СӘНГАТЬЛЕ УКУ - МИЛЛИ КУЛЬТУРАБЫЗГА БЕР АДЫМ
учебно-методический материал

 

СӘНГАТЬЛЕ УКУ -  МИЛЛИ КУЛЬТУРАБЫЗГА БЕР АДЫМ

ВЫРАЗИТЕЛЬНОЕ ЧТЕНИЕ - ШАГ К НАЦИОНАЛЬНОЙ КУЛЬТУРЕ

Аннотация.  Выразительное чтение-умение с помощью интонации, паузы, акцента и других средств выделить мысли и чувства, заложенные автором в содержание текста, выразить голосом в процессе чтения понимание идеи произведения. Только при выразительном чтении ребенок понимает текст.

Ключевые слова: интонации, паузы, акцента, мысли, чувства, идеи

Abstract. Artistic reading-the ability to use intonation, pause, accent and other means to highlight the thoughts and feelings embedded by the author in the content of the text, to express the understanding of the idea of the work in the process of reading. Only when reading fiction does the child understand the text. Summing up, we can only say that art training is hard work, patience, and great diligence.

Keywords: intonation, pauses, accents, thoughts, feelings, ideas

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nazmieva_v.g._statya_sngatle_uku.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

  В.Г.Назмиева

МБОУ «Кукморская средняя школа №3»

г.Кукмор Республики Татарстан 

СӘНГАТЬЛЕ УКУ -  МИЛЛИ КУЛЬТУРАБЫЗГА БЕР АДЫМ

ВЫРАЗИТЕЛЬНОЕ ЧТЕНИЕ - ШАГ К НАЦИОНАЛЬНОЙ КУЛЬТУРЕ

Аннотация.  Выразительное чтение-умение с помощью интонации, паузы, акцента и других средств выделить мысли и чувства, заложенные автором в содержание текста, выразить голосом в процессе чтения понимание идеи произведения. Только при выразительном чтении ребенок понимает текст.

Ключевые слова: интонации, паузы, акцента, мысли, чувства, идеи

Abstract. Artistic reading-the ability to use intonation, pause, accent and other means to highlight the thoughts and feelings embedded by the author in the content of the text, to express the understanding of the idea of the work in the process of reading. Only when reading fiction does the child understand the text. Summing up, we can only say that art training is hard work, patience, and great diligence.

Keywords: intonation, pauses, accents, thoughts, feelings, ideas 

Туган тел – һәркемнең рухи байлыгы. Һәркайсыбыз үз баласын яхшы яктан гына булдыклы, акыллы итеп күрергә тели. Мондый нәтиҗәләргә бары тик туган телдә тәрбияләгәндә генә ирешеп була. Бары тик үз телендә, үз гореф-гадәтләрен күреп, белеп үскән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Димәк, тәрбия кылганда уңышлы нәтиҗәләргә ирешүнең төп асылы ул – баланы туган телдә тәрбияләү, үз телендә матур итеп сөйләшергә, аралашырга өйрәтү. Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри башка телләрне өйрәнгәнче кешеләрнең үз туган телен яхшы белүенә зур игътибар биргән: “Кеше ...узенең туган телен кагыйдәсез дә белер һәм һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата сөйләмәс. Ләкин башка телне өйрәнәсе булсаң, ул вакытта үз телеңнең кагыйдәләрнен белү бик кирәк. Чөнки кеше үзенең туган телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, бик озак вакытлардан соң гына аңа күнегә алыр”. Баланың киләчәк тормышына, иң беренче чиратта, гаиләдә, балалар бакчасында нигез салынса, мәктәп елларында ул тагын да үстерелә, камилләштерелә. Бу вакытта үз телеңне белү генә түгел, ә үз туган телеңдә дөрес итеп сөйләшә, сәнгатьле итеп укый белүгә зур игътибар бирелергә тиеш.

 Тел – фикерләү һәм культурага ирешү коралы. Әгәр бала менә шул корал белән оста эш итә белми икән, ул үз фикерләрен ачык һәм төгәл итеп башкаларга җиткерә алмаячак. Җанлы сөйләмдә телебезнең матур яңгырашын саклауга, аның хисси, тасвирый һәм тәэсирлелек көчен арттыруга игътибар бирелергә тиеш. Бүгенге көндә әдәбият һәм тел укытучыларының төп бурычларыннан берсе ул - мәктәптә укучыларын сөйләмнең мәгънәви ягына игътибарлы булырга өйрәтү белән бергә, аларның бер үк вакытта әйтелгәннәргә бәрабәр хис-кичерешләрен, мөнәсәбәтләрен дә җиткерергә күнектерү. Сәнгатьле итеп сөйләшү өчен, укучы иң башта сәнгатьле итеп укый белергә итеш.  

