5 сыйныф татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс)
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
hzerge_zaman_hikya_figylnen_yuklyk_formasy_5_kl_tatar_tele.doc | 53.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы
5 сыйныф (рус төркеме)
I. Максат:
1.Фәнни: фигыль сүз төркемен искә төшерү, дөрес таба һәм аларга сорау куя белүләренә ирешү;
2. Коммуникатив: игътибарлылыкны арттыру;
3. Тәрбияви: икмәккә дан җырлау.
II. Бурычлар:
1. Фигыльнең юклык формасы кушымчаларын искә төшерү;
2. Хәзерге заман хикәя фигыльнең нинди кушымчалар ярдәмендә ясалуын искә төшерү;
3. мый/-ми кушымчаларының нинди формада куллануын кабатлау.
III. Дәреснең принциплары:
1. Дидактик (фәннилек, күрсәтмәлелек);
2. Методик (коммуникатив);
3. Лингвистик (функциональ).
IV. Ысуллар: проблемалы укыту, өлешчә эзләнү.
V. Алымнар: карточкаларда эш, тест.
VI. Дәрес тибы: кабатлау дәресе.
VII.Кулланылган әдәбият: 5 нче класс татар теле / Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2014.
Дәрес планы
I. Мотивлаштыру, ориентлаштыру: (11м.)
1) башлам, уңай халәт тудыру (2м.);
2) актуальләштерү: әй эше тикшерү (3м.);
3) уку мәсьәләсен кую: фонетик зарядка (6м.);
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү: (29м.)
1) кушымчаларны кабатлау (2м.);
2) хәзерге заман хикәя фигыльнең нинди кушымчалар ярдәмендә ясалуын искә төшерү(3м.);
3) -мый/-ми кушымчаларының нинди формада куллануын кабатлау(3м.);
4) төрле типтагы күнегүләр эшләү(13м.);
5) диалог төзү(8м.).
III. Рефлексив бәяләү: (5м.)
1) гомуми нәтиҗә, йомгак (2м.);
2) үзбәя (1м.);
3) өй эше (1м.);
4) алдагы дәрескә проблема кую (1м.).
Дәрес барышы
I.
Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә миңа,
Хәерле иртә безгә,
Хәерле иртә сезгә!
Исәнмесез, укучылар! Сезне күрүемә мин бик шатмын! Утырыгыз.
- Бүген класста кем дежур?
- Бүген класста мин дежур.
- Бүген ничәнче число?
- Бүген 26 нчы гыйнвар.
- Класста кемнәр юк?
- Класста барыбыз да бар.
- Рәхмәт. Утыр.
- Әйдәгез дәресебезне башлыйбыз. Дәресебезнең темасы: “Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы” дип атала.
Әйдәгез фонетик зарядка ясап алыйк.
Камил коймага кадак кага. Камилнең кадагы кагылмый, кәкрәя. Кадак кәкрәйгәч, Камилнең кәефе кырыла. Камил кадакны какмыйча кайтып китә.
- Укучылар, әйтегез әле, бу җөмләләр нинди хәрефтән башланганнар?
- К хәрефеннән.
- К нинди аваз: тартыкмы әллә сузыкмы?
- К тартык аваз.
- К хәрефе калын һәм нечкә әйтелә.
- Дөрес. Әйдәгез бирелгән җөмләләрдәге сүзләрне 2 баганага аерып язабыз.
[к] [қ]
Камил коймага
Камилнең кадак
Кәкрәя кага
Кәефе кадагы
Камил кагылмый
Китә кырыла
кадакны
какмыйча
кайтып
- Рәхмәт.
- Укучылар, әйтегез әле, кага, кагылмый, кәкрәя, кырыла, китә сүзләре нинди сорауга җавап бирә?
- Нишли? соравына җавап бирәләр.
- Бу нинди сүз төркеме?
- Бу фигыль сүз төркеме.
- Укучылар, фигыль заманнарын искә төшерик әле.
- Хәзерге, үткән, киләчәк заман.
- Фигыльләр нинди формаларда булалар?
- Барлыкта һәм юклыкта.
- Әйе, бик дөрес.
II. Яңа тема өстендә эш.
- Укучылар, безнең бүгенге темабыз “Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы” дип атала.
Настоящее время изъявительного наклонения образуется следующим образом: к корню глагола присоединяются аффиксы –а/-ә,–ый/-и.
Отрицательная форма образуется с помощью аффиксов –мый/-ми.
- Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/-ми кушымчалары ярдәмендә ясала.
Мәсәлән: Мин мәктәпкә барам. (Я иду в школу.)
Мин мәктәпкә бармыйм. (Я не иду в школу.)
Ул “2”ле ала. (Он получает “2”.)
Ул “2”ле алмый. (Он не получает “2”.)
Әйдәгез әле фигыльләрне юклык формага куеп карыйк.
