Минем тәҗрибә
план-конспект урока
Бу өлештә Уфада уздырылган "Ана теле -2019" бәйгесе материаллары урын алды
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
esse_milli_traditsiyalrne_saklau_yulynda_dbi_srlrnen_role.docx | 18.51 КБ |
fnis_yarullin_koyashtagy_tap.docx | 38.3 КБ |
Предварительный просмотр:
Милли традицияләрне саклау юлында әдәби әсәрләрнең роле
Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага борынгы бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, йолалар тапшырылып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Балаларда милли үзаң тәрбияләүдә һәм аларны милли мәдәният белән таныштыруда, милли гореф-гадәтләрне, әхлак-әдәп кагыйдәләрен өйрәтүдә укытучы эшчәнлеге зур урын алып тора.
Яшь буынны, күңеле ак кәгазь кебек чиста укучы баланы без, әлбәттә, әдәбиятыбызның йөзек кашлары булган, яшәү мәгънәсен аңлатырдай әсәрләр язган әдипләребезнең иҗат җимешләре ярдәмендә дөрес, туры юлга алып чыга алырбыз.
Чөнки гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең әдәбиятыбызда да чагылыш тапкан. Күренекле әдипләребез иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәренең бирелешен күрәбез. Алар милли хисләр формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр.
Күренекле язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре халкыбызның гореф-гадәтләрен ачык, гади, халыкчан, аңлаешлы итеп сурәтли. Аның әсәрләрен укыганда, үзеңне шул вакыйгалар эчендә хис итәсең, бу бәйрәм, йолалар күңел түрендә. Укучылар йөрәгенә җуелмас хатирә булып кереп калалар дип уйлыйм.
Туган як, табигать җырчысы Гомәр Бәширов та үз әсәрләрендә халкыбызның тарихын табигать матурлыгы, гореф-гадәтләрнең, традицияләрнең күркәмлеге белән тыгыз бәйли. Әсәрләрендә Сабан туе, аулак өй, туй, өмәләр уздыру күренешләре киң колачлап сурәтләнә. Бу әсәрләр йөз ел элек булганнарны гәүдәләндерә. Кызганыч, әсәрдә урын алган йолалар бүгенге көндә сакланмаган диярлек, аларны без сәхнәдә һәм әдәби әсәрләрдә генә күрә алабыз. Шуңа күрә яшь буынны тәрбияләүдә, аларга йолаларның әһәмиятен аңлаткан вакытта, әлбәттә, әдәби әсәрләребез бик зур роль уйный.
Татар халкы милли гореф-гадәтләргә, йолаларга бик бай халык. Ләкин кызганычка каршы, бугенге буын бу йолаларны әби-бабаларыбыз кебек үти ала дип әйтеп булмый. Күп кенә милли традицияләребез эчтәлекне түгел, ә бәлки исемне генә саклап калды. Ягъни, исем буларак ул йола әле дә яши, ләкин инде эчтәлек я үзгәртелгән, я кайбер элементлар төшеп калган.
Тора-бара ХХ гасырда әле гамәлдә булган, көнкүрештә гадәти күренеш буларак башкарылган йолаларыбыз Г.Бәширов, М.Мәһдиев китаплары битләрендә генә, музей экспонаты буларак фотографияләрдә генә сакланып калмаслармы, безнең буын, без, аларны саклауда нинди эш башкарабыз соң?
Халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, буыннан буынга җиткерергә иде аларны.
Тормыш шартлары үзгәрү бәйрәмнәр дөньясын да үзгәртә. Бу-табигый. Әгәр без халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертеп, кешеләрне бер – берсенә якынайтып, берләштерә алсак, куелган максатыбызга ирешәчәкбез.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Димәк, – халкыбыз күңелле бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны белә. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.
Без университетның беренче курсында халык иҗаты, аның үзенчәлекләре, жанрлар белән таныштык. Җәен фольклор практикасы уздык. Турыдан-туры авылда информантлар белән эшләдек. Укытучыбыз, сабан туенда уеннарда катнашырга, аны хәтта фотога төшереп килергә кушты. Башта мәҗбүри кебек тоелса да, аннары теләп эшләдек. Семестр буе кулъяулык чиктек. Алар бинабызда 104 аудиториядә әле дә саклана . Менә шулай, "Тамчыдан күл җыела" ди халык мәкале. Миңа нәрсәгә инде бу дип түгел, мин эшләмәсәм моны кем эшләр, милләтемнең язмышында, киләчәгендә минем дә өлешем бар бит дип, бергәләп тырышсак кына, милләтебез дә, телебез дә, гореф-гадәтләребез дә сакланачак! Фикеремне Г.Тукай сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!!!”
Предварительный просмотр:
Питрәч районы икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы
Сайфутдинова Динә Хәбир кызы
Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” темасына татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе
(5 нче сыйныф)
Тема: Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренә анализ
(5 нче сыйныф)
- Дәрес максаты: Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрен өйрәнү
- Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет: үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.
