Ф.Әмирхан."Нәҗип"хикәясе
материал (5 класс)

Гыйзәтова Румия Минһади кызы

мастер-класс

Скачать:


Предварительный просмотр:

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ

БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ

УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Татарстан Республикасы Мәгарифне

үстерү институты»

Осталык дәресе

Тема: « Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясендә Нәҗип образын “Алты эшләпә” алымы ярдәмендә аңлату»

Курс темасы: « Татар теле һәм

әдәбияты укытучысының

предмет һәм методик

компетентлыгын камилләштерү»

Башкарды: Гыйзәтова Румия Минһади кызы

                    Хәйруллина Наҗия Нурулла кызы

Осталык дәресе

Кулланылган технология: Тәнкыйди фикерләү технологиясе.

Алым: «Алты эшләпә”

Үткәрү формасы: Мастер-класс.

Җиһазлау: Компьютер, проектор, презентация, кәгазь битләре.

Мастер-классның максаты:

- Тәнкыйди фикерләү технологиясенең «Алты эшләпә” алымын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга өйрәтү;

- Тәнкыйди фикерләү технологиясе турында кызыксыну уяту, әлеге технология нигезендә эшләргә “этәргеч” бирү.

Дәрес барышы.

Укытучының кереш сүзе.

              Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр!

       Бүгенге көн  мәгарифе укытучы алдына дөньякүләм аренага курыкмыйча чыгарлык, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү бурычын куйды. Укучы яңалыклар алдында югалып калмаска, мөстәкыйль фикер йөртә, дөрес юл сайлый белергә тиеш.  

                                         Дәрес башында без сезгә бер рәсем тәкъдим итәбез.Әлеге рәсем турында сездә нинди фикерләр туды?(фикерләрне тыңлыйбыз)

                           - Әйе, кеше уңай һәм тискәре сыйфатларга ия.Ул, яшәү барышында урталыкны тапканчы, үз-үзе белән дә,башка кешеләр белән дә каршылыкка керә. Нәрсәнең яхшы,нәрсәнең начар икәнлегенә өйрәнә. Шул рәвешчә, кешедә уңай сыйфатлар өстенлек алсын өчен, ул һәрвакыт камиллеккә омтылырга, яхшы кешеләрдән үрнәк, ә начарлардан гыйбрәт алырга тиеш.

- Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез?(кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатлар турында)                                                                                                                                  

Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләре дә төрле. Без бүген сезгә “Алты эшләпә” ысулы ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә телибез.   Әлеге ысул инглиз язучысы, психолог, тәнкыйди фикерләү өлкәсендә белгеч Эдвард де Боно тарафыннан эшкәртелгән. Бу кызыклы һәм иҗади алым ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтеп була:конкрет, позитив, тәнкыйди, эмоциональ, иҗади һәм фәлсәфи фикерләү.

 Укучыларны алты төркемгә бүләбез. Аларга төрле төстәге эшләпәләр бирелә. Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар укылган әсәр буенча геройга карата үз фикерләрен белдерәләр.

Ни өчен  без “Алты эшләпә” алымын сайларга булдык соң?

-Эшләпә безнең уй-фикерләребезне кирәк юлга юнәлтә.

-Эшләпә эшнең тәртибен билгели.

-Төрле төстәге эшләпәләрне сайлап алу мөмкинлеге укучыларда кызыксыну уята.

                                                                                                                                  - Хөрмәтле коллегалар! Без хәзер сезне алты төркемгә бүлеп,эшләпәләрне таратабыз.Төркемдәге бер кеше аны башына беркетеп куйса,әйбәт булыр иде.

Эшләпәләр түбәндәге билгеләргә ия:

1.Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшләргә тиеш.

2.Сары эшләпә.Укучылар әдәби геройның яки вакыйганың бары тик уңай якларын гына санап чыга. Ни өчен шулай уйлаулары турында да әйтергә онытмыйлар.

3. Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем киресен, ягъни вакыйгаларның яки геройларның тискәре яклары турында гына сөйли. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирә.

4. Кызыл эшләпә. Бу эшләпә төркеменә хисләр турында сөйләү кирәк. Алардан эмоциональ фикерләү таләп ителә.

5. Яшел эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш.

6. Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла.  

1 нче этап.  

 Дәрес темасы: Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясендәге Нәҗип образы.  Бүген сезнең белән Нәҗип образын әлеге ысул буенча  анализлап карыйк. (Төркемнәрдә эш)

2 нче этап.

Ак эшләпә (галимнәр).

  • Мин бары тик фактлар белән генә эшлим. Әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыгам, нинди персонажлар булуын әйтәм, аларга кыскача бәя бирәм.