 Сәнгатьле уку – интонация, пауза, басым һәм башка чаралар ярдәмендә текст эчтәлегенә автор тарафыннан салынган фикерләр һәм хисләрне аерып күрсәтә алу, әсәр идеясен аңлавыңны уку процессында тавышың белән белдерә белү. Сәнгатьле укыганда гына бала текстны аңлый. Нәтиҗә ясап, шуны гына әйтәсе кала: сәнгатьле уку ул  – авыр хезмәт, түземлелек, зур тырышлык.

Матур һәм сәнгатьле итеп уку бик катлаулы эш. Ул махсус әзерлек, тиешле теоретик белем һәм гамәли күнекмәләр булдыруны таләп итә. Сәнгатьле уку дикция һәм интонациянең үзара эшчәнлеге турындагы тәгълимат та. Дикция  сөйләү органнарының эшчәнлеген, авазларның дөрес әйтелешен, ә интонация сүзләрнең, җөмләләрнең, текстның ачык, матур, тәэсирле яңгырашын тәэмин итә. Кызганычка каршы, мәктәп программасында дикция өстендә эшләү каралмаган. Бу очракта зур ярдәм булырдай түбәндәге хезмәтләрне атап китү урынлы булыр: алар – Фоат абый Галимуллинның “Мәктәптә сәнгатьле уку: Студентлар һәм укытучылар өчен уку әсбабы” (Казан: КДПИ, 1984. – 101 б.) һәм “Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү” (Татар әдәбияты укытучылары өчен методик кулланма, Казан: Таткитнәшр., 1988. - 86 б.).

Сәнгатьле укырга өйрәнүнең сөйләү теле культурасын үстерүдә дә роле бик зур. Әсәрне тиешле эмоция белән матур итеп укый белгән кеше башкалар белән сөйләшкәндә фикерләрен интонацион яктан җиренә җиткереп әйтә ала.

Сәнгатьле уку – сүзләрне һәм авазларны да дөрес итеп әйтү дигән сүз дә әле ул. Моңа ирешүдә дәресләрдә укытучының укуы гына түгел, ә аудио һәм видео язмалар да теге яки бу артистның, күренекле шәхесләрнең укуларын тыңлауны отышлы кулланырга мөмкин.

Әгәр без, туган тел укытучылары, укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтә алсак, милли культурабызга бер адым дип әйтә алабыз. Чөнки, сөйләм - кешенең гомумкультура дәрәҗәсен күрсәтүче билгесе. Бүгенге конкурентлык шартларында үз һөнәреңне яхшы белүдән тыш, аралаша белү мөмкинлегеңнең зур булуы, төрле проектлар төзи һәм аларны башкаларга “матур кәнфит кәгазенә төреп” сөйли белү зур әһәмияткә ия.

Укучыны сәнгатьле укырга өйрәткәнче, бүгенге дөньяда – мәгълүмәт технологияләре үсеш алган заманда – баланы китап укырга җәлеп итү шактый катлаулы проблемага әверелә бара. Ни кызганыч, бүген кәгазь китап укыган бала, ата-аналар еш очрамый. Чөнки китапны телевизор, компьютер, планшет алмаштыра. Ә китап уку – ул буш вакытны файдалы үткәрү генә түгел, ә хәтерне яхшырту, күзаллауны киңәйтү һәм дөрес язарга өйрәнү чарасы да. Цифрлашуга күчеп барганда заманда “китап укы”, “китап укырга кирәк” дигән сүзләр белән генә балада китап укуга кызыксыну тәрбияләп булмый.

Менә шундый проблемаларны хәл итү юлларын эзләү чарасыннан, минем тарафтан район туган тел укытучылары өчен төзелгән “Фикердәшләр” сайтында эшчәнлекне дәвам итеп, “Китап уку – кирәкле шәядер” исеме астында яңа мәйданчык булдыруны максат итеп куйдым. Әлеге мәйданчыкта күренекле якташыбыз Фоат абый Галимуллинның диктор буларак эшләгән чорларындагы, шигырьләрне сәнгатьле укуны чагылдырган аудиоязмаларны да урнаштыру  төп максат булып тора.