Предмет: укылган әсәрне анализлый белү; эчтәлеген үзләштерү;
Шәхескә кагылышлы: Укучыларда кешелеклелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү; яхшылык белән яманлыкны аера белергә өйрәтү.
- Дәреснең принциплары:
- фәннилек принцибы;
- күрсәтмәлелек принцибы;
- коммуникатив принцип.
- Укыту ысуллары:
- Проблемалы укыту;
- Өлешчә эзләнү.
- Укыту алымнары: анализ, сорау-җавап форматындагы әңгәмә, курсәтмә материал белән эш.
- Дәрес төре: яңа белем алу дәресе.
- Җиһазлау: мультимедиа проеторы, экран, слайдлар, карточкалар
- Материал: Татар әдәбияты: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы, 5 сыйныф. Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова; [рәссамыСветлана Ибраһимова] –Казан: Татар.кит.нәшр., 2014. -175б.:рәс. б-н
Дәрес планы
- Мотивлаштыру-орентлаштыру
- Дәресне оештыру: исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
- Актуальләштерү: Яхшылык һәм яманлык турында әңгәмә кору
- Уку мәсьәләсе кую: Укучылар, бүген без сезнен белән Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәре белән танышырбыз.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
- Яңа теманы аңлату, ныгыту.
* Ф.Яруллинның биографиясе белән таныштыру;
- Әниләр турында сөйләшү уздыру
- “Кояштагы тап” әсәрен өйрәнә башлау.
III. Рефлексив бәяләү (йомгак)
- Укучылар дәрестә нәрсә аңлаганын сорау.
- Бәяләү: укучыларга билгеләр кую.
Өй эше бирелә: 1.“Һәрвакыт булсын әни” дигән темага миниатюр сочинение язарга.
2. Әниләр турында мәкальләр язып килергә.
3. “Әнием –иң кадерле кешем” темасына иллюстрация ясап килергә.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1) Дәресне оештыру:
Исәнләшү. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, балалар!
Матур үтсен көнегез!
Көләч булсын йөзегез!
Булыгыз сез әдәпле,
Тәрбияле, матур гадәтле.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
-Менә шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.
2) Актуальләштерү
-Укучылар, карагыз әле, минем кулымда бер конверт бар. Анын эчендэ нәрсә булырга мөмкин икән. Әйдәгез бергәләп ачып карыйк әле. ( конверт эчендә әниләр турында мәкальләр язылган)
Өйнең яме ана белән;
Яктылык - кояш янында, яхшылык - ана янында;
Ана җылысы – кояш җылысы;
-Мәкальләрдә нәрсә турында сөйләнелә? Аларның эчтәлеген ничек аңлыйсыз?(укучыларның җавабы)
-Укучылар, бу мәкальләрне нәрсә берләштерә? (Алар барысы да әниләр турында)
- Яхшы. Укучылар, сез үзегез дәреснең темасын әйттегез.
Хәзер, темадан чыгып, дәреснең максатын да куегыз. Әсәрне өйрәнәбез, сөйләм телен үстерәбез, ялган сөйләргә ярамаганын, әниләрне тыңларга кирәклеген беләбез.
3)Уку мәсьәләсен кую. -Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы – Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәре.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1. Ф.Яруллин турында мәгълүмат.
Халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туган.
Фәнис Яруллинга дүрт яшь чагында ишле гаилә башлыгы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә.
Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый.
1957 елда аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.
1963 елда урта мәктәпне тәмамлый.
Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1970 елда читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза.
2011 елның 8 декабрендә вафат була.
- “Кояштагы тап” әсәре турында сөйләшү.
-Укытучы “Кояштагы тап” әсәрен укый.
Сүзлек эше:
Каф тавының артында –еракта
Канәгатьсезлек – риза булмау
Офык -горизонт
Иреннәрем көеп чыкты –бик нык эчәсем килде
- Укучылар, без сезнең белән “Кояштагы тап” әсәрен укып чыктык. Хәзер әйдәгез бергәләп әсәрне 3 бүлеккә бүлик. .
1 бүлек.( МАЛАЙ ҺӘМ ӘНИ) Малайның әнисе авырып китә.
2 бүлек.(ЯЛГАНЧЫ МАЛАЙ) Малай әнисенә ялган сөйли
3 бүлек.(КОЯШТАГЫ ТАП) Кояш малайны гафу итә.
1.Ничек уйлыйсыз,бу нинди жанрдагы әсәр?
2.Тормышта балалар белән мондый хәл булырга мөмкинме?
3.Малайның әнисе көннәр буе нишли? Ә малай?
4.Әнисе малайга нинди эш кушкан?Бу –авыр эшме?
5.Малай ни өчен тыңламаган?
6.Әнисе улының ялганын сизгәнме?
Соңгы бүлекнең исеме ничек?(Кояш елмаеп җибәрде)
Укучылар, кояш сезгә кемне хәтерләтә?(Әниләребезне)
Укытучы: - Әйе, укучылар, әниләребез безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә. Алар безнең һәр эшебезне күреп, белеп торалар.
