Туфан Миңнуллин иҗатына хас үзенчәлекләр.
материал на тему

Бу фәнни эш халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның иҗатына  хас үзенчәлекләрне ачуга багышланган.  

Фәнни тикшерүнең объекты. Әдипнең беренче чор прозасы, ягъни алтмышынчы елларда язылган чәчмә әсәрләре “ Дуслык хакына “( Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1965.— 53б. ) һәм “Чишмә җыры” (Хикәяләр һәм новеллалар.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 44 б. ) китапларында урын алган. Без алардан “Дуслык хакына”, “Чишмә җыры” хикәяләрен фәнни анализ өчен аерып алдык.

“Мин” повесте һәм 1975 елда дөнья күргән “Кеше бул!” җыентыгы, әдип язучы буларак танылгач дөнья күргәнлектән, киләсе фәнни эзләнүләребез өчен калдырылды.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.Туфан Миңнуллин – шактый сандагы кызыклы хикәяләр авторы. Аның прозасына юмористик, сатирик, җитди хикәяләр “Мин” повесте һәм “Утырып  уйлар уйладым” дип аталган публицистик цикл керә. Шактый зур мирас дип бәяләргә мөмкин, әмма, драматургиясеннән аермалы буларак, алар әле аз өйрәнелгән.

Т.Миңнуллин “Дуслык хакына” китабын бастыргач, Г.Бакир “Социалистик Татарстан” газетасының 18 декабрь санында аңа шактый уңай бәя бирә. Барлас Камал да тәүге хикәя җыентыгында инде булачак язучыны күреп ала.

Әдипнең икенче китабы әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан игътибарсыз калдырыла.  Хәтта өченче җыентыгы да бары Барлас Камаловның гына “Тәэсирле хикәяләр” исемле ике тәнкыйди мәкаләсендә бәяләнә һәм вакытлы матбугатта басылып чыга.

Фәнни эзләнүләрнең максаты: Туфан Миңнуллинның башлангыч чор прозасына хас үзенчәлекләрне ачу.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

-                башлангыч чор иҗатына караган әсәрләр белән  танышу, өйрәнү объектын ачыклау;

-                Т.Миңнуллинның күләмле һәм кече прозасына хас уртак һәм аермалы якларын табу;

-                Т.Миңнуллинның башлангыч чор прозасына хас гомуми сыйфатлар турында нәтиҗәләр чыгару.


Хезмәтнең структурасы. Фәнни-эзләнү  эше максат һәм бурычлар ачык билгеләнгән, теманың өйрәнелү дәрәҗәсе күрсәтелгән, язучы иҗатына гомумбәяләр чагылдырылган Керештән, проблема чишелгән бер  бүлекле Төп өлештән һәм шул бүлектә чыгарылган нәтиҗәләрне бергә кушып биргән Йомгактан, аны язуда ярдәмче материал буларак файдаланган әдәбиятны һәм чыганакларны чагылдырган исемлектән тора.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Фәнни эш36.34 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республика Биектау муниципаль районы Чыпчык гомуми урта белем бирү мәктәбе.

Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни – гамәли эш  .

Тема : “ТУФАН МИҢНУЛЛИН ХИКӘЯЛӘРЕНӘ ХАС ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР”.

                                                                           Автор: Чыпчык гомуми урта

                                                                   белем бирү мәктәбенең татар

                                                                         теле һәм  әдәбияты укытучысы

                                                                     Гыймадиева Ләйлә Мансур кызы

Чыпчык – 2014.

Эчтәлек.

  1. Кереш ........................................................................................ 3
  2. Т.Миңнуллин хикәяләренә хас үзенчәлекләр.........................5
  3. Йомгак ........................................................................................11
  4. Библиография..............................................................................12

Кереш

Т.Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында проза әсәрләре, шуның кече күләмле хикәя жанры формасы белән  килә, әмма бераздан скетчлар язуга күчә. Соңрак ул драматургия жанрының олырак формаларында көчен сынарга керешә. 1962 елны яшь авторның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәлек комедиясе — Минзәлә драма театры, балалар өчен язылган өч пәрдәлек «Азат» исемле пьеса-әкияте Казанда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм, тамашычыларның игътибарын казанып, театр җәмәгатьчелегендә һәм тәнкыйтьтә уңай бәя ала.

