ХӘЙ ВАХИТ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ХАТЫН – КЫЗ ОБРАЗЛАРЫ
учебно-методический материал

Габдеева Фарида Рафаэловна

 

Х.Вахитны әдәбият мәйданында таныткан беренче әсәре - «Беренче мәхәббәт».

Әсәрдә Рәхилә образы үзенең оригинальлеге белән аерылып тора. Автор бу кызның табигый тотышына нык игътибар биргән, аның характер үзенчәлекләре ачылырлык ситуацияләр тудырган.

 “Беренче мәхәббәт” әсәрендә мәктәпне яңа гына тәмамлаган яшьләр турында сүз бара. Үзәктә хатын-кыз образларыннан Рәхилә исеме алга чыга. Әле күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаган кыз бала яшьлек энергиясе ташып торган, яңа идеаллар белән янучы буларак ачыла бара. Рәхиләгә кызларга хас шаяру, үзсүзлелек, чаялык, җитезлек хас. Әсәр башында автор Рәхиләне җиңел, җилбәзәк итеп күрсәтә, чикерткә дип атый, әмма вакыйгалар үстерелеп, Рәхилә образы тагын да байый, олы мәгънәгә ия була башлый. Ул яшьтәше Тәлгатнең язмышы өчен кайгыра. Яшь булуына карамастан әтисенең күңел кылларын да җайлап кына, хикмәт белән генә тарта: “Тәлгатнең әнисе – мәрхүмә - сиңа, бердәнбер дустына, малаеның язмышын тапшырган, ышангандыр ул сиңа. Ә син… <…> Уйлап та карамыйсың. Тәлгат, бәлки,  акчасы юклыктан шундый эшкә керергә мәҗбүр булгандыр, бәлки, аңа ярдәм итәргә кирәктер. Әнисе юк, әтисе юк, бер туганы юк. <…> Хезмәт итү – изге бурыч икән. Шулаен ул шулай да, ә менә үзең көтү көтәргә кермәгәнсең бит…”

Әсәр башында Рәхилә физик эшкә, авыл хуҗалыгы белән үз тормышын бәйләүгә каршы образ буларак сурәтләнсә, соңрак эшнең, хезмәтнең никадәр кеше өчен мөһим, ә гыйлем алуны эш белән бергә бәйләп алып барырга мөмкин булуына да төшенә.

Үз әсәрләрендә Х.Вахит кешене кеше итеп сурәтләргә омтыла. Ул: «Кешенең ялгышларга да, начар сыйфатларга да, кимчелекләргә дә хакы бар», ди. Бу уңайдан “Беренче мәхәббәт” әсәрендә Камилә образы да үзенчәлекле. Рәхилә аны кызы буларак түбәндәге холкый сыйфатын күпертеп чыгара: “Әнинең тәртәгә тибү гадәте бар”.

Камилә көнче, ул аны хатын-кызларга хас күренеш, сыйфат буларак аңлата.Әйе, бер караганда, Камилә эгоист, үзе өчен генә яши торган, дәрәҗәгәгә кызыгучы, үз кызын олы яшьтәге укытучыга кияүгә бирергә теләгәнен күрәбез, әмма әсәр барышында Камилә дә бөтенләй башка яклары белән ачылып китә. Баксаң, ул кызы бәхете өчен кайгыра. Рәхилә аның үз кызы булмаса да, ул аны  үзеннән дә күбрәк ярата икәнлеге ачыклана.

         Әсәрдә тагын бер хатын-кыз образы: Рәхиләнең дусты – фермада сыер савучы, 21 яшьлек Нурсанә. Ул җырга-моңга гашыйк, шаян күңелле, чын хезмәт кешесе. Аның ире – гармунчы Әпсәләм. Үзеннән ике яшь кече булса да, хатыннын бик ярата. Нурсанә янында олырак күренү өчен ул хәтта мыек та җибәргән: “Шалишь, ә мыекны кая куясың? Какрас ике еллык. Менә минем үз яшемә мыек яшен дә кушып кара, күпме була?!”

                  Шулай итеп, мин “Беренче мәхәббәт” әсәрендәге барлык хатын-кыз образларны күзәтеп, анализлап анализладым. Алар барысы да үзенчәлекле. Драматург бу образларны тормышта аның белән янәшә йөргән, аралашкан хатын-кызларның характер үзенчәлекләре аларны үз әсәрендә чагылдырган.

