Туфан Миңнуллин – публицист
статья
Туфан Миңнуллин публицистикасында бигрәк тә туган тел, милләт язмышы мәсьәләләренә караган, татар хатын-кызларына багышланган язмалары аеруча күңелгә якын. Алар тормышка ышаныч һәм өмет белән карарга өйрәтәләр, милли горурлык хисе уяталар.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Туфан Миңнуллин – публицист
Күренекле замандашыбыз, чын мәгънәсендәге халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатын мин юан кәүсәле, ябалдашлы агачка охшатам. Анда аның театр сәхнәләрендә куелган әсәрләре дә, хикәя-повестьлары да, шигырь-робагыйлары да, көндәлек-язмалары да урын алган. Милләте өчен җанатар әдип әнә шул мәһабәт иҗат агачы белән безне әсир итә, уйландыра, арыган күңелләргә дәрт өсти.
Драматург, язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин "Утырып уйлар уйладым", "Татарның бер баласы" китапларында һәм унтомлыгында басылган көндәлек-язмалары белән укучы күңеленә милләт язмышы өчен кайгыручы, ил-халык борчуын үз күңеле аша үткәреп, заман гаме белән янган үткен телле, ихлас җанлы публицист буларак килеп керә. Әйе, милләт язмышы өчен җан атучы олпат Ил агасы бит ул.
Мин-татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Хезмәтемдә яшь буынны милли рухта тәрбияләүче булгангамы, Туфан Миңнуллин публицистикасы дигәндә, мин шәхсән, аның туган тел, милләт язмышы мәсьәләләренә караган, татар-хатын кызларына багышланган язмаларын кызыксынып укыйм һәм балаларга әхлакый-рухи тәрбия бирүдә кулланам. Тирән эчтәлекле, балалар күңеленә үтеп керердәй бу язмалар укучыларыбызга тормышка ышаныч һәм өмет белән карарга өйрәтәләр, милли горурлык хисе уяталар.
Хәзерге көндә актуаль проблемаларның берсе-туган тел, аның кулланылышы."Шактый татар кешесенең шул гап-гади хакыйкатьне аңламавы гаҗизгә калдыра,- ди автор.-Әйтәсең, тел аралашу коралы гына түгел, ул күңелләрнең сөйләшүе, җаның бөтенлеген саклый торган әхлакый категория, дисең".
Әдипнең үзенә туган телнең бөтен нечкәлекләрен белеп тоемлау осталыгы тулы гаилә тәрбиясеннән килә. Без моны "Әти", "Әни" язмаларында ачык күрәбез. Мәктәп укытучысы буларак, Туфан Миңнуллинның публицистик язмалары укучы зәвыгын канәгатьләнерлек итеп аһәңле, тел-стиль ягыннан аңлаешлы, халыкчан булуын ассызыклыйсы килә. Автор язмаларында диалог формасы да, персонажның монологы рәвеше дә, үзе белән кайчандыр булган вакыйгаларны искә төшерү дә, хат тексты рәвеше дә бирелә. Мәсәлән, "Үзем белән әңгәмә", "Монолог", "Хат", "Имгәтелгән надан", Философ" һәм башкалар.
Күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак, әдип дәүләт күләмендә сәяси проблемаларга битараф түгел. Ул "Татарның әхлакый кодекс"ында "Үзебез үз телебезне түбәнсеткәнгә безне зур милләткә санамыйлар да. Әгәр дә син үзеңне бәләкәй дип саныйсың икән, әлбәттә инде, бүтәннәр сине тагын да кечерәйтәләр",-ди. Яки "Әгәр дә урыс теле белән генә зур уңышларга ирешеп булса, барлык урыс агайларның да балалары әллә кем булырлар иде.Ә Россиядә иң укымышлы, акчалы кешеләр кемнәр? Яһүдләр. Төрле җирләргә таратылып, үз телләреннән читләштерелгән яһүдиләр бүген барысы да үз телләрен өйрәнергә керештеләр. Моны һәр татар белергә тиеш." Нинди үз-үзеңә ышаныч, көч һәм өмет бирүче юллар. Телебезгә тискәре караш, татар телендә сөйләшергә куркып яшәгән агайлар колагына әйтелгән бу сүзләр.
Укучыларыбыз, укытучыларыбыз арасында төрле фикерләр яши. "Татарның әхлакый кодексы"ндагы өзекләр мәктәп дәреслекләренә кертелеп, киләчәктә яшь буынны тәрбияләүдә файдаланылса, бу телгә уңай карашны исбат итүдә отышлы алым булыр иде.
Бабайлардан калган рухи мирасны, тарихи традицияләрне үзләштерүгә сәләтле милләтнең генә киләчәге бар. Күпләребезнең геннарындагы "без дәүләтле халык булганбыз һәм киләчәктә дә шулай булырга тиеш" дигән эчке бер горур тойгы яшәсә дә , бүгенге яшьләребез әдәбият- мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне ерак буыннарга кадәр озата барырлармы? "Татар турында ике кыйсса ","Татарочки", "Искергән әйтем”. “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә " , "Кем өйрәнә, кем өйрәтә?" "Татар таркалыр микән?" кебек язмалар әнә шул уйларга этәрә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туфан Миңнуллинның "Бәхетле кияү" комедиясенә анализ
Туфан Миңнуллинның "Бәхетле кияү" комедиясенә анализ тәкъдим итәм...
Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять.
Гамил Афзал укуларына багышланган фәнни-эзләнү конференциясендә катнашу өчен фәнни эш....
Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.
Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...
Туфан Миңнуллин иҗатына хас үзенчәлекләр.
Бу фәнни эш халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның иҗатына хас үзенчәлекләрне ачуга багышланган. Фәнни тикшерүнең объекты. Әдипнең беренче чор прозасы, я...
Презентация "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять"
Презентация "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять"...
Туфан Миңнуллин турында тест
Күренекле әдип Т.Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлына багышланган тест...
"Туфан Миңнуллин - татар халкының сөекле улы"исемле презентация
Әдәбият дәресләрендә яки дәрестән тыш чараларда кулланырга мөмкин...