Сәхнә... Роль... Тормыш...
статья (9 класс)
Театр – ул тормыш, театр - ул яшәеш. Театр – ул искиткеч могҗиза. Чынбарлык агымы – сәхнәдә. Сәхнәдә, кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта без, билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит...
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fnni_esh_shn._rol._tormysh.doc | 750 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе «14 нче лицей»
Түбән Кама муципаль районы, Түбән Кама шәһәре
(МБГББУ «14 нче лицей»)
Сәхнә... Роль… Тормыш…
Краеведение (на татарском языке)
Укучы: Батырова Җәмилә Алмазовна,
11 нче А сыйныфы
Фәнни җитәкчеләр: Насыйрова Миләүшә Сәлмәновна
Мифтахова Эльмира Флуровна
Түбән Кама шәһәре
2022 нче ел
Эчтәлек
Кереш........................................................................................................................3
I бүлек. Татар театры тарихы тарихы....................................................................4
II бүлек. Театрсыз шәһәр шәһәр түгел...................................................................6
2.1. Шәһәрем театры тарихы..................................................................................6
2.2. Мәктәбем театры – чын тормыш мәктәбе......................................................7
Йомгаклау.................................................................................................................9
Кулланылган әдәбият............................................................................................10
Кушымта.................................................................................................................11
Кереш
“... театр – үткәнне бүгенгегә,
бүгенгене исә киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан...”
Марсель Сәлимҗанов
Чит җирләргә барып чыгып, андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, театрын барып күр, дип өйрәтә әби-бабаларыбыз. Театр – ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Театр сәнгатен дөньяга китерү, үстерү һәм гасырлар буе яшәтү ул – бөтен халык эше.
Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек. Менә шушы горурлык хисе бу фәнни эшемне язарга этәрде дә инде.
Театр – ул тормыш, театр - ул яшәеш. Театр – ул искиткеч могҗиза. Чынбарлык агымы – сәхнәдә. Сәхнәдә, кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта без, билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит... Шунлыктан, сайлаган темамны актуаль саныйм.
Фәнни эшемнең максаты: театрның тормышыбызда һәм яшәешебездә тоткан ролен ачыклау.
Эшемнең бурычлары:
1. Татар театры тарихы турында мәгълүмат туплау;
2. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры белән якыннан танышу;
3. Мәктәбем театрын яктырту.
Тикшерү объекты – татар театры.
Тикшерү предметы – минем һәм яшьтәшләремнең татар театрына – гомумән театрга карата мөнәсәбәте.
- Татар театры тарихы
Театр – халыкнын үзаңы үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән сәнгать төре. Сәхнәдә уйнау, тамашачыга күрсәтү өчен коллектив тарафыннан иҗат ителгән сәнгатьнең бер төре театр сәнгате дип йөртелә.
Татар театр сәнгатенен бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җыен һәм сабантуй кебек бәйрәмнәрдә, туй йолаларында күренә. Заманалар үтү белән, билгеле бер тарихи шартларга бәйле рәвештә, профессиональ татар театры мәйданга килә. Театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Мондый көч, шундый могҗиза кайдан килеп чыккан соң? Аның тамырлары тирәндә...
Казанда рус телендә беренче театр тамашасының 1728 елда күрсәтелгәнлеге билгеле. Даими эшләгән рус театры 1791 елда ачыла. 19 нчы гасыр башыннан Казанда махсус театр биналары төзелә башлау театр сәнгатенең үсешенә зур тәэсир итә.
1830 нчы еллардан Казанда иганәгә корылган драматик һәм опера (итальян) театрлары труппалары даими эшләп килә. Профессиональ театр белән беррәттән Казан дәүләт университетында, гимназияләрдә, зыялылар арасында, 19 нчы гасыр урталарыннан сәүдәгәр, һөнәри эшмәкәрләр клубларында театр сәнгатен сөючеләр түгәрәкләре оеша.
19 нчы гасыр ахыры - 20 нче гасыр башында Казанда бер үк вакытта опера һәм драма труппалары, оперетта һәм миниатюралар театрлары эшли, Г.Н.Федотова, В.Н.Андреев-Бурлак кебек зур талант ияләренең гастрольләре уза. Рус театры эшлеклеләреннән: М.Г.Савина, В.Н.Давыдов, П.А.Стрепетова, М.И.Писарев, В.И.Качалов һәм башкалар үзләренең карьераларын Казан сәхнәсендә башлап җибәрәләр.
19 нчы гасыр урталарыннан үзешчән татар театры да эшли башлый. Шәкертләр һәм мөгаллимнәр катнашында мәдрәсәләрдә, татар укытучылар мәктәбендә театр кую гадәткә кереп китә. 1906 елда һәвәскәр татар зыялыларының халык алдында спектакльләре куела. Алар татар профессиональ театрына нигез салалар. "Сәйяр", "Нур", "Ширкәт", "Яшьлек" труппалары милли сәхнә сәнгатенең үсеп китүенә зур өлеш кертәләр. Бу труппалар Идел буе, Урал, Себер, Казахстан, Урта Азия, Кавказ, Кырым якларына гастрольгә чыгалар, шәһәрләрдә театр тамашалары оештыралар. И. Кудашев-Ашказарский, М. Мутин, З. Солтанов, Г. Болгарская, Г. Кариев, Ф. Ильская кебек талантлы актёрлар һәм режиссёрлар шул труппаларда иҗади яктан җитлегәләр.
