М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты.
план-конспект урока (8 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Тема: Муса Җәлил-герой-шагыйрь. Максат:1.М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча алган белемнәрне тикшерү. 2.Туган илгә мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияләү. 3.М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам хисе тәрбияләү. Материал: 1. 8нче сыйныф өчен әдәбият дә- реслеге. 2.М.Җәлил.”Сайланма әсәрләр.” 3.М.Җәлил “Кечкенә дусларга.” 4.”Мәгариф”журналы №12,2005. Җиһазлау:Китаплар күргәзмәсе. Портрет. Плакат. Укучылар рәсемнәре. Эпиграф.
Уен барышы. 1нче тур. Алып баручы. Магнит тактасына 5 шагыйрьнең портреты беркетелгән, номер куеп исемнәре язылган:1.С.Рәмиев; 2.Ф.Кәрим; 3.М.Җәлил; 4.Һ.Такташ; 5.Х.Туфан. Сорау. 1942нче елның 26нчы июнь көнне шагыйрь каты яраланып,не- мец фашистларына әсирлеккә эләгә. 791 көн ул коллыкта яши. Ләкин һәрбер көннең газаплы,йокысыз төннәре дә бар.Шуларның 380 көнен шагыйрь төрмәләрдә үлем җәзасын көтеп уздыра. Кайсы шагыйрь ту- рында сүз бара? (Җавап рәвешендә дөрес дип уйланган сан күтәрелә һәм язучының исеме атала). Җавап: 3.М.Җәлил. М.Җәлилнең тормыш юлына кагылышлы сораулар бирү. 1 .Җәлил кайчан туган? 1. 1886нчы ел-ң 1 гыйнв. 2. 1909нчы ел-ң 9 гыйнв. 3. 1906нчы ел-ң 15 февр. 4. 1919нчы ел-ң 2 окт. 5. 1928нче ел-ң 20 февр. Җавап: 3. 2. Берничә язучының биографиясеннән берәр җөмлә укыла. Кайсысы М.Җәлилнеке? 1. Казандагы Бишбалта бистәсендәге һөнәрче гаиләсендә туа. |
2. Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаи- ләсендә туа. 3. Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында дөньяга килә. 4. Оренбург губернасы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә туа. 5. Арча районы Яңасала авылында урта хәлле крестьян гаилә- сендә туа. Җавап: 4. 3. Башлангыч белемне алган мәдрәсә. 1. ”Хөсәения” мәдрәсәсе. 2. ”Галия”мәдрәсәсе. 3. Кешәкне авылы мәдрәсәсе. 4. ”Мөхәммәдия”мәдрәсәсе. 5. Янбакты мәдрәсәсе. Җавап: 1. 4. Укыган мәдрәсәсе кайсы шәһәрдә урнашкан? 1. Казан. 2. Оренбург. 3. Мәскәү. 4. Киев. 5. Минск. Җавап: 2. 5. М.Җәлилнең тормыш иптәшенең исеме. 1. Галия. 2. Чулпан. 3. Айсылу. 4. Мөнәвәрә. 5. Әминә. Җавап: 5. 6. М.Җәлилнең кызының исеме. 1. Чулпан. 2. Алсу. 3. Талия. 4. Галиябану. 5. Нәзирә. Җавап: 1. 7. М.Җәлилнең әнисенең исеме. 1. Зөбәйдә. 2. Галимә. 3. Гайшә. 4. Рәхимә апа. 5. Хәдичә апа. Җавап: 4. 8. Иң якын дустының исеме кем? 1. Ф.Кәрим. 2. А.Алиш. 3. Г.Кутуй. 4. Г.Ибраһимов. 5. Г.Тукай. Җавап: 2. 9. М.Җәлил кайсы елны Казанга килә? 1. 1957. 2. 1942. 3. 1944. 4. 1922. 5. 1906. Җавап: 4. 10. Сугышка кайчан китә? 1. 1942. 2. 1941. 3. 1940. 4. 1945. 5. 1943. Җавап: 2. 11. Муса кайчан әсирлеккә эләгә? 1. 1941. 2. 1944. 3. 1945. 4. 1942. 5. 1943. Җавап: 4. 12. Шагыйрь белән бер камерада утырган чит ил көрәшчесенең исеме. 1.Һильмир Тате. 2 .Гете. 3. Риниеро Ланфредини. 4. Андре Тиммерманс. Җавап: 4. 13. Фашистлар җәлилчеләрдән ничә кешене җәзалап үтерделәр? 1. 5. 2. 10. 3. 15. 4. 12. 5. 13. Җавап: 4. 14. Җәлилгә герой исеме кайчан бирелә? 1. 1945. |