1967—1969 елларда Әлмәт дәүләт драма театрында — «Күрше кызы», Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куелгач, Т. Миңнуллин тәнкыйтьтә үзенчәлекле драматург буларак телгә алына башлый. Татарстан китап нәшрияты 1965—1970 еллар арасында аның пьесалары, юмористик хикәяләре һәм новеллалары тупланган биш җыентыгын бастырып чыгара.[1] 

Җитмешенче еллар — Т. Миңнуллин художник буларак ижади йөзе формалашу, табигый талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм индивидуаль сыйфатларга байый бару чоры дияргә мөмкин. Әдип форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә төшә, тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл итү,заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак илтеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле темаларын кузгата. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя.

Күргәнебезчә, Т.Миңнуллин иҗат юлын прозаик сыйфатында башлаган, әмма халыкта, нигездә, драматург буларак билгеле иде. Дөрес, гомеренең соңгы елларында ул кабат проза әсәрләре дә яза башлады, хәтта шигырь җыентыгы да иҗат итеп ташлады, әмма барыбер дә драматург булып кына калды шикелле.

Т.Миңнуллин язган проза әсәрләренең уңышы, иң беренче нәүбәттә, аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы философик категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе,аның җәмгыять һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы,әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, туган җиргә,Ватанга тугрылыгы,үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара.

Теләсә кайсы әдипнең иҗатында башлангыч чор әсәрләре үзенчәлекле урын тота. Аларда талант, яисә талантлылык орлыклары чагылырга мөмкин, киләчәктә еш кына формалашкан стиль үзенчәлеге чагылыш таба. Т.Миңнуллинның башлангыч чор прозасы шулай ук әдип буларак калыплашкан иҗатчының язу үзенчәлеген билгеле бер дәрәҗәдә үз эченә ала дип уйлыйбыз. Димәк, Т.Миңнуллинның тәүге хикәяләрен анализлау, аларның гомуми иҗатка үтеп керүнең бер юлы да булып тора.

Фәнни тикшерүнең объекты. Әдипнең беренче чор прозасы, ягъни алтмышынчы елларда язылган чәчмә әсәрләре “ Дуслык хакына “( Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1965.— 53б. ) һәм “Чишмә җыры” (Хикәяләр һәм новеллалар.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 44 б. ) китапларында урын алган. Без алардан “Дуслык хакына”, “Чишмә җыры” хикәяләрен фәнни анализ өчен аерып алдык.

“Мин” повесте һәм 1975 елда дөнья күргән “Кеше бул!” җыентыгы, әдип язучы буларак танылгач дөнья күргәнлектән, киләсе фәнни эзләнүләребез өчен калдырылды.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.Туфан Миңнуллин – шактый сандагы кызыклы хикәяләр авторы. Аның прозасына юмористик, сатирик, җитди хикәяләр “Мин” повесте һәм “Утырып  уйлар уйладым” дип аталган публицистик цикл керә. Шактый зур мирас дип бәяләргә мөмкин, әмма, драматургиясеннән аермалы буларак, алар әле аз өйрәнелгән.

Т.Миңнуллин “Дуслык хакына” китабын бастыргач, Г.Бакир “Социалистик Татарстан” газетасының 18 декабрь санында аңа шактый уңай бәя бирә. Барлас Камал да тәүге хикәя җыентыгында инде булачак язучыны күреп ала.[2]

Әдипнең икенче китабы әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан игътибарсыз калдырыла.  Хәтта өченче җыентыгы да бары Барлас Камаловның гына “Тәэсирле хикәяләр” [3] исемле ике тәнкыйди мәкаләсендә бәяләнә һәм вакытлы матбугатта басылып чыга.

