Татар теле УМК "Сәлам" 3 нче сыйныф Тема "Яхшы һөнәр" 1 нче дәрес
план-конспект урока
3 нче сыйныф Татар теле УМК "Сәлам" "Яхшы һөнәр" 1 нче дәрес
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 44.74 КБ |
Предварительный просмотр:
«Яхшы һөнәр» бүлеге 1 нче дәрес
Рустелле төркемнәрдә татар теле дәресе
3 нче сыйныф
Беренче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Мансурова Л.С.
Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәнү дәресе
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет – төп мәгълүматны аера белү; куелган бурыч буенча үз фикереңне белдереп сөйләм үрнәкләрен дөрес әйтә һәм куллана белү; эш тәртибен аңлап, эшне оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.
Предмет – Яңа сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә куллана белү;
Шәхескә кагылышлы – үз вакытыңны дөрес һәм файдалы итеп планлаштыра белү, җаваплылык тою; башка халыкларның телен өйрәнүгә толерантлы булу. төрле һөнәр ияләренең хезмәтен белү һәм аны хөрмәт итәргә омтылу.
Яңа лексика: һөнәр, укытучы, табиб, инженер, сатучы, пешекче, очучы, төзүче, тегүче, эшче, машина йөртүче, чәчтараш, хисапчы, рәссам, артист, җырчы.
Материал: Татар теле Сәлам! 3 нче сыйныф Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) Казан “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты 2019 62-63 нче битләр.
Җиһазлау: презентация, интерактив такта, компьютер, карточкалар, сан карточкалары, эш дәфтәре
Дәрес барышы
- Мотивлаштыру- ориентлаштыру
- Дәресне оештыру
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез!
- Кәефләрегез ничек? Яхшымы? Әйдәгез татар теле дәресен башлыйбыз!
- “Сәлам”не җырлыйбызмы? Әйдәгез, җырлыйбыз! (Җырлыйбыыыз!)
- Мин дә җырлыйм, син дә җырла, син дә җырла!
“Сәлам” җыры. 1 сыйныф
- Уку мәсьәләсен кую
- Укучылар, әйтегез әле, сез үскәч кем буласыз? Кем бы вы хотели быть, когда вырастете? (Лётчиком, водителем, менеджером...)
- Как мы назовём эти слова одним словом? (Профессия)
- Әйе, профессия. Татарча - һөнәр.
- Сез беләсезме, нәрсә ул һөнәр? Профессия – это род , вид деятельности человека. Выбор профессии- дело трудное, но важное Правильно выбрать профессию, значит найти своё место в жизни. Многие профессии сегодня уже не существует, а появляются новые.
- - Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
- Әйдәгез, һөнәрләр белән танышабыз, китапларны ачыгыз 63 нче бит тыңлыйбыз һәм китаптан карап барабыз.
ҺӨНӘР –
УКЫТУЧЫ –
ТАБИБ –
ИНЖЕНЕР –
САТУЧЫ –
ПЕШЕКЧЕ –
ОЧУЧЫ –
ТӨЗҮЧЕ –
ТЕГҮЧЕ –
ЭШЧЕ –
МАШИНА ЙӨРТҮЧЕ –
ЧӘЧТАРАШ –
ХИСАПЧЫ –
РӘССАМ –
АРТИСТ –
ҖЫРЧЫ –
- Хәзер мин сезгә һөнәрләрне русча әйтәм, ә сез слайдтан табып татарчасын әйтегез.
- “Кайтаваз” уены.
- Әйдәгез, уйныйбыз! Уйныйбызмы?(Уйныйбыыыыз!)
- Сез минем арттан сүзләрне кабатлагыз, ләкин игътибарлы булыгыз, әгәр мин кулымны колакка куеп тыңламасам, сүзләрне әйтмәгез.
(Вы повторяйте за мной слова, но будьте внимательны, не говорите, если я не слушаю, положив руку на ухо)
Әйдәгез ял итәбез! Физкультминутка Күз, борын, авыз, колак
- Хәзер мин сезгә предметлар әйтәм. Бу предметлар КЕМгә кирәк? Кому нужны эти предметы?
- Такта, акбур, китап, дәфтәр кирәк. Ул укыта. (Укытучы)
- Ак халат кирәк. Ул дәвалый. (Табиб)
- Самолёт, лайнер кирәк. Ул оча. (Очучы)
- Буяу һәм кисточка кирәк. Ул рәсем ясый. (Рәссам)
- Калькулятор кирәк. Ул саный. (Хисапчы)
- Микрофон кирәк. Ул җырлый. (Җырчы)
- Кайчы, тарак кирәк. Ул чәч кисә. (Чәчтараш)
- Кишер, бәрәңге, ит, су кирәк, Ул пешерә. (Пешекче)
- Кирпеч һәм каска кирәк. Ул төзи. (Төзүче)
- Кем нишли? Ук белән тоташтыр. / Кто что делает? Проведи стрелкой. Парлап эшлибез.
- Тикшерәбез!
- 63 нче битне ачыгыз, 2 нче күнегүне укыйбыз. 1 нче җөмләне син укы. 2 нче җөмләне син укы А сейчас ответьте на вопросы.
Укытучы нишли?
Рефлексив бәяләү
- Кәефләрегез ничек? Яхшымы? Дәрестә нәрсә белдегез? Что узнали на уроке? Кем бер һөнәр исемен әйтә? Кем ике һөнәр исемен әйтә?
- Эшеңә нинди билге куясыз? Ни өчен?
- А на следующем уроке вы поговорите о профессиях ваших родителей. Синең әниең кайда эшли? Ул кем? Синең әтиең кайда эшли Ул кем?
- Өй эше: 63 нче бит текстны укырга; синеңчә нинди һөнәрләр кызыклы һәм нинди һәнәрләр кирәкле? По твоему какие профессии нужные, а какие интересные? Напишите об этом в листочке.
Все работы хороши, выбирай на вкус!
- Похвалите друг друга. Используйте слова: акыллы, җаваплы, зирәк, тырыш.
Сез бик акыллы кызлар һәм малайлар! Сезгә уңышлар телим!
Я довольна вами и желаю успеха на других уроках!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10, 11 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан эш программалары ( дәреслек Хәйдарова Р.З.)
эш программалары...

Татар теле Әлифба 1 нче сыйныф татар төркеме [у] авазы, У, у хәрефләре.
Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында укучы татар балаларына әдәби уку дәресенә технологик карта....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.
Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.
10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

"Ашыгыз тәмле булсын!" татар теле дәресе, 3 сыйныф
3 нче сыйныфта татар теленнән (чит телле төркемнәр) гомумиләштерү дәресе....

"Татарстан буйлап сәяхәт" татар теле дәресе, 2 сыйныф
2 нче сыйныфта "Мин Татарстанда яшим" темасы буенча диалогик һәм монологик сөйләм үстерү дәресе....