Хәзерге заман хикәя фигыль
план-конспект урока на тему
Предварительный просмотр:
Тема: Хәзерге заман хикәя фигыль
Максат: 1. Хәзерге заман хикәя фигыль турында белемнәрен киңәйтү һәм
тирәнәйтү.
2. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне язма һәм сөйләмә телдә
урынлы, төгәл, дөрес куллану.
3. Фигыль формаларының күплеген тормыш ваклыкларын, вакытны
төгәл белдергәнен аңларга, туган телнең матурлыгын тоярга
өйрәтү.
Материаллар: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар (Казан, “Мәгариф”, 2010 ел), 7 нче сыйныф өчен ( Р. Ә. Асылгәрәева, М.З. Зиннәтова Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010), Р.А.Юсупов “Икетеллелек һәм сөйләм культурасы” Казан Татарстан китап нәшрияты, 2003.
Җиһазлау: презентация, интерактив такта, компьютер, 7 нче сыйныфлар өчен татар теле дәреслеге
Методлар: репродуктив, өлешчә эзләнү
Алымнар: сорау-җавап, слайдлар белән эшләү, тәрҗемә итү, әңгәмә, иҗади эш.
Дәреснең төре: катнаш дәрес
Дәрес барышы
I Оештыру моменты
II Актуальләштерү
Укучылар, хәзер без дәфтәрләргә сүзләр язарбыз
1 слайд
Игътибар, ашыгырга, кызыклы, бияләй, бозарга, канәгать, мөлаем, буярга, остаз, йомшартырга, көндез.
(Сүзләрне тикшерәбез, слайдта чыга).
- Шушы сүзләр арасыннан фигыльләрне табыгыз. (Яхшы)
- Укучылар, без бер – беребезнең хәлен сорашканда нинди дә булса, вакыйга, хәл турында сорашканда, һичшиксез, нинди сүз төркеме кирәк була? (фигыль).
- Нинди сүз төркеме җөмлә үзәгендә тора һәм тәмамланган уйны белдерә?
(фигыль).
III Яңа теманы аңлату
Хәзер менә җөмләгә игътибар итегез әле.
2 слайд
Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. (укучы укый)
- Укучылар, өзекнең исемен һәм авторын әйтергә кирәк (Г.Тукай “Су анасы”)
3 слайд
- Җөмләнең иясен, хәбәрен тикшерәбез
- Мин алмашлыгы, бу нинди алмашлык?
(1 зат , берлек сан).
(Хәзерге заманның кушымчаларын билгеләгез).
-а, -ә, -ый, - и
- Ни өчен мондый кушымчалар кулланган?
(Хәзерге вакытта башкарылган эшне белдерә).
- Бу нинди затта кулланылган фигыльләр дип әйтә алабыз?
(1 зат , берлек сан).
- Хәзер бу җөмләне 2 зат алмашлыгы кулланып үзгәртегез.
Җәй көне. Эссе һавада син суда коенасың, йөзәсең;
Чәчрәтәсең ,уйныйсың, чумасың, башың белән суны сөзәсең. (укучы укый)
- Хәзер бу җөмләне 3 зат алмашлыгы кулланып үзгәртегез.
Җәй көне. Эссе һавада ул суда коена, йөзә;
Чәчрәтә, уйный, чума, башы белән суны сөзә. (укучы укый)
3 слайд ( Г. Тукай портреты)
Сез фигыльләрне берлек санда төрләндереп чыктыгыз
- Әйдәгез, хәзер күплек сандагы алмашлыкларны әйтегез.
Без
Сез
Алар
IV. Дәфтәрдә эш
Сез алмашлыгы белән үзгәртеп карыйк. (бер укучы тактага чыга)
- Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?
- Хәзерге заман хикәя фигыль ничек үзгәрә?
(Зат – сан белән төрләнә).
- Булдырдыгыз.
- Тикшерәбез дөрес әйткәнсезме икән?
V. Дәреслек белән эш
59 нчы бит.
(Кагыйдәне уку).
Хикәя фигыльнең юклык формасы барлыгын сез беләсез һәм үзегез дә бик оста кулланасыз.
- Әйдәгез, хәзер дәфтәрләргә язылган фигыльләрдән хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасын языгыз.
Хәзер Г. Тукайның “Су анасы” әкиятеннән алынган җөмләләрдәге фигыльләрне юклык формасына куегыз.
5,6,7 слайдлар
(чиратлашып тактага чыгалар)
Ашыгырга – ашыга - ашыкмый
Бозарга – боза - бозмый
Буярга - буйый - буямый
Йомшартырга – йомшарта – йомшартмый
Коена - коенмый
Йөзә - йөзми
Чәчрәтә - чәчрәтми
Уйный - уйнамый
Чума - чуммый
Сөзә - сөзми
- Бу җөмлә сезне гаҗәпләндердеме?
- Г. Тукай сүз төркемнәрен оста итеп кулланган.
- Мондый матур күренешне нинди кеше оста итеп сурәтли ала икән?
(Сүз байлыгы гаҗәп бай кеше).
- Хәзер сезнең сүз байлыгын тикшереп карыйк.
- Көн саен 5 - 6 тапкыр башкарыла торган эшегезне нинди фигыльләр белән белдерә аласыз икән?
- Ашыйм фигылен башкача ничек әйтә алырсыз икән?
8 слайд
(сыйланам, капкалыйм, тукланам, тамак ялгыйм, туенам, авыз итәм, ризыкланам, чүпләнәм ).
VI. Сүзлек диктанты
Мин сезгә сүзләр әйтәм, сез хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 затына куеп языгыз.
9 слайд
Актар – листай, ройся
Чорна – наматывай
Алкышла- аплодируй
Аныкла – уточни
Багышла – посвяти
10 слайд
Вакла – размельчи
Дерелдә – дрожи
Елкылда – сверкай,блести
Шуыш – ползай
Җыен – собирайся
Илһамлан – вдохновляй
Искәр –примечай, замечай
Балалар, хәзер икенче төсле каләм алып язылган сүзләрегезне тикшерегез.
- Юклык формасындагы фигыльләрне табыгыз.
- Аптырама сүзен 3 нче затка куегыз – аптырамый
- Сүз басымына игътибар итегез.
- Басым нинди кушымча алдыннан куелган.
- Юклык кушымчасы алдыннан. (моны истә калдырыгыз).
- Калган фигыльләрне юклык формасына һәм басымын дөрес куеп әйтеп чыгыгыз.
VI. Диалог төзү.
- Хәзерге моментта эшләнгән эшләрегез турында фигыльләрне хәзерге заманга куеп үзара сөйләшегез.
(1-2 парны сөйләтәм)
- Ниләр эшлисең?
- Ә син нишлисең?
VII. Йомгаклау.
үткән киләчәк
<-------------- ---------------->
- Хәзерге заман кайда була?
- Х (тапкырлау) – билгесе белән күрсәтегез.
- Укучылар, темабыз нинди булды?
(Хәзерге заман хикәя фигыль )
- Нәрсә белдек?
- (Хәзерге заман хикәя фигыль зат – сан белән төрләнгәнен )
- Нинди сүз гаҗәпләндерде?
(ашыйм)
- Нинди соруларыгыз калды?
VI. Өй эше
111 нче күнегү.
Билгеләр кую.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.
Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация. Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...
Хәзерге заман хикәя фигыль
Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше Спряжение глагола настоящего времени...
Настоящее время глагола изъявительного наклонения Хәзерге заман хикәя фигыль (таблица)
Настоящее время глагола изъявительного наклонения...
"Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына дәрес эшкәртмәсе
quot;Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына дәрес эшкәртмәсе...
"Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына презентация
quot;Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына презентация...
Без өйдә булышчы. Хәзерге заман хикәя фигыль формалары.
6 нчы сыйныф өчен туган (татар) теленнән технологик карта....
Дәрес эшкәртмәсе .Чәй пешерү технологиясе. Хәзерге заман хикәя фигыль. Рус төркеме. VIII сыйныф. Р.Р. Нигъмәтуллина
Рус төркеменең 8 классында үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...