Х.Вахитның “Соңгы хат” әсәре дә аеруча зур игътибарга лаек. Әсәр медицина институтының соңгы курсында укучы өч дус турында бара. Институтта аларга зур өметләр баглыйлар, аспирантурада укырга калдырып, киләчәктә фәнни эзләнүләрне дәвам иттерүчеләр дигән өметләр баглыйлар. өчен мөмкинлек бирергә ниятлиләр. Әмма соңгы көннәрне генә, нәкъ менә чыгарылыш  кичәсе алдыннан, өчәүнең берсе – Нияз – тәҗрибәләрне яңадан кабатлап карый һәм хата киткәнен, ә нәтиҗәнең ялгыш булуына төшенә. Олы фән юлына аяк басарга хәзерләнгән яшь белгечләр зур сынау алдында кала. Алар арасында Зөһрә образы  бик үзенчәлекле .Ул югалып, сынып калмый, чын йөзен югалтмый, киресенчә, үзенең якты образы аша Ниязны рухландырып яңа ачышларга өндәүче якты ерактагы йолдыз булып балкый. Дөрес, ул оялчанырак, үз бәхете өчен көрәшми , шул ук вакытта горур да, әмма вакытлар узу белән шуңа төшенә, үз бәхетеңә бары тик көрәшеп кенә ирешергә мөмкин икән.

Шулай ук автор әсәрдә  автор Дилбәр Галиевна образын бөтенләй тискәре холык-фигыльләрне үзендә туплаучы хатын-кыз буларакитеп сурәтли. Ул яшь врач Нияз юлында нинди генә  начарлыклар корып карамый. Әлбәттә, ул әсәрдә төп хатын-кыз образы буларак чыгыш ясамый, тик шулай да хатын-кызларга хас үҗәтлек, көнчелек, үзенеке итү теләге бик уңышлы калкуландырып тасвирланган.

Әсәрдәге 18 яшьлек Розалия образын автор аеруча яратып, саф, самими төсләр белән сурәтләгән. Ул үз мәхәббәте өчен көрәшкә дә, хәтта олы корбаннарга да әзер, олы йөрәкле кыз бала.

Ә менә Х.Вахитның “Соңгы хат” пьесасын карасак , монда - беренче пәрдәсендә үзәк персонажның эш-гамәле шулай яңача куела, тормышчан нигездә тасвирлана.”

Х.Вахитның “Соңгы хат” әсәрендә Розалия моңлы җыр,  Зөһрә якты йолдыз буларак күрсәтелсә, “Җырым табар сине” өч пәрдәле драматик поэмасында исә романтик образ итеп Сәрия калкып чыга. Ул сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк кыз. Шул ук вакытта акыллы, хикмәтле булуы белән дә аерылып тора, аның үз идеаллары, омтылышлары, хыяллары бар. Шунысы әһәмияткә лаек, Сәрия башка геройлардан аермалы буларак гап-гади кара эшчене гыйлемле кешедән һич тә аермый, түбәнсетеп карамый. Аның сүзләренә караганда: “Мин гади эшчене укымышлы кешедән түбән куймый. Эшче – тормышның нигезе.” Кыз хәтта фатир ремонтлауны да үз кул-лары белән башкарырга тели, ул һәр эшкә үзе эшләп карарга алына, бернидән дә тартынып, оялып тормый, чөнки нинди булса да хезмәтнең ояты юк бит.

Нәтиҗә ясап әйтсәк, Хәй Вахит драмаларында хатын-кыз образлары – тормыштагы кешеләр чагылышы. Алар сәхнәдә үзләрен, чынбарлыктагы про-тотиплары кебек үк тоталар. Күргәнебезчә, авторның геройлары арасында әхлакый идеалга омтылучы, дөреслекне аңларга тырышучы уңай образлар да бар. Әдип кешенең эчке дөньясындагы көрәшне тирә-юньгә, тышкы тор-мышка чыгарып сурәтли һәм шул рәвештә кешене төрле хәлләргә куеп сыный.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hy_vahit_srlrend_hatyn-kyz_obrazlary.docx27.73 КБ

Предварительный просмотр:

ХӘЙ ВАХИТ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ХАТЫН – КЫЗ ОБРАЗЛАРЫ

1. “Беренче мәхәббәт” әсәре геройлары

Х.Вахитны әдәбият мәйданында таныткан беренче әсәре - «Беренче мәхәббәт».

