И борынгы, гүзәл калам!..
методическая разработка

Бачкова Эльвира Васильевна

Әлеге әдәби - музыкаль композиция башкалабыз Казан шәһәренә багышлана. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл i_boryngy_guzl_kalam.docx26.92 КБ

Предварительный просмотр:

И борынгы, гүзәл калам!..

(әдәби – музыкаль кичә)

Максат: 

     - укучыларның башкалабыз Казанга нигез салыну, аның исеменең килеп                   чыгышы, шәһәрнең тарихи үткәне турында белемнәрен баету;

     - укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү, монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү;

  • укучыларда үзләренең  дә Казаныбыз, илебез язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр булып үсеп җитүләренә омтылыш булдыру.

Материаллар һәм җиһазлау: Казан  турында язылган китаплар,  нәшер ителә торган газета – журналлар күргәзмәсе, “Риваятьләр һәм легендалар” китабы, иншалар, җыр язмалары, кроссворд, “И борынгы, гүзәл калам!..” темасына презентация

Кичәнең барышы.

   Татар халкының  “Рәйхан”  көе яңгырый.

   Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, мөхтәрәм кунаклар! Казан шәһәре тарихына багышланган “И борынгы, гүзәл калам!..” исемле әдәби – музыкаль кичәне башлап җибәрәбез.

   Кичәдә барлык укучылар да катнашамы? Илидә кереп җитмәгән икән. Соңга кала торган гадәте юк иде, берәр сәбәбе бар, күрәсең.

Шулвакыт ишектән, зур казан тотып, Илидә керә.

1 нче слайд. Казан рәсеме күрсәтелә.

Укучы кыз. Гафу итегез, апа, соңга калдым. Бөтен авылны әйләнеп чыксам чыктым, кичәгә барыбер казан табып килдем.

Укытучы.  Булдыргансың, Илидә, безгә бүген казан бик кирәк иде. Әйдә, Илидә, укучылардан сорыйк әле, казанны нинди максатларда файдаланалар икән?

Укучылар. Ашарга пешереп, су кайнатып, мунчада су тутырып була, походка барганда кирәге чыга ...

Укытучы.  Хәзерге вакытта кулланалармы соң аны?

Укучылар.  Сирәк кулланалар.

Укытучы. Ни өчен сирәк кулланалар?

Укучылар.  Чөнки хәзер бөтен авылларга диярлек газ кергән. Газда пешерү тиз дә, җайлы да. Ә кайбер кешеләр әле дә казаннан файдалана.

Укытучы. Укучылар, “казан ” сүзе тагын ни өчен безгә бик якын?

Укучылар. Әле ул безнең Татарстаныбызның башкаласы да.

Укытучы. Әйе, балалар, без бүгенге кичәдә башкалабыз Казан турында сөйләшәчәкбез.

     Бер укучы Н. Арслановның  “Казан” шигырен яттан сөйли.

Укытучы. Сез ничек уйлыйсыз, Казаныбызга ни өчен шундый исем кушканнар икән? Бу  турыда нинди легенда – риваять ишетеп беләсез?

Укучылар җавабы.

  • Казан шәһәренең урыны, географиясе казанга охшаган, җире уйсу, уңайлы.
  • Казан шәһәре Казан исемле хан тарафыннан салынган.
  • Хан, үзенең гаскәрләре белән Идел елгасын кичкәндә, аның хезмәтчеләре казанны ялгыш кына суга төшереп җибәрә. Шуннан хан шәһәрне шушы урынга корырга уйлый.
  • “Казан” сүзе “елга” мәгънәсен аңлата. Казансу елгасы янында урнашкан шәһәрне Казан дип атаганнар.

2 нче слайд. Иске Казан күренешләре.

Укытучы.  Хәзер мин сезгә “Туйбикә казаны” исемле риваятьне тәкъдим итәм.

   Шәһри Болгарда халык бик мул яшәгән, алга киткән булган. Беркөн Хантимер исемле монгол  ханы килеп, Болгарны туздырган, яндырган. Халык башта бик каты сугышкан. Шул сугышта Хантимернең сул тезенә ук кадалган, хан аксап калган. Шуннан аны Аксак Тимер дип атый башлаганнар. Аксак Тимер Шәһри Болгарны бөтенләй туздырып ташлаган. Яшәргә рәт калмагач, бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Туйбикә карчык үзеннән казанын калдырмаган: казан аш – су, муллык билгесе бит инде. Казан алты потлы булган, казанның чылбыры да нәкъ алты пот икән.

