3 нче сыйныфта үткәрелгән туган тел дәресенең технологик картасы
план-конспект урока
3 нче сыйныфта үткәрелгән туган тел дәресе. Технологик карта. Тема: "Кушма сүзләр"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_3_klass_tehnologik_karta.docx | 607.15 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема:Кушма сүзләр | Дәреснең тибы:яңа белем “ачу”дәресе | |||||
Дәреснең максаты: Кушма сүзләрнең ясалышын өйрәнү. | ||||||
Бурычлар: -белем бирүче: Кушма сүзләр турында төшенчә бирү; аларның ясалышын аңлату, дөрес язарга өйрәтү; -үстерүче: Укучыларның фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, матур язу күнекмәләре булдыру; -тәрбияви: Бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү. | ||||||
Планлаштырган нәтиҗәләр | ||||||
Предмет: - укучыларга кушма сүзләрнең дөрес язылышын формалаштыру; | Предметара бәйләнеш: - үз эшеңне планлаштыра белү, парларда бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру; | Шәхескә кагылышлы: -үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру; | ||||
Чыганаклар: интерактив такта, презентация, индивидуаль , парларда, төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар. | ||||||
Дәрес барышы | ||||||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге: | Укучы эшчәнлеге: | УУГ | |||
I.Оештыру | -Исәнләшү, танышу - Исәнмесез, укучылар! | Исәнләшү; | ШУУГ | |||
-уңай психологик халәт тудыру - Сезнең кәефләр ничек? - -Мин бик шат. Әйдәгез әле,кәефебезне тагын да яхшыртыйк! Кулларыбызда зур тузганак чәчәге бар дип күз алдына китерик. Ә хәзер аны каты итеп өрик, күңелдәге барлык борчуны һәм начар кәефне чыгарыйк! Утырыгыз. -Шундый яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйк. | дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү; | |||||
-дәрескә әзерлекне тикшерү - Укучылар, сез дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, дәфтәр, каләмнәр урындамы? -Яхшы, без дәресебезне башлыйбыз. | - эш урынын оештыру. | |||||
II. Өй эшен тикшерү. | ||||||
III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую |
- Укучылар,безгә бүген кунакка Алсу килде. Ул дәү әнисенә кунакка төшкән иде. Дәү әнисе аңа күчтәнәч биреп җибәрде. Алсу, дәү энисе биргән күчтәнәч белән безнең уртаклашырга булды. Карагыз әле, нинди күчтәнәч икән бу? ( күрсәтеп чыгам) -Әйе,бу җимешләр. Ә нинди үсемлекнең җимешләре? -Дөрес, укучылар. Әйдәгез әле, бу сүзне дәфтәребезгә язып куйыйк. Тик башта бүгенче числоны һәм сыйныф эшен язабыз. Язганда, без аркабызны туры тотабыз, ашыкмыйбыз. Матур итеп язарга тырышыгыз, укучылар! -Балалар, нәрсә соң ул гөлҗимеш? -Бик дөрес, ул табигый дару үләне. Анда с витаминнары күп. Салкын тиеп авырганда, йөткергәндә бик файдалы. Кешеләр аны киптереп кышка әзерләп куялар. - Укучылар, әйдәгез, бу сүзнең тамырын һәм кушымчасын табыйк (кушымчасы юк). -Бу сүзнең кушымчасы бармы, ничә тамыры бар? Алар ничек язылган?Димәк, бүген нинди сүзләр турында сүз алып барырбыз? Тема ничек яңгырар?(кушылып языла торган сүзләр, кушма сүзләр) -Бик дөрес-Кушма сүзләр. | Дәрес темасын һәм максатын формалаштыру. Тиешле нәтиҗәләр ясау. | РУУГ | |||
Максат: (кушма сүзләрне аерырга өйрәнербез). -Мин сезнең белән тулысынча килешәм. | ||||||
IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү |
| Проблемалы ситуацияне чишү юлларын укытучы белән бергә планлаштыру. | РУУГ | |||
V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү |
-Яхшы,Укучылар, мин сезгә хәзер җөмләләр укыйм, ә сез сүзнең нәрсә турында барганын белергә тиешсез: 1. Һәрбер тәрбияле баланың да кесәсендә була. Кулны, битне сөртү өчен кулланыла. (Кулъяулык). 2. Салкын көннәрдә башка, яки иңбашларга ябыла. (Шәльяулык). 3. Өстәл өстенә җәелә торган җәймә. (Ашъяулык). 4. Ризык әзерләгәндә алга бәйләнә. (Алъяпкыч) - Укучылар, бу сүзләр нинди сүзләр?(кушма) Ике тамыр арасында нинди хәрефләр куелган?(ъ,ь) Ни өчен? Тактага карыйк әле, сезгә ике юлда сүзләр бирелгән, әйдәгез кагыйдәсен искә төшерик. 1. Көньяк, берьюлы, күпьеллык 2. Алъяпкыч, кулъюгыч, унъеллык Шушы сүзләр ярдәмендә кагыйдәне искә төшерү: А)Кушма сүзләрнең икенче тамыры я,ю,е хәрефләренә башланса, ике тамыр арасына ъ, ь билгеләре куела; Ә)Беренче иҗектә нечкә сузык булса я, ю,е алдыннан ь билгесен куябыз, беренче иҗектә калын сузык булса я,ю,е алдыннан ъ билгесе куела. ДӘФТӘРДӘ ЭШ -Яхшы, балалар. Ә хәзер 61 биттәге 110 күнегүне эшләп карыйк. Биремен кем укый? Бу күнегүне язмача эшлибез. Күнегүне башкарганда, үткән кагыйдәләрне искә төшереп эшләгез. (ТИКШЕРҮ) -Яхшы. | КУУГ | ||||
