Дәрес эшкәртмәсе "Борынгы Рим империясе күршеләре"
методическая разработка по истории (5 класс) на тему

5 нче сыйныфта "Борынгы заман тарихы" буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәрес электрон презентация, төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр кулланып алып барыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rim_imperyase_kurshelre.docx43.11 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Рим империясенең күршеләре безнең эраның беренче гасырларында.

Дәреснең тибы: яңа материал өйрәнү дәресе.

Максат: Рим империясенең күршеләре турында күзаллау булдыру.

Бурычлар:

  1. Безнең күршебездә яшәүче кешеләр белән кызыксынуны үстерү.
  2. Тарихи карта һәм тарихи чыганак белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
  3. Пространстволы күзаллауны үстерү.

Төп төшенчәләр: германнар, парфиялеләр, венедлар – славяннарның бабалары.

Җиһазлау:

  1. Карта «Рим дәүләтенең үсеше»
  2.  Төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр язылган конвертлар һәм Корнелий Тацитның борынгы германнар турындагы хезмәтеннән өзекләр бирелгән язмалар.
  3.  Биремле карточкалар.
  4. Презентация.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше. Исәнмесез, укучылар. Сезне һәм кунакларны дәрестә күрүемә бик шатмын. Безнең дәрестәге эшчәнлегебез уңышлы булсын өчен барысы да әзерме икәнлеген тикшереп алыйк: дәфтәрләр, дәреслекләр, карталар, төсле карандашлар. Әйдәгез  туры һәм матур итеп утырыйк һәм дәресне башлыйк.

2.Дәреснең максат һәм бурычларын билгеләү: Безнең бүгенге темабыз: Рим империясенең күршеләре. Әйдәгез, бергәләп үзебезнең дәреснең максатын билгелик әле. Әйтеп карагыз әле, укучылар:

 - Без кемнәрне күршеләр дип атыйбыз? (Безнең янәшәбездә яшәүчеләрне.)

- Әгәр дә сүз берәр дәүләт турында барса? (Бу дәүләт белән янәшә урнашкан уртак чикләре булган дәүләтләр яки халыклар).

- Кагыйдә буларак без үзебезнең күршеләребез белән кызыксынабыз, алар турында күбрәк беләсебез килә. Ни өчен шулай икән?

- Ә сезнең уйлавыгызча яңа күршеләр турында без нәрсә белергә теләр идек?(Җаваплар тактага языла.

Тактага түбәндәге сүзләр языла:

  1. Исемнәре?  
  2. Аларның тышкы кыяфәте нинди?
  3. Ничек яшиләр? (йортлары, хезмәтләре, кызыксынулары, гореф-гадәтләре).
  4. Характерлары нинди?

- Безнең бүгенге максатыбыз - римлыларның күршеләре белән танышу.

3. Белемнәрне тикшерү: Яңа материал өйрәнергә керешкәнче, әйдәгез үткәннәрне кабатлап китик.

А) Тест биремнәре ярдәмендә белемнәрне тикшерү:

Б) Сораулар ярдәмендә нәтиҗәләр ясау.

- Римда гражданнар сугышлары ничә елга сузыла?

- Римда хакимият кем кулында туплана?

- Октавиан Август чорыннан башлап Рим дәүләте ничек атала башлый?

4.Укучыларны яңа материалны үзләштерүгә әзерләү.

- Күргәнебезчә Цезарь варислары арасындагы көрәш Октавиан Августның җиңүе белән тәмамлана. Әйдәгез картадан аңа мирас булып нинди дәүләт калуын карап китик. 

Стенадагы һәм контурлы карта белән эш.

Бирем: Контурлы картада  Рим империясенең чикләрен билгеләгез, Рим шәһәрен табыгыз.

-Октавиан  Август бик зур территориянең идарәчесе булып кала. Һәм аның император постында башкарган иң беренче эше -   Рим империясенең күршеләре турында мәгълүмат белән танышу була.  

