РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ “ӘСМА, ЯКИ ГАМӘЛ ВӘ ҖӘЗА” ӘСӘРЕНӘ АНАЛИЗ
статья (9 класс)
Ризаэддин Фәхреддиннең "Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәренә анализ ясау
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ “ӘСМА, ЯКИ ГАМӘЛ ВӘ ҖӘЗА” ӘСӘРЕНӘ АНАЛИЗ | 24.23 КБ |
Предварительный просмотр:
РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ “ӘСМА, ЯКИ ГАМӘЛ ВӘ ҖӘЗА” ӘСӘРЕНӘ АНАЛИЗ
Ситдыйкова Ләлә Насыйх кызы
ТР Әлмәт муниципаль районы
МБББУ “Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Ризаэддин Фәхреддин – иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме тирән уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай. Аеруча, мәгърифәтчелек карашлары проза әсәрләрендә киң чагыла. Татар проза жанрын үстерүдә дә аның зур өлеше бар. Аның “Сәлимә, яки гыйффәт” исемле беренче романы 1899 елда Казанда Гафил бине Габдулла дигән псевдоним белән басыла. Шул ук елларда язылган “Әсма, яки Гамәл вә җәза” романы 1903 елда Оренбургта чыга. Исемнәреннән күренгәнчә, романнар тәрбия, әхлак мәсьәләләрен үз эченә ала. Соңгы елларда җәмгыятьтә, аеруча яшьләрнең үз-үзен тотышында, әдәпсезлык, дорфалык, гамьсезлек кебек тискәре сыйфатлар күп күренә. Шушы гадәтләргә каршы көрәшкәндә һәм аларны бетерү юлларын эзләгәндә якташыбыз Р.Фәхреддиннең бай әдәби мирасы төп таянычыбыз булып тора. Ул яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калучы бердәнбер юлны әхлак тәрбиясе бирүдә күрә. Әлгеге чыгышта язучыбызның икенче романына якыннанрак тукталып, тирәнтен анализ ясарбыз һәм үзебезне борчыган сорауларга җавап табарбыз дип ышанам.
Романда Ризаэддин Фәхреддин “Ни чәчсәң – шуны урырсың” дигән халык мәкаленә нигезләнеп, һәр эшнең бер нәтиҗәсе – я татлы җимеше, я ачы җәзасы булмый калмый дигән фикер үткәрә. Шуңа туры китереп, әсәренең тулы исемен “Әсма, яки Гамәл вә җәза” дип ала. Бу - эпиграф та. Автор, XIX йөз мәгърифәтчеләренең традициясен дәвам иттереп, яхшылык бүләге – бәхет, начар эшләрнең җәзасы түбәнлек, хурлык дигән идеяне тәэсирле картиналарда сурәтләп бирә. Әсәрдә капитализм чорында татар тормышының иң авыр, иң караңгы һәм һәлакәтле якларын күрсәткән шундый картиналар бер-бер артлы тезелеп китә. Моңа мисал итеп “Шайтан ялчысы – Хәмидә”, “Вокзал вә мөсафирләр”, “Теләнче кыз”, “Яшь кыз вә хатыннар”, “Бичара Әсма” дигән бүлекләрне күрсәтергә мөмкин..
Андагы каршылык - искелек белән яңалык, явызлык белән яхшылыкның бәрелешенә нигезләнгән. Искелек тарафдарлары, яңалыкка комачау итүче Хикмәт хаҗи, Бикбулат мулла, мөрид Мусалар, җинаятьче хатыннар Хәмидә һәм Зәйнүш үзләренең кылган явызлыклары өчен әсәр соңында төрле бәхетсезлекләргә дучар ителәләр, ә алдынгы карашлы Габбас мулла һәм аның гыйффәтле кызы Әсма, төрле авырлыкларны җиңеп чыгып, бәхет-сәгадәткә ирешәләр. Алар турында әсәрнең “Әсма”, “Бәхетле Әсма” бүлекләре сөйли.
Жанры буенча - милли хәятны тормышчан вакыйгаларда реалистик образлар аша сурәтләгән иҗтимагый роман. Темасы – мәгърифәтчелек чорында кеше идеясе, милли тәррәкыятьтә хатын-кыз образы бирелеше. Әсәрнең идеясендә милләт өчен Әсма кебек тәрбияле, укымышлы, белемле каһарман хатын-кызларны күбрәк күрәсе килү теләге ята. Бу романы белән автор курыкмыйча шул чор өчен хас булган бик күп проблемаларны күтәреп чыга: надан байларның мал һәм акча туплау максатында гади халыкның милли үзаңы үсүен тоткарлавы; җәдитчелек-кадимчелек каршылыгы үсү; Хәмидә, Зәйнүш карчык образлары мисалында бозыклык һәм әхлаксызлыкны күрсәтү; мәхәббәт иреге, гаилә кору мәсьләләрендә шәхси теләк-омтылышларны яклау.