2. 1986. 3. 1950. 4. 1965. 5. 1956. Җавап: 5. Финишка килеп җиткән,иң күп йолдыз алган 5укучы 2нче турга үтә. 2нче тур. М.Җәлилнең иҗатына кагылышлы сораулар бирү. 1. М.Җәлилнең 13 яшендә язылган тәүге шигыре. 1. ”Үземә.” 2. ”Бәхет.” 3. ”Әсирлектә.” 4. ”Безнең җыр.” 5. ”Ышанмыйм.” Җавап: 2. 2. М.Җәлилнең мәдрәсәдә укыган вакытта язылган бер пәрдәлек пьасы. 1. ”Урман.” 2. ”Сандугач.” 3. “Алтынчәч.” 4. ”Варенье.” 5. ”Туган авылым.” Җавап: 4. 3. Шагыйрьне дөньяга таныткан шигъри әсәрләре җыентыгы. 1. ”Гасырлар кешесе.” 2. ” Кояшка карап.” 3. ”Моабит дәфтәре.” 4. “Китмибез.” 5. ”Барабыз.” Җавап: 3. 4. Шигырь “Кызыл...” ничек атала? 1. китап. 2. ромашка. 3. карандаш. 4. роза. 5. алма. Җавап: 2. 5. ”Әлли-бәлли,әле син бик нәни...”Бу юллар кайсы шигыреннән алынган? 1. ”Сәгать.” 2. ”Бишек җыры.” 3. ”Ана.” 4. ”Карак песи.” 5. ”Күке.” Җавап: 3. 6. Укылачак өзекләр кайсы шигырьдән алынган? Мин сезгә шигырьләрдән өзекләр укырмын,сез аларны дәвам итәрсез. Шигырьнең исемен әйтерсез. 1. Суык бабай,кил безгә Яңа ел бәйрәменә... (“Суык бабай”) 2. Бик уңган безнең бакчачы бабай, Яше үзенең туксанда бугай... (“Бакчачы”) 3. Юл чатында ялгыз гына Үсеп утыра бер карт имән.. (“Имән”) 4. Иртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар... (“Кызыл ромашка”) 5. Җилләр,җилләр,исегез, Болытларны кисегез!.. (“Җилләр”) 6. Минем бар бер маэмаем, Кара борын Акбаем... (“Маэмай”) Финишка җиткән,иң күп йолдыз җыйган 2 уйнаучы 3нче турга уза. Уеннан чыккан укучыларга бүләкләр тапшырыла. 3нче тур. Тамашачылар өчен әдәби викторина. 1. М.Җәлилнең оешмадагы әдәби кушаматы? (Бөркет) 2. Мәскәүдә Җәлил эшләгән балалар журналының исеме? (“Кечкенә иптәшләр”) 3. Җәлилчеләрне җәзалаган төрмә исемен атагыз. (Плетцензее) 4. ”Моабит дәфтәре”ндә ничә шигырь бар? (94) 5. М.Җәлил кайсы операга либретто язган? (Алтынчәч) 6. Казанда Җәлилгә һәйкәл кайчан куелган? (1966) 7. ”Хөкем алдыннан” картинасының авторы кем? (Харис Якупов) 8. Җәлилчеләр кайчан хөкем ителә? (25 август,1944) 9. ”Муса “романын кем язган? (Шәйхи Маннур) 10. Җәлил кайсы фронтта көрәшә? (Волхов) 4нче тур. Алтынчәч сүзендәге хәрефләрдән сүзләр төзергә. Бер минут вакыт эчендә кем күпме сүз төзи ала? Җиңүче билгеле була.
|
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.
Роберт Миңнуллинның төрле темага шигырьләре белән танышу....
Мәгълүмати технологияләр кулланып Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү
Тукай иҗатына анализ...
Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)
Урок по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....
Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" , Г.Исхакый "Ул өйләнмәгән иде" әсәрләре буенча
Презентация по татарской литературе 11 класса....
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.
открытый урок ро теме Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы....
Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"
Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....
Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"
Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....