Бөек шагыйрь Муса Җәлил -- халкым улы, ил күгендә балкып калды гомерең юлы
материал

Хузина Гульназ Рафисовна

Муса Җәлил

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл мероприятие25.35 КБ

Предварительный просмотр:

 

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль  районы МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе

                                                                               Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хуҗина Гөлназ Рәфис кызы.

Исәнбай

Бизәлеш. Уртада Муса Җәлил портреты. Эпиграф. Портрет астында мәңгелек ут (имитация). Ике якка гөлләр куелган.

Сәхнә алдында пианинода “Җырларым” җырының көе уйнала.

1.А.б. Сынаулары аша сыный тормыш,

           Җиз иләктән кат – кат үткәрә.

           Рухлары көчле булганнарны

           Йолдыз итеп күккә күтәрә.

2.А.б. Җырың белән дусны иркәли бел,

           Җырың белән җиң син дошманны.

           Шул максатың алга куеп, Муса,

           Үтәдең син намус кушканны.

1А.б. Муса Җәлил... Шагыйрь... Герой... Лауреат...

           Бу легендар исемне миллионнар белә. Бик күпләр бу исем белән горурлана. Аның турында шактый китаплар язылган, үз әсәрләре томнар булып дөньяга таралган. Әмма без кайта– кайта аны искә алабыз, зурлыйбыз, аның исеменә сәҗдә кылабыз, шагыйрьнең батырлыгына, фидакарьлегенә олы хөрмәтебезне белдерәбез.

2а.б. Бүген без сезгә шагыйрьнең юбилее уңаеннан “ Бөек шагыйрь Муса Җәлил -- халкым улы, ил күгендә балкып калды гомерең юлы” дигән кичә тәкъдим итәбез.

 2 а.б. Җәлил һәм җәлилчеләр! Алар хакында уйлаганда, кешелек тарихы йөрәк авырткандагы шикелле кысылып килә дә учта сулкылдап тибә башлый. Вакыт туктап кала. Вакыт туктаганда үткәннәр дә, бүгенге көн дә, киләчәк тә бергә кушыла.

      (Көй ишетелә “Кызыл ромашка.”)

  1. А.б. --Чү! Ишетәсезме? Нинди таныш көй ул? Күңелгә үтеп керә.
  2. а.б. -  “Кызыл ромашка” ич бу! Ә сезнең кызыл ромашка күргәнегез бармы? Җәлил шигырендә дисезме?

           Сәхнәдә  инценировка - “Кызыл ромашка”, М.Җәлил.

                                   ( 5-6 кл.)

1 а.б   Егет китте , мин калдым

           Канын саклап чугымда...

                                Җәлил китте, ләкин яши,

                                Яши Муса халык күңелендә.

                               “Кызыл ромашкалар” үсеп чыга

                                 Шигырьләрдән Берлин җирендә.

  2 а.б. Әйе, Алман иле бакчачылары яңа сортлы илаһи чәчәкләр – кызыл ромашкалар үстергәннәр.

 “Мең төрле чәчәк арасында чынаяк зурлыгы ромашкалар әллә кайдан күренеп, кычкырып торалар иде. Чәчәкнең үзәге сары алтын, ә чуклары, кан тамган сыман, кып – кызыл.Кыйммәт булсада алдык, җәлилчеләр хөрмәтенә ачылган мемориаль такта алдына бер кочак кызыл ромашка куйдык...”дип яза Рафаэль ага Мостафин Берлинда җәлилчеләр хөрмәтенә куелган мемориаль такта ачу тантанасында катнашканнан соң.

 1 а.б. Әкияттәге серле йомгак булып

            Тәгәрәде тормыш сукмагым.

            Сез табарсыз килеп шушы эздән

             Мине соңгы йөрәк җырымда.

Әйе, 1942 нче елның  июненнән Җәлилнең легендага тиң героик тормышы башлана.

2 а.б.Көтәләрдер безне туган илдә,

          Күңелләрдә дөрли түземсезлек .

          Яшәтәчәк безне көрәшебез,

          Үлем аша – безнең үлемсезлек.

 1 а.б.   Килер ул көн, халык хөкем итәр,

              Карар булыр кискен һәм кыска.

              Каным белән язган соңгы җырым,

              Бул гаепләү акты фашистка.

           Әдәби инценировка --“Кешелегең белән горурлан”  – 8 класс укучылары.