Хикәя Нәҗип исемле малайның һөнәргә өйрәнү юлындагы каршылыклары, кайгы –шатлыклары турында. Нәҗипнең дә үзен башкалардан,бигрәк тә Мәрфуга апасыннан, яраттырасы, абыйсы Гомәр кебек һөнәрле буласы килә. Моның өчен ул койма башына да,өй кыегына да менеп баса,балчыктан төрле сурәтләр дә ясый. Шулай итеп ,һөнәрле булу өчен,нинди киртәләрне генә узмый. Малайның кичерешләре аның начар эшләре белән дә, яхшы эшләре белән дә бәйләнгән. Нәкъ менә кичерешләре Нәҗипне үзгәртә, тәртипле итә. Шуннан соң аның эшләре уңга китә дә инде. Хикәянең ахырына таба Нәҗип мактанмый башлый. Ул үзенең эш-гамәлләрен үзгәртә, үзен-үзе төзәтә. Кыланмый. Теләсә нинди тәртипсезлекләр эшләми. Хисләрен тыя белергә  өйрәнә. Матур итеп рәсем ясый, димәк, Нәҗип тә һөнәргә ия була, үзе белән көрәшеп, дөрес юлга баса.

.

Сары эшләпә  (оптимистлар).

Мин уңай фикерләрне генә туплыйм. Образның позитив яклары турында сөйлим.

- тырыш (һөнәргә өйрәнергә тели)

-һөнәрле(рәсем ясарга өйрәнә)

-уйламый эшләгән эшенә үкенә(олыларча уйлый белә)

- сәләтле (рәсемне матур ясый)

-максатчан( “Минем дә абый кебек буласым килә”)

- матурлыкны күрә белә(Мәрфуга апасына мөнәсәбәттә,балчыктан сыннар ясаганда,рәсем төшергәндә күренә)

Кара эшләпә ( тәнкыйтьчеләр).

Мин тексттан Нәҗип турындагы тискәре фикерләрне табам. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәм.

-мактанчык (Мәрфуга апасына батыр булып күренергә тели)

-кылана (үчекләп сөйләшә)

-тәртипсез(абыйсының кулыннан курайны тартып ала,ишекне дөбердәтә)

-көнләшүчән (абыйсыннан көнләшә)

-һөнәрсез(беренче бүлектә)

-үчле (балчыктан ясаган курчагын күрсәтеп,кыланып,ачуын баса)

Кызыл эшләпә (рәссамнар).

Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Тексттан Нәҗипкә хас хис – кичерешләрне туплый.    

-ярату

  • -ачу
  • -үпкәләү
  • -мактану
  • -кайгыру
  • -соклану
  • -үкенү
  • -шатлану
  • -горурлану

Яшел эшләпә(иҗатчылар).

  • Мин иҗади булуым белән аерылып торам.  

 Әдәпле һәм һөнәрле булу турында татар халкында мәкальләр бик күп. Нәҗип образын башка язучыларыбызның әсәрләрендәге геройлар белән чагыштырып була. 

Адәмне адәм иткән - әдәп.

Әдәп, әдәпнең төбе яхшы гадәт.

Егет кешегә җитмеш  төрле һөнәр дә аз.

Оста кулда һөнәр бар.

Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

Һөнәрле  үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

Җ.Тәрҗеманов. “Тукран малае Шуктуган”

Зәңгәр эшләпә (оештыручылар)

  • Бу эшләпә ияләре әсәр буенча фәлсәфи фикер йөртә, йомгак ясый, нәтиҗәләр чыгара.  

 Хикәядә вакыйга чын тормыштагыча бирелгән. Балачакта һәр нәрсәне аңлап бетермисең, акылга караганда хисләр өстенлек итә. Юк кына нәрсә өчен дә үпкәләшү,  шул ук вакытта тәрбия өлкәсендә олылар  тарафыннан җибәрелгән хаталар да балада аларга карата ачу ,үч хисе тәрбияләргә мөмкин. Нәҗип мисалында укучылар үзләренең эшләгән эшләренә, хисләренә дөрес бәя бирергә, хаталарын күрергә һәм төзәтергә өйрәнәләр. Башкаларга файдалы икәнлегеңне сизү өчен, һөнәрле булу кирәк икән.

                              3 этап.Рефлексия.

                                                 “Диаманта”

1 нче юл. II бүлектәге Нәҗип

2 нче юл. Һөнәрле, тәртипле

                                                                            3 нче юл. Өйрәнә,шатлана,горурлана

                            4 нче юл.Кешенең матурлыгы эше белән

        5 нче юл. Ачулана,үпкәли,мактана

        6 нчы юл. Һөнәрсез,тәртипсез

        7 нче юл. I бүлектәге Нәҗип

Әсәргә мондый анализ бирү укучыларга аны төрле яклап тикшерергә мөмкинлек бирә. Геройлар, аларның уңай һәм тискәре яклары турында белергә,  истә калдырырга, нәтиҗә чыгарырга, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтә.

                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф.Әмирхан иҗатында матурлыкка омтылыш.

Ф.Әмирхан иҗаты турында мәгълүмат бирүМатурлык төшенчәсенә аңлатма бирү...

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Әмирхан Еники

Әмирхан Еники хикәяләре хакында...

Татар әдәбиятыннан тест. "Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты"

Әмирхан Еники  тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест....