Ана теле дәресләрендә просодиканы өйрәтү методикасы
учебно-методический материал

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Ана теле дәресләрендә просодиканы өйрәтү методикасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ana_tele_dreslrend_prosodikany_oyrtu_metodtikasy.docx37.54 КБ

Предварительный просмотр:

 АНА ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ПРОСОДИКНЫ ӨЙРӘТҮ МЕТОДИКАСЫ

Ана теле дәресләрен укытуда просодиканың тоткан урыны

Татар теле матур яңгырашлы, бай тел. Ана телен укытуда просодика зур урын алып тора. Югарыда әйтелгәнчә, сүзнең просодикасы ул – сүз басымы, ә җөмләнең просодикасы – синтаксик берәмлекләрнең интонациясе. Димәк, телне өйрәткәндә иң беренче баскычларыннан ук просодикага игътибар  итәргә кирәк. Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә дә сүзне дөрес интонация белән әйтү, басымны дөрес билгеләү, туры килгән иҗекне ялгау очракларынбашлап  өйрәтү дә әһәмиятле урын ала. Татар укучыларын һәм студентларын башка чит телләргә өйрәткәндә дә әлеге тел белән татар теленең просодик характеристикаларын чагыштырырга кирәк.

Туган телне укыту методикасының проблемаларына тукталган очракта, интонациягә тукталу мөһим. Чөнки, әлеге телнең төрле төсмерләрен тапшыруда интонациянең бай мөмкинлекләрен өйрәнү, просодик чаралар белән тел стильләрен дифференциацияләү, әдәби телдәге интонациянең диалектларда, гади сөйләмдә һәм  сөйләм культурасын күтәрү бурычлары актуаль булып кала бирә. Лингвистлар алдында «интонацион орфоэпия» – сөйләмне норматив интонацион рәвештә рәсмиләштерү кагыйдәләре җыелмасын булдыру бурычы тора дисәк тә була. Әлеге фикердән тайпылмыйча басым һәм иҗек турында да шулай дияргә мөмкин. Телне өйрәнгәндә басымны да дөрес куя белү зарур. Чөнки, татар телендәге күпмәгънәле сүзләр турында онытмаска кирәк. Иҗеккә тукталганда – сүзне иҗекләргә дөрес бүлмәү, дөрес иҗек ялгамау зур югалтуларга китерергә мөмкин. Телне өйрәнүче фикерен, әйтәсе сүзен дөрес белдермәскә мөмкин.

Татар теле укытучылары ана телен өйрәтү процессында, барыннан да элек, үз алларына бер бурыч куя – балаларны дөрес язарга өйрәтү, ә дөрес сөйләшү нормалары, бу очракта просодика проблемалары читтә кала. Моның өчен татар теле укытучыларының үзләренең үк татар сөйләменең просодик үзенчәлекләрен җентекләп белүе һичшиксез мөһим.

Тәрбияви максаттан сайланган текстлар белән эшләү һәр дәрес саен бирелеп бара. Укучы татар теленең  байлыгын, матурлыгын аңлый белергә, үзенең сөйләмен камилләштерергә омтылырга тиеш. Укучы текстны дөрес итеп укырга, фикерен әйтергә һәм бирелгән сорауларга дөрес җавап бирергә тиеш. Текстта теоретик белемнәрне ныгыту максатыннан, үтелгән темалар буенча төрле характердагы биремнәр бирелеп бара.

Просодика үзенчәлекләре элек-электән сәнгатьле уку, сәхнә сөйләме өлкәсендә белгечләрнең игътибарын җәлеп иткән. Алар эмоциональ сөйләмне тирәнтен күзәтәләр һәм татар сөйләменең интонацион характеристикаларын билгеләргә тырышалар. Дөрес, интонацион үзенчәлекләрне билгеләгәндә, авторлар, нигездә, субъектив күзәтүләргә таянып, аларның кайберләре генә үз нәтиҗәләрен эксперименталь-фонетик тикшеренүләргә нигез салган. Сәхнә сөйләме нигезләрен өйрәнгән бу авторлар үз алларына просодик күренешләрне теоретик яктан аңлау бурычларын куймыйлар. Алар өчен эмоциональлек күпкә мөһимрәк.