Әсәрдә Рәхилә образы үзенең оригинальлеге белән аерылып тора. Автор бу кызның табигый тотышына нык игътибар биргән, аның характер үзенчәлекләре ачылырлык ситуацияләр тудырган.

 “Беренче мәхәббәт” әсәрендә мәктәпне яңа гына тәмамлаган яшьләр турында сүз бара. Үзәктә хатын-кыз образларыннан Рәхилә исеме алга чыга. Әле күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаган кыз бала яшьлек энергиясе ташып торган, яңа идеаллар белән янучы буларак ачыла бара. Рәхиләгә кызларга хас шаяру, үзсүзлелек, чаялык, җитезлек хас. Әсәр башында автор Рәхиләне җиңел, җилбәзәк итеп күрсәтә, чикерткә дип атый, әмма вакыйгалар үстерелеп, Рәхилә образы тагын да байый, олы мәгънәгә ия була башлый. Ул яшьтәше Тәлгатнең язмышы өчен кайгыра. Яшь булуына карамастан әтисенең күңел кылларын да җайлап кына, хикмәт белән генә тарта: “Тәлгатнең әнисе – мәрхүмә - сиңа, бердәнбер дустына, малаеның язмышын тапшырган, ышангандыр ул сиңа. Ә син… <…> Уйлап та карамыйсың. Тәлгат, бәлки,  акчасы юклыктан шундый эшкә керергә мәҗбүр булгандыр, бәлки, аңа ярдәм итәргә кирәктер. Әнисе юк, әтисе юк, бер туганы юк. <…> Хезмәт итү – изге бурыч икән. Шулаен ул шулай да, ә менә үзең көтү көтәргә кермәгәнсең бит…”

Әсәр башында Рәхилә физик эшкә, авыл хуҗалыгы белән үз тормышын бәйләүгә каршы образ буларак сурәтләнсә, соңрак эшнең, хезмәтнең никадәр кеше өчен мөһим, ә гыйлем алуны эш белән бергә бәйләп алып барырга мөмкин булуына да төшенә.

Үз әсәрләрендә Х.Вахит кешене кеше итеп сурәтләргә омтыла. Ул: «Кешенең ялгышларга да, начар сыйфатларга да, кимчелекләргә дә хакы бар», ди. Бу уңайдан “Беренче мәхәббәт” әсәрендә Камилә образы да үзенчәлекле. Рәхилә аны кызы буларак түбәндәге холкый сыйфатын күпертеп чыгара: “Әнинең тәртәгә тибү гадәте бар”.

Камилә көнче, ул аны хатын-кызларга хас күренеш, сыйфат буларак аңлата. Йортларына кайчандыр көндәше булган хатын-кызның улы Тәлгат килеп кергәч, үзен кая куярга белми, ә инде егетнең ятим, бер тугансыз калуын белгәч, аналарча аны үз йортында калдырырга ризалаша, хәтта баланы укырга кертү өчен Госман белән дә сөйләшергә уйлый. Дөрес, аның үзендә көнчелек, хәтта дорфалык та бар, Тәлгаттән йортта торган өчен акчаны да кесәсенә шудыра белә, әмма бу исә Камиләнең тормышның ачысын-төчесен күргәнгә ниндидер үз-үзеңне яклау, төртмәле сүзләр, эш-гамәлләр белән кабык эченә, яшеренү дип кенә аңлатыр идем мин.

Әйе, бер караганда, Камилә эгоист, үзе өчен генә яши торган, дәрәҗәгәгә кызыгучы, үз кызын олы яшьтәге укытучыга кияүгә бирергә теләгәнен күрәбез, әмма әсәр барышында Камилә дә бөтенләй башка яклары белән ачылып китә. Баксаң, ул кызы бәхете өчен кайгыра. Рәхилә аның үз кызы булмаса да, ул аны  үзеннән дә күбрәк ярата икәнлеге ачыклана.

Камилә үзе бу турыда түбәндәгечә аңлата: “Рәхилә, кичер безне. Тәрбиягә алып үстергән бала икәнлегеңне без синең үзеңә белгертмичә килдек. Ятимлек сизелмәсен дип. Хәтта авыл халкы сиңа белгертмәсен дип элекке районнан күчеп үк киттек. Буйга үсеп җиткәч әйтербез дигән идек тә, үсеп җиткәнеңне сизми дә калганбыз. Менә ничек булып чыкты. Юк, биредә әтиең гаепле түгел, мин… Мин генә… Минем сине үз балам итәсем килде. Дөреслекне сиңа түгел, үземә дә әйтергә теләмәдем: үз-үземне ышандырып килдем мин.”