1919 елдан театрлар дәүләт карамагына күчә. Зур драма театры дәүләт театрлары рәтенә керә. 1921 елда Беренче үрнәк татар театры оеша, 1926 елдан - Татар дәүләт театры, 1926 елда аңа, милли театрлардан иң беренче булып, академия театры дигән исем бирелә. Эшче яшьләр театры белән эксперименталь труппада театр сәнгатенең яңа формалары табыла, заманча сәхнә теле барлыкка килә. Яшь актёрлар әзерләү максаты белән студияләр оештырыла. Шулар нигезендә 1923 елда театр техникумы ачыла. 1930 елларда республика шәһәрләрендә күчмә театрлар эшли башлый. Соңрак аларның күбесе дәүләт театры статусына лаек була (Әлмәт татар драма театры, Минзәлә татар драма театры, Татар драма һәм комедия театры). Казан татар яшьләр театры һәм Казан курчак театры ачыла.
Бүген Татарстанда 14 дәүләт һәм шәһәр театры эшли. Татарстан Республикасының театр эшлеклеләре берлеге 600 дән артык театр эшлеклесен берләштерә. Республикада театр фестивальләре үткәрелә, шулар арасында иң мөһиме – Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале. Республика театрлары чит илләргә гастрольгә йөри; алар Көнбатыш Европа илләренең күбесендә була, Франция, Мисыр, Финляндиядә үткәрелгән фестивальләрдә катнаша. Театр сәнгате киң колач белән үсә.
- Театрсыз шәһәр шәһәр түгел
- Шәһәрем театры тарихы
Түбән Кама татар драма театры 1990 елда “Нефтехим” берләшмәсенең театр студиясе буларак оештырыла. Театрга нигез салучылар: “Нефтехим” берләшмәсе генераль директоры Гаяз Сәхапов, театрның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Анатолий Богатырев, режиссер Рөстәм Галиев. Театрның беренче директоры – Фәнис Чабатов.
1997 елда ул Түбән Кама Татар драма театры статусы ала. Габдулла Кариев оештырган “Сәйяр” труппасының бер төркем артистлары сурәтләнгән картинаны бүләк итеп, театрга мәшһүр режиссерыбыз Марсель Сәлимҗанов үзе хәер – фатихасын биргән. Аны бүген олуг режиссерыбызның шәкерте, тамашачы белән күп тапкырлар күзгә - күз очрашкан, сәхнәнең бөтен нечкәлекләрен белгән актер, образлы фикерләве, фәлсәфилеге һәм дә кыюлыгы белән аерылып торган режиссер Рөстәм Галиев җитәкли. Театрда Мәскәү, Санкт – Петербург, Ярославль, Мурманск, Барнаул һәм башка шәһәр театрларында осталыкларын чарлаган рәссамнар Булат Нәсыйхов һәм Фәридә Мөхәммәтшина иҗат итә.Музыка бүлеген танылган музыкант Азат Нәҗмиев җитәкли.
Аны бүген олуг режиссерыбызның шәкерте, тамашачы белән күп тапкырлар күзгә-күз очрашкан, сәхнәнең бөтен нечкәлекләрен белгән актер, образлы фикерләве, фәлсәфилеге һәм дә кыюлыгы белән аерылып торган режиссер Рөстәм Галиев җитәкли.
Театр үсә, югарыга омтыла, аның киләчәге өметле, планнары зурдан.
Театр үсешенә үзләренең зур өлешләрен керткән иҗат көчләре: режиссер - Рөстәм Әнвәр улы Фатыйхов, директор - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Кыяметдин улы Чабатов, Татарстан Республикасының халык артисты Ания Гарифулла кызы Фәттахова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Мәүҗит Нәҗип улы Фәттахов, рәссамнар Әхәт Закиров, Ленар Гыйльметдинов, Михаил Греньков.
1994 нче елда театр шәһәр мәдәният идарәсе карамагына күчә һәм татар яшьләре театры итеп үзгәртелә. 1997нче елда Түбән Кама татар драма театры статусы ала. 2007 нче елда театрга дәүләт театры статусы бирелә. 2012 нче елда театрга күренекле драматург Туфан Миңнуллин исеме бирелде.
29 ел эчендә театр коллективы 65 тән артык әсәр сәхнәләштерде. Репертуарда татар, рус, чит ил драматургларының әсәрләре урын алды. Түбән Кама татар дәүләт драма театры халыкара фестивальләрдә катнаша, театр белгечләренең, тәнкыйтьчеләренең югары бәясен ала.
- Мәктәбем театры – чын тормыш мәктәбе
2019 нчы елдан башлап мәктәбебездә “Сәхнә... Роль... Тормыш” исемле театр түгәрәге эшли. Түгәрәкне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы, Мифтахова Эльмира Флур кызы оештырды.