Фәнни эзләнүләрнең максаты: Туфан Миңнуллинның башлангыч чор прозасына хас үзенчәлекләрне ачу.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • башлангыч чор иҗатына караган әсәрләр белән  танышу, өйрәнү объектын ачыклау;
  • Т.Миңнуллинның күләмле һәм кече прозасына хас уртак һәм аермалы якларын табу;
  • Т.Миңнуллинның башлангыч чор прозасына хас гомуми сыйфатлар турында нәтиҗәләр чыгару.

Хезмәтнең структурасы. Фәнни-эзләнү  эше максат һәм бурычлар ачык билгеләнгән, теманың өйрәнелү дәрәҗәсе күрсәтелгән, язучы иҗатына гомумбәяләр чагылдырылган Керештән, проблема чишелгән бер  бүлекле Төп өлештән һәм шул бүлектә чыгарылган нәтиҗәләрне бергә кушып биргән Йомгактан, аны язуда ярдәмче материал буларак файдаланган әдәбиятны һәм чыганакларны чагылдырган исемлектән тора.

Т.Миңнуллин хикәяләренә хас үзенчәлекләр

Әдәбиятның, прозаның чәчәге кебек булган һәм үзенең лиризмы, кыскалыгы, кеше күңелен ача алуы белән  шигърияткә дә якын торган  хикәяне һәркем үз итә. Анда үзләрен әдипләр генә түгел, драматурглар да, шагыйрҗләр дә сынап карый. Т.Миңнуллин һәр формада иҗат иткән кеше иде. Әлбәттә, ул хикәяне дә читләп узмады. Аның әдәбиятка хикәя аша килүе игътибарга алырлык бер момент булып тора.

Хикәя – кече эпик жанр. Сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны, күп очракта тормыш-көнкүрешнең бер эпизодын, кеше характерын я бер сыйфатын, чалымын сурәтли[4].

Хикәя жанрының татар әдәбиятындагы озын тарихы бар. Урта гасырларда шигъри әсәрләрдә очраган хикәятләрдән, әкиятләрдән, мәзәкләрдән үсеп чыгып, ул егерменче гасыр башына камил бер әдәби формага әверелә. Узган гасырдан аның матур үрнәкләрен Ш.Камал, Г.Камал, Г.Рәхим, Ф.Әмирхан, Н.Думави, Ш.Әхмәдиев, Г.Исхакый һ.б.лар бирә. Бу дәвердә язылган хикәяләргә кыйсса, нәсер һәм башка жанрлар белән чиктәш булу хас.  Димәк, урта гасырчылык традицияләре дәвам итә.

Бөек Ватан сугышы елларында И.Гази, А.Шамов, М.Әмир, Г.Кутуй, Ф.Хөсни хикәяләре лирик башлангычлы булулары белән үзенчәлекле. Бу дәвердә һәм 60-70 елларда Ә.Еники, психологик тасвир мөмкинлекләрен файдалану ягыннан, хикәя жанрын яңа баскычка күтәрә. Сугыштан соңгы елларда Р.Төхфәтуллин, Ф.Шәфигуллин, Г.Сабитов,  Ф.Хөсни һ.б.ларның хикәяләре аеруча игътибарга лаек.

Егерменче гасыр ахырының да үз хикәячеләре бар иде. М.Хуҗин, Ф.Латыйфи, М.Мәһдиев, Т.Галиуллин, Ф.Садриев – әлеге форманы читләп узмаган, кайберләре вафат һәм исән язучыларыбыз.

Яшьрәкләрдән хикәячеләр арасында Ф.Яхин, Р.Рахман, А.Әхмәтгалиева, Ф.Җамалетдинова исемнәрен атап узарга кирәктер. Бу гасырга аяк атлагач та кызыклы әсәрләр, бигрәк тә “Минһаҗ маҗаралары”н иҗат иткән Т.Миңнуллинны исә алдагы буын язучылар арасында күрәбез. Аның кече эпик жанрда язылган әсәрләре хикәя канунына таләпләренә бик матур җавап бирә. Әсәрләренең эчтәлек тукымасы тыгыз, сюжет канвасы төзек, һәр җөмлә, урынлы һәм уйланылган дип белдерергә мөмкин. Туфан абый чәчмә әсәрләр өчен мөһим булган вакыйгалар хәрәкәтчәнлеген һәм киеренкелеген дә онытып җибәрми.

