Канатлансын күңелләр.Сыйныфтан тыш чара
творческая работа учащихся
Әлеге чара иҗат һәм театр түгәрәкләренең отчет-концерты буларак тамашачыга тәкъдим ителде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kanatlansyn_kunellr.doc | 74.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Канатлансын күңелләр
Сыйныфтан тыш чара
Автор:Шәйхетдинова Әлфия Билал кызы
Көй яңгырый.
1 а.б. Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе .
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе .
2 а.б. Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен .
Сәламәтлек – ярты бәхет , диләр ,
Шушы бәхет читләп үтмәсен .
1 а.б. Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә .
Зур бәхетләр , шатлык-куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
2 а.б. Имин булып атсын таң кояшы ,
Йөзегезгә нурлар сибелсен .
Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык
Һәм гомерлек бәхет китерсен .
1 а.б. Хәрле кич , хөрмәтле тамашачылар! Көчек урта мәктәбенең “ Тургай “ һәм “ Умырзая “ түгәрәкләре тарафыннан Гаилә көненә багышланган
“Канатлансын күңелләр “ дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициябезне башлыйбыз.
2 а.б. Таҗиев Наил башкаруындагы җырлар , күңелләребезне канатландырып , бәйрәм сәламе булып яңгырасын . Аны алкышлап каршы алыйк.
Таҗиев Наил . Җыр
Сәхнә артыннан: Бие әйдә , Рифат , бөтен кеше
Кызыгып карап торсын.
Син тыпырдап биегәндә,
Күңелләр канатлансын.
Талипов Рифат башкаруында татар биюе карагыз.
1 а.б. Гаилә көне дибез , ә нәрсә соң ул гаилә?
2 а.б. Бер социолог аны “ җанга шифалы ял” дигән , ә икенчесе “ психологик сыену урыны” дип атаган. Кешенең иң зур бәхете – гаиләсе. Тормышының нигезе дә , җәмгыятьнең нигезе дә – гаилә. Ә гаиләнең нигезе нәрсә икән?
1 а.б. Гаиләнең нигезен мәхәббәт тәшкил итә. Җир йөзендә гашыйк булмаган , мәхәббәтнең татлы һәм шул ук вакытта газаплы утларында янмаган кеше юктыр , мөгаен. Таһир илә Зөһрә, Йосыф белән Зөләйха , Ләйлә белән Мәҗнүннәрнең саф һәм оялчан , яшерен һәм тыелгысыз , һәлакәтле һәм фаҗигале мәхәббәтләре турында һәммәбез дә беләбез.
2 а.б. Чын мәхәббәт – матур һәм көчле күренеш. Ул яраткан кешеңә тирән ихтирам , дуслык Һәм җаваплылык хисен һәм аны төрле авырлыклардан саклап калуга тырышуны күз алдында тотучы күренеш. Әйдәгез , бер-берсенә гашыйк әдәби геройларга сүз бирик әле.
Сәет , Мөнирә чыгалар.
Сәет. Мөнирә , мине көтәсеңме?
Мөнирә. Көтәрмен. Ә син кайтырсыңмы?
Сәет.Кайтырмын . Әйдә , сүз бирик!
Мөнирә. Гашыйклар тавы!
Сәет. Аерылу таңында ... сиңа сүз бирәбез!
Мөнирә. Сүз бирәбез. Мин сине көтәрмен , Сәет !
Сәет. Мин сиңа кайтырмын, Мөнирә!
( музыка көчәя, Сәет – Мөнирә чыгып китәләр)
Салмак көй. Гази , Гөлүсә чыгалар.
Гөлүсә. Исәнме ,Гази!
Гази. Саумы , Гөлүсә! Исән-имин генә йөрешме?
Гөлүсә. Йа, ходаем, бу көннәрне дә күрәсем бар икән !