Бүгенге көн мәктәп укучылары программа буенча кирәкле әдәби әсәрләрне дә сирәк  укый. Алар интернет челтәреннән әсәрнең кыскача эчтәлеге белән танышалар да, шуны укытучыга килеп сөйлиләр. Күпчелек әсәрләрне кыскартылган вариантта бирелгән фильмнар яки видеоязма аша карыйлар Димәк, бу үзе өчен түгел, билге өчен генә укыйлар дигәнне аңлата. “Нигә китап  укымыйсың?” дигән сорауга “Нәрсәгә кирәк ул?”,  “Китап уку “модно” түгел”  дип җавап бирәләр. Әгәр программа буенча укырга кирәкле булган әдәби әсәрләр,  ниндидер яңа китаплар чыгу турында кызыклы  мәгълүматлар булса,  матур әдәби әсәрләр күренекле шәхесләр тарафыннан да  пропагандаланса, китап укуга кызыксыну артыр дип уйлыйм. Шулай ук, әлеге мәйданчыкта укучыларга үз тавышларын ишетергә мөмкинлек тудыру да эзсез калмас. Бу очракта, укучы теләге буенча, үз тавышы белән  ошаткан, кызыклы, үтемле дип тапкан өзекне, шигырьне яисә башка әдәби әсәрне аудио, видеоязма рәвешендә урнаштыру мөмкинлеген булдыру күздә тотыла. Ә мондый эшкә тартылу -үзеннән үзе китап укуга тарлылу дигән сүз. Әгәр бала әлеге эшкә алына икән, әлбәттә, ул сәнгатьле укуга игътибар итәчәк, сайлаган өлешен мөмкин кадәр матур итеп укырга тыршачак. Бу эшчәнлеккә әти-әниләрне җәлеп итү, тагын да уңышлы нәтиҗә бирәчәк, дип уйлый мин. Әлеге эшчәнлек туган тел укытучылары, укучылар, әти-әниләрне хезмәттәшлек итәргә, татар телендә фикер алышырга, телне үзләштерергә, китап уку белән кызыксындыруы чараларын оештыру мөмкинлеге тудырырга ярдәм итәр.  

Китап ул - мәгърифәт тупланган өй. Шундый нурлы өйдә яшәр, тарихны өйрәнер өчен, һәрдаим кирәк булган төрле мәгълүмат белән хәбәрдар, аң-белемле булу, әдәплелек серләренә төшенү өчен китапка якынаерга кирәклеге укучылар күңеленә юл ярыр һәм кирәкле эз калдырыр. Билгеле, китап укыган, белем алырга омтылган кешенең начар уйларга, начар эшләргә вакыты калмый. Әлеге сыйфатлар бүгенге яшәешебез өчен бик мөһим. Билгеле, китап укуны сәнгатьле укудан башка күз алдына китереп булмый. Белемсез, бигрәк тә, китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнә, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән, диләр. Киләчәгебез өзелмәс, дәвам итәр ....

Әдәбият

1.Галимуллин Ф.Г. Мәктәптә сәнгатьле уку: Студентлар һәм укытучылар өчен уку әсбабы. / Ф.Г. Галимуллин. - Казан: КДПИ, 1984. – 101 б.

2. Галимуллин Ф.Г. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. Татар әдәбияты укытучылары өчен методик кулланма. / Ф.Г. Галимуллин. - Казан: Таткитнәшр., 1988. - 86 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның ролеМәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла.  Шул максаттан укучыларда китап укуга...

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү....

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Авторская программа «Секреты речи» (“Укучыларның сәнгатьле сөйләмнәре өстендә эшләү ”)

Рецензист  - доктор филологических наук, доцент Ахатова Зифа Фаритовна, ФГБОУ ВПО “НИСПТР”. За  авторскую программу  во Всероссийском конкурсе  программ внеурочной деятельности наг...

Доклад "Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре формалаштыру"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны сөйләм күнекмәләренә өйрәтү юллары белән танышу....

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...

"Сәнгатьле укучы" бәйгесе

quot;Сәнгатьле укучы" бәйгесен уткәргәндә, укучылар бер- берсенә бәя куялар. Эшне җиңеләйтү максатыннан, төрле варианттагы таблицалар төзеп карадым. Сезгә шуларның уңайлырак дип табылганнарын тә...