- Бу аңа ни өчен кирәк булды икән? Аны беренче чиратта нәрсә кызыксындырды икән?

(Картадан карап Рим империясенең күршеләрен билгелибез: герман кабиләләре Рейн һәм Одер елгалары буенда, славян-венедлар һәм парфян патшалыгы, контурлы картага яздырабыз.

1. Төньяк   күршеләре          -     германнар

2. Көнчыгыш күршеләре –  парфяннар

3. Төньяк-көнчыгышта – славян-венедлар.

4. Яңа белемнәр үзләштерү.

 А. Парфян патшалыгына каршы сугыш турында сөйләү – слайдтан дәфтәрләргә язу.

Б. Славян-венедлар турында мәгълүмат бирү. Слайд. Дәфтәрләргә язу.

Б. Укытучы укучыларны түбәндәге нәтиҗәгә алып килә:

  - Өченче күршеләре -  Германнар римлыларның иң якын төньяк күршеләре булалар         һәм империягә һәрдаим куркыныч тудырып торалар. Шунлыктан римлылар үзләренә нинди дошман белән очрашагын белү өчен алар турында күбрәк белергә тырышалар.  

- Римлылар һәм германнар арасында сугышлар булганмы соң? Октавиан Август идарә иткән чорда анда легионнар җибәрелә. Рейн елгасы аша чыгып алар герман кабиләләрен буйсындыралар. Германнар буйсынган кыяфәт кенә чыгаралар, ә үзләре һөҗүмгә әзерләнәләр. Баш күтәрүчеләргә Арминий исемле батыр егет җитәкчелек итә. Легионнарның җитәкчесе Вар ваемсызлык күрсәтә. Гаскәр ил буйлап күченгәндә, Тевтобург урманнары эчендә аларга германнар һөҗүм итә. Өч легион юк ителә. Вар үз-үзен үтерә.

Бу турыда ишеткәч, Август бик кайгыра, хәтта берничә ай кырынмый, чәчен кистерми. Башын ишеккә бәреп “Вар, легионнарны кайтар!” дип кычкыра.

- Без хәзер герман кабиләләренең ничек яшәүләрен тарихи чыганакка - Рим тарихчысы Корнелий Тацит хезмәтенә нигезләнеп өйрәнәчәкбез.

-Тацит турында мәгълүмат бирү – слайд

В. Сыйныф берничә төркемгә бүленеп, германнарның нинди халык булуын Рим тарихчысы Корнелий Тацит хезмәтенә нигезләнеп өйрәнә.

3 төркемгә түбәндәге исемнәр бирелә:

  1. Хәрби тарихчылар
  2. археологлар  
  3. этнографлар

 Һәр төркем биремнәр язылган конвертлар ала. Анда Тацит хезмәтләренә нигезләнеп язылган язмалар бирелгән.

Хәрби тарихчылар германнарның коралларын һәм хәрби тәртипләрен өйрәнәләр.

Археологлар тораклары һәм кәсепләре турында мәгълүмат бирәләр.

Этнографлар тышкы кыяфәтләре, киемнәре, гореф-гадәтләре турында.

 

 Укучыларга текстлар бирелә һәм текстка сүзләр өстәп аны тулыландыралар.

                                 

                                       

Укучыларга 10 минут вакыт бирелә. Аннан җаваплар тыңлана. Сораулар бирелә.

Физкульт-минутка (германнар физик яктан бик көчле булганнар, безгә дә яхшы физик форманы саклау өчен күнегүләр эшләп торырга кирәк, күнегүләр эшләү)  

5.Укучыларның яңа материалны аңлауларын тикшерү. Нәтиҗә ясау. Укучылар дәфтәрләргә римлыларның күршеләре турында язалар.

   Германнар – римлыларның төньяктагы күршеләре, алар куркусыз һәм сугышчан халык булалар. Рим империясенә һәрвакыт сугыш куркынычы тудырып торалар.

   Без бүгенге дәрестә рим империясенең күршеләре турында мәгълүматлар алдык. Империя чикләрендә нинди халыклар яшәгән?