Гази. Минем дә Гөлүсә , бер күрәсем , үлсәм дә үкенмәс идем , дигән чакларым күп булды. Бу сүзләремә гаҗәпләнмә. Менә чирек гасыр инде уем , сагышым , сөенечем , өметем – бер син идең. Әгәр дә шушы көнгәчә бу дөньяда яшәгәнмен икән, бел, бары син булганга , күңелемдә сине бер күрергә ашкыну булганга гына яшәдем . Мәхәббәтем исәбенә яшәдем Гөлүсә. Сөю хәсрәтсез генә булмый торгандыр . Нишләп соң әле без яшьлегебезне саклый алмадык? Нәрсә булды безгә?
Чыгалар. Салмак көй
Җыр. Дуэт “Заһир – Галия “
1 а.б. Гаилә ул – бик олы сүз. Әби , бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Алар үз балаларына гына түгел , оныкларына да үрнәк. Өлкәннәрнең тәҗрибәсе, киңәше гаять күптөрле , катлаулы тормыш мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итәләр . Сабый күңеленә беренче булып Коръән серләрен җиткерүчеләр дә алар.
2 а.б. Күзләремне төбим кыйблага,
Күңелемдә дога юллары ...
Буш булмасын күңел сандыклары,
Бир, Ходаем , иман нурлары .
Бисмилла, дип , көмеш ярымайга
Карашымны төбим сокланып.
Бабайларның намаз укуыннан
Күңелләрем китә сафланып.
1 а.б. Әбиләрнең изге күңелендә
Зур тормышның серле эзләре.
Иман нуры, зур ышаныч көчен
Бу кешелек күпме эзләде.
Күзләремне төбим зәңгәр айга ,
Күңелемдә дога юллары .
Адашмасак иде тормыш сукмагында,
Бир, Ходаем , иман нурлары.
2 а.б. Хөрмәтле әби-бабайлар ! Хәзер Мифтахова Ландыш башкарачак
“ Көтәрмен “ җыры сезгә багышлана.
Җыр
Сәхнә артыннан: Әкияттәнме әллә син, бала?
Аяк баскан саен моң кала.
Күңелләрдә , җанлы күзләрдә –
Соклану һәм табыну сүзләрдә.
Әкияттәнме әллә син , бала?
“Аллегро” төркеме кызлары башкаруында бию карагыз.
1 а.б. Картлык – шатлык тугел , дисәләр дә , әби-бабай булып яшәүнең үз рәхәте , үз ләззәте бар. Аны исә озак яшәүчеләр генә татый ала. Озак яшәүнең сере нинди икән ? Бу серне безгә ... ачар. Ягез , аны сәхнәгә чакырыйк.
“ Озак яшәүнең сере” Ш.Галиев шигыре.
1 а.б. Хөрмәтле тамашычылар !Концерт куеласын ишетеп , ерак Мишәрстаннан кунаклар килеп төштеләр. Кемнәр турында сүз баруын аңлап алдыгызмы? Әйе, әйе , узган елгы концерт программасында катнашкан Аләүетдин абый белән Айшәбикә апа – безнең кунакларыбыз.
2 а.б. Беләсеңме, Ландыш, сәхнәгә чыгар алдыннан Айшәбикә апа колагыма гына бер сүз әйтте: “ Аләүетдин абыегызның үзсүзле икәнен беләсез. Бу арада Япониәягә китәм дип тузынып йөри. Зинһар , тамашачылар безне алкышлап каршы ала күрсеннәр , Япониясе турында онытырлык булсын ,”- диде. Сагынып көткән артистларыбызның үтенечен кире кагып буламы соң?! Хөрмәтле тамашачылар , әйдәгез , аларны алкышлап каршеыалыйк!
Т.Миңнуллинның “ Йөрәк маем” әсәреннән өзек.
Сәхнә артыннан:Таң җилләре иркәлиләр ,
Зифа тал тирәкләрне
Әгерҗе яклары үстерә,
Ялкынлы йөрәкләрне.
Көчек кызлары биесә
Өздереп бии инде.
Аны карап торган кеше
Кул чапмый түзми инде.