Татар теленең просодик характеристикалары турындагы мәгълүматлар радио һәм телевидение хезмәткәрләре өчен, беренче чиратта, дикторлар һәм журналистлар өчен мөһим материал булырга мөмкин.

Шулай итеп, ана телен өйрәтүдә просодика әһәмиятле урын алып тора. Дөрес аңлау – дөрес сөйләүдән башлана.

Алга таба без рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) тәкъдим ителгән 5 нче сыйныф дәреслеген анализладык. Авторлары: Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева.

Ана теле дәресләрендә просодик берәмлекләрне өйрәтү

Басым

Ана теле дәресләрендә басым темасын өйрәткәндә түбәндәге максатлар һәм бурычлар куелырга мөмкин: татар телендә басымның соңгы иҗеккә төшүен белү; сүзгә кушымча ялганганда, басымның соңгы иҗеккә күчә баруын аңлата белү; татар телендәге басымның, рус теле белән чагыштырганда, мәгънәгә тәэсире көчле булмавын аңлата белү; татар телендә сүз басымының соңгы иҗеккә төшмәгән очракларын белү; тексттан сүзнең басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләрне таба белү; татар теленә, рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләрдә, басымның шул телдәгечә куелуын белү; басымсыз [ы], [э] сузык авазларының сөйләмдә кыскаруын мисаллар ярдәмендә аңлата белү.

Без анализлаган дәреслектә басым темасы 63-68 битләрне һәм 147-156 күнегүләрне үз эченә ала. Басым темасына караган биремнәр, шулай ук, 71 биттәге 161 нче күнегүдә – интонация, 162 нче күнегүдә – иҗек темасы белән бергә бирелә.

63-64 нче битләрдәге 147 нче күнегүдә укучылар «Тынычлык» исемле вакытлы матбугат текстын укыйлар.  Бу күнегү берәү генә булса да, үз эченә берничә бирем яшергән. Беренчедән, укучылар текстның алдагы бирелешен укыйлар. Бирелеш укучылар өчен аңлаешлы булган  гади һәм җайлы җөмләләр белән төзелгән. Һәм темага кагылышлы биремне башкаралар. Бу очракта басым темасы. Икенчедән, укучылар вакытлы матбугаттан бирелгән текстны укыйлар. Бу очракта алар мәкалә тексты белән таныша, шул ук вакытта сүзлек запасын арттыралар һәм тынычлык темасын анализлыйлар. Ул гына да түгел, әлеге темада әхлак тәрбиясе дә үз ролен үти. Өченчедән, тексттан соң ике сүз тәрҗемә белән тәкъдим ителә. Дүртенчедән, тексттан соң бирелгән сораулар ярдәмендә укучылар тынычлык темасына аралаша, әңгәмә кора.

64 нче биттәге 148 нче күнегү – 147 нче күнегүнең дәвамы булып бирелә. Биредә укучылар калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә кушымчалар өстәп язалар. Сүзләрнең басымнарын билгелиләр. Басымның күчешенә игътибар итәләр. Һәм ахырда нәтиҗә ясыйлар. Шулй ук, үрнәк тә тәкъдим ителә (Үрнәк: сүз, сүзлек, сүзлегем, сүзлегемне). Бирем басым темасын ахыргача аңлау һәм ныгыту өчен.

65 нче биттәге 149 нчы күнегүдә татар һәм рус сүзләренең басымнарын куеп язарга, сүзләрне чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга кирәк.

Әлеге күнегү ике телне үз эченә ала. Укучылар ике телдәге басым куелышының уртак яки аермалы якларын күрә алалар.

150 нче күнегүдә укучылар басым темасын ныгытуны дәвам итәләр, сорау куюны искә төшерәләр һәм сүз төркемнәрен кабатлап китәләр.

66 нчы биттәге 151 нче күнегү басымны кабатлау белән генә чикләнми, уйларга да өнди. Биредә укучылар бирелгән сүзләрнең басымын билгеләргә һәм төркемнәрдәге сүзләрнең охшашлыгын атыйлар.