  1. Германнар, славяннар, Парфян патшалыгы.

6.Укучыларның белемнәрен ныгыту.

1. Укучыларга ике картина күрсәтелә: - славяннар бистәсе һәм  германнар бистәсе.

- Кайсы картинада герман бистәсе сурәтләнгән? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

2. Тексттагы хаталарны табарга:

Рим империясенең төньяк күршесе – Парфян патшалыгы була,

ә көнчыгыштагы күршеләре - герман кабиләләре.

Тарихчы-галим Геродот германнар тормышы турында фәнни хезмәт язган.

Рим империясе һәм германнар арасында  сугышлар булмый, алар үзара дус яшиләр.

7.Өй эше. §54, Эчтәлеген укып өйрәнергә. Кызлар славян кабиләләре турында, малайлар парфян патшалыгы турында материал әзерли

8. Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

                         

                     

                     Хәрби тарихчылар төркеме.

Рим тарихчысы Корнелий Тацит борынгы германнар турында.

 

 Алар иң мөһим мәсьәләләрне халык җыелышында хәл итә. Халык җыелышларында аксакалларны һәм хәрби юлбашчыларны сайлыйлар. Хәрби юлбашчы булып иң кыюлар, иң  зирәкләр сайлана.

   Сугыш вакытында корал йөртә алган барлык ирләр сугышчыга әйләнә, шулай итеп гаскәр оеша. Хәрби юлбашчылар сугышта хәрби батырлык һәм кыюлык белән аерылып торырга тиеш була. Алар үзләренә даими отрядлар – дружиналар да җыялар. Дружиначыларга юлбашчылар ат , корал бирәләр, ә хезмәт хакы урынына сугышлардан соң алар өчен мәҗлесләр оештырыла.

   Бу халык тынычлыкта яши белми, ә дружинаны ашатып-эчертеп тору өчен сугыш һәм талаулар кирәк.   Алар өчен сугышта дошманыңа каршы көрәшеп яралану, җир сөреп иген үстерүгә караганда яхшырак. Кан коеп та алып була торган әйберләрне тир түгеп табарга тырышуны алар хурлыкка саный.

Сорауларга җавап бирегез.

  1. Германнар иң мөһим мәсьәләләрне кайда кабул итәләр?
  2. Борынгы германнарның сугышчылары ничек коралланган?
  3. Германнар сугышны нинди шөгыль дип саныйлар?
  4. Сугыш вакытында кабиләләр белән кем идарә итә?
  5. Сугыштан соң алар нәрсә оештыра?
  6. Хәрби юлбашчы нинди булырга тиеш?

 

 Безнең хәрби тарихчылар төркеме германнарның коралларын һәм хәрби тәртипләрен, ничек идарә ителүләрен  өйрәнеп түбәндәге нәтиҗәләргә килде:

Германнар иң мөһим мәсьәләләрне халык___________________________ хәл итәләр.

1.   Борынгы германнарның сугышчылары  ________________ , _________________ ,

_____________________   белән коралланган була.                                                    

   2. Борынгы германнар сугышны    ____________________  шөгыль дип саныйлар.                                                      

Сугыш вакытында кабилә белән    ____________________________ идарә итә.                                                                                                                    Сугыштан соң алар үз дружинасына  __________________ оештыралар. Хәрби юлбашчы ________________, ____________________,_______________________

булырга тиеш.

                   

              Археологлар төркеме.

Рим тарихчысы Корнелий Тацит борынгы германнар турында.

    Авылларны алар безнеңчә кормыйлар.  Колгалардан төзелгән һәм салам белән ябылган озын йортларда торалар. Һәрберсенең өе янында бакчалары бар һәм йортлар арасында буш урыннар калдырыла. Алар өйләрнең бер-берсенә орынып торуын яратмыйлар һәм аларны урман кырыйларындагы аланлыкларга, елга һәм чишмә буйларына урнаштыралар.  Чәчүлек җирләре елга тирәсендәге болыннарга урнаша, уңыш бирми башлагач, аны ташлап икенче басуга күчәләр. Арпа, тары, солы, җитен үстерәләр.

