1. Уку эшчәнлегенә мотивация тудыру.
| Укытучы класска керә, алъяпкыч, яулык бәйли һәм үз-үзенә сөйләнә: -Тиздән кунакларым да килеп җитәрләр.Самавырымны куеп җибәрим әле.Чәй пешерим. Кунакларым белән чәй эчеп алырбыз. -Күрми дә торам икән, кунакларым килеп тә җиткән бит.Исәнмесез, укучылар, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар. Чәйханәмә рәхим итегез.
| Укытучы белән исәнләшәләр. |
2. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында авыр урыннарны билгеләү: |
-Укучылар, әйтегез әле, бүген чәйханәдә нәрсә турында сөйләшербез икән? -Дәресебезнең максаты ничек булыр? -Дөрес. Алдагы текстны тыңлаганда лексиканы да искә төшерерсез, сорауларга җавап бирергә дә әзерләнерсез. а) Аудирование. Чәй витаминнарга, кислоталарга бай. Чәй дүрт төрле була: кара, яшел, кызыл һәм сары чәй. Кайда үстерелсә, шул ил исеме белән йөртелә: Һинд чәе, цейлон чәе, әзербайҗан чәе, грузин чәе... Төрле илләрдә төрле халыклар чәйне төрлечә эчәләр. Инглизләр чәйне сөт белән эчәргә ярата. Үзбәк халкы чәйгә бал, кара борыч сала. Казахлар чәйне сөт, май, тоз, борыч кушып кайната. Татар халкында чәй эчүнең матур традициясе бар. Алар элек-электән чәйне самавырдан эчкәннәр. Татар әби-бабайлары чәйне чынаякка ясыйлар һәм, тәлинкәгә бүлеп, кайнар килеш эчәләр. Табынга алма, как, лимон, шикәр, варенье , өрек, бал һәм башка тәм-том куялар. Шулай ук чәкчәк, кош теле, бавырсак кебек милли ризыклар да чыгаралар. Чәйне сөт өсте яки сөт белән эчәргә яраталар. б)Укытучы-укучы-укучы-укытучы әңгәмәсе. - Әйдәгез, тыңлаган текст буенча фикар алышыйк. - Эвелина , Илвинадан сора әле, нинди чәй төрләре була? - Венера, Эдиктан сора әле,үзбәк халкы чәйне ничек эчә? - Венер, Алинадан сора әле, инглизләр чәйне ничек эчәргә ярата? - Ангелина, Танядан сора әле, казах халкы чәйне ничек кайната? - Алиса, Аделинадан сора әле, татарларда чәйне ничек эчәләр? - Саша, Дашадан сора әле, татарлар чәй табынына нинди тәм-томнар куялар?
- Сезнең өчен нәрсә авыр булды? |
- Ничек дөрес итеп чәй пешерү турында сөйләшербез
-Чәйнең дүрт төре була: кара, яшел, кызыл һәм сары чәй -Үзбәк халкы чәйне бал, кара борыч белән эчәргә ярата. -Инглизләр чәйгә сөт салып эчәләр. -Казах халкы чәйгә борыч, май, тоз салып эчә. -Татарлар чәйне самавырдан, чынаякка салып, бал, тәм – томнар белән эчә. -Татарлар чәй янына бавырсак, чәк-чәк, җимеш бәлеше, төш куя |
3. Авыр очракның урынын һәм сәбәбен билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.
| -Һәр халыкның чәй эчү гадәтләре белән таныштык.Ә хәзер чәй пешерү алгоритмын төзеп карагыз. - Үзегезнең алгоритмны эталон буенча тикшерегез. -Нинди кыенлыклар килеп чыкты?
-Бу проблеманы чишү өчен без нишләргә тиеш? | Мөстәкыйль рәвештә чәй пешерү алгоритмын төзиләр
-Без әле чәй пешерү алгоритмын белмибез. -Өйрәнергә, төшенергә, дәрестә төрле күнегүләр эшләргә |
4. Авырлыктан чыгуның проектын төзү. Уку мәсьәләсен чишү юлын эзләү.
| - Әйе, һәр халыкның үзенең чәй эчү традициясе бар.Ә чәй тәмле булсын өчен аны дөрес итеп пешерергә кирәк.Бүгенге дәресебездә чәй пешерү серләренә төшенербез. Дәресебез ахырында мин сезгә 2,5,6 саннарының серен дә ачармын әле. - Әлеге максатка ирешү нинди методлар тәкъдим итәсез?
|
-Эзләнербез, тыңларбыз, язарбыз, укырбыз, нәтиҗә ясарбыз |
5. Проектны тормышка ашыру.
| Текст белән танышу.Сүзлек эше. Укытучы текстны чәй пешереп күрсәтеп сөйли. Экранда сүзлек: чайкап түгәләр- споласкивают Хуш исле- душистый, ароматный Тәме китә- теряется вкус 120дән артык химик матдә-свыше120 химических веществ. -Укучылар, игътибар итегез әле, чәй өстәлендә нинди чәйнекләр күрәсез? -Сез өегездә нинди чәйнектә чәй пешерәсез? -Ничек уйлыйсыз,тәмле чәй пешерү өчен кайсын сайлап алыйм икән? -Әйе, тәмле чәй пешерүнең үз серләре бар. Эшне чәйнек сайлаудан башларга кирәк.Фарфор чәйнектә чәйнең төсе дә әйбәт чыга, хуш исле дә була.Чәй салганчы, чәйнекне бер-ике тапкыр кайнар су белән чайкап түгәләр.Аннары гаиләдә ничә кеше булса, шулкадәр балкашыгы чәй салалар.Беләсезме, чәй тәмлерәк булсын өчен, 2-3 төрле чәйне бергә салып пешерәләр.Һәм шуны да онытмаска кирәк: ясалган чәйне озак тотсаң, аның төсе бозыла, тәме китә. Һәм чәйнегебезгә су саласы гына калды.Чәй пешергәндә, суны чәйнеккә тутырып салмаска кирәк.Ничек уйлыйсыз, ни өчен? Чәйнегебезне 2-3 минутка йомшак сөлге белән каплап, төнәтәсе генә калды.Ә кайбер кешеләр чәй тәмлерәк булсын өчен, пешергән вакытта аңа бераз гына шикәр салалар. Беләсезме икән, укучылар, чәйдә 120 дән артык химик матдә, барлык витаминнар да диярлек бар.Чәйнең калориясе бодай ипиенә караганда 25 тапкыр артык.
