иҗади үсеш программасы юнәлешләре
1 бүлек. Педагогик осталыкны үстерү һәм квалификацияне күтәрү | |
1 | Предмет буенча фәнни-методик әдәбият белән танышу һәм анализлау |
2 | Заманча педагогик технологияләрне өйрәнү һәм куллану |
3 | Курсларда булу, аттестация узу (график буенча) |
4 | Басма һәм әлектрон матбугатка язылу |
2 бүлек. Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча укытуның сыйфатын үстерү | |
1 | Танып-белү һәм интеллектуаль яктан дәрәҗәсе төрле булган укучылар белән дифференциаль эш алып бару
|
2 | Сәләтле балалар белән эшләү. |
3 | Фәнне авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү |
4 | Фән буенча дәрестән тыш эшчәнлек |
3 бүлек. Фәнни- методик эш | |
1 | ФДББС таләпләренә нигезләнгән УМК ларны сайлау, эш программаларын төзү |
2 | Педагогик осталыкны үстерү максатыннан ачык дәрес һәм мастер-класслар уздыру |
3 | Татар теле һәм әдәбияты фәнен укытуда яңа форма, метод һәм ысуллар куллану |
4 | Методик берләшмә эшен камилләштерү |
4 бүлек. Педагогик эшчәнлек өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу | |
1 | Семинар, мастер-класс, конкурс, конференцияләрдә катнашу |
2 |
Шәхси сайт эшчәнлеге Интернет сайтларда авторлык методик материалларны урнаштыру. |
3 | Публикацияләр, фәнни-педагогик мәкаләләр |
5 бүлек. Һөнәри осталыкка бәйле шәхси сыйфатларны үстерү | |
1 | Һөнәри конкурсларга катнашу аша иҗади шәхеснең бер күрсәткече булган креативлыкны үстерү. |
2 | Педагогик эшчәнлеккә үзанализ ясау, педагогик рефлексияне куллану. |
3 | Метапредмет компетентлыкны үстерү өстендә эшләү- |
6 бүлек. Информацион технологияләр куллану | |
1 | Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү. |
2 | Интернет-тестлаштыру, интернет-конкурсларда катнашу. |
3 | Тел дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа һәм интеррактив такта куллану, дәресләр буенча фото һәм фәнни слайдлар ясау; http.belem.ru, www.ksu.ru, http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2022/12/08/picture-159350-1670527423.png)
Татарстанның шигъри картасы
Рус төркемнәре өчен эшләнгән татар теле дәреслекләрендә Татарстанга багышланган бүлекләр елдан-елга цикллап кабатланып бара. Татар төркемнәрендә дә туган җиребезгә багышланган сөйләм үстерү дәресләре ...
![](/sites/default/files/pictures/2013/01/11/picture-155949-1357898453.jpg)
Әдәбият дәресенең технологик картасы
А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәреснең технологик картасы...
![](/sites/default/files/pictures/2021/12/24/picture-543714-1640369021.jpg)
"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.
"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....
![](/sites/default/files/pictures/2013/03/04/picture-215984-1362412367.jpg)
Дәреснең технологик картасы. Тема: Резеда Вәлиева “Яңгыр белән Кояш” әкияте
Дәреснең технологик картасы....
![](/sites/default/files/pictures/2015/10/07/picture-681376-1444236681.jpg)
"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы
"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...
![](/sites/default/files/pictures/2022/11/02/picture-254630-1667387624.jpg)
5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә ФДББС буенча төзелгән "Көндәлек режим" дәресенең технологик картасы
5 сыйныфларның рус төркемнәре өчен ФДББС буенча төзелгән дәреснең технологик картасы...
![](/sites/default/files/pictures/2017/02/25/picture-663152-1488021668.jpg)
5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.
5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....