    Германнар күп санда терлек тотарга яраталар: бу – алар өчен бердәнбер һәм иң зур шатлык китерә торган байлык. Алар сыер, сарык, дуңгыз асрыйлар, кошлардан каз һәм тавык үрчетәләр.  Аллалар аларга алтын һәм көмешләр бирмәгән.

Сорауларга җавап языгыз?

  1. Германнар   торакларын ничек төзиләр?  
  2. Йортлары кайда урнашкан?
  3. Нинди кәсепләр белән шөгыльләнәләр?  
  4. Нинди үсемлекләр үстерәләр, нинди терлекләр асрыйлар?  

 

Безнең археологлар төркеме германнарның ничек яшәвен, аларның шөгыльләрен  өйрәнде.

Германнар ____________________ төзелгән, _____________ белән

ябылган йортларда яшиләр. Аларның йортлары__________________,

________________________, _____________________________________

урнашкан. Алар ______________________, _________________________,

______________________, ____________________________ белән шөгыльләнәләр. _________________, _____________________, _____________________ үстерәләр. ________________, ___________,

_____________________ асрыйлар.

                     

                                  Этнографлар төркеме.

Рим тарихчысы Корнелий Тацит борынгы германнар турында.

   Германнар бик кунакчыл халык. Килгән юлчыны кертмичә кире борып чыгару аларда гөнаһ булып санала. Юлчыларны йортларында ни бар шуның белән сыйлыйлар, әгәр ул гына җитмәгән очракта, сорап-нитеп тормыйча күршеләрнә алып керәләр.  Күршеләре аларны бик рәхәтләнеп кунак итә.

   Ничек киенүләрен бирелгән рәсемнән карап өйрәнергә.

Сорауларга җавап языгыз.

  1. Германнар юлчыларны ничек кунак итәләр? Алар нинди халык?
  2. Германнарның киемнәре нинди материалдан тегелгән?
  3. Хатын-кызлар нинди күлмәк кияләр?
  4. Сугышчылар нинди өстәмә кием кия?
  5. Балалар кемнәр төсле киенә?

Без – этнографлар. Этнография – халыкларның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, милли кием һәм йолаларын өйрәнә торган фән.

 

Борынгы германнарның киемнәре ________________  һәм _________________ тегелгән.                            Сугышчылар кием өстеннән  ________________ күлмәк кияләр.                          

   Хатын-кызлар __________     күлмәк кияләр. Киемнәрен __________________ белән бизиләр.                                                                                            .

Балалар ___________________ кебек үк киенәләр.                                                                                                                

 Германнар бик ________________________халык булалар.  Алар килгән юлчыларны

__________________________________________________________________

_________________________________________________________________.           

           

 

 

Сәясәтчеләр төркеме.

Рим тарихчысы Корнелий Тацит борынгы германнар турында.

  Германнар ыруг һәм кабиләләргә берләшеп яшиләр. Кабилә белән халык җыелышы идарә итә. Барлык өлкән азат ир-атлар аксакаллар чакыруы буенча, айлы төндә - яңа ай туганда яки тулы ай вакытында урман аланына җыела торган булалар. Бу вакытларны алар эш башлар өчен иң уңышлы дип саныйлар. Вакытны көн белән түгел, төн белән исәплиләр. Җыелыш иң мөһим мәсьәләләрне хәл кыла: сугыш игълан итә һәм солых төзи, хәрби юлбашчылар һәм аксакалларны сайлый, ыругдашлар арасындагы бәхәсләрне тикшерә. Юлбашчы итеп иң кыюларны сайлыйлар. Сугыштагы куркаклык өчен үлем җәзасына хөкем итәләр.

    Халык җыелышында юлбашчы яисә аксакаллар сөйлиләр, ә калганнар тыңлый, әгәр дә аларның тәкъдиме ошаса, корал чыңлаталар, ошамаса каты кычкырып аларның тәкъдимен кире кагалар.    

