Шәфкатьле бул син, бала
план-конспект урока (5 класс)
Предварительный просмотр:
5нче сыйныф,рус төркеме.
Дәреснең темасы:Шәфкатьле бул син, бала!
Дәреснең максатлары:
Татар теленең грамматик формаларын куллана алуларын булдыру.
Сөйләм телен үстерү.
Кешелеклелек,ярдәмчеллек,изгелек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес барышы:
1.Оештыру.
- Исәнмесез,укучылар!
-Хәерле көн!
-Хәлләрегез ничек?
-Яхшы,рәхмәт.
-Ә,сезнең хәлләрегез ничек?
-Бүген ничәнче число?
-Сыйныфта кем кизү тора?
-Дәрестә кем юк?
-Ни өчен юк?
-Данил юк,чөнки ул авырый.
-Бүген көн матурмы?
2.Актуальләштерү.
Узган дәрестә өйрәнелгән сүзләрне кабатлау.(укучыларның җаваплары экранда күрсәтелә)
Ярдәмчел-отзывчивый
Мәрхәмәтле-милосердный
Миһербанлы-сострадательный
Игелекле-добрый
Игътибарлы-внимательный
Битараф-равнодушный
- Бүген без “Шәфкатьле бул син,бала!” темасына сөйләшү алып барырбыз.
Яңа сүзләр:
Шәфкатьле-милосердный,тыңлаучан-послушный,шәфкатьлелек-
милосердие.
-Укучылар,без сезнең белән нинди әсәрләр укыдык?(укучылар әйтә бара,экранда түбәндәгеләр күрсәтелә:
“Туган көндә”Резеда Вәлиева.
“Аяк өсте ашарга ярамый”Резеда Зәйни.
“Игелекле бала”.
“Яхшы күңелле малай”
“Хәлең ничек әбием”
-Без кемнәргә шәфкатьле булырга тиеш?
-Без олыларга,кечеләргә,табигатькә шәфкатьле булырга тиешбез.
-Әти-әниләргә,әби-бабайларга..
-Сезнең өстәлләрдә текстлар ята,аларны без инде укыдык.Эчтәлекләрен беләбез..Безнең максат шәфкатьле балаларны тану.
-Софья,сиңа кайсы текст күбрәк ошады?
-Миңа “Игелекле бала”тексты ошады.,чөнки монда Илдар яхшы күңелле.Ул автобуста бала күтәргән апага урын бирә.
Шәвәли киңәшенә игътибар итәбез:1нче слайд.
*Автобуска этешеп беренче кермә.
*Утыргач,тәрәзәгә карап барма.
*Утырырга урын булмаса,тотынып басып тор.
*Өлкәннәргә,хатын-кызларга урын бир.
-Коля,син олыларга урын бирәсеңме?
-Данил,сиңа кайсы текст ошады?
-Миңа Фәрит турында ошады,чөнки ул яхшы күңелле малай,бабайга булыша.
Ял вакыты.(сайлап алырга мөмкин)
Бер,ике,өч.
Тәрәзәне ач,
парталарны сөрт.
Чиста һава керт.
Җил исә,исә,исә.
Агачларны селкетә.
Җил тына,тына,тына.
Агачлар үсә,үсә.
Яз,яз,яз җитә.
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып,тып итә.
Эре-эре тамчылар.
-Владик,сиңа нинди текст ошады?
-Миңа”Хәлең ничек,әбием” текстында Наил ошады,чөнки ул әбисенә булыша.Дару алып кайта.Наил-миһербанлы бала.
-Диана,сиңа Максим ошадымы?
-Юк,ошамады,чөнки ул әбисенә битараф.
2нче слайд
*Карт кешеләргә игтибарлы булыгыз!
*Әби-бабайларның хәлләрен белегез,ярдәм итегез!
-Маша,син кем турында сөйлисең?
-Миңа”Аяк өсте ашарга ярамый”текстында Аяз ошады,чөнки ул әбисенең сүзен тыңлый.Ул-тыңлаучан бала.
3нче слайд.
*Утырып ашасаң,тамагың да туяр,
ашауның бәрәкәте дә булыр.
-Укучылар,сезгә “Туган көндә”әсәрендә Фәридә ошадымы?
-Юк,ошамады,чөнки ул-каты күңелле.
-Сез Фәридәгә нинди булырга киңәш итәсез?
-Шәфкатьле,игътибарлы.
-Костя,синең әбиең бармы?
-Минем әбием бар?
-Син аңа булышасыңмы?
-Мин аңа булышам.
Йомгаклау.
-Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
-Без бүген шәфкатьле балалар турында сөйләштек.
(балаларның җаваплары экранда күрсәтелә)
4нче слайд.
*Шәфкатьле кеше- игътибарлы,ярдәмчел,
тыңлаучан,игелекле була.
-Күбрәк кемнәргә ярдәм итәргә тиешбез дидек?
-Әбиләргә,бабайларга.
-Әйе.Ни өчен?
-Чөнки алар безнең әти-әниләрне үстергән, хәзер безне тәрбиялиләр.
-Күбрәк яраталар да.
-Әйе,укучылар.Татар халык мәкале дә бар.
5нче слайд.
*Баланың баласы балдан татлы.
Өй эше.
Сезнең нәселдә иң шәфкатьле кешеләр кемнәр?
Өйдә сөйләшегез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий выпускного бала
Сценарий выпускного вечера в школе...
К "Осеннему балу"
В данном материале - стихотворение об осени, стихотворение об осеннем букете и четверостишие о поделке из природного материала "Жар-птица"...
Сценарий выпускного бала "ВЫПУСКНИК - 2011"
Сценарий выпускного вечера для девятиклассников в форме вручения премии "Оскар"...
Л.Н.Толстой "После бала"
Урок литературы. Мастер-класс. Цель урока: Выявить, при помощи каких средств автор раскрывает главную мысль рассказа: каждый человек несет ответственность за все происходящее вокруг. Задач...
Презентации к уроку литературы. Л.Н Толстой "После бала"
Прием контраста в произведении...
Презентация "Шәфкатьле бул син, бала"
"Шәфкатьле бул син, бала" дәресенә презентация (5 класс, рус төркеме)...
Интерактивная мультимедийная библиотека с мультфильмами и сказками на татарском языке «Бала» — www.бала.рф
Интерактивная мультимедийная библиотека с мультфильмами и сказками на татарском языке «Бала» — www.бала.рф...