2 а.б “Үлемнең үзен җиңгән шагыйрь Муса Җәлил татар халкы бөеклеге һәм горурлыгының бер биеклеге булып әверелде. Ә биеклеккә һәм бөеклеккә юл аналар аша.Шагыйрь анасы. Гомеренең соңгы көннәрендә үлем җәзасын көткәндә Муса газиз әнисен исенә төшерә.

   1 а.б.    Эчем тулы каргыш, үпкә белән

                Китәм инде җирнең өстеннән.

                Мескен әни мине юкка гына

                Күз нурларын түгеп үстергән.

                Юкка гына күкрәк сөтен имезеп,

                Бишек җыры җырлап тибрәткән,

                Дөньясына нәфрәт, каргыш булып

                Чыкты ул җыр минем йөрәктән.

                Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым,

                 Күреп үлсәмче дип, кызымны?

                 Анам кабре – туган туфрагыма

                 Куеп үлсәмче, дип, йөземне.

Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” драмасыннан өзек.  -9,11 кл.

  1. а..б. Яшәү һәм үлем. Мәңгелек төшенчә.

 “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, - яшәүнең бөтен максаты шунда түгелме?! Без үлемнән курыкмыйбыз дип әйтәбез икән, бу без яшәргә теләмибез, безгә һәммәсе барыбер дигән сүз түгел әле. Һич алай түгел. Бу тормышны бик яратабыз, яшәргә телибез...” дип яза Муса тормыш иптәше Әминәгә җибәргән хатында.

        1.а.б         Мин ант иттем җаным кызганмаска

                         Саклар өчен халкым , илемне,

                        Йөзәү булса гомерең, син барсын да

                         Шушы юлга бирмәс идеңме?

  1. а.б. Үлем балтасына башын куйгач,

             Йөгерек уйларында Муса Җәлил

             Газизләре һәм дуслары белән

             Бер хушлашты, янә күреште...

              Сагыш булып гөрләп аккан каны,

               Чоңгылларны ашып , үз халкына

               Моңлы җырлар булып иреште.

Риза Ишморатның “Үлмәс җыр” әсәреннән өзек, 8-9 класс.

“Җырларым” көе астында:

1 а.б. Җырлап үттең данлы көрәш кырын,

          Җырлап килдең тормыш языңа.

          Соңгы җырың палач балтасына

          Башың тоткан килеш языла.

          Җыр өйрәтте сине хөр яшәргә

          Һәм үләргә кыю ир булып.

          Гомерең синең моңлы бер җыр иде,

          Үлемең дә яңгырар җыр булып.

( “Үлмәс җыр”дан   өзек дәвам итә)

2 а.б. 1944 нче елның 25 нче августында иртән 6 сәгатьтә немец сакчылары камера ишеген ачтылар.Жандармнар үлемгә хөкем ителгән тоткыннарны , фамилияләре белән чакырып,чыгарга куштылар.” Нәрсәгә?”—дигән сорауга:”Сакчыларга билгесез “,-- дип җавап бирделәр. Ләкин тоткыннар моның нәрсәгә икәнлеген шунда ук аңладылар.

(көй көчәя)

Гайнан Кормаш- 12 сәг.06 мин.

Фоат Сәйфелмөлеков-12 сәг.09 мин.

Абдулла Алиш-12 сәг.12 мин.

Фоат Булатов-12 сәг.15 мин.

Муса Җәлил-12 сәг.18 мин.

Гариф Шабаев-12 сәг.21 мин.

Әхмәт Симаев -12 сәг.24 мин.

Абдулла Батталов -12 сәг.27 мин.

Зиннәт Хәсәнов -12 сәг.30 мин.

Әхәт Атнашев-12 сәг.33 мин.

Сәлим Бохараев-12 сәг.36 мин.

А.б.

   Йөрәкләргә синең, уелып калсын

   Алишларның

   Зиннәт Хәсәннәрнең,

                                   Кормашларның,

   Җәлилләрнең каһарманлыгы,

   Илнең Геройлары арасында

   Курку белмәс

   Даны мәңге үлмәс

   Меңәрләгән татар барлыгы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты һәм аның көрәш юлы.

Творчество и  борьба Джалиля. Поиск и  создание реферата  ученика.  Проектная деятельность ученика  и учителя  для  классных  часов  и уроков о жизни, деят...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате.

Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате (2 сыйныф)...