|
Укучылар тыңлыйлар
- Фарфор, калай, пласмасс
-фарфор
-Пешкәндә чәй кабара, түгелмәсен өчен суны тутырып салырга кирәкми |
6. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.
| Ситуатив күнегүләр - Тәмле чәй серләненә төшенүебезне ситуатив күнегүләр эшләп дәвам итәрбез. Җилкә партнерларыгыз белән әңгәмә корырсыз. Уң якта утыручылар эшне башлый. -Спроси у друга, чтобы чай получился душистым, в каком чайнике надо завариват чай? -Сообщи другу, что в составе чая свыше 120 химических веществ. -Скажи другу, чтобы чай был вкусным и душистым, 2-3 вида чая заваривают вместе. - Спроси партнера, когда портится цвет и теряется вкус чая?
|
-Чәй хуш исле булсын өчен нинди чәйнектә чәйне пешерергә кирәк? -Чәй составында 120 дән артык химик элемент бар -Чәй тәмле булсын өчен 2-3 төрле чәйне бергә кушып пешерергә кирәк. Дустым, кайчан чәйнең тәме китә һәм төсе бозыла? |
8. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау.
| А) Сүзләрдән җөмлә төзү. Мәкальне аңлату. - Татар халкының яңа пешергән чәй турында мәкале бар.Аны белер өчен сезгә команда белән сүзләрдән җөмләләр төзергә кирәк. Өстәлдәге конвертларны ачыгыз .Сүзләр язылган карточкаларны алыгыз. Эшне башладык. -Кайсы команда эшне алданрак төгәлләде, тикшереп карыйк.Дөрес җавап тактада.
-Мәкальне ничек аңлыйсыз?
Б)Нетбугларда тест биремнәрен үтәү. - Ә хәзер текстны ничек аңлавыгызны тикшерик.( Текст эчтәлеге буенча сораулар.) Неутбугларыгызны ачыгыз. Күргәнегезчә, Һәр сорауга 3 төрле җавап бирелә. Шуларның берсен сайлап алырга кирәк.Сезгә 4 мин вакыт бирелә. Эшне башладык. 1.Калай чәйнектә чәйнең төсе дә әйбәт чыга, хуш исле дә була. а) Текстка туры килә б) Текстка туры килми в) текстта әйтелми 2. Чәй тәмлерәк булсын өчен, 2-3 төрле чәйне бергә салып пешерәләр. а) Текстка туры килә б) Текстка туры килми в) текстта әйтелми 3. Яңа ясалган чәйне озак тотсаң, аның төсе бозыла, тәме китә. а) Текстка туры килә б) Текстка туры килми в) текстта әйтелми 4.Татарлар чәйне самавырдан эчәләр. а) Текстка туры килә б) Текстка туры килми в) текстта әйтелми 5. Кайбер кешеләр чәй тәмлерәк булсын өчен, пешергән вакытта аңа бераз гына бал салалар. а) Текстка туры килә б) Текстка туры килми в) текстта әйтелми
(Компьютер тест нәтиҗәләрен экранга бирә, эшкә нәтиҗә ясала) -Димәк, тест биремнәрен үтәгәннән соң, текстны аңлавыгыз аңлашылды.
|
Төркемнәрдә эш өч төркем дә үзенең җавапларын укый.
Яңа ясалган чәй - бальзамга, ә төнгә калдырылганы еланга тиң. 1-2 укучының җаваплары тыңланыла.
Эшне мөстәкыйль башкаралар. |
9. Дәрестә уку эшчәнлегенә рефлексия.
Үзбәя. | - Ә хәзер алган белемнәргә таянып, чәй пешерү технологиясен төзиячәкбез. Өстәл уртасында ятучы кәгазь битен алыгыз. Чәй тәмле булсын өчен аны ничек пешерергә кирәк? Фикерләрегезне кәгазьнең үзегезгә тиешле өлешенә языгыз. Сезгә 2 минут вакыт .
- 2 минут эчендә чылбыр буенча һәрберегез үз фикерләрегезне укыгыз, уртаклашыгыз. -Уртага барыгызга да ошаган фикерләрне языгыз.1 минут вакыт. 1-2 команданың җаваплары укып тикшерелә. - Дәресебез башында мин сезгә өч санның серен ачарга вәгъдә иткән идем. Әйе, һәр хуҗабикәгә 2,5,6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. -2 мин. төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә. - 5 мин төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычландыра. -6 мин. пешкән чәй эчү өчен иң тәмле , хуш исле чәй санала. - Укучылар, бүгенге чәйханәгә килгән кунакларыбызны да шушы киңәшләр белән сыйлагыз әле Өй эше. Теләк буенча: - Дәрестә алган мәгълүматларны кертеп дустыңа хат яз. - Чәй пешерү турында мәкальләр эзлә. Үзбәя. -Миңа дәрестә сезнең белән эшләү ошады. Рәхмәт сезгә.
| Төркемнәрдә эш .
киңәшләр язылган чынаяк рәсемнәре таратыла |