Кызлар башкаруында татар халык биюен карагыз
1 а.б. Хөрмәтле тамашачылар! Гыйнвар аенда Көчек урта мәктәбе укучылары “ Яшел беретлар” төркеме солистлары белән очрашты. Алар Әфган һәм Чечен сугышларында һәлак булган якташларыбыз укыган мәктәпләргә мемориаль такталар куеп укучылар алдында чыгыш ясап йөрделәр. Аларның чыгышы бездә соклану хисләре уятты. Без дә “Тургай” драма һәм “Умырзая” иҗат түгәрәкләренең чираттагы чыгышын авылдашыбыз Илгиз Әбдрәшитов укыган мәктәбебезгә мемориаль такта кую өчен багышларга булдык.
2 а.б. Батыр үзе өчен туар , халык өчен үләр, дип халкыбыз юкка гына әйтмәгән шул. Бу сүзләр нәкъ Илгиз абыйга атап әйтелгән кебек. Россия Су асты флотының 100 еллыгына багышланган республика конкурсында 1 нче урынга лаек булган Әхмәтова Динараның язмасыннан өзек укып китик:
“ Илгиз хезмәт иткән су асты көймәсе өчен хәлиткеч минутлар Атлантик океанда 50 метр тирәнлектә башлана. “ Янгын” дигән шомлы хәбәр бөтен экипажны аякка бастыра . Илгиз бу ялкынның башка отсекларга таралуын теләми. Үзең үлсәң үл, ләкин дусларыңны бәладән коткар. Бу – аның тормыш девизы . Кызган металл һәм төтен исе тын юлларын буа , күз ачарлык түгел. Мичман Илгиз Әбдрәшитов хәлнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлап ала . Ул морякларга күрсәтмәләр бирә, үзәк постка аянычлы хәбәрне дә җиткерергә өлгерә .Әлеге хәбәрне вакытында җиткерү аркасында матрослар исән кала , әмма авылдашыбыз аңына килә алмыйча һәлак була. Шулай итеп , Илгиз Әбдрәшитов Ватан алдында изге бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.”
1 а.б. Бу язмада авылдашыбызның батырлыгы турында язылган . Аның исеме безнең күңелләрдә мәңге яшәр . Без аны һәрвакыт олы ихтирам һәм горурлык хисләре белән искә алырбыз . Батырларны онытырга безнең хакыбыз юк.
Салмак музыка
2 а.б. Көтә ана ...
Аның чәчләрендә
Көмеш микән
Әллә кар микән?
Батырларда җирдә һәйкәлләр бар ,
Көткәннәргә һәйкәл бир микән?
Сәхнә артыннан:
Улым , бүген сине төштә күрдем ,
Кочагыңның тойдым җылысын .
Кемнәр әйтер , нигә балаларның
Кочаклары шундый җылы соң?
Сине күрдем , улым , бүген төштә,
Назлы иде шундый карашың.
Җир астыннан юллар юк, диләр бит ,
Каян таптың килер юлларын?
Төшләремә кердең , улым, бүген,
Нидер сөйләп һаман елмайдың.
Озак яттым күзләремне ачмый
Югалтмаска теләп җылыңны...
Улым, бүген мин бәхетле идем,
Төшләремә тагын керсәнә...
Гомер буе сине сагынып яшим
Төшләремдә генә күрсәм дә!...
1 а.б. Хөрмәтле Нәсимә апа һәм Рифкать абый ! Бу кичә , биредәге искә төшерүләр сезнең күңелләрегездәге тирән кайгыны тагын бер кат яңарткандыр. Әмма без батыр авылдашыбызны онытырга тиеш түгелбез. Ватаны алдында биргән антына соң чиккәчә тугры калган Илгиз Әбдрәшитовны якты дөньяга тудырган ана һәм тәрбия кылган ата алдында баш иябез. Нәсимә апа һәм Рифкать абый! Ходай сезгә тыныч көннәр , ныклы сәламәтлек бирсен, балаларыгызның һәм оныкларыгызның рәхәтен күреп яшәргә насыйп итсен .( Матрос киеме кигән егет Нәсимә апага чәчәк бәйләме бүләк итә). Форсаттан файдаланып ,улыгыз Илдус абыйга да мәктәпкә матди ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Мәктәпнең зәвык белән бизәлешендә аның өлеше зур. Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан , Нәсимә апа, сезне бәйрәм белән котлыйбыз . Кызлар башкарундагы җыр сезгә бәйрәм бүләге булып яңгырасын.
