“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”
методическая разработка (5 класс)
8 нче март бәйрәмендә әниләрне котлаган бәйрәм сценариясе.Әйе, язның беренче бəйрəме – 8 МАРТ. Ул безнең кадерле əнилəребез, əбилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез, матур кызларыбыз бəйрəме. Без сезнең барыгызны да яз бəйрəме белəн котлыйбыз. Сезгə сəламəтлек, гаилə бəхете телибез. Күклəрегез һəрвакыт аяз, күңеллəрегез тыныч һəм шат булсын!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
donyanyn_maturlygy_-_nkylrd.doc | 69.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”
Максат: Әнилəргə, əбилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү.
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә?
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә. Полина
Бүген әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана
Кояш шуңа көлә бүген
Гөлләр шуңа шатлана А.Азалия
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар. Эвелина
А.б: Көннəрне җылытып, алсу нурлар сибүче кояшы, түбəлəрдəн тамучы шаян, көмеш тамчылары белəн бергə күңелле яз килде! Ә сез белəсезме соң, язның иң беренче бəйрəме нинди бəйрəм əле?
Балалар: Әнилəр бəйрəме.
А.б: Әйе, язның беренче бəйрəме – 8 МАРТ. Ул безнең кадерле əнилəребез, əбилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез, матур кызларыбыз бəйрəме. Без сезнең барыгызны да яз бəйрəме белəн котлыйбыз. Сезгə сəламəтлек, гаилə бəхете телибез. Күклəрегез һəрвакыт аяз, күңеллəрегез тыныч һəм шат булсын!
Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Кыз: Уятмады, үзем тордым
Бүген әни бәйрәме!
Пәрдәләрне ачып куйдым
Көн кояшлы, көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын
Әниләрнең бәйрәме
Өстәл өстен кат-кат сөрттем
Җәйдем ап-ак җәймәне
Чиста булсын, пөхтә булсын
Бүген әни бәйрәме.
Әни сүзе иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң əйбəт кешелəр дə
Әни кебек булалмас.
Минем əни бик əйбəт
Гел көлеп кенə тора.
Улым дип əйтеп
Сөеп, иркəлəп тора.
А.б. Чын күңелдән бүген котлыйбыз,
Бәйрәм белән Сезне, әниләр, әбиләр.
Сезнең өчен шигырь сөйлибез,
Сезнең өчен җырлар җырлыйбыз..
Чын күңелдән бүген котлыйбыз,
Бәйрәм белән Сезне, әниләр, бәйрәм белән әбиләр.
2 сыйныф кызлары биюе
А.б: Әни! Шушы кечкенə генə сүзгə никадəрле наз, җылылык сыйган. Алар безнең нəни генə шатлыгыбызны да зур итеп күрə белəлəр, кечкенə генə кайгыбызны да иң беренче булып уртаклашалар, шукланып алсак та кичерə белəлəр.
Әйдəгез əнилəрне беренче бəйрəм белəн котлап аларга иң изге, иң матур телəклəребезне, матур сүзлəребезне əйтик əле!
Имин булып атсын таң кояшы
Йөзегезгə нурлар сибелсен.
Һəр яңа таң сезгə бетмəс шатлык
Һəм гомерлек бəхет китерсен!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Әнием – кадерлем
Әнием – якты йолдызым!
Әнием – бəгърем!
Әнием – бəхетем!
Әнием – сөеклем!
Әнием – җимешем!
Әнием – алтыным!
Әнием – бердəнберем!
Әнием – якты кояшым!
Әнием – йомшагым!
Әнием – җилəгем!
Әнием – йөрəк маем!
Әнием – чəчəгем!
Әнием – матурым!
Жыр “Туган як”
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Чын күңелдəн əйткəн сүзлəр
Менə иң яхшы бүлəк.
«Әнием, котлыйм»,-дип əйтсəң
Иң шəп бүлəк шул, димəк.
Минем əни бу дөньяның
Иң чибəре, сылуы
Нинди бəхет –
Һəр баланың
Үз əнисе булуы.
Минем əни, һич бəхəссез,
Иң сөйкемле əни ул!
Әйткəн сүзе,
Кылган эше –
Һəммəбезгə туры юл.
Борчыйсым килми əнине,
Елмаеп, көлеп йөрсен.
Иң матур əни икəнен,
Бөтен дусларым күрсен!
Тормышта ямь бирүче
Иң кадерле əнием
Мең йолдызлар арасыннан
Тапкан сине əтием
Кояш кебек өебезгə
Нур сибеп торасың син.