152 нче күнегү дә текст белән бирелә. Бу очракта рольләргә бүленеп укыла торган диалог. Укучылар текстны рольләргә бүлеп укыйлар һәм басым соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләрне генә язып алалар, басымын билгелиләр. Тексттан соң Керпе һәм Төлке сүзләренең нигә баш хәрефтән язылуы хакында фикер йөртәләр. Рольләргә бүлеп уку – укучыларда дуслык, бүлешү хисләрен тәрбияли.

153 нче күнегүдә укучылар бирелгән сүзләрне укып, аларның кайсы телдән керүе хакында фикер йөртә (биредә сүзлекләр белән дә эшләргә мөмкин), башка телләрдән кергән әлеге сүзләрнең басымын билгелиләр.

154 нче күнегүдә укучылар сүзләрдәге [ы], [э] авазларының әйтелешенә игътибар итеп укыйлар, әйтелеш белән язылыш арасындагы аермалы якларны табалар, сүзләрне күчереп язалар, басымны билгелиләр.

155 нче күнегүдә текст укыла, текст исеме турында фикер йөртелә. Биредә язуга да урын бирелә: укучылар икенче абзацтагы сүзләрне иҗекләргә бүлеп язалар һәм басымны билгелиләр. Тексттан соң татарча-руссча кечкенә генә сүзлек бирелә. Шулай ук, укучыларга кыш көне кошларга ярдәм итү турында сөйләргә тәкъдим ителә. Димәк, текст уку, язу, теманы ныгыту гына түгел, фикер йөртүне һәм сөйләм телен үстерү өчен, шул ук вакытта укучыларны яхшылыка өйрәтү – кошларга ярдәм итү турында сөйләргә дигән бирем дә үз урынын ала.

156 нчы күнегүдә сүзләрне үрнәктәгечә төркемнәргә бүлеп язарга тәкъдим ителә. Әлбәттә, үрнәк бирелә. Язу һәм фикер йөртү сәләте үстерелә.

Дәреслектәге басым темасы буенча бирелгән күнегүләрне анализлаганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин: басым темасын үткәндә күнегүләр төрле төсмер ала, ягъни, алар бер тема буенча гына бирелми, шунда ук иҗек темасын, кушымчаларны искә төшерү, татар һәм рус телләрен чагыштыру, сүз төркемнәре белән эшләүне дә берләштерә. Шулай ук, әхлак темаларын да өскә чыгара. Күнегүләрне үтәү барышында укучыларның логик фикерләү, язу һәм уку күнекмәләре үстерелә.

Иҗек

Иҗек темасын өйрәткәндә түбәндәге максат һәм бурычларны куярга мөмкин: иҗеккә билгеләмә бирә белү; ачык һәм ябык иҗекләр турында белү; татар телендәге иҗек калыплары, рус теленнән кергән иҗек калыплары турында белү; сүзләрне иҗекләргә аерып язу һәм аларның ачык иҗек яки ябык иҗек булуын билгели белү; текстның төп фикерен формалаштыру; текстка исем бирү; бирелгән тексттан төп мәгълүматны аера белү һәм кечкенә хикәя төзеп яза белү. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен белү; тексттагы сүзләрне, юлдан-юлга күчерерлек итеп, иҗекләргә таркатып яза белү; иҗек калыпларына туры килә торган сүзләр уйлап, аларны юлдан-юлга күчерерлек итеп, иҗекләргә таркатып яза белү; текстны кыскарту алымнарын белү; текстның төп фикерен формалаштыру; тексттагы һәр абзацка исем бирү; бирелгән тексттан төп мәгълүматны аера белү; план төзи белү; кыска текст төзи белү; изложение яза белү.

Без анализлаган дәреслектә иҗек темасы 56-63 битләрне һәм 128-146 күнегүләрне үз эченә ала. 141-146 нчы күнегүләр «Сүзләрне юлдан-юлга күчерү» темасына керә.

Иҗек темасы буенча бирелгән күнегүләрнең беренче икесе кабатлау, төгәлрәк билгеләгәндә – искә төшерү формасында бирелә. 128 нче күнегүдә план бирелә һәм шул планга нигезләнеп, укучылар иҗек турыда сөйлиләр. 129 нчы күнегүдә исә иҗек турындагы сорауларга җавап бирәләр, схемага нигезләнеп нәтиҗә ясыйлар.

