2 класста татар теле дәресе "Й хәрефе"
план-конспект урока
Предварительный просмотр:
Үткәрү вакыты ___________
Тема: Й хәрефе
Дәреснең максаты:
- й хәрефе турында беренче сыйныфта өйрәнгән белемнәрен ныгыту;
- йо,йө,җо, җө кушылмалары кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү;
- игътибарлылык тәрбияләү.
Дәрес барышы.
- Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру моменты:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау, дәрескә әзерлекне тикшерү;
- уңай психологик халәт булдыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
- 86 нчы күнегү, 47 бит.
-Мәкальләрне укыгыз, сүзләрдә нинди хәрефләр төшеп калган, әйтеп чыгыгыз.(Һ, х хәрефләре)
- Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. ( Барлык мәкальләр дә хезмәт сөяргә кирәклекне өйрәтә.)
- 3. Актуальләштерү.
Тактада сүзләр бирелгән.
йомгак, йолдыз, йөрәк, йөз, көймә, каймак, абый.
- Бу сүзләр нәрсәсе белән охшаш? (Й хәрефе бар.)
- й хәрефе сүзнең кайсы урыннарында килгән? (Башында, уртасында, ахырында.)
- Дәресебезнең темасын кем әйтә? (Й хәрефе.)
III. Матур язу.
а) кулларга массаж ясау.
Табу өчен без утны,
(Кул чабабыз.)
Ышкыйбыз учка-учны.
(Учларда ручка тәгәрәтәбез.)
Кинәт чаткы чыкты
(Йодрыкларга сугабыз.)
Һәм бүлмәне яктыртты.
(Кул чабабыз.)
б) Дәфтәрдә эш.
Йй йо йө йолдыз йөгерек йөзек
IV. Тема буенча эш.
- Тактадан табышмакны укыту:
Йортны саклый караклардан.
Ормый, сукмый, бәрми дә.
Зур да түгел. тик шулай да
Аның аша үтеп йортка
Керә алмый беркем дә. (Йозак.)
-Табышмакның җавабы нинди аваздан башлана? Ул нинди аваз? ( [ й] тартык аваз.)
-[ й] авазын нинди хәреф белдерә? (Й- кыска и хәрефе.)
2. Дәреслек буенча эш.
89 нчы күнегү, 48 бит.
-Й хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында килгән?
48 нче биттәге нәтиҗәне уку.
90 нчы күнегү, 48 бит.
49 нчы биттәге нәтиҗәне уку.
V. Физкультминут.
VI. Ныгыту эше.
- Дәреслек буенча эш. 94 нче күнегү.
-Сүзләрне күчереп языгыз, язылышларын истә калдырыгыз.
2. Сайланма диктант.
- Й хәрефе кергән сүзләрне сайлап языгыз.
Хәйдәр – акыллы малай. Ул өйдә әнисенә булыша. Су алып кайта. Энесен уйната. Хәйдәрнең әнисе шатлана.
VII. Өй эше.
1/92 нче күнегү, 49 бит.
2/ Кагыйдәләрне кабатларга;
3/ “Мин әти – әнигә ничек булышам” темасына хикәя төзергә.
VIII. Дәресне йомгаклау.
-Й хәрефе турында нәрсәләр әйтә аласыз?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"
Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...
Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.
Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...
[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары 5 класста татар теле дәресе
5 класста татар теленнән "[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары" темасына дәрес планы...
Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.
Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....
2 нче класста татар теле.
2 нче класста татар теле дәресе.Р.З.Хәйдәрованың Күңелле татар теле дәреслеге буенча....
Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)
4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...
Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе
Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...