Хор “Әниемә”
1 а.б. Халкыбызда “ Ир-баш , хатын – муен “ дигән әйтем бар. Ландыш , син ничек уйлыйсың ,гаиләдә кем баш булырга тиеш?
2а.б. Гаиләдә иң зур , баш кеше - әтидер , дип уйлыйм мин. “ Ирләр киңәше ил корган” ди халкыбыз. Гомер юлын якты өлге итеп алырлык , меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әтиләр ! Әниебез белән безне кадерләп үстереп , үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз , яратып – сөеп ,аталарча кайгыртканыгыз , гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Сез безнең өчен һәрчак олы җанлы , киң күңелле кеше , таянычыбыз , киңәшчебез , җылы кояшыбыз , рух чишмәбез булдыгыз. Киләчәктә әниебез белән тигез гомер итеп , бер – берегезнең күңел яктылыгын ,җан җылысын тоеп, тынычлыкта сау-сәламәт яшәгез.
1 а.б. Әти – әни ! Сездән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле ?
Кояш җиргә берәү булган кебек,
Сез дә безгә шулай кадерле.
2 а.б. Ата-аналы бала – алтын канатлы бала, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Тормыш – катлаулы нәрсә. Кайчагында ул безне иң кадерле кешеләребездән аерып сынап карый. “Әти”, “Әни” сүзен бер әйтергә тилмерүчеләрнең дә арабызда булуларын онытмыйк. Касыймова Ләйлә башкаруындагы “ Әтием” җыры әтиләрен өзелеп сагынучы балаларның җан авазы булып яңгырасын.
Касыймова Ләйлә “Әтием”
1 а.б. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр ул. Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә! Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк әнисенең йомшак кулларын сизеп , ягымлы карашын тоеп яши. Ана өчен бала- җир йөзендә берни белән дә тиңли алмаслык йөрәк пәрәсе. Еллар үтеп, чәчләргә чал керсә дә , газиз әниләребез өчен без һәрвакыт бала булып калачакбыз .Хөрмәтле әниләр, хатын-кызлар! Сезне язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе , һәр эшегездә куанычлар теләп калабыз. Күңелегезне кайгы-сагыш басмасын, балаларыгызның рәхим –шәфкатен , йөрәк җылысын тоеп яшәгез.
2 а.б. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле , нәфис , хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән .Хатын – кыз иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул. Шуңа күрә аналар темасы – әдәбиятта мәңгелек темаларның берсе . Матур әдәбиятта исә ана образы балаларын , оныкларын халык рухы белән бәйләүче , тоташтыручы булып та сурәтләнә.
1 а.б. Ә хәзер сүзне әдәби геройларга бирик . Аларның безгә әйтер нинди сүзләре бар икән?
Салмак көй
Акъәби. Мин Әмирхан Еникинең “ Әйтелмәгән васыять” әсәреннән Акъәбиегез булам. (пауза) Атагыз мәрхүмне искә төшерегез . Ул да бит халыкның бер кисәге. Сезгә җан биргән, сезнең өчен тир түккән, сездән күпме өметләр көткән ата кеше бит әле ул сезгә . Йә , сез аның алдында бер дә бурычлы түгелмени соң? Авыл читендәге канау белән әйләндереп алынган зиратта аның гәүдәсе ята . Баш очында ташы да юк . Машиналар сатып алырга хәлегездән килә торып, атагызның каберенә бер ком таш яздырып куярга сезнең кулыгыздан килмимени? Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылы сезне үзенең туфрагында үстерде , башкорт халкы сезне бүгенге югарылыкка күтәрде – сез шуны онытмагыз , балаларым , ишетәсезме? Сезнең онытырга хакыгыз юк, аңладыгызмы ?” (чыгып китә)
Салмак көй
Ана. Мин Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” драмасыннан Ана булам. (пауза)“Барсын да беләм бит мин. Ана кешенең колагы ишетмәсә дә, йөрәге ишетә. Үзегез миннән яхшырак беләсез: минем яшисем күп калмады . Васыятем шул: кеше булыгыз! Куркак җан булудан сакланыгыз! Кеше куркак булса, үзенең җанын саклап калу өчен теләсә нинди түбәнлеккә бара атасын да, анасын да, хәтта Ватанын да сата!...