130 нчы күнегүдә укучылар текстны укыйлар, иҗекләргә кагылышлы сорауга җавап бирәләр һәм язма эш башкаралар, төгәлрәк алганда, тексттан биш һәм ике генә иҗекле сүзләрне табып, иҗекләргә бүлеп язалар. Тексттан мисаллар табып язу 138 нче күнегүдә дә бирелә. Монда һәр иҗек калыбына тексттан икешәр мисал табып язалар. 138 нче күнегүдә биремнәр моның белән генә тамамланмый: укучылар текстны укып, төп фикерен әйтәләр һәм текстка исем бирәләр. Кайсы иҗек калыплары еш кулланылуына нәтиҗә ясыйлар. Тексттан соң ике сүздән торган сүзлек бирелә. Текст тематикасына кагылышлы сорауларга җавап бирәләр. Шулай ук, иҗади эш тә эшләнә: «Минем әнием – иң матур әни» темасына 12-15 җөмләдән торган хикәя төзеп язалар.

131 нче күнегү дә текст ярдәмендә башкарыла («Салават күпере» журналыннан). Биредә фикерләү сәләте дә, язма эш тә башкарыла. Укучылар текстны укып, исемен аңлаталар («Коры яңгыр») һәм сүзләрне иҗекләргә бүлеп язалар. Алга таба да фикер йөртү үтәлә – сузык авазлар саны белән иҗекләр санын чагыштыралар; калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең транскрипциясен язалар. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп язу чираттагы күнегүләрдә дә күзәтелә: 136 (җөмләләрнең чикләрен дә билгеләп), 137 (татар һәм рус сүзләрендәге бертөрле иҗек санын да билгеләргә). 139 нчы күнегүдә мәкальләр бирелә. Укучылар ике баганадагы мәкальләрне мәгънәләре буенча туры китереп күчереп язалар, мәгънәләрен аңлаталар, хәтерләрендә калдырырга тырышалар һәм бер мәкальне иҗекләргә бүлеп язалар.

135 нче күнегү гомумән иҗеккә генә кагылышлы. Укучылар бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлеп укыйлар, ачык һәм ябык иҗекләрне билгелиләр, нәтиҗә ясыйлар. Әлеге күнегүне телдән генә дә, язмача да башкарырга мөмкин.

141 нче күнегүдә рәсемнәр дә кулланыла. Укучылар рәсемнәрне карап сүзләрне иҗекләргә бүлеп укыйлар, үрнәктәгечә, юлдан-юлга күчерерлек итеп, иҗекләргә таркатып язалар. 142 нче күнегүдә дә сүзләрне юлдан-юлга күчерерлек итеп иҗекләргә таркатып язарга тәкъдим ителә. Юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләрнең астына сызарга кирәк. Текст темасына кагылышлы сорау да бирелә. Юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләрне билгеләү 143 нче күнегүдә дә бирелә. Соңыннан бу күнегүдә ике сүздән торган кечкенә генә сүзлек тә урын ала. Аннан соң текст буенча иҗади эш эшләнә: план төзү, эчтәлек сөйләү, изложение язу.

Калган 144 (й, ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне), 145 (бирелгән иҗек калыпларына туры килә торган сүзләр уйлау) нче күнегүләрдә дә сүзләрне юлдан-юлга күчерү, шуларга өстәп 146 (башваткычны укып, җавапларын табу һәм беренче башваткычның җавабын иҗекләргә бүлү) нчы күнегүдә иҗекләргә таркатып язу формасы бирелә.

132 нче күнегүдә укучылар ике текст укыйлар, аларның темасын һәм төп фикерен билгелиләр, ике текстның уртак якларын табалар, кайсында монолог, ә кайсында диалог кулланылганын табалар. Текстны укыганнан соң текст буенча бирелгән сорауларга җавап бирәләр. Шулай ук, иҗек темасы буенча бирелгән сорауларга да җавап табалар.

134 нче күнегү өйрәнелгән тема буенча фикер йөртеп язма эш эшләүгә корылган. Укучылар бер, ике, өч иҗекле сүзләр уйлап язалар. 140 нчы күнегү дә уйлау белән бәйле. Башваткыч формасында бирелгән әлеге күнегүдә укучылар сүзләрдә төшеп калган аваз хәрефләрен табарга, төрле сүзләр уйлап әйтергә һәм үзләре дә охшаш башваткыч уйлап карарга тиешләр.