Түгәрктә театр сәнгатенең башка сәнгать төрләреннән аермалы төп үзенчәлекләре аңлатыла; татар театр сәнгатен бала күңеленә якынайтыла, милли хисләр тәрбияләнә; театарның бай һәм катлаулы тарихы белән кызыксындырыла. Без әсәрләрне сәхнәләштерергә өйрәнәбез, образларны иҗат итү серләренә төшенәбез, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен формалаштырабыз, гомумән, иҗади сәләтләребезне үстерәбез. Укытучыларыбыз тарафыннан театр сәнгатенә мәхәббәт уятыла һәм милли үзаң формалаштырыла. Түгәрәктә шулай ук сәхнә серләренә төшенү, тамашачылар алдында үз-үзеңне тотарга өйрәнү күз алдында тотыла.
Түгәрәктә сәләтле балалар белән күмәкләп, шулай ук индивидуаль эшләү дә урын алган. Чөнки мәктәбебездә сәнгать сөюче балалар күп. Шундыйларны сайлап алып һәм теләк-хыялларын истә тотып эшләү түгәрәкнең бурычы.
“Сәхнә... Роль... Тормыш...” безнең активлыкны, иҗади эшчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү күнекмәләрен формалаштыруга төрле иҗади биремнәр, эзләнү методы аша тормышка ашырыла.
Хәзерге вакытта түгәрәгебездә 27 укучы. Әлегә тулы спектакль куймасак та, барыбыз да диярлек, үз ролен уйнап карауга иреште. Укытучыларыбыз һәрберебезгә нинди дә булса әсәрдән өзек яки монолог тәкъдим иттеләр. Мин үзем Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәреннән Сәрвәр монологын зур кызыксыну белән өйрәндем. “Чибәркәй – 2021” конкурсында шушы монолог белән беренче урынны алуга ирештем.
Мәктәп укучыларының театр түгәрәгенә йөрмәүчеләре арасында кыскача анкета үткәрдем. Безнең шөгыль 78% укучыдан кызыксыну уяткан икән. Әле укучылар арасында да театрда катнашырга теләүчеләр барлыгы ачыкланды. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Шуңа күрә халкыбызның йөзе булып яшәп килгән театрыбыз киләчәктә дә чәчәк атар, дигән өметләр белән яшик. Быелгы уку елы ахырына бер-ике пәрдәле театр күрсәтә алырбыз дип уйлыйбыз.
Йомгаклау
Театрларыбызның иҗат юлы бай һәм катлаулы. Моның шулай булуына артистларның, режиссерларның иҗатларын, театр тарихын өйрәнгәч, тагын бер тапкыр ышанасың. Бер очрашуда гына театр турында бөтенесен дә сөйләшеп бетереп булмый. Без алга таба да театр турында өйрәнүебезне дәвам итәчәкбез. Һәм дә бер тапкыр сәхнәгә менгәч, аны инде ташлмабыз дип уйлыйм. Әйе, чынлап та театр тормышыбызның сәхнәдәге чагылышы бит.
Театр иҗади үсә, яшь талантлы артистлар белән тулылана, алга баруын дәвам итә. Шуңа күрә халкыбызның йөзе булып яшәп килгән театрыбыз киләчәктә дә чәчәк атар, дип өметләнеп калам.
Шәһәремдәге, мәктәбендәге бүгенге татар театры халкыбызның милли традицияләрен югалтмыйча, шул ук вакытта сәхнә сәнгатебезне заманча яңа эстетик алымнар белән баетып иҗат итүче, Камаллар, Кариевлар, Тукайлар күрергә хыялланган чын тормыш мәктәбе ул.
Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Шуңа күрә халкыбызның йөзе булып яшәп килгән театрыбыз киләчәктә дә чәчәк атар, дигән өметләр белән яшик.
Тормыш – театр, ә без барыбыз да – актерлар. Һәммәбезгә шәп режиссерлар, бер дигән сценаристлар, безгә бәхет юраган сценарийлар телим.
Кулланылган әдәбият
- Галиуллина М. Унбиш яшь – хыяллар канатланган чак // Мәдәни җомга. 1 апрель, 2005 ел.
- Кадыйрова А. Татарга Булатлар кирәк // Ватаным Татарстан. 25 март, 2005 ел.
- Моратова С. “Театр – яктылыкка, нурга илтә...” // Туган як. 15 март, 2005 ел.
- Нәгыймова Ф. Менә шулай // Туган як. 15 март, 2005 ел.
- Фатыйхова Н. Үз театрыбыз бар // Хезмәттәш авазы. 19 март, 2005 ел.
Кушымта
Шәһәрем театрының 23 сезоны
Театрыбызга Туфан Миңнуллин исемен тапшыру тантанасы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.
Роберт Миңнуллинның төрле темага шигырьләре белән танышу....
Мәгълүмати технологияләр кулланып Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү
Тукай иҗатына анализ...
Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)
Урок по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....
Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" , Г.Исхакый "Ул өйләнмәгән иде" әсәрләре буенча
Презентация по татарской литературе 11 класса....
М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты.
М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты. Уен- дәрес....
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.
открытый урок ро теме Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы....
Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"
Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....