Салмак көй
Сәхнә артыннан: Хөрмәтле әниләр , балаларның сезгә булган рәхмәтен , җылы хисләрен җыр аша кабул итегез. Ильясова Зөлфирә башкаруындагы җыр сезгә бәйрәм бүләге булып яңгырасын.
Җыр .Ильясова З.
1 а.б. Ландыш, кичәбездә гаиләнең иң кадерле кешеләре – әби-бабайлар , әти-әниләр хакында сөйләштек. Чират кемдә икән?
2 а.б. Әнә күрәсеңме , Данис, экранда “Балачагым – бал чагым” дип язылган. Димәк, сүзебез балачак турында булачак. Аны кеше гомеренең иң бәхетле чоры, диләр. Данис , бу сүзләргә өстәп , балачак турында тагын ни әйтер идең?
1 а.б. Балачак – иң рәхәт чак инде ул . Балачакта йокы да тәмле , дөнья да ямьле була . Өлкәннәр еш кына балачакларын искә төшереп сөйләргә яраталар. Димәк , аның кадере еллар үткән саен арта гына бара.
2 а.б. Әйе, шигырь юллары белән әйтсәк:
И балачак , балачак,
Әти янда, әни янда,
Гомер әле алда чак.
Төшкә кереп сагындыра
Әкият иле - балачак.
Сәхнәдә – “Аллегро” төркеме кызлары. Алар башкаруында “Бәбиләр” биюен карагыз
“Бәбиләр” биюе
1 а.б. Без – кешеләр – җиргә сөяр – сөелер өчен, гаилә корып, балалар үстерер өчен туабыз. Кешелек шулай дәвам итә. Әле бездән соң да , буыннан – буынга матур эшләребез күчеп барыр. Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе , матур җыры калырга тиеш . Киләчәккә нигез гаиләдә салына . Ә киләчәк – балалар кулында.
2 а.б. Балачак – һәркемгә таныш булган мөстәкыйль дөнья ул . Аның үз шатлык-куанычлары ,олыларга аңлатып бетереп булмый торган мәшәкать – борчулары бар. Әйдәгез , сәхнәгә “Тургай” драмтүгәрәгенең иң яшь артистларын чакырыйк һәм алкышлап каршы алыйк.
“ Тешсезләр “.Сәхнәләштерелгән күренеш.
1 а.б. “ Кеше китә – җыры кала,” – диләр,
Бер җыр калсын әле бездән дә .
Ул җыр җанга шатлык булып керсен ,
Кояш булып кунсын йөзләргә.
2 а.б. Без һәммәбез җирдә берәү генә
Беркемнең юк җирдә алмашы.
Кабатланмас үз язмышы белән
Туа җиргә адәм баласы.
1 а.б. Җыр калдырыйк җирдә , нур калдырыйк,
Җырда калсын безнең гомерләр .
Безнең дөрләү, безнең януларны
Киләчәккә җырлар илтерләр.
“ Ак болытлар” Җыр
1 а.б. Күңелләргә канат куеп яшик,
Бәхетләргә өмет өргәнгә .
Туып килгән якты хыялларның
Очышына канат биргәнгә.
2 а.б. Күңелләргә канат куеп яшик,
Яшәргәнгә һаман яктырып.
Яшә, күңел, язлардан ямь алып,
Җирдә мәхәббәтне арттырып!
“Канатлансын күңелләр”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйныфтан тыш чара.
Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....
Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)
Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....
"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)
Ризаэтдин Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә багышланган тәрбия сәгате эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...
Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)
Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...
"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара
Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....
«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара
«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....
Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.
Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...