М.Мәһдиев иҗаты .
статья
М. Мәһдиевның һәрвакыт игътибар үзәгендә булган, кабат-кабат әйләнеп кайтып өйрәнгән шәхесләр бар: Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин, С.Сүнчәләй. Галим алар язмышыны кат-кат әйләнеп мөрәҗәгать итә. Тукай тормышына һәм иҗатына кагылышлы хезмәтләр М.Мәһдиевнең фәнни-публицистик мирасында аерым урын тота.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
М.Мәһдиев публицистикасында Г.Тукай | 31.19 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татарстан республикасы Биектау муниципаль районының "Галимҗан Баруди исемендәге Биектау 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе"
М.Мәһдиев публицистикасында
Г.Тукай образы
Укытучы: Хәлилова Гөлнар Мансур кызы, туган (татар) теле
һәм әдәбияты укытучысы
2022
Кереш
Мәдәни мирас дигән бәһаләп бетергесез кыйммәтне бик күпләрнең акылы-рухы, хыялы-зәвыгы тудыра һәм туктаусыз баета. Кешелек дөньясын кешелеклелек чикләрендә саклап торган шушы байлык исә, үз чиратында, талант ияләреннән корбанчылык та, шәхси кыюлык та таләп итә. Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевның фәнни мирасы әнә шундыйлардан. Күп санлы фактларны , вакыйгаларны, язмышларны эзләп табып, гомуми тарихи барышта урыннарын билгеләп язылган мөйстәкыйль, фәнни язмалар бер баш астына ХХ гасырның беренче чиреге татар мәдәнияты тарихы булып берләшәләр. Аларны татар яңарышын әзерләгән, фикри күтәрелешкә зур өлеш керткән шәхесләребеә тарихы дип тә карарга булыр иде. Әлеге шәхесләр исемлегендә “алтын чор”ны күзаллаган һәм якынайткан Ш.Мәрҗәниләр, К. Насыйрилар, Г.Баязитовлар, Г.Рахманколыйлар бар. ХХ гасыр башы күтәрелешенең үзәгендә кайнаган Г.Тукайлар, Ф.Әмирханнар, Г.Камаллар, Ш.Камаллар, Г.Коләхмәтовлар һ.б. күпләгән шәхесләр тормышы һәм язмышы холык-фигыльләре, гамәлләре, теләк-омтылышлары берлегендә калка. Татар фәне һәм мәдәниятының “йөзек кашлары” – Г. Рәхимнәр, Г.Гобәйдулиннар, Җ. Вәлидиләр, Г.Сәгъдиләр, Г. Нигъмәтиләр һ.б. эшчәнлеге, җентекле анализланып, югары бәя алган. Милли тарихта якты эз калдырган башка милләт кешеләре дә – татар мәгърифәтенә, мәдәниятына , гыйлемгә хезмәт иткән Иван Николаевич Харитонов, адвокат А.Г. Бать кебекләр – олы рәхмәт хисләре белән искә төшерелә.
М. Мәһдиевның һәрвакыт игътибар үзәгендә булган, кабат-кабат әйләнеп кайтып өйрәнгән шәхесләр бар: Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин, С.Сүнчәләй. Галим алар язмышыны кат-кат әйләнеп мөрәҗәгать итә. Тукай тормышына һәм иҗатына кагылышлы хезмәтләр М.Мәһдиевнең фәнни-публицистик мирасында аерым урын тота.
Шагыйрь үткән сукмаклар буйлап....
Татар Халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән, шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган.
М. Мәһдиев мирасында Тукай тормышы һәм иҗаты берничә яссылыкта яктыртыла. Тормыш юлындагы вакыйгалар, истәлекле хатирәләрне өйрәнә.
“Габдулла Тукай (1886-1913)” дип атлган М. Мәһдиевның фәнни мәкаләсе шундый олы җанлы, зур талантлы шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тасвирлауга багышлана. Казан арты төбәген, аеруча Кырлай авылын Тукайны шагыйрь иткән шартларның берсе итеп күрсәтә:
Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән Сәгъди абзый – Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле, татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе – бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә рухи азык биргән. [1: 198]
М.Мәһдиев мәкаләсендә кечкенә Тукайның ничек иза чигеп яшәгәнен дә тасвирлый. Оядан ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булды дип яза ул.
“Канатлар ныгый” бүлегендә Тукайның Мотыйгия мәдрәсәсендә укыган еллары бирелә. Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фирсы телләрен үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Европа әдәбияты дөньясына чума.
Уральск – шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшеннән калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, культура учагы булып тоела һәм Уральскида язган “Пар ат” шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә. М.Мәһдиев Казанга кайтуын аеруча да үзенчәлекле итеп күрсәтә:
Һәм 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып, Тукай килеп керә. Еллар, еллар... Чыпта белән капланган чанада Уральскига кадәр озын юл үткән малай – туган ягына өлгергән журналист, канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик булып, политик көрәшче һәм публицист булып кайтып керә [1:326]
“Сөеп кайттым сиңа...” бүлегендә Г.Тукай тормышының 1907-1913 еллар аралыгындагы яшәү рәвеше бирелгән. Г.Тукай шушы еллар аралыгында балалар өчен булган унөч, халык иҗаты белән дүрт, барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга. Шул чорда Тукай белән Ф.Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Ф.Әмирхан, Г.Камал аны Казан белән таныштыралар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр.