Герман кабиләләрендә кабилә башлыкларына һәрбер кеше үз терлегенең һәм игеннәренең бер өлешен алып килеп биреп торырга тиеш була.  

Сорауларга җавап языгыз:

  1. Иң мөһим мәсьәләләрне германнар кайда тикшерәләр?
  2. Ул кайчан үткәрелә?
  3. Кабилә белән кемнәр идарә итә?
  4. Аларның тәкъдимнәре ничек кабул ителә?
  5. Аксакал һәм хәрби юлбашчыларга нәрсә бирелә?

Иң мөһим мәсьәләләрне германнар _______________ җыелышында тикшерәләр, ул

(кайчан?)____________________ үткәрелә.                              

Кабилә белән _______________________һәм___________________________ идарә итә.

Алар _____________________һәм _____________________ булырга тиеш. Германнар аларны хөрмәт итәләр Һәм аларга ______________________________ бер өлешен бирәләр.                                                                                                          

Тест биремнәре.

  1. Гражданнар сугышларында кем җиңә?
  1. Антоний
  2. Октавиан
  3. Помпей
  1. Октавиан Римда нинди хакимият урнаштыра?
  1. Демократия
  2. Империя
  3. Республика
  1. Август сүзе нәрсәне аңлата?
  1. Затлы
  2. Батыр, кыю
  3. Изге
  1. Октавиан иң нык нидән курка?
  1. Восстаниеләрдән
  2. Заговорлардан
  3. Сенаттан.

Тест биремнәре.

  1. Гражданнар сугышларында кем җиңә?
  1. Антоний
  2. Октавиан
  3. Помпей
  1. Октавиан Римда нинди хакимият урнаштыра?
  1. Демократия
  2. Империя
  3. Республика
  1. Август сүзе нәрсәне аңлата?
  1. Затлы
  2. Батыр, кыю
  3. Изге
  1. Октавиан иң нык нидән курка?
  1. Восстаниеләрдән
  2. Заговорлардан
  3. Сенаттан.

Тексттагы хаталарны табарга:

Рим империясенең төньяк күршесе – Парфян патшалыгы була,

ә көнчыгыштагы күршеләре - герман кабиләләре.

Тарихчы-галим Геродот германнар тормышы турында фәнни хезмәт язган.

Рим империясе һәм германнар арасында  сугышлар булмый, алар үзара дус яшиләр.

Тексттагы хаталарны табарга:

Рим империясенең төньяк күршесе – Парфян патшалыгы була,

ә көнчыгыштагы күршеләре - герман кабиләләре.

Тарихчы-галим Геродот германнар тормышы турында фәнни хезмәт язган.

Рим империясе һәм германнар арасында  сугышлар булмый, алар үзара дус яшиләр.

Тексттагы хаталарны табарга:

Рим империясенең төньяк күршесе – Парфян патшалыгы була,

ә көнчыгыштагы күршеләре - герман кабиләләре.

Тарихчы-галим Геродот германнар тормышы турында фәнни хезмәт язган.

Рим империясе һәм германнар арасында  сугышлар булмый, алар үзара дус яшиләр.

Тексттагы хаталарны табарга:

Рим империясенең төньяк күршесе – Парфян патшалыгы була,

ә көнчыгыштагы күршеләре - герман кабиләләре.

Тарихчы-галим Геродот германнар тормышы турында фәнни хезмәт язган.

Рим империясе һәм германнар арасында  сугышлар булмый, алар үзара дус яшиләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация "Рим империясе күршеләре"

Презентация шул ук темадагы дәрестә куллану өчен тәкъдим ителә....

Монгол империясе һәм дөньяның сәяси картасы үзгәрү

6 класс Тема урока: Монгол империясе һәм дөньяның сәяси картасы үзгәрүМаксат һәм бурычлар: Чыңгызхан империясе барлыкка килүнең үзенчәлеге белән танышу; Чыңгызханның яулап алу походларын тикшерү; Монг...