Күмәкләшеп без дә дуслар,
Җырлап алыйк әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын,
Әниләрнең бәйрәме.
Җыр: “Әнием - җаным син”
Дөньяда иң гүзәл,
Иң матур нурлы зат.
Ул минем әнием,
Ул минем әнием.
Кушымта: Иң якты кояшым,
Иң назлы гөлкәем,
Иң якын кешем син,
Әнием җаным син.
Кадерләп үстердең,
Җаныңны биреп син.
Төннәрен йокламый
Бәхетле булсын дип.
«Хатын-кыз көне»
Хатын-кыз көне бүген,
Әниләр бәйрәме.
Беләм мин ярата ул,
Чәчәкләр бәйләме.
Ә кайдан мартта сирень,
Канәфер табарга,
Мөмкин ак кәгазьгә
Чәчәкләр ясарга.
Шул сирень, канәферне
Өстәлгә куярмын,
Кочаклап бәйрәм белән
Әнине котлармын.
А.б: Әнилəребез кояштай озын гомерле булсыннар. Гел шулай яшь, гөл- чəчəклəр кебек балкып торсыннар.
Иң –иң сабыр, иң-иң тыйнак.
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле,
Алар безнең әниләр.
А.б. Әнинең куллары иң-иң йомшак, иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга бөтен кайгыларың югала. Ә «балам» дип əйтсə, очар канатлар үсə. Әйдəгез, əнилəребезнең тавышларыннан танып карыйк.
(Әнилəр белəн уен. Бала əнисен тавыштан танып белə уены). Әни үз баласына матур сүзләр әйтсен. Балалар арт белән басалар. Кемнең әнисе?
“Мин əнигə булышам”
Мин əнигə булышам
Табак савыт юышам.
Чистарган савыт-сабаны
Шкафларга куешам.
Мин əнигə булышам
Урын-җирлəр җыешам.
Гөллəргə сулар да сибəм.
Керлəрне дə юышам,
Мин əнигə булышам
Идəнне дə юышам,
Әни кебек эш остасы
Булу өчен тырышам.
Әниемә ял кирәк. Р.Миңнуллин
Әй, кызлар, әй малайлар,
Тик торыгыз, тыныгыз!
Аз гына да чыкмасын.
Сезнең тавыш –тыныгыз.
Әниебез арыган,
Ул эшеннән туктасын.
Тизрәк ятып йокласын.
Ял итсен, көч тупласын.
Әнием син болай да,
Ял итәсең бик сирәк.
Сиңа да бит ял кирәк.
Арыгансың бит инде,
Әнием ял ит инде.
Мине йоклат та тизрәк.
Әнием (Р.Миңнуллин)
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
“Әннә” дип ачылган бит.
А.б. Ә хәзер сорау-табышмаклар бәйгесе. Әниләрне сынап карыйк әле.
Һәркемдә бар (исем)
Күңелсезгә юаныч,
Күңеллегә куаныч (җыр)
Ялгыз гына ашалмый,
Аннан башка эш бармый (тоз)
Үзе су, үзе каты (боз)
Тәмле әзерләнгән ризык нәрсә барлыкка китерә (аппетит)
Су түгел – сыек,
Кар түгел – ак (сөт)
Җиңе бар – күлмәк түгел,
Бавы бар – алъяпкыч түгел (халат)
Алды да койрык, арты да койрык (шарф)
Кешенең яшәү һәм ял итү урыны (өй)
Ябыкты исә ята, симерде исә тора (капчык)
Бер башы, унике күзе бар (сәгать)
Җиде яшь тулгач кәҗә нишли? ( 8 гә китә)
Күлмәкне ни өчен сатып алалар? (бушка бирмәгәнгә)
А.б.Булдырдыгыз, әниләр, тапкыр да сез, батыр да сез, матур да сез, назлы да сез.
А.б. Ә хәзер әниләр күзләрен бәйләп үз баласын тапсын әле. 5-6 бала баса, берсенең әнисе күзен бәйләп, куллары белән капшап, баласын эзли.
А.б.Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.
Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.
Улы данга чыкса, анасы яшәрер.
А.б. Әйе, Ана – бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Шуңа күрә
Зур горурлык белән
Без сөйлибез АНА турында.