Бу, әлбәттә, бик зур батырлык! Хатын-кызның ятим баланы алып, үз баласыдай карап үстерә алуы, аның өчен ана булырга тырышуы олы каһарманлык билгесе. Камилә хәтта кызы Рәхиләдән уйланылмый әйтелгән авыр сүзләре өчен әсәр ахырында гафу да үтенә. Дөрес, дүрт аяклы хайван да бит абына, әмма үз вакытында шул хатаңны танып төзүтүдән дә яхшы гамәл юктыр ул.

        Әсәрдә тагын бер хатын-кыз образы: Рәхиләнең дусты – фермада сыер савучы, 21 яшьлек Нурсанә. Ул җырга-моңга гашыйк, шаян күңелле, чын хезмәт кешесе. Аның ире – гармунчы Әпсәләм. Үзеннән ике яшь кече булса да, хатыннын бик ярата. Нурсанә янында олырак күренү өчен ул хәтта мыек та җибәргән: “Шалишь, ә мыекны кая куясың? Какрас ике еллык. Менә минем үз яшемә мыек яшен дә кушып кара, күпме була?!”

        Нурсанә дә ирен бик ярата, әмма аның яшьрәк булуы гына кызның йөрәген әрнетеп тора. Авыр булганда ул дусты Рәхиләгә эч-серен бушата: “Ай җаным, бик куркам шул. Үзем ышанам, күңелем ышанмый. Яшь иргә кызыкма икән, гел шик эчендә яшисең. Олырак иргә чык икән”. Әмма кыз җыр-моңга гашыйк булганга, яратканга Әпсәләмгә кияүгә чыкмый булдыра алмый: “Авылда бер гармунчы булды, бөтен кызларның башын әйләндерде”.

        Әпсәләмен өзелеп яратса да, кирәк булганда Нурсанә дөреслекне яклап чыга. Мәсәлән, Тәлгат Әпсәләмгә малларга тоз илтмисең дигәч, Әпсәләм каршы дәшә. “Үз башларыма гына чакырганмын икән сине монда”, - дип тә әйтеп куя. Әйе, Әпсәләм хаксыз. Хайваннарга тоз илтү аның вазифасына керә. Тәлгатнең әйткәнен Нурсанә дә ишетә һәм ирен яклап чыкмый. “Дөреслек кайда, мин шунда”, - ди ул. Биредә инде без Нурсанәнең гадел һәм горур икәнлеген күрәбез.

        “Беренче мәхәббәт” әсәрендә шулай тагын бер образ бар. Ул – Тәлгатнең әнисе. Әйе, ул әсәрдә катнашмый да, аның турында телгә алынып кына китә. Әмма шул телгә алынгангада да без бу хатын-кызның горур, акыллы, сабыр икәнлеген белеп алабыз. Аны авырлы чагында Сәлим ташлап киткән. Әмма ул сынмаган, сыгылмаган. Берүзе әнә нинди ул тәрбияләп үстергән. Беркайчан да Камилә янына килеп тавыш чыгармаган, түзгән. Әйе, болар барысы да аңа җиңел бирелмәгәндер. Аның да үзе, улы турында Сәлимгә, Камиләгә белгертәсе килгәндер. Әмма ул беркайчан да үзенең барлыгын бер кешегә дә белгертмәгән. Ялгыз ана дигән авыр исемне үз җилкәсендә күтәргән. Сәлимнең исеменә беркайчан да тап төшермәгән. Улына да аны яманлап сөйләмәгән. Әйе, аның вакытсыз үлемендә Сәлимнең өлеше дә бардыр. Ул, бәлки, аңа бөтенләй улы турында белгертәсе дә булмагандыр. Әмма ул үзе үлгәч, улының япа-ялгыз каласын уйлап, Тәлгатне атасы янына җибәргәндер. Хәй Вахитның бу Ялгыз ана образы, һичшиксез, соклану уята.

        Шулай итеп, мин “Беренче мәхәббәт” әсәрендәге барлык хатын-кыз образларны күзәтеп, анализлап анализладым. Алар барысы да үзенчәлекле. Драматург бу образларны тормышта аның белән янәшә йөргән, аралашкан хатын-кызларның характер үзенчәлекләре аларны үз әсәрендә чагылдырган.