ПАРЛАРДА ЭШ
Таш кебек каты күмер – Илнең төп, үзәк шәһәре – Ап-ак кош – Озын борынлы бөҗәк – Дарулар сатыла торган бина – Татарның милли бәйрәме – Кояш чыгу ягы – Кояш бату ягы – Өстәлгә җәя торган җәймә – Матур чәчәкле, чәнечкеле куак – (тикшерү) -Афәрин! Ял итү. - Ә хәзер, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк. Бөтенебез басыйк. Бигрәк шаян курчак син, Тик тормыйсың берчак син. Чүгәлисең, торасың, Башың уңга борасын, Аннан сулга карыйсың Һәм сикерә башлыйсың. Башың артка ташлыйсың да, Әйләндерә башлыйсың. Кулларың күтәрәсең, Аннары төшерәсең. Шул арада, син, иелеп, Басарга өлгерәсең. Тирән итеп сулыйсың да, Ял итәргә туктыйсың. ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ -Хәзер без сезнең белән төркемнәрдә 2 кызыклы бирем эшлиячәкбез. 1 бирем)-Балалар, күп кенә кеше исемнәре дә кушма сүзләр булып торалар. Һәр төркемгә альбом бите бирелә, сез шунда үзегезгә бирелгән иҗеккә башланган кеше исемнәрен язарга тиеш буласыз. Ил...... Гөл..... Ай........ (тикшерү) -Яхшы, киләсе биремгә әзерме? Һәр төркемгә мин шундый конверт таратам. Ул конверт эчендә рәсемнәр булачак. Бу рәсемнәрдә ике мәгънә белдерелә , ә сезгә шул рәсемнәрне аңлап бер мәгънәне белдерлгән сузне язарга кирәк. (бер рәсемгә кечкенә хикәя төзү_ Мәсәлән: ӨЧПОЧМАК Ягез, төркемнәрдә ничек эшлибез әле без? Бик дөрес, бер-беребезне хөрмәт итеп, бүлдермичә. Эшне башладык! -Яхшы! | ||||||
Баганалап бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр төзегез: Баш нур Таш як Ил ваткыч Кулъ кош Төнь яулык Ак күмер
| Үзеңнең һәм классташларыңның гамәлләрен бәяләү. Индивидуаль эш. | КУУГ | ||||
VI. Йомгак. Рефлексия, бәя, үзбәя. | Дәрес нәтиҗәсен куелган максат белән чагыштыру. - Безнең дәресебез ахырына якынлаша. - Шулай итеп, без бүген нишләдек? - Дәреснең максатына ирештекме? Нинди максат куйган идек? - Ә хәзер, әйдәгез, үзебезнең эшебезне бәялик. | Сорауларга җавап бирү. | КУУГ | |||
Укучыларның уку эшчәнлегенә үзбәя бирүләре(дәрестә нинди яңалык алуларын, нәрсәгә өйрәнүләрен белдерүләре). -Әгәр сезгә дәрес темасы аңлашылган булса һәм сез актив катнашып, барсын да аңлап утырган булсагыз, кулыгыз белән “ошый” дип курсәтегез. Әгәр аңлашылмаган әйберләрегез калган булса- “ошамый” дип баш бармагыгызны аска таба юнәлтегез. Мин бик шат. Укучылар, сез бүген актив булдыгыз! Миңа сезнең белән эшләү ошады. - Мин бик шат! Сез бүген аеруча тырышыпып эшләдегез. | Дәрестә нинди уңышларга ирешүләрен бәяләүләре. | ШУУГ | ||||
Билгеләр кую. | ||||||
VII. Өй эше. | Өй эше турында мәгълүмат бирү, бирем белән танышу. -Өй эше: 62 бит 112 нче күнегү. Сезгә бирелгән текстны укып кушма сүләрне кучереп язарга кирәк булачак. - Шуның белән дәрес тәмам. Сау булыгыз. | Өйгә эшне теркәү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әдәбият дәресенең технологик картасы
А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәреснең технологик картасы...
"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.
"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....
5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә ФДББС буенча төзелгән "Көндәлек режим" дәресенең технологик картасы
5 сыйныфларның рус төркемнәре өчен ФДББС буенча төзелгән дәреснең технологик картасы...
5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.
5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....
2нче сыйныфта "Бәйрәмгә әзерләнәбез" темасына татар теле дәресенең технологик картасы.
Уен технологиясенә нигезләнгән йомгаклау дәресе....
Туган тел дәресенең технологик картасы
quot;Туган тел дәресенең технологик картасы" дәресне методик яктан дөрес итеп планлаштырырга ярдәм итә...
5 сыйныфта әдәбият дәресенең технологик картасы. (рус төркеме)Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы
5 сыйныфның рус төркеме өчен әдәбият дәресенең технологик картасы. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы...