Габдулла Тукай иҗаты
план-конспект урока (8 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Габдулла Тукай иҗаты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay_izhaty_8_syynyf.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Дәреснең максатлары:

 1.Белем бирү:  Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрне тирәнәйтү, “Көз”, “Государственная Думага”, “Казан вә Казан арты” әсәрләренең эчтәлегенә төшенү.                                                                                                                                                                                                                                          

  2.Күнекмә формалаштыру: әсәргә анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен бирү;

  3.Коммуникатив максат: Г.Тукай иҗатына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

1. “Государственная Думага”, “Казан вә Казан арты” әсәрләренең эчтәлегенә төшендерү;

2.Тукай иҗатының үзенчәлекләрен ачыклау.

 Принциплар:

         1.Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, коммуникатив.

         2.Гомумметодик принциплар: ситуатив-тематик.

         3.Хосусый-методик принциплар: әдәби әсәрне сүз сәнгате буларак һәм субъектив кабул итү.

Уку-укыту ысуллары:

        1)иҗади уку;

        2)өлешчә эзләнү;

Укыту алымнары:

        1)аңлатмалы уку;

        2)сорау-җавап;

        3)әңгәмә.

Дәреснең төре: әдәби әсәрне тирәнтен өйрәнү дәресе.

Җиһазлау: Г.Тукайның “Көз”, “Государственная Думага”, “Казан вә Казан арты” әсәрләре.

                                                      Дәрес планы

I. Оештыру этабы:  (1 мин.)

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Актуальләштерү этабы:  (15 мин.)

 1. Өй эшен тикшерү.

 2. Алда үтелгән материалны искә төшерү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру: (18 мин.)

1. “Көз”, “Государственная Думага”, “Казан вә Казан вә арты” әсәрләрен анализлау.

2. Шигырьләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.

IV. Ныгыту этабы: (8 мин.)

1. Сайлап уку. 

V. Йомгаклау этабы: (3 мин.)

1.Нәтиҗә чыгару;

2.Өйгә эш бирү.

                                        Дәрес барышы

I. Оештыру этабы.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Хәлләрегез яхшымы? Бүген әдәбият дәресен мин Гүзәл Әнвәровна алып барачакмын. Дәрестә барыгыз да бармы? (Булмаганнарны билгеләү, сәбәпләрен ачыклау.) Яхшы, алайса дәресне башлап җибәрәбез.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру:

Укытучы: Узган дәресләрдә без Габдулла Тукай иҗатын өйрәнә башладык. Әдипнең билгеле шигырьләрен укыдык, аларда үткәрелгән фикерләрне ачыкладык, шулай ук тел-сурәтләү чараларын да билгеләдек. Без узган дәрестә “Сөткә төшкән тычкан” һәм “Туган җиремә” шигырьләрен анализладык. Үткән материал ныграк истә калсын өчен, тиз генә әлеге әсәрләрне искә төшереп үтик. “Сөткә төшкән тычкан” әсәрендә авторның әйтергә теләгән төп фикере нинди?

Укучы: Бу шигырь киңәш бирә, яхшы булырга чакыра. Шулай ук нинди генә ситуациягә эләксәң дә, сабыр, чыдам булырга өнди.

Укытучы: Соңгы ике юлда интонация ничек үзгәрә?

Укучы: Монда автор турыдан-туры укучысына эндәшә һәм аз иҗекле сүзләр куллана.

Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Шигырьнең эчтәлегенә төшенгәнегез аңлашыла. “Туган җир” әсәрендә Г.Тукай нинди хис-кичерешләр кичерә?

Укучы: Башта автор туган җире китергән бәхетсезлекләр турында яза. Аннан соң Тукай туган җирнең җанга якын сыйфатларын кабатларга керешә. Шулай итеп, туган як яман да, яхшы да булып чыга.

Укытучы: Димәк, без нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Укучы: Туган якның “җанга ягымлылыгы” яманлыкларны да, утларны, дулкыннарны да, хәсрәт-үпкәләрне дә җиңәрлек көчкә ия дигән нәтиҗә ясый алабыз.

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы: Яхшы, укучылар. Без бүген сезнең белән Г.Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Алдагы дәресләрдә өйрәнгән шигырьләрдән чыгып, шагыйрьнең теләкләрен, өметләрен бергә җыеп барларбыз. “Көз”, “Государственная Думага”, “Казан вә Казан арты” әсәрләренең идея-эчтәлеген ачыкларбыз. Иң беренче “Көз” шигырен укып чыгыйк. (бер укучы кычкырып укый, берсе кыскача эчтәлеген сөйли) 

Укытучы: “Озак тормас, килер ак тунлы кыш та” сүзләре аша автор нәрсә әйтергә тели?

Укучы: Бәлки, милләтнең киләчәгенә бәя бирмәкчедер. Шулай ук милләт тормышы тагын да начарланыр, дип әйтергә телидер.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Г.Тукайны борчыган төп мәсьәләләрнең берсе – милләт язмышы. Аның киләчәген якты, алга киткән итеп күрәсе килә, уку, белем алу милләтне алдынгы илләр сафына чыгарачак дип фикер йөртә. Әлеге әсәрдә матурлык югала баруны сурәтләгән юллар бармы?

Укучы: Әйе, кошларның җылы якларга китүен, көннәрнең салкынаеп, ямьсезләнеп калуын яза. Шулар аша автор матурлыкның китә баруын күрсәтергә тели. (бер укучы шул строфаны укып күрсәтә)

Укытучы: Бу шигырьдә нинди тел-сурәтләү чаралары, чагыштырулар бар?

Укучы: Кырның такырлыгын татарның чәче алынган башы белән чагыштыру, эпитетлар күп кулланылган. Шулай ук саргайган урманны зәгъфыран кебек дип чагыштыра. (башка укучыларның фикерләрен тыңлау)

Укытучы: Димәк, әлеге әсәрнең эчтәлеге аңлашылды. Автор нәрсә әйтергә теләгән бу шигырен иҗат итеп? (берничә укучының фикерен тыңлау)

Укытучы: Алдагы шигыребез “Государственная Думага” дип атала. Кем укырга тели? (бер укучы кычкырып укый) Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (бер укучы эчтәлеген сөйләп чыга)

Укытучы: Крестьяннарның хәлен ничек сурәтли автор?

Укучы: Алар үз хәлләренең яхшырачагын өмет итеп, Думага ышанып яшиләр. Ләкин файдалы гамәлләр эшләнми, җир бирелми, шулай ук тулы ирек тә юк.

Укытучы: Тукай Думаны ничек тасвирлый?

Укучы: Дума халыкка ирек, җир вәгъдә итә, яхшы тормыш киләчәк дип ышандыра. Ләкин үзенең сүзен үтәргә ашыкмый. Шул рәвешле автор Думаны тәнкыйтьли, аны эшсезлектә гаепли.

Укучы: Шагыйрь ирекне югарыдан көтә, ирек халык сайлаган депутатлар таләбе белән реформа нәтиҗәсендә генә алынырга мөмкин дип уйлый.

Укытучы: Сезнең фикерләрегез белән килешәм. Чыннан да, Тукай алда иҗат ителгән шигырьләрендә Думага бик күп өметләр баглый, алар тормышны яхшы якка үзгәртерләр дип өметләнә. Шагыйрь тагын нәрсәләр дә гаепли депутатларны?

Укучы: Залим башлыкларны эштән алмаган өчен гаепли, хакимиятне кулына ала алмаганга битәрли.

Укытучы: Хәзер соңгы юлларга игътибар итегез. Бу юллар башкаларыннан нәрсәсе белән аерылып тора?

Укучы: Монда исә шагыйрь турыдан-туры татар халкына мөрәҗәгать итә. Үз хакларын якларга куша. Ирек-җир өчен, колыктан арыну өчен көрәшүне гаделлек дип бәяли.

Укытучы: Чыннан да, бу шулай. Ә шигырь җырлау өчен язылганмы?

Укучы: Минемчә, юк. Лирик җыр сүзләренә иярү, шаян җыр көенә бәйләү Тукайга ирония көчен арттыру өчен кирәк булган.

Укытучы: Кайсы шигырь белән “Государственная Думага” әсәренең темалары уртак?

Укучы: “Дусларга бер сүз” шигыре булырга мөмкин, чөнки икесендә дә сүз Дума турында бара.

Укытучы: Ә Дума ике шигырьдә дә бер төрле тасвирланамы?

Укучы: Юк, “Дусларга бер сүз”дә автор Думага ышана, аңа бик зур өметләр баглый, милләтнең киләчәген яхшы якка үзгәртәчәгенә чын күңеленнән ышана. Ә “Государственная Думага” әсәрендә киресенчә. Депутатларның бер эш тә башкара алмаячагын яза.