2. “Соңгы хат” әсәрендә хатын-кыз образларының бирелеше

Х.Вахитның “Соңгы хат” әсәре дә аеруча зур игътибарга лаек. Әсәр медицина институтының соңгы курсында укучы өч дус турында бара. Институтта аларга зур өметләр баглыйлар, аспирантурада укырга калдырып, киләчәктә фәнни эзләнүләрне дәвам иттерүчеләр дигән өметләр баглыйлар. өчен мөмкинлек бирергә ниятлиләр. Әмма соңгы көннәрне генә, нәкъ менә чыгарылыш  кичәсе алдыннан, өчәүнең берсе – Нияз – тәҗрибәләрне яңадан кабатлап карый һәм хата киткәнен, ә нәтиҗәнең ялгыш булуына төшенә. Олы фән юлына аяк басарга хәзерләнгән яшь белгечләр зур сынау алдында кала. Алар арасында Зөһрә образы  бик үзенчәлекле .Ул югалып, сынып калмый, чын йөзен югалтмый, киресенчә, үзенең якты образы аша Ниязны рухландырып яңа ачышларга өндәүче якты ерактагы йолдыз булып балкый. Дөрес, ул оялчанырак, үз бәхете өчен көрәшми , шул ук вакытта горур да, әмма вакытлар узу белән шуңа төшенә, үз бәхетеңә бары тик көрәшеп кенә ирешергә мөмкин икән.

Шулай ук автор әсәрдә  автор Дилбәр Галиевна образын бөтенләй тискәре холык-фигыльләрне үзендә туплаучы хатын-кыз буларакитеп сурәтли. Ул яшь врач Нияз юлында нинди генә  начарлыклар корып карамый. Әлбәттә, ул әсәрдә төп хатын-кыз образы буларак чыгыш ясамый, тик шулай да хатын-кызларга хас үҗәтлек, көнчелек, үзенеке итү теләге бик уңышлы калкуландырып тасвирланган.

Әсәрдәге 18 яшьлек Розалия образын автор аеруча яратып, саф, самими төсләр белән сурәтләгән. Ул үз мәхәббәте өчен көрәшкә дә, хәтта олы корбаннарга да әзер, олы йөрәкле кыз бала. Ул хәтта Зөһрәгә дә шундый киңәш бирә: “Бәхет өчен көрәшергә кирәк! Белгәнсездер бит, Нияз абый бик җаваплы, бик кирәкле эш белән шөгыльләнә. Аңа һәркем булышлык күрсәтергә тиеш иде. Якын кешеләре бигрәк тә!...”

Розалия  Ниязга авыр чакларында терәк, егетнең үз-үзенә ышаныч уятучы өмет тә була белә. Әсәр ахырында ул яраткан кешесе өчен үз бәхетеннән ваз кичә, чөнки чын-чынлап ярата белгән кеше генә сөйгәнен бәхетле итү өчен мәхәббәт кебек олы хисләрдән баш тарта ала: “....Әгәр дә Зөһрә апа сезне яратмыйча, язмышын башка берәү белән бәйләгән булса, ул чакта сез аны оныта алыр идегез. Ләкин бит ул килде. Хәзер инде сез аны оныта алмыйсыз, ул һаман да сезнең күңелегездә булачак. Сез мине онытыгыз. Әйтерсең, мин булмадым,сез бервакытта да мине очратмадыгыз. Мин сезнең өчен моңлы бер җыр булып кына калырга тиеш.”

Драматург, шул рәвешле, бер буын кешеләрен, тормышка караш-мөнәсәбәттә төрле нәтиҗәгә, төрле фикергә килгән яшьләрне үзара берләштерә.

Ә менә Х.Вахитның “Соңгы хат” пьесасын карасак , монда - беренче пәрдәсендә үзәк персонажның эш-гамәле шулай яңача куела, тормышчан нигездә тасвирлана.”

Х.Вахитның “Соңгы хат” әсәрендә Розалия моңлы җыр,  Зөһрә якты йолдыз буларак күрсәтелсә, “Җырым табар сине” өч пәрдәле драматик поэмасында исә романтик образ итеп Сәрия калкып чыга. Ул сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк кыз. Шул ук вакытта акыллы, хикмәтле булуы белән дә аерылып тора, аның үз идеаллары, омтылышлары, хыяллары бар. Шунысы әһәмияткә лаек, Сәрия башка геройлардан аермалы буларак гап-гади кара эшчене гыйлемле кешедән һич тә аермый, түбәнсетеп карамый. Аның сүзләренә караганда: “Мин гади эшчене укымышлы кешедән түбән куймый. Эшче – тормышның нигезе.” Кыз хәтта фатир ремонтлауны да үз кул-лары белән башкарырга тели, ул һәр эшкә үзе эшләп карарга алына, бернидән дә тартынып, оялып тормый, чөнки нинди булса да хезмәтнең ояты юк бит.

Сәриянең гаилә коруга бәйле дә кызыклы гына, үтә кыю фикерләре бар: Ул “Әлбәттә, семьяда, ир белән хатын арасында гармония булырга тиеш. Фикерләр, карашлар, омтылышлар туры килергә тиеш.”-ди. Сәрия үз хисләренә, намусына тугрылыклы. Өч ел буе ул Шәүкәтне көтә, мәхәббәтенә тап төшерми. Әлеге хатын-кыз образы Х.Вахит тарафыннан бар яктан да уңай буларак, көчле рухлы хатын-кыз итеп сурәтләнелә.

Нәтиҗә ясап әйтсәк, Хәй Вахит драмаларында хатын-кыз образлары – тормыштагы кешеләр чагылышы. Алар сәхнәдә үзләрен, чынбарлыктагы про-тотиплары кебек үк тоталар. Күргәнебезчә, авторның геройлары арасында әхлакый идеалга омтылучы, дөреслекне аңларга тырышучы уңай образлар да бар. Әдип кешенең эчке дөньясындагы көрәшне тирә-юньгә, тышкы тор-мышка чыгарып сурәтли һәм шул рәвештә кешене төрле хәлләргә куеп сыный.

Х.Вахитның әсәрләрендә хатын-кыз образлары аша тормыштагы ямьсез күренешләр, кешеләрдәге һәртөр кимчелекләр тәнкыйтьләнә. Заманга хас сыйфатларны үзләрендә туплаган, шул ук вакытта яшьлек хаталарына үкенеп, әмма аларны төзәтә алмаудан гаҗиз булган геройлары сәхнә әдәбиятында үзенчәлекле характерлар буларак билгеләнә.

Шулай ук, Х.Вахит әсәрләрендә хатын-кыз образлары тормышның иң мөһим якларын күтәреп чыгалар. Әсәрдә хезмәткә мәхәббәт  һәм намуслы караш, илгә һәм халыкка тугрылык, игелеклелек, тыйнаклык кебек мәсьәләләр куертылып кына калмыйча, уңай якка хәл дә ителә.

Күзәтүләрдән чыгып шуны әйтергә була, Х.Вахит иҗаты якты буяуларга бай. Һәм бу, инде әйтелгәнчә, яшьлек һәм мәхәббәт темаларын үзәккә куюдан, хатын-кыз образларын бөтен тулылыгы белән ачып салудан килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Хәлимнең "Казыктагы тальян" хикәясендәге образлар сурәтләнеше (фәнни эш)

А.Хәлим прозасы – яшәешебезнең көзгесе, милли сурәтебезнең гарип формаларга керүен татарның үзенә күрсәтү, ваемсызлык йокысына талган милләттәшне уяту идеясенең нечкә сәнгать алымнарына төренеп, әдәби...

Кубанская Хатынь Историко-музыкальная композиция Кубанская Хатынь Историко-музыкальная композиция

1.    знакомство учащихся с трагедией мирного населения пос. Михизеева Поляна Мостовского района Краснодарского края 13 ноября 1942г., число жертв которой превышает печально извес...

Вахит Имамов иҗаты

Тарихчы Вахит Имамов турында...

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә хатын-кызның урыны.

Р. Фәхреддинов милләт хатын-кызларын беренче чиратта булачак аналар буларак күзаллый. Ул бигрәк тә яшьли бирелгән тәрбиягә аерым игътибар итә, аның кешегә тәэсиренең искиткеч зур икәнлеген билгели....

Вахит Хаковның фәнни мирасын тирәнтен өйрәнү өчен авторлык программасы

Вахит Хаковның фәнни мирасын тирәнтен өйрәнү өчен авторлык программасы һәм аның рецензиясе....

Вахит Хаков - телебезнең зур галиме

Вахит Хаков - телебезнең зур галиме...

Ф. Әмирханның "Хәят" әсәрендә хатын-кыз язмышы.

Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендәге хатын-кыз язмышы....