Бара- бармый
Күрә- күрми
Ашый- ашамый
Юа- юмый
Җырлый- җырламый
Эшли- эшләми
- Яхшы, укучылар. Ә хәзер без сезнең белән 64 биттәге 2нче күнегүне эшләп алырбыз.
Куя- куймый
Алып кайта- алып кайтмый
Бара-бармый
Килә- килми
Ә хәзер бирелгән фигыльләр белән телдән 1әр җөмлә төзибез.
- Рәхмәт.
- Әйдәгез әле без сезнең белән кроссворд чишеп алыйк.
Ишек
Карга
Алма
Әби
Курчак
- Нинди сүз килеп чыкты?
- Икмәк сүзе.
- Әйтегез әле, икмәк нәрсә ул?
- Икмәк ул ризык.
- Икмәкне кайда пешерәләр?
- Икмәкне мичтә пешерәләр.
- Әйдәгез әле яңа сүзләр белән танышып үтик.
Орлык - семена
Тегермән - мельница
Яга - затапливает
Мичкә куя - ставит в печь
(Бергәләшеп кабатлыйбыз)
Хәзер без сезнең белән 64 биттәге 4нче күнегүне эшлибез. (Фигыльләрне табабыз, юклык формасын әйтәбез.)
- Орлык үсә.
- Орлыкны тегермәндә тарталар. (мелят)
- Оннан ипи изәләр.
- Мичкә ягалар. (затапливают)
- Ипине мичкә куялар. (ставят в печь)
- Ипи пешә. (печётся)
Тарталар- тартмыйлар
Изәләр- измиләр
Ягалар- якмыйлар
Куялар- куймыйлар
Пешә- пешми
III.
Сорауларга җавап бирәбез.
- Орлык кайда үсә?
- Орлык кырда үсә.
- Орлыкны кайда тарталар?
- Орлыкны тегермәндә тарталар.
- Икмәк кайда пешә?
- Икмәк мичтә пешә.
- Ипине ташларга ярыймы?
- Юк, ярамый.
- Ашаганда сөйләшергә ярыймы?
- Ярамый.
Карточкалар белән эш.
- Ә хәзер без сезнең белән 1 күнегү эшләп алырбыз.
- Олы кызы Настя китап укы..., ә кече кызы Оля рәсем яса.... . Ә Артем әнисенә булыш... .
- Ул барлык савыт-сабаны ю... .
- Әнисе эштән кайт... .
- Маша әнисенә ярдәм ит... .
- Айгөл мәктәптә укыма... .
- Ул әнисенә ярдәм итәргә теләмә... .
- Димәк, укучылар, хәзерге заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
- Юклык формасы ничек ясала?
- Рәхмәт. Дәресебезне дәвам итәбез. Чираттагы биремдә бирелгән җөмләләр арасыннан икмәк темасына караган җөмләләрне табып әйтегез.
- Бакчада зур-зур агачлар үсә.
- Мин кибеттән ипи сатып алдым.
- Быел көз яңгырлы булды.
- Икенче катта ипи кибете урнашкан.
- Мин ипи белән май яратам.
(Тикшерәбез)
Мин кибеттән ипи сатып алдым.
Икенче катта ипи кибете урнашкан.
Мин ипи белән май яратам.
Әйдәгез әле, икмәк темасына караган диалог төзеп алыйк.
(Диалог төзиләр).
Хәзер белемнәрне тикшерү өчен тест эшләп алырбыз.
- Кайсы сүз нишли? соравына җавап бирә?
а) укучы ә) укый б) сары
2. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
а) –ма/-мә ә) –ды/-де б) –рак/-рәк
3. Укыйлар сүзе нинди сорауга җавап бирә?
а) нәрсә? ә) нинди? б) нишлиләр?
4. Кайсы сүз артык?
а) укый ә) яза б) ак
5. Юклык формасындагы фигыльне табыгыз.
а) бармый ә) укый б) орлык
- Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
- Юклык форма нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
- Икмәкне хөрмәтләргә кирәкме?
- Икмәкне кайда пешерәләр?
- Рәхмәт.
Билгеләр кую.
Өй эше: 65 бит 9нчы күнегү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
1 сыйныф татар теленнән эш программасы.
1 сыйныф татар теленнән эш программасы....
4 сыйныф татар теленнән эш программасы.
4 сыйныф татар теленнән эш праграммасы....
5 сыйныф татар теленнән эш программасы.
5 сыйныф татар теленнән эш программасы....
6 нчы сыйныф татар теленнән "Киләчәк заман хикәя фигыль" темасына дәрес эшкәртмәсе
Тема: Киләчәк заман хикәя фигыльМаксат: белем бирү: хикәя фигыльнең заман формаларын искә төшерү...
4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.
quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...
10 сыйныф татар теленнән эш программасы
татар мәктәпләре өчен 10 сыйныфка татар теленнән эш программасы...
5 сыйныф татар теленнән эш программасы
5 сыйныф татар мәктәпләре өчен эш программасы...