Роман үзара тыгыз бәйләнгән, урыны белән кушылып ук киткән 2 сюжеттан гыйбарәт: иҗтимагый мәсьләләр һәм Әсма, аның каршылыклы язмышы. Беренче карашка әсәрнең сюжеты катлаулы түгел кебек: анда Иран баеның кызы Сәлимә белән бер татар шәкертенең Иделдә сәяхәт вакытында күрешеп аңлашу, дуслашу мөнәсәбәтләре тасвирлана. Ләкин, сюжет кечкенә булса да, әсәрдә язучы үз заманының күпсанлы актуаль мәсьәләләрен күтәреп чыга: мәдрәсәләрдә бирелгән гыйлемнәрнең җитәрлек булмавы, яңача укыту ысулының әһәмияте, татар хатын-кызларын укымышлы һәм иҗтимагый актив итеп тәрбияләү кирәклеге, татар милләтенең артта калуының сәбәпләре, гаиләдә бала тәрбиясе, фән, әдәбият, тарих, этнография, культура һ.б. мәсьәләләре.
Сюжет композициясенә киңрәк тукталып китик.
- Экспозиция – Авыл имамы, яңалыкка омтылучы Габбас менлага Хикмәт хаҗиның ачу тотуы, төрле ялалар ягуы; Габбас менланың хаҗ сәфәренә чыгып китеп югалуы.
- Төенләнеш - Бер ел үткәч кайгыдан хатыны Гайшә абыстайның үлүе, балачактан дөрес тәрбия алган Әсманың ятим калуы, Габбас менладан үле хәбәре килүе.
- Вакыйгалар үстелеше – Күршедә чыккан янгыннан Әсмаларның йортлары янып китү; Әсманың кымыз ясау белән кәсеп итүче Йосыф бабасы тәрбиясенә күчүе, анда ятим шәкерт белән дуслашуы; Казанга киткәндә шәкертнең әнисе истәлеге булып калган алтын тәңкәсен кызга бүләк итүе; Әсманың егеткә әнисеннән калган балдагын бирүе; ятим кызларны алдап сатып йөрүче, фахишәлек йортлары тотучы, акча өчен теләсә нинди кабәхәтлекләрдән дә тартынмаган әхлаксыз Хәмидә һәм Зәйнүшләр кулына эләгүе, хәерчелектә яшәве.
- Кульминацион нокта – Әсманың аягы сынып хастаханәгә эләгүе, яхшы күңелле хатынга фаҗигасен сөйләве; Бу изге күңелле хатынның Әсманы үзе белән шәһәргә алып китүе; Әсманы тәрбияханәгә урнаштыру, белемле итү.
- Чишелеш - Әсманың белем алуы, үзе укыган мәктәпкә мөгаллим булып эшләве; әтисе Габбас менланың исән булуы, Юныс хәзрәт исеме белән яшәве, мөгаллимлек итүе; Әсманың әтисе белән очрашуы.
Романның образлар бирелешен анализлау зур әһәмияткә ия. Уңай геройлар (Габбас мулла, Гаишә абыстай, Әсма, сәлим бабай) белемле, ә тискәреләре (Муса, Хикмәт хаҗи, Хәмидә, Зәйнүш карчык) – надан итеп бирелә. Аларда автор бернинди дә кире сыйфатлар күрми: бар да гадел, акыллы, ярдәмчел, ягъни идеал. Бу сыйфатлары аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Укымышлылар – җиңеп чыга, наданнар җиңелә. Әсәрнең төзелеше дә шуннан гыйбарәт. Бу – мәгърифәтчелек реализмына хас төп сыйфат.
Геройлар каршылыгына игътибар итеп, нәтиҗә ясыйк: яшьлегендә ата-анадан яхшы тәрбия алган Әсма, теләгенә ирешә, укымышлы мөгаллимә була, кияүгә чыгып, бәхетле гаилә кора. Явызларның һәркайсы үз җәзасын ала: Хикмәт хаҗи бөлә, ярлылана, бер башкортның начар гына өендә вафат була. Хәмидә яман авыру эләктереп, шифаханәдә үлә. Муса – төрмәдә, “аякларыннан мәхрүм калган” Зәйнүш картлык көнендә теләнеп утыра.
Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше дә бик үзенчәлекле. Ул укучыга якын әсәр, үгет-нәсыйхәтләр күп кулланылган, тәрбия өлкәсенә караган гыйбрәтле хикмәтләр күп, автор үзе дә хикәяләүдә катнашып китә, күренеш-вакыйгаларны сурәтләгәндә әдәби детальләр уңышлы файдаланыла, портрет-пейзажларга бай. Романда кулланылган сурәтләү чараларына чагыштыру, сынландыру, пейзаж, портретлар, анафорик һәм эпифорик кабатлауларны кертеп булыр иде.
Роман теленә аңлатма биреп китү аеруча урынлы булыр: барлык төрки халык укысын өчен язылган, гарәп-фарсы алынмалары күп, Р.Фәхреддин Тукайга язган хатында болай дигән: “...Болар минем яшь вакытымдагы ядкарьләрне һәм эчемдәге зар-моңнарымны, кайгы - хәсрәтләремне уртаклашкан сердәшләремдер”. Шулай ук, аңлау өчен шактый катлаулы, тик шулай да халыкчан, иске татар әдәби теленең Җәдиди Госманлы дип аталган, берникадәр төрекләшкән варианында язылган, поэтик синтаксисы белән аерылып тора, автор дидактик хезмәтләренең телен халыкка аңлаешлы итеп үзгәрткән.
Чыгышымны XX гасыр башындагы мәгърифәтчелек үсешенә аңлатма бирү белән йомгаклыйм. “Әсма...” романы басылган елларда үзләрен балаларны укытуга багышлаган укымышлы татар кызлары мәйданга чыга. Яңача укыту һәм тиешле тәрбия бирү җимеше булып җитешкән идеаль укытучы образы – Әсма иҗат ителә. Ул ана телен дә, рус телен дә белә, гарәп, фарсы китапларын укый. Конфликт искелек белән яңалык, явызлык белән яхшылык бәрелешенә нигезләнгән. Романда капитализм чорының котылгысыз чире булган теләнчелек күренешләре дә чагылыш таба, тәнкыйтьләнә.
Бу әсәрендә Р.Фәхреддин, милләтне мәгърифәтле итү идеяләре белән бергә, намуслы хезмәт, югары әхлакый сыйфатлар, мәрхәмәтлелек кебек гомумкшелек кыйммәтләрен раслый, мәкер һәм явызлыкларны кире кага. Бөек шагыйребез Г.Тукай Р.Фәхреддинне “Әсма...”, “Сәлимә” кебек китаплары белән язу куәтен, хәтта шигъриятен күрсәткән, хикәяләве ачык, язу стиле җиңел “вә гүзәл бер язучыдыр”, - дип югары бәяли.
Бөек мәгърифәтчебезнең бу романындагы тәрбия алымнары һәр яшь кызга барып ирешсә, милләтебез нык рухлы, чиста күңелле, әдәпле-тәртипле булыр иде. Дөнья яме булып үсеп килүче гүзәл кызларыбыз да Ризаэддин Фәхреддин горурланырлык зур шәхесләр булып үсеп җитәр. Илен, телен, гореф-гадәтләрен, халкын хөрмәт итүче әхлаклы кызлар, егетләр генә шәхес дигән исемгә лаек була.
Кулланылган әдәбият, сайтларга сылтамалар:
- Кәримова Ф.С. Р.Фәхреддин хакыйкате. – Яр Чаллы: ӨПББИ. - 2005
- Р.Фәхреддин Әсма, яки Гамәл вә җәза. – Казан: “Татарстан китап” нәшрияты, 1979.
- Фәхреддин Р.Ф. Кыз балаларны әхлакый тәрбияләр өчен. «Нәсыйхәт- 2» - Казан. Рухи Мәгърифәт Академиясе, 2006.
- Шаһиев Р.Ш. Фәхреддиннең иҗади мирасы. Дәреслек – кулланма. – Казан РИЦ «Школа», 2007
- http://www.tatar-islam.com/publ/kh_b_rl_r/b_gen_tarikhchy, https://allrefrs.ru/3-27212.html,
- https://nsportal.ru/ap/library/literaturnoe-tvorchestvo/2013/03/11/riza-fkhretdinnen-sma-yaki-gaml-v-zhza-romanynda-sma
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе
9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....
Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән
Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...
Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа
Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр: 1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...
Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре
Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....
Ризаэддин Фәхреддиннең “Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәренә анализ.
Выдающийся просветитель татарского народа Риза Фахреддин жил в конце 19-го в начале 20 века. Творческое наследие писателя, педагога, энциклопедиста,историка велика и очень актуальна в наши...
“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).
Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...
Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”
ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин” (Р.Фәхреддин). ...