   Җилкәнле көймәдә йөзә торгач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Урынны ошатып, шунда туктап, яшәп калганнар. Яшәгән урыннарында җир астына әлеге казанны күмеп калдырганнар: безгә аш – су, бәхет теләр торсын, дигәннәр.

   Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы казан хәзер дә шәһәр төбендә ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди.

     Х.Туфанның “Казан турында җыр” шигыре укыла.

   Укучы.   Бер заман хан кала корырга булган. “Кайда кала корыйк?”- дип кешеләре белән киңәшкән.

Берсе әйткән:

-Арбага казан куйыйк, казанга су салыйк, астына ут ягыйк, атларны чаптырып куыйк. Казан кайда кайнап чыкса, шунда кала корырбыз,- дигән.

Шулай иткәннәр. Казан хәзерге Казан шәһәре урнында кайнап чыккан. Шуннан кала корганнар, ди.

Сез “Казан кайнаган урын” дигән риваятьне тыңладыгыз.

    1 нче сыйныф укучылары “Алтын Казаным минем” шигырен сөйлиләр.

Укучы.  Ә мин сезгә  “Казан кайда корылган? исемле риваятьне сөйләп үтмәкче булам.

   Элек – электән Болгар дәүләтенә төрле яулар һөҗүм итеп торганнар. Зур көрәшләр, сугышлар булган. Бу сугышларның күбесендә болгарлар җиңеп чыкканнар. Әмма көннәрдән бер көнне бик зур яу килеп, Болгар шәһәрен яндырган. Исән калган кешеләр Идел буйлап өскә таба менеп китәләр, яңа урын эзләп. Идел буйлап бик югары менәләр дә, сөйләшәләр: “Әйдә, йомычка салабыз. Йомычка кайда әйләнә, бөтерелә, шунда утырабыз”,- диләр. Йомычка хәзерге Казан тирәсендә бөтерелә, һәм, шунда кала корып, яши башлыйлар.

Укытучы.

Риваятьләр һәрчак матур,

                                            Томаннарга биләүләнгән,

                                            Гасырларда яратылып,

                                            Халыкларга таратылып,

                                            Сукыр утлар яктысында,

                                            Алачыкта биләүләгән...

   Бүген дә шәһри Казанның һәм аның төп халкының килеп чыгышы хакында бәхәсләр тынганы юк. Әйе, тарихта ак таплар җитәрлек әле, шуңа күрә галимнәр һаман эзләнә, яңадан – яңа табышларга юлыга.

                                      Кыз бала тын суга

                                      Чумдырган казанын.

                                      Һәм шуннан калыккан

                                         Ул минем Казаным,- дигән юллар риваять кенә булса да, кайчак чын күңелдән ышана башлыйсың. Тарихчылар, археологларның соңгы ачышлары күрсәткәнчә, Казан шәһәренә 1005 нче елларда нигез салынган.

Укытучы.  Димәк, укучылар,  шәһри Казаныбызның  барлыкка килүенә ничә ел була?

Укучылар.  1017 ел.

  Кызлар хоры башкаруында “Казан кичләре”( Х.Туфан сүзләре, С.Садыйкова көе) җырын тыңлау.

Укытучы.             Әкрен генә Идел дулкынында

                               Ай тирбәлә, кояш чайкала;

                               Киң җәелеп, фәннәр кочагында

                               Үсә Казан – нурга бай кала.

Укытучы.  М.Хөсәеннең бу  шигырендә Казан турында нәрсә хәбәр ителә?

Укучылар. Нурлы шәһәр дип әйтелә.

Укытучы.  Шәһәребез нәрсәләр белән нурлы соң?

Укучылар. Биналары, мәчетләре, күркәм йортлары белән...

Укытучы. Ягез әле, бу сүзләрне раслаучы кайбер күренешләрне карап үтик.

3 нче слайд. Яңа Казан  күренешләре.