Хикәянең аерым бер төре булган новелла хакында да язып узыйк. Новелла (итал. novella - яңалык) – кече эпик жанр, үткен сюжет, композицион төгәллек белән аерылып тора торган, нигезендә көтелмәгәнчә төгәлләнүче парадоксаль бер тарих ята торган эпик жанр. Кайбер галимнәр новелланы хикәянең жанр төре кебек тә, икенче берләре мөстәкыйль форма кебек тә карыйлар.

Татар әдәбиятында, безнең уйлавыбызча, хикәянең бик отышлы, үзенчәлекле һәм укылышлы формасы булган новеллалар шулай ук XX йөз башында, беренче чиратта Г.Исхакый (“Көтелгән бикәч”, “Кәҗүл читек”) һәм Ш.Камал (“Уяну”, “Сулган гөл”, “Сукбай”), Ф.Әмирхан (“Хәзрәт үгетләргә килде” , “Сәмигулла абзый”)  һәм башкалар иҗатында мәйданга чыга. Аларда  кешенең эчке дөньясы, кичерешләре фәлсәфи тирәнлектә сурәтләнә, теге яки бу хәлләр көтелмәгән чишелешләр белән тәмамлана.

Узган гасыр татар әдәбиятында Ф.Хөсни, Р.Төхфәтуллин, Г.Сабитов, Ф.Шәфигуллин, Ф.Баттал  һ.б. иҗатында новелла жанры таләпләренә җавап бирә торган аерым әсәрләр бар дип саныйбыз.

Үз заманыбызның танылган әдипләрен хикәяче яисә новеллист сыйфатында атаганда, Туфан Миңнуллинның хикәя жанрын гүзәл үрнәкләр белән баетуын да искәртеп үтү урынлы булыр.

Т.Миңнуллин хикәяләренең тематикасы шактый киң. Автор көндәлек тормыш вакыйгаларын да яктырта,  тарихи темаларга да мөрәҗәгать итә. Аларны берләштереп торган урак сыйфат ул – кеше күңеленең олылыгынбәяләү, еш кына аны җылы юмор белән күрсәтүче яисә лирик-моңсу тоннарда ачу.

Язучының бу жанрдагы әсәрләре шәхсән минем үземә гасыр башы язучысы Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим язганнарга аваздаш кебек күренә. Гади-гадәти сюжет артында автор кеше гомеренең чиклелеге, мәхәббәт, матурлык турында сөйли. Кешедәге көч-гайрәтнең вакытлылыгы сәбәпле туган моңсулык-сагыш әсәрләрдә иң олы кыйммәтләр: күңел байлыгы, мәрхәмәтлелек, игътибарлылык һ.б. сыйфатларга соклану белән үрелеп китә.

Т.Миңнуллин хикәяләрен анализлауны аның "Чишмә җыры" әсәреннән башлыйк. Әлеге әсәрнең сюжеты катлаулы түгел. Шулай бервакытХәсәнгали бабай белән карчыгы Гөлҗиһан яшьләр мәхәббәтенең шаһиты булалар. Икенче көнне карт эскәмия ясап куя. Өченче көнне, егет очрашуга соңга калганда, картлар чын-чынлап борчуга төшәләр. Картларның шушы эш-гамәлләре юмор белән сурәтләнгән.  Олы буын вәкилләренең  кайчандыр йөрәкләрендә кабынган саф "мәхәббәт" дигән хиснең яшьләрдә дә дәвам итүен теләве үзе үк пародокс, бу заманга туры да килмидер шикелле. шул ук вакытта ул ышандыра да, яшьләр турында сөйләшкән булып, әби һәм бабай үз хисләрен яңарта, бу яңарту яшьлекне сагынуны да үзенә сыйдырган.

Хикәя чишмә җырының, мәхәббәт хисенең, өлкән буында яшьләргә җылы мөнәсәбәтнең мәңгелек булуына ышанып язылган, шуның тормыштагы иң олы матурлык икәнлеген раслый.