“Койрыклар” (укучылар әзерләгән өзек)***** Әпипә бию
А.б: Дəү əнием, əбием! Балалар сез дə əйтеп карагыз əле бу сүзлəрне . нинди матур яңгырый бу сүз! Әни дигəн сүз кебек үк якын һəм кадерле. Сез аларның күзлəренə, кулларына игътибар иткəнегез бармы? Аларның куллары җыерчыклы, лəкин сезне иркəлəгəндə аннан да йомшак куллар юктыр мөгаен.
Читает ученик. - Балакаем, - ди əби
- Алмакаем, - ди əби.
Шикəрем син, балым син,
Иң кадерле җаным син.
Минем хөрмə җимешем,
Челтерəп аккан инешем…
«Каян таба сүзлəрен»
Тезə тəмле сүзлəрен
Мин алай əйтə белмим
- Әбием, -дим, - əбием!
А.б: Сабыр, йомшак күңелле əбилəребез бүгенге бəйрəмгə килүегез өчен зур рəхмəт! Гел шулай якты йөзле, тəмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, оныкларыгыз сезне сөендереп яшəсеннəр иде!
Мин əбине бик яратам
Бик сөйкемле булганга.
Әллə инде уңган кулы
Бар эшне булдырганга.
Минем əби алтын куллы,
Әллə нилəр пешерə.
Кирəк чакта эшлəп куя
Минем барлык эшне дə.
Мин əбине бик яратам,
Шундый уңган булганга
Горурланып йөрим əле
Минем əби булганга.
«Дәү әнием» Алина
Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул минем дәү әнием.
Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә.
Өебезнең нуры ул,
Барыбыздан олы ул.
Бал корты 4 кл бию
Минем әни пәрәмәчне
Шундый тәмле пешерә,
Телеңне йотарсың малай,
Ашап карасаң менә.
Өчпочмакка җитми инде,
Ни генә әйтсәгез дә,
Әнием кебек берәү дә,
Пешерә белмидер лә.
Кыстыбыйны бик яратам,
Бәлешне дә үз итәм,
Әнием кебек пешекче,
Бар микән җирдә бүтән?
“Әни пәрәмәч пешерә”
Әни пәрәмәч пешерә,
Вак итеп, тәмле итеп.
Без табында чәй эчәбез,
Бергәләп ямьле итеп.
Мин дә булыштым әнигә,
Пәрәмәчләр ясарга,
Үзең пешергәч, тәмле ул.
Кирәк эшләп ашарга.
Көннәр якты булсын өчен, Әни кирәк
Йокы татлы булсын өчен, Әни кирәк
Җил-яңгырдан саклар өчен, Әни кирәк
Усаллардан яклар өчен Әни кирәк
Әни кирәк, әни кирәк!
Газиз Әнкэй!
Иң сөйкемле күзләр – синеке1
Йомшак, җылы куллар – синеке!
Иң-иң татлы сүзләр – синеке!
Җан изрәткеч җырлар – синеке!
Синсез дөнья күрмәс идек.
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!
Рәхмәт сезгә, әниләр!
Җыр “Бер кыз бала җыр чыгарган”
А.б: Кадерледəн-кадерле əнилəребез, дəү əнилəребез, ак əбилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез. Сезне тагын бер кат бəйрəм белəн котлыйбыз! Сезгə зур уңышлар телəп кабат очрашканга кадəр сау булыгыз!
Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.
Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дөньяның экологик проблемалары
Дөньяның экологик проблемалары белән таныштыру...
Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы (Ә.Еники “Матурлык” )
Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы(Ә.Еники “Матурлык” ) Максат: 1. Укучыларны әсәрнең эчтәлеге буенча дөрес фикер йөртеп аңларга, шулай ук бала белән ...
Укучыларның дөньяны танып белүдә һәм милли үзаңны үстерүдә туган телнең әһәмияте
Моё выступление на Первом Всероссийском форуме учителей родных языков в Москве....
Укучыларның дөньяны танып белүдә һәм милли үзаңны үстерүдә туган телнең әһәмияте
Моё выступление на Первом Всероссийском форуме учителей родных языков в Москве....
«Жиңү кѳне – бу дѳньяның яңадан туган кѳне»
9 нчы май өчен сценарий....
"Дөньяны тынычлык яшәтә, яшәртә" - интеллектуаль тел бәйгесе
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең максаты татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, милләттәшләребезне, бигрәк тә яшьләрне татарча аралашуга, милли мәдәни байлыкларыбызны саклау һәм баету ...
Матурлыгы өчен бу көннәрнең....
Сталинградны азат итүгә 75 еллыгына багышланган...