Укытучы. Хәзер  кроссворд чишеп карыйк. Сорауларга төгәл җавап бирә алсак, беренче вертикаль баганада Казанның иң нурлы, иң күркәм архитектура һәйкәленең исеме килеп чыгар.

4 нче слайд. Кроссворд.

1) Милли уен коралы. Г.Тукай “Өзелгән өмид” шигырендә аңа мөрәҗәгать итә. (Саз)

2) Татар халкының чисталык символы. (Сөлге)

3) Казан шәһәре аша агучы  иң зур елга исеме. (Идел)

4) Ата-ананың үз баласына калдырган  бүләге. (Мирас)

5) Татар халкының милли бәйрәме. (Сабантуй)

6) Казандагы район исеме. (Киров)

7) Казан шәһәрендәге күл исеме. (Кабан)

8) Милли татар ризыгы. (Чәкчәк)

Укытучы. Нинди сүз килеп чыкты?

Укучылар. Сөембикә.

5 нче слайд.  Сөембикә портреты.

Тын гына музыка уйный, милли киемнән сәхнәгә  Сөембикә чыга.

Укытучы. Басып тора ярда Сөембикә...

                 Күзәткәндәй ерак гасырларның

                 Көлләр күмгән кара эзләрен,

                 Басып тора ярда... (Х.Туфан)

Укытучы.  Сөембикә манарасы  турында сез нәрсә беләсез? Нинди легенда – риваятьләр ишеткәнегез бар? Аны кем төзеткән?

Укучылар.  Казан ханы Сафагәрәйнең хатыны Сөембикә кушуы буенча корылган.

Укучы. Бервакыт Мәскәү патшасы Сөембикәнең рәсемен күрә дә аңа гашыйк була. Илчеләрен җибәрә инде бу хәзер Казанга, Сөембикә янына, үзенә кияүгә чыгарга сорап. Шуннан Мәскәү патшасы, ачуы килеп: ”Үз теләгең белән чыкмасаң, мин сине сугышып алам!” – ди дә, Казан ханлыгына каршы сугыш ача. Җиде ел камап торганнан соң, крепость стеналарын ваттырып, Казан шәһәрен ала бу. Сөембикә дошманының җиңүен күргәч, ире күмелгән мәчетнең манарасына менә дә аска ташлана. Менә шуннан соң инде Хан мәчетен “Сөембикә манарасы” дип атый башлыйлар.

6 нчы  слайд. Сөембикә манарасы рәсеме.

Укытучы.  Сөембикә образын рәссамнарыбыз менә шушылай сурәтли. Чыннан да, ул бик тә чибәр, күркәм, сылу ханбикә булган. Чибәрлеге белән тирә – юньдә дан тоткан. Әйе, тарихчылар әйтүенчә, бу манара Сөембикә – ханбикә кушуы буенча 1549-1551 нче еллар арасында салынган. Аның биеклеге 58 метр, нигез мәйданы 140 квадрат метр. Еллар үтү белән ул көнчыгышка таба авышкан. Бу авышлык хәзер якынча 2 метрга җитә. Мондый манаралар дөньяда санаулы гына.

   Видеоязмада Ания Туишева башкаруында “Сөембикә бәете”н тыңлау.

Укытучы.  Казаныбызда тагын нинди тарихи һәйкәлләр бар?

Укучылар. Кремль, Кол Шәриф мәчете, Печән базары мәчете, Университет.. 

7 нче слайд. Тарихи һәйкәлләр

Укучы. Ә хәзер мин сезгә Казан Кремле турында сөйлим.

8 нче слайд. Казан Кремле.

   Кремль -  Казанның йөрәге, җаны. Кремль татарча “Кирмән” сүзеннән килеп чыккан, ул сүз “шәһәр” дигәнне аңлата.

   Казан Кремле -  сакланып калган бердәнбер татар ныгытмасы, хәзергәчә идарә үзәге буларак хезмәт итүче.   Кремль - текә яр өстендә төрле биеклектәге диварлар белән әйләндереп алынган, күпсанлы башнялары булган корылма. Биредә  павильоннары, галереясы, хуҗалык биналары, бакчасы, мунчасы булган хан сарае урнашкан. Арканың үзәгендәге Күзәтү манарасы ил өстенә килүче яуларны әллә каян күрергә ярдәм иткән. Көнбатыш өлешен Хан мәчете, ханнар күмелгән төрбәләр биләгән. Казансу калкулыгындагы ерак – ераклардан күренеп торган бу кала үзенең сигез манаралы мәчете белән бөтен Идел буенда иң матур шәһәр булган. Казан Кремле татарлар яшәгән Идел буенда гына түгел, урта гасырдагы Русьта да якын килеп булмастай ныгытма саналган.