Укытучы: Димәк, ике шигырь бер-берсеннән бик нык аерылып тора, ә темалары буенча уртак. “Дусларга бер сүз”дә Тукай оптимист булса, “Государственная Думага” шигырендә автор Думага карата булган өметен тәмам өзә. (ике шигырьне чагыштырып уку)

 Укытучы: Алдагы шигыребез “Казан вә Казан арты” дип атала. Шулай ук башта әсәрнең эчтәлеге белән танышыйк. (бер укучы укып чыга) Анализлый башлаганчы, шигырьне ике өлешкә бүлик.

Укучы: Якты Казан һәм караңгы Казан дип атарга мөмкин.

Укытучы: Ни өчен алай дип атадыгыз? Тукай Казанның кай якларына игътибар итә?

Укучы: Башта якты Казанны тасвирлый, аннан соң аның караңгы якларын язып чыга. Мәчет, чиркәү, часовняларның күп булуын яза. (шигырьдә өзекләр укыйлар) 

 Укытучы: Ни өчен автор “мәчетең” дип берлек санда гына яза?

Укучы: Нур алучы шәһәрләрнең күбесе христиан динен тотучылар белән тулган. Казан шәһәрен лампа, шәм белән чагыштыра, якында урнашкан рус шәһәрләренең йогынтысы күбрәк, шуңа күрә чиркәүләрнең дә саны мәчетләрнекенә караганда күп, дип әйтә автор.

Укытучы: Әлеге әсәр кайсы шигырьгә җавап рәвешендә язылган?

Укучы: Минемчә, “Пар ат” шигыренә. Тукай күрәсе килгән Казан дәртле, моңлы, нурлы иде. Анда “бик матур моңлы азан” әйтергә тиешләр иде. Казанны күргәнче Г.Тукай башкала турында шулай уйлый, ләкин шәһәргә килгәч, хәлнең башкача булуын аңлый. Ул көткән нурлар да еракка гына төшәләр, татарлар яши торган төбәк исә караңгыда утыра.

IV. Ныгыту этабы.

Укытучы: Без бүген Тукайның нинди шигырьләрен өйрәндек? (бер укучы җавап бирә) Алда иҗат ителгән шигырьләреннән автор кайсы ягы белән аерылып тора?

Укучы: Милләт киләчәгенең яхшы якка үзгәрәчәгенә өметләнгән булса, хәзер аның өметләре өзелгә, депутатларга карата ышанычы беткән. (тагын берничә укучының җавабын тыңлау)

        V. Йомгаклау этабы.

Укытучы: Димәк, өч шигырьне дә анализладык, хәзер нәтиҗә ясасак та була. Шагыйрь Думаның халыкка ирек бирүенә, татар халкының да ил белән идарә итә алу мөмкинлеге тууына чын күңелдән ышана иде. Дума таратылгач, өмете өзелә. Ул Казанда мәгърифәт, якты нур күрермен дип, милли моңнар ишетермен дип өметләнә иде. “Казан вә Казан арты” шигырендә бу өмете дә җимерелүен күрдек.

Өйдә “Өзелгән өмид” шигырен укып, сорау һәм биремнәргә җавап әзерләп килергә кирәк булачак. Алдагы дәрестә шуның буенча мөстәкыйль эш булачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай

Габдулла Мухамедгари́фович  Тукаев -выдающийся татарский народный поэт, литературный критик, публицист и переводчик....

Презентация"Габдулла Тукай".

Биография Габдуллы Тукая....

Габдулла Тукай. Тест-презентация.

Габдулла Тукай тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест-презентация....

Басни великого татарского поэта Габдуллы Тукая в переводе на русский язык язык

Басни великого татарского поэта Габдуллы Тукая в переводе на русский язык...

Габдулла Тукай "Илдә калдың җыр булып"

дополнительный материал к уроку...

Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

«ПУТЬ В ВЕЧНОСТЬ» (ГАБДУЛЛА ТУКАЙ В МИРОВОЙ ЛИТЕРАТУРЕ)

Татарская литература отмечает свой великий праздник – 125 летие со дня рождения выдающегося поэта Габдуллы Тукая (1886–1913), с именем которого связано рождение новой ренессансной татарской литературы...