Яки икенче хикәя "Акбур" укытучы Җәүһәрия апаның олы күңелле, мәрхәмәтле, балалар хәленә керә белүче укытучы булуын гади генә бер ситуациядә – урланган акбурны күреп тә, дәшми калуда – укучыга җиткерә.

"Хыянәт" укучы күңелендә үткен юморны, тормышның авырлыгыннан туган моңсулыкны, малайларның матур күңеле уяткан соклану хисләрен бербөтенгә төйни.[5]

Буыннар арасындагы бәйләнешне үзәккә куйган, җавапсыз мәхәббәт, дуслыкка тугрылык хакында сөйләүче "Кулъяулык"[6] хикәясе гади кешеләрнең иң саф кичерешләрен сурәтләү объектына әйләндерә.

"Солдат кебере" хикәясендә исә сугышта аякларын өздереп кайткан, озын буйлы Сәлимуллага үз буена тәңгәл кабер казыту вакыйгасы шулай ук өлкәннәр фидакарьлеге алдында баш ию, аларга хөрмәт күрсәтү булып яңгырый. "Хәмәткәрим абыйның унҗиде яшьлек малае да көрәгенә ябышты" дигән җөмлә яшь буынның да сугыш фаҗигасен үз күңеле аша кичерә алуын, дәвамчанлык мотивын тагын бер кат калкытып куя.[7]

Язучының заман сорауларына сизгерлеге, җәмгыять һәм халык тормышын яхшы белүе, яшәешнең өлгергән проблемаларына һәрчак игътибарлы булуы аның шушы чорда иҗат ителгән «Мин» повестенда да, «Өмет», «Кызыл тышлы дәфтәрдән»,«Утырып уйлар уйладым» исемнәрендәге җыентыкларындагы парчаларында һәм юморескаларында автор каләменә хас үткенлек белән замандашлары образларын гәүдәләндерә,чор билгеләрен чагылдыра. Бу яктан бигрәк тә «Утырып уйлар уйладым» исемле рубрика астында көндәлек матбугатта басылып килгән парча һәм хикәяләр,монолог-юморескалар характерлы.

Туфан Миңнуллин әсәрләрендә төп идея гадәттә ике компоненттан — объектив чагылган эчтәлектән һәм эмоциональ кичерештән тора. Авторның эмоциональ кичереше, иң әүвәл, үз геройларына һәм чынбарлыкка мөнәсәбәтендә чагыла. Ул бөтен әсәр поэтикасыннан оеша, аерым композицион элементлар һәм алым-чаралар ярдәмендә тудырыла.[8]

Шулай итеп, автор зәвыклы һәм акыллы укучы эстетик ләззәт алырлык, рәхәтләнеп көләрлек, моңсу гына елмаерлык, уйланырлык әсәрләре белән зур иҗтимагый-әхлакый мәсьәләләр күтәрә. Милли характерлар буларак таныла торган геройлар ярдәмендә милли көнитешнең, гомумән тормыш-яшәешнең катлаулы, каршылыклы якларына үзенчәлекле караш ташларга, үзе ясаган нәтиҗәгә укучыны да "китереп җиткерергә" омтыла.[9]

Т.Миңнуллин иҗаты – зур бер дөнья. Әсәрләре тематик төрлелеге, жанр байлыгы белән соклану уята. Шулай да, әдип иҗатының үзенчәлеге, төп тематикасы, Кеше шәхесен өйрәнү, аның яңа сыйфат-төсмерләрен, каршылыклы рухи дөньясын ачу белән бәйле. Шуңа да аның геройлары гаять тормышчан, үзгә холыклы булулары белән аерылып тора.

Йомгак

Фәнни-эзләнү эшен язу дәверендә без, язучының башлангыч чор прозасына хас тематиканы ачыкладык, әсәрләренә хас үзенчәлекләрне, кече  күләмле хикәяләрендә идея –проблемаларны таптык.

Т.Миңнуллин иҗат иткән проза  әсәрләренең уңышы, иң беренче нәүбәттә, аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы,реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, зларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы,сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы философик категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе,аның җәмгыять Һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы,әхлакый сафлыгы,намуслылыгы,туган җиргә,Ватанга тугрылыгы,үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара.