“Кушлавыч” , “Өчиле”, “Сасна” авыллары шагыйрьнең тормыш юлында аеруча урын алып тора. Тукай шигырьләренең бөтен аһәңен ишетәсең, аңлыйсың килсә – Кушлавычны күр дип юкка гына әйтмидер М.Мәһдиев.
Өчиледә ул сабый вакытында шактый кадерсез бала булып күпмедер яшәп алган. Өчилене шагыйрь ник якын иткән? Беренчедән, анда үткәргән ятим, кимсетүле көннәрендә кителгән күңеленә яшерен генә булса да сузылган шәфкать нурын беренче тапкыр ул шунда тойган. Күп балалы фәкыйрь гаиләдә аңа: “Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде”,– дип караган чакта, Саҗидә апасы, “үги әбидән яшереп кенә” аны юата һәм алган. Ятим, кимсетелгән, канатсыз кош вакытында үзенә күрсәтелгән аз гына игътибарны да шагыйрь иң кадерле истәлек итеп саклаган.
“Габдулла Тукай туранда замандашлары” мәкаләсендә Мөхәммәт Мәһдиев Г.Тукайның танышлары белән күрешеп сөйләшүе турында яза. Шуларның берсе Гатиятулла бабай. М.Мәһдиев Гатиятулла бабай белән очрашып сөйләшкәч, Тукай томнарын тагын бер кат укып чыктым дип яза. Чыннан да бабайның сөйләгәннәре дөреслеккә туры килеп барганын ачыклый. Тик Кишет авылы егете Хәкимҗан турында гына ачыклык булмавына күңеле дә китә.
Мәкаләсендә Гөберчәк авылында туып, шунда яшәгән авылдашларыбызның шагыйрь белән якыннан аралашуы, аңа киемнәр тегеп бирүе хакында яза. Шәрәфиев – шундый осталарның берсе. Мөхәммәт Мәһдиев тегүче авылдашыбызның өенә махсус барып, аннан Г.Тукай белән ничек танышуы, аралашуы хакында сораша, мәгълүматлар язып ала. Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә автор Гөберчәк тегүчеләре хакында яза: “Безнең авылда алты тегүче булып, болар ак һәм кара тегүчеләргә бүленәләр иде. “Аклар” – пәлтә, бүрек, костюм, мундир, тужурка, “каралар” толып, тун, тире чалбар, бишмәт тегәләр иде. Культурныйлар һәм гади тегүчеләр…”.
Гатиятулла Шәрәфиев истәлекләреннән Г.Тукайның бик гади кеше икәнен күрәбез. Һәр вакытта кулында – карандаш, кесәсендә кечкенә дәфтәр булган. Кызык сүз, мәзәк, җыр чыкса, тиз генә язып ала торган булган. Гатиятулла Шәрәфиев Тукай турында:
Дөресен әйткәндә, Габдулланы андый мәшһүр кеше булыр дип уйламый да идем, кая инде минем кебек йортсыз-җирсез, ятим, надан бер кристиән егетен
дус иткән кеше мәшһүр була алсын? Аның гәүдәсе дә бик курач бит. Үзе кызлар шикелле оялчан, аксыл йөзле, кечкенә буйлы, ләкин бик сөйкемле иде.
Шуңа да карамастан, Габдулла Тукай бик яхшы укучы булган:
– Үзе бөтен мәдрәсәсенә беренче яхшы укытучы иде. Шәкертләр арасыннан берүзе Коръән-хавиз була алды. Хәтере бик яхшы иде. Байлар, мәҗлес җыйганда, аны чакыралар иде. [1:17]
“Тукайның садәдил дусты” мәкаләсендә М.Мәһдиев Г.Тукай белән Сәгыйть Сүнчәләевның дуслыгын тәфсилләп яза.
1910 – 1911 нче еллар – С.Сүнчәләй белән Тукай арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң якынайган чоры. Ике шагыйрь очрашып-күрешеп, озын төннәр бергә сөйләшеп уздырганнар, күп хат алышканнар. Саф күңелле, эчкерсез иптәшләр эзләгән Тукайның таныш белешләре арасында дуслар даирәсе ачыклана төшкән. Тукай инде теләсә кем белән түгел, ә халык бәхете өчен кәрәшкә үзләрен чын күңелдән багышлаган язучы-журналистлар белән генә аралашкан. Болар Г.Коләхмәтов, Х.Ямашев, Ф.Әмирхан, Г.Камал кебек кешеләр. Әнә шулар янына 1910-1911 елларда яшь шагыйрь С.Сүнчәләй дә килеп кушыла. [1:232]
1911 нче елның 15 ноябрендә Г.Тукай дусты С.Сүнчәләйгә хат язган була. Хатында ул үзенең дөньяга карашларын язган. Дустын башкалардан аерып куйган. “Сине мин һәр тугърыда садәдил кеше таптым”, – ди ул әлеге хатында.
Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында Тукай рухы
Мөхәммәт ага – Г.Тукай иҗатын аның тормыш юлын тирәнтен өйрәнгән кешеләрнең берсе. Ул шагыйрьнең һәр шигырен диярлек яттан белгән. Аның лекцияләрен тыңлаган яшьләр истәлекләрендә, аңа сорау биргән очракта, М.Мәһдиевнең аларга Тукай шигырьләре белән җавап бирүе турында әйтелә. Нинди генә бәйрәмнәр, сөйләшүләр булмасын, язучы Г.Тукай шигырьләрен кулланган. Аңа хәтта “Тукай” романын язарга тәкъдим итәләр. Кызы Гәүһәр апа әйтүе буенча, ул бу эшкә алынмаган.
М.Мәһдиевның китапларын күз алдыннан тагын бер кат кичерсәң , уздырган дәресләренең язылачак хезмәтләренә апробация яисә инде чыкканнарына презентация рәвешен дә алганлыгы күренә. Бер-икесен генә искә төшерик: «XX йөз башы татар әдәбиятында прототиплар. Аларны ачуның әһәмияте» фәнни хезмәтендә М.Мәһдиев Тукайның «Мәҗрух указ», «Улмы? Ул?..», «Катиле нәфескә», «Матбага белән уйнаган бер байга», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Тешләре ямьсез матурга», «Мәхәббәт», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»ка нигез яисә ситуация биргән затлар турында сөйли. Ә бит ул дәресләрендә дә нәкъ менә шуларга кагылышлы истәлекләр белән уртаклаша, сүзен тарихи материаллар, документлар белән дәлилли иде.
Әсәрләрендә Г.Тукай шигырьләре пролог булып яисә әсәр эчендә шактый урын алган. “Ачы тәҗрибә” мәкаләсендә:
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, “вак” диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.
Г.Тукай
“Сагынам, дуслар, илкәйне...” кулъязмасында:
Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел,
Күп саташтырдык рәзил шайтанны чын инсан белән
Аңгы-миңге баш белән эшләдек, булсын кабул;
Җәбраил ачкай ул эшләргә сигез кат күккә юл
Г.Тукай
“Фронтовиклар тылда сугыша”:
Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч;
Бер начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш
Г.Тукай
“Бик тә авыр истәлекләр”:
Җәза бирми халык һич тә гөнаһ эш, яшьрен эшләргә;
Куша анчак кеше сизмәс рәвештә яшьрен эшләргә.
Г.Тукай
“Без алай да итмәгән”:
Һәр кара нәрсә бүре һәм һәр маяк булды карак...
Г.Тукай
“Каз канаты кат-кат була”:
Шаярма, дошманым, пешкән, җитешкән пәһлеван берлән;
Монафикъ! Яхшы саклан! Аударым бер көн ояң берлән!
Г.Тукай
Йомгак
Г.Тукай тормышына һәм иҗатына кагылышлы хезмәтләр М.Мәһдиевнең фәнни-публицистик мирасында аерым урын тота. Эш аларның күпсанлы булуында гына да түгел. Мәһдиев үз чорында бу өлкәдә иң компетентлы кешеләрнең берсе булган.
Шагыйрьнең тирән эзләрен күрә алган Мөхәммәт ага чын мәгънәсендә Тукайчы булган. Ул аның һәр әсәрен, йөрәге, хиссияте, аналитик акылы аша уздырып, укучыларга җиткерә алган.
Кулланылган әдәбият
- М.Мәһдиев: Сызып ак нур белән...: шәхесләребез тарихыннан: фәнни публицистик мәкаләләр . – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. - 583 б.
- Габдулла Тукай. 1886-1913 / Фотоальбом. Текст Мухаммета Магдеева, 1986
- Хәсәнова Г.М, М.Мәһдиев: Ачы тәҗрибә авазы: истәлекләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. - 383 б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация Разновидности кроликов работа учащейся 7 класса Братышевой Дианы
Работа к уроку учащейся 7 класса Братышевой Дианы в виде презентации "Разновидности кроликов"...
Принцесса Диана
В данной презентации представлено краткое изложение информации о принцессе Диане, ее жизни, работе, увлечении. На английском языке....
Приложение к научно - практической работе Близнецы. Определение зиготности близнецов. Характеристика близнецов разных типов на примере близнецов МКОУ Верх – Чикская СОШ Братышевой Дианы
Приложения к научно - практической работе. Братышева Диана...
Кудреватая лилия Братышева Диана
Описание растения кудреватая лилия к уроку охраняемые растения Новосибирской области...
Рыжий муравей Описание животных охраняемых в Новосибирской области. Братышева Диана
Рыжий муравей Описание животных охраняемых в Новосибирской области. Братышева Диана...
Описание животного. Беркут. Братышева Диана
Описание животных охраняемых в Новосибирской области. Беркут. Выполнила Братышева Диана...
Достопримечательности Москвы. Братышева Диана
Презентация. Достопримечательности Москвы...