Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен
методическая разработка
Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен
Скачать:
Предварительный просмотр:
Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен
Рольләр:
Укучылар
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мәгариф министры
Ил башлыгы (президент)
Ата-аналар комитеты җитәкчесе
Мәдәният министры
Журналист
Әдәби тәнкыйтьче
-Хәерле көн, кадерле укучылар.Бүген без сезнең белән кыска гына уен уйнап алырбыз, уен гына булса да без җитди мәсьәләләр турында сөйләшербез, уңышлар телим сезгә. Без инде сезнең белән рольләрне алдан бүлештек.Һәрберегездә бейджиклар тагылган, бер-берегезггә карап танышып алыгыз. Мин бүген – журналист.
- Ж: Кыска гына аудиоязма тыңлап алабыз. (“Җан Баевич” әсәреннән өзек).Тыңладык, сорау: Бу өзек нинди әсәрдән? Сорау укучыларга.
- Әлеге өзек Гаяз Исхакыйның без өйрәнгән “Җан Баевич” әсәреннән.
- Ж: Әсәрдә автор күтәреп чыккан төп проблема, сорауны әдәби тәнкыйтьчегә бирәм.
- Гаяз Исхакый бу комедиясенең нигезенә туган телне саклау проблемасын салган.
- Ж: Җавап дөрес, бу сорау бүгенге теманы ачыклау өчен иде. Димәк, бүген без ни турында сөйләшәбез.
- Бүген туган телебез –татар теле турында фикер алышачакбыз.
- Ж: Тактага игътибар итәбез. Рәсемнәрне карыйбыз.Бу шакмакларда нинди фикер яшерелгән дип уйлыйсыз? Сорау авыррак, шуңа күрә җавабын ил башлыгыбыз-президенттан ишетәсем килә.
Картиналар: 9 картина. Кроссенс
- Минем уйлавымча , бу рәсемнәр туган телне саклау проблемасының актуальлеге турында сөйли. Телебезне сакларга кирәклеге турында кайчандыр Тукайларыбыз, Исхакыйлар язган булса, бүгенге көндә дә ул проблема төп максатыбыз булып кала.
- Ж: Әйдәгез, тиз генә “Шәҗәрә агачы” тутырабыз. Телебезне нык, көчле булсын,мәңге яшәсен өчен, аның шәҗәрәсе нинди тармаклардан торсын икән?
Агач макеты тутыру
- 2021нче елның Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уздырылуы -иң мөһим чара дип уйлыйм.
- Язучыларыбыз, шагыйрьләребез тел темасына шактый гына әсәрләр иҗат итәләр.
- Ж: Мәсәлән? Укучылар, нинди әсәрләр беләсез?
- Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре, бу әсәрне һәр татар кешесе белә:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы
- Ж: Тагын нинди әсәрләр?
- Минем Равил Фәйзуллинның “Туган тел турында бер шигырь» әсәреннән өзек укып китәсем килә:
Күп телләрне белү-яхшы шөгыль,
Туган телең үги калмаса.
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
Синең аша балаң аңласа.
- Ж: Рәхмәт. Мин дә бер өзек укып үтәм:
Туган тел көчле корал ул
Туган илең саклауда.
Тик туган тел бүген үзе
Мохтаҗ әле яклауга дип язган якташ шагыйребез Шамил Маннапов.
Мәдәният министрына бер соравым бар. Телне, милләтебезне саклау өчен мәдәният өлкәсендә нинди эшләр башкарыла?
- Театрларыбыз гөрләп эшләп тора, төрле бәйгеләр, бәйрәмнәр уздырыла, соңгы елларда татарча фильмнар төшерү эше активлашты. Балалар өчен “Шаян тв” каналының эшләп торуы гына да ни тора.
- Ж: Укытучы, әйт әле, телне саклау өчен, мәктәп, укытучылар , укучылар ни эшли?
- Кыскача әйткәндә, бик тырышабыз: “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләре, “Татар халык җыры” фестивале, “Нәүрүз” бәйрәме, татарча спектакльләр кую, әсәрләрне уку, анализлау.Санап бетерерлек түгел.
- Ж: Соңгы сорау.Безнең арабызда ата-аналар комитетыннан вәкиле утыра.,телне саклауда гаиләнең роле нинди дип уйлыйсың?
- Туган тел ул –әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез теле. Кеше гомеренең күп өлешен гаиләдә үткәрә. Шуңа күрә гаиләләребездә туган телебездә сөйләшсәк, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны киләчәк буыннарыбызга да тапшырсак кына милләтебез үлемсез булыр дип уйлыйм.
- Ж: ...., әгәр, чынлап та, президент булсаң, телебезне саклау өчен нишләр идең? Йомгаклау сүзе синнән.
- Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәпләр, балалар бакчаларының санын арттырыр идем. Мәдәният өлкәсенең эш юнәлешләрен күбәйтер идем дип уйлыйм.
- Ж: Укучылар, барыгызга да зур рәхмәт. Хәзер мин сезгә китапнамә тәкъдим итәм. Анда сүз Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” әсәре турында бара. Сүзебезне үткән гасырда иҗат ителгән “Җан Баевич”тан башлаган идек, бүгенге чор әсәре белән тәмамлыйбыз.Мин җәйге ял вакытында әлеге әсәрне тулысынча укып килерсез дип ышанам. Сәламәтлек, уңышлар телим сезгә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган тел турында газетага җибәрелгән мәкалә.
Мин еш кына эш тәҗрибәмне районыбыз газетасы " Авыл таңнарында" бастырам....
Җырларның эчтәлеге (А.Яхин методикасы буенча үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе
А.Яхин методикасы нигезендә төзелгән әлеге дәрес укучыларны халык авыз иҗатының бер төре булган җырлар, аларның төзелеше турында мәгълүмат биреп кенә калмый, халкыбызның образлы фикерләвен күрергә, ан...
"Туган ягым - "кара алтын" иле" темасына инша. Баулы районы турында.
Туган Баулы районыбызга багышлап "Туган ягым - "кара алтын" иле" темасына язылган инша. Укучым эше....
ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану
Чыгыш. ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану...
“Эшлекле аралашу. Эш кәгазьләре стиле” электив курс программасы
Эш кәгазьләре язарга өйрәтү укучыларга бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре бирүдә уңышлы алымнарның берсе булып санала. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда эш кәгазьләре т...
"Туган җирем -Татарстан" темасына дәрес эшкәртмәсе
6 сыйныфта "Туган җирем Татарстан" темасына план конспект...
“Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау 9 нчы сыйныф (рус төркеме)
Дәреснең максаты: Татарстан республикасы турында белемнәрне тирәнәйтү, системага салу, БСТҮ.Бурычлар: Белем бирү: Татарстан республикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтү; укучыларның диалогик...