Шулай итеп, иҗек темасын өйрәнгәндә күнегүләр күп бирелә һәм алар төрлелеге белән аерылып торалар. Иҗекләргә бүлү, сүздән-сүзгә күчерү кагыйдәләре кабатланып барса да, схема, иҗек калыплары белән эшләү, иҗади эш төрләре (план төзү, план бөенча эчтәлек сөйләү, изложение язу, монолог һәм диалог белән эшләү, башваткыч чишү һәм үзең төзү, рәсемнәр белән эш, мәкальләр белән бәйле биремнәр, текстның исеменең мәгънәсен аңлату һәм темасын ачу, һ.б.) дә үз миссияләрен үтиләр. Укучыларның фикер йөртү сәләте үстерелә, уку, язу күнекмәләре ныгытыла.

Интонация

Интонация темасын өйрәтү барышында укытучы түбәндәге максат һәм бурычларны куярга мөмкин: әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен белү; интонация турында белү; җөмләләрне әйткәндә, тавышның төрлечә хәрәкәтенә карап, җөмлә төрләрен аера белү.

Без анализлаган дәреслектә интонация темасы 68-71 битләрне һәм 157-161 нче күнегүләрне үз эченә ала.

Дәреслектә әлеге теманы биргәндә иң беренче күнегү (157 нче күнегү) җөмлә төрләрен кабатлау тарафыннан тәкъдим ителә. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләренең схемасы бирелә. Укучылар шуның буенча һәр җөмлә төренә мисал уйлап язалар, җөмлә ахырында нинди тыныш билгеләре куеласын атыйлар. Биредә фикер йөртү һәм язу күнекмәләре ныгытыла.

159 нчы күнегү дөрес интонация белән, орфоэпик кагыйдәләрне истә тотып рольләргә бүлеп укуны таләп итә. Укучылар, җөмләләрне укыганда, тавыш хәрәкәтендәге үзгәрешләргә игътибар итәргә тиешләр.  Тексттан соң да текст тематикасына кагылышлы биремнәр бар. Шулай ук, текстның эчтәлеген төп герой – Заһид исеменнән сөйләү тәкъдим ителә.

160 нчы күнегү исә бераз үзенчәлеклерәк. Биредә хикәя җөмләләрне сорау һәм боерык җөмләләргә үзгәртеп язарга һәм сүзләрнең басымнарын дөрес интонация белән укырга кирәк.

158 нче күнегүдә дә, 161нче күнегүдә дә текстлар бирелә. Икесендә дә укучылар текстны тиешле интонация белән укыйлар һәм әйтү максаты буенча җөмләләрнең төрләрен билгелиләр. Соңгысында текстны сәнгатьле итеп уку һәм текст исеменең мәгънәсен аңлату да бирелә («Урман нигъмәтләре»).

162 нче күнегү халык авыз иҗатын үз эченә алган. Биредә укучылар мәкальләрне укыйлар, мәгънәләрен аңлаталар, һәм сүзләрне иҗекләргә бүлеп, басымнарын куеп, күчереп язалар.

Шулай итеп, интонация темасын үткәндә күбесенчә текст белән эшләү отышлырак тоела. Чөнки, җөмлә төрләре белән эшләү, җөмләләрне дөрес интонация белән уку текст эчендә ачыграк чагыла. Ул гына да түгел, мәкальләр белән эшләү, схема буенча җөмлә уйлау, текст исемнәренең мәнгънәсен аңлату, текстның эчтәлеген лирик герой исеменнән сөйләү кебек төрле эш төрләре укучыларны күбрәк кызыксындыра. Чөнки бер төрле тема буенча гына, бу очракта дөрес интонация белән укып утыру гына ялыктырыр иде. Биремнәрне үтәгәндә сәнгатьле уку, фикер йөртү, язу күнекмәләре дә ныгытыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Татар теле дәресләрендә изложение яздыру методикасы.

Материалда татар теле дәресләрендә изложение яздыруның методикасы аңлатыла....

Ана теле дәресләрендә просодиканы өйрәнү

Ана теле дәресләрендә просодиканы өйрәнү...