   Казан  Кремле – хәзерге чорда өлешчә яңартылган урта гасыр ныгытмасы ул. Аның эчендә нигездә XVIII – XIX гасыр корылмалары, яңа төзелешләр дә бар. Тарихи корылмаларны фәнни нигездә  торгызу юнәлешендә шактый эш алып барыла.

   2000 елда Казан Кремле, әлеге уникаль тарихи һәйкәл статусын ныгытып, Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы объектлары исемлегенә кертелде.

   Резидә Вәлиеваның  “Яшә, Казан!” шигыре укыла.

Укучы. Мин сезгә Кол Шәриф мәчете турында белгәннәремне тәкъдим итәм.

   Шәһәрнең төп мәчете танылган акыл иясе, шагыйрь сәед (хөкемдар) Кол Шәриф исемен йөртә. Кол Шәриф мөселман руханиларының башлыгы, Казанның өлкән сәеде була. Казан ханы исеменнән илче сыйфатында Мәскәүгә йөри, сөйләшүләр алып бара. Ул зур әдәби талантка ия була. Кол Шәрифне татар халкы “әмир” (җитәкче, юлбашчы) дип йөртә. Аны пәйгамбәрләр нәселеннән чыккан изге кеше дип уйлаганнар. Тарихи чыганаклар буенча аның 1551 нче елның октябрендә өлкән сәед булганлыгы билгеле. Бу вакытта инде Кол Шәриф күренекле дәүләт эшлеклесе була. Ул – чыгышы белән Кырым сәедләре нәселеннән, югары белемле, әдәбият, астрономия, тарих өлкәсендә гыйлемле кеше була. Бүгенге көндә шушы корылманы күрергә чит илләрдән дә бик күп туристлар килә.

9 нчы слайд. Кол Шәриф мәчете рәсеме.

Йомгаклау: Укучылар, без бүген меңьелдан артык  тарихы булган шәһри Казаныбызның нигез ташларын барладык. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”,- дип, халкыбыз да юкка гына әйтмәгән бит. Ата – бабаларыбыз хакына тарихыбызны барлау, яшь буынга     җиткерү  – безнең  бурычыбыз.

  Ә. Сабиров  “Казан кызы” (Н.Арсланов сүзләре, З.Хәбибуллин көе) җырын башкара. Җыр барышында  милли киемдәге кызлар татар халык биюен  башкара.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватаныбыз борынгы заманнарда

6 класс өчен белемнәрен тикшерү...

Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"

Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"....

Дәрес эшкәртмәсе "Борынгы Рим империясе күршеләре"

5 нче сыйныфта "Борынгы заман тарихы" буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәрес электрон презентация, төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр кулланып алып барыла....

9 нчы сыйныф. Борынгы әдәбият. ТЕСТ.

9 нчы сыйныф.  Борынгы әдәбият. ТЕСТ....

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты буенча сораулар

9 нчы класс укучылары өчен зачет дәрестә кулланырга сораулар тәкъдим ителә....

Авылым халкының бик борынгы милли ашлары.

Авылыбыз Исергәп бик борынгы авыллардан санала. Шуңа күрә дә аның халкы тирә юньдә кул осталары, төрле ризыклар пешерү, тегү-чигү, итек басу, бурачылары белән дан тоткан. Борынгы заманнарда ук авылның...

Калаçасса калаçăп эпĕ, Нептун çинче те чăвашла

Тĕллевсем:1.Вĕренекенсем  И.Я.Яковлев пурнăç çулĕ çинчен пĕлнине тĕрĕслесси, çĕннине пĕлтересси.2. Вĕренекенсен пĕлÿ, хăнăху туянас, шухăшлас, ĕçлес пултарулăхне аталантарасси.3. Вĕренекенсен кал...