Әйтеп үткәнебезчә, Туфан Миңнуллинның башлангыч чор прозасына хас тематиканы ачыклауны максат итеп куйган идек. Фәнни эзләнүләребез нәтиҗәсендә, шулар ачыкланды:

- Т.Миңнуллинның драматургиясендә чагылыш тапкан тормыш-яшәеш концепциясе прозасында да чагыла: битараф булмау, үҗәтлек дәрәҗәсендәге тырышлык, үз-үзеңә ышану, оптимизм, милләт язмышын кайгыртып яшәү һ.б.;

– язучының “Чишмә җыры”, “Акбур”, “Кулъяулык”, “Солдат кабере” кебек әсәрләренең үзәгенә гади кешеләр, бигрәк тә авыл кешеләре образлары куела;

  • кече күләмле хикәяләрендә Т.Миңнуллин якты күңелле, иманлы кешеләрне укучы яратырлык итеп тасвирлый. аплар аша уңай идеалларны уздыра;
  • югарыда аталган әсәрләрнең акрын темпы, хәрәкәт азлыгы, поэтик яңгырашы, сагышлы вакыйга-хәләре лирик-моңсу яңгырашлы әсәр итә;
  • Т.Миңнуллинның беренче чор хикәяләрендә кеше гомеренең чиклелеге, мәхәббәт, матурлык,  көч-гайрәтнең вакытлыча булуы бәян ителә;

Библиография 

Чыганаклар

  1. Т.Миңнуллин. Кеше бул!: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1975.—167 б.
  2. Т.Миңнуллин. Чишмә җыры: Хикәяләр һәм новеллалар.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 44 б.

Фәнни-методик әдәбият

Татар телендә

  1. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-мөх. А.Әхмәдуллин. - Казан: Татар. кит.нәшр., 1990.– 239 6.
  2. Әхмәдуллин А. Үрнәк геройлар сагындыра // Казан утлары. – 2004.– №7. – Б.132.
  3. Галиев М. Туфан булып кара син! // Мәйдан. – 2005.– №12. – Б.98.
  4. Гыйльманов Г. Татарның бер баласы // Мәгърифәт. – 2005. – 27 авг. – Б.4.
  5. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.
  6. Закирҗанов Ә. Заман белән бергә / Ә.Закирҗанов.– Казан: Татар.кит. нәшр., 2004.– 1756.
  7. Закирҗанов Ә. Яңарыш юлыннан (Хәзерге татар әдәбият белеме мәсьәләләре) / Ә.Закирҗанов. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2008.– 3036. 
  8. Заһидуллина Д. Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык) / Дания Заһидуллина. - Казан: Мәгариф, 2006. - 255 б. 
  9. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма.– Казан: Мәгариф, 2005.-111б.


[1] Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. совет Татарстан язучылары.– Казан,Татарстан китап нәшрияты,1986.– 639 б.

[2] Камалов Барлас.Беренче адымнар // Социалистик Татарстан.–1965–14нче ноябрь.

[3]   Камалов Барлас. Тәэсирле хикәяләр // Социалистик Татарстан.–1976.–22нче февраль

[4] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 213 б.

[5] Т.Миңнуллин. Чишмә җыры: Хикәяләр һәм новеллалар.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 44 б. 10 000.

[6] Т.Миңнуллин. Кеше бул!: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1975.—167 б. 14 000.

[7] Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык) / Дания Заһидуллина. - Казан: Мәгариф, 2006. - 255 б.

[8] Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60 – 90 еллар әдәбияты. – Казан: Раннур нәшрияты, 2001. – 544б.

[9] Рухи таяныч: әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Әлфәт Закирҗанов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. - 287 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

“Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларны мәктәптә өйрәтү үзенчәлекләре"

Әлеге эш Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген”, “Карлыгач”, “Туган авыл” җырлары буенча....

Илдар Юзеев иҗатының үзенчәлекләре (тематик-проблематик юнәлешләре) презентация

В работе представлена краткая биография, премии, полученные И.Юзеевым, деление его творчества на этапы.Главная цель работы - показать какие проблемы раскрывает И.Юзеев в своих произведениях....