- Ә хәзер безнең кояшыбыз тагын да балкып торсын өчен әниләребезгә караган асыл сыйфатларны искә төшерик әле.
- Әниләргә карата нинди булырга кирәк?
- Сезнең алдыгызды “Кешенең асыл сыйфатлары” бирелгән терәк сүзләр ята. Шуларның аналарга карата туры килгәннәрен табып җавап бирегез.
(Шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле, ярдәмчел, эчкерсез, олы җанлы, изге күңелле, кайгыртучан, гадел, тугры,мөлаем ).
4. Мин сезгә гыйбарә укыйм, аның без укыган әкият белән охшаш ягы бар микән?
Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың? - ди. Әнисе: “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”, - ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”, - ди.
Физминут “Кояш” (Балалар чүгәләп утырганнар)
Кояш күтәрелә” – балалар әкрен генә торалар, кулларын өскә күтәрәләр.
“Кинәт җил чыкты” – уңга-сулга кулларын чайкыйлар.
“Яшен яшьнәде” – уңга-сулга кул чабалар.
“Яңгыр ява башлады” – чүгәләп, бармак очлары белән идәнгә чиртәләр.
“Яңгыр туктады” – балалар торып басалар.
“Яңадан кояш чыкты” – кулларны өскә күтәрәләр.
Ныгыту:
Синквейн төзү. (Әни, кояш, малай)
(Синквейн - биш юллы шигырь. Тәртибе түбәндәгечә булырга тиеш:
Беренче юл - бер исем сүз төркемендәге сүз;
Икенче юл - ике сыйфат;
Өченче юл - өч фигыль;
Дүртенче юл - Билгеле бер мәгънәле фраза. бер җөмлә-метафора;
Бишенче юл - бер сүз - беренче сүзнең синонимы, нәтиҗә.)
Әни.
Яхшы, гадел.
Булыша, кайгыра, үстерә.
Әнигә һәрвакыт булышырга кирәк.
Бердәнберем.
Малай.
Ялкау, ялганчы.
Тыңламый, елый, алдалый.
Өлкәннәрне тыңларга кирәк.
Өметле.
Кояш
Якты, җылы.
Яктырта, җылыта, иркәли.
Кояшта кара таплар булмасын.
Яшәеш.
5.Рефлексия
1.Рефлексив кабатлау
- Автор кояшны кем белән чагыштыра? (Әни белән.)
- Ни өчен? (Чөнки кояш та бер генә, әни дә.)
- Кояш булмаса, җирдә нәрсә булыр иде? (Берни дә... Җирдә тереклек булмас иде.)
- Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү булмас иде.)
- Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр - безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк. Аларга кояш гомере телик. Укучылар, әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле, мәрхәмәтле булыгыз.
Ә хәзер парталардагы сары кәгазь битләрен алабыз һәм үзебезнең яраткан әниебезгә теләк язабыз.
(бөтен укучы да яза һәм тактага беркетелгән сары түгәрәк янына чыгып беркетә)
V Үзбәя
“5” ле билгесе- барлык сорауларга төгәл һәм тулы җавап биргән укучы кызыл алма ала.
“4” ле билгесе- берничә сорауга җавап тулы булмаса яки 1-2 сорауга җавап бирмәгән очракта укучы яшел алма ала.
“3” ле билгесе - сорауларга җавап һәм төгәл булмаса яки 3-4 сорауга бөтенләй булмаса укучы сары алма ала.
VI Өй эше
1.“Һәрвакыт булсын әни” дигән темага миниатюр сочинение язарга.
2. Әниләр турында мәкальләр язып килергә.
3. “Әнием –иң кадерле кешем” темасына иллюстрация ясап килергә.
Укучылар, бүгенге дәрес шушы урында тәмам! Һәрвакыт шундый акыллы, бердәм, актив булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
СФП в годовом цикле занятиями мини-футболом (из опыта работы в секции «Мини-футбол»)
Представляю примерные комплексы по СФП в секции "Мини-футбол",делюсь положительным опытом и результатами в своей работе....
Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.
Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...
Минем гаиләм -минем төп терәгем
Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык ...
«Творческие работы малой формы (мини – изложения, мини – сочинения, этюды, эссе) как средства развития креативных способностей учащихся»
Педагогическая наука переживает переходный этап, связанный с обновлением как содержания, так и форм образовательного процесса....
Класс сәғәте “Минең ғаиләм-минең байлығым”.
Уҡыусыларҙы ғаилә,генеология ,нәсел ағасы һүҙҙәренең мәғәнәләренә төшөндөрөү, балаларҙы үҙҙәренең шәжәрәһен төҙөргә өйрәтеү....
Мастер-класс.Презентация на тему "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность-минем туган ягым,мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем"
Аксубаем-ак төбәгем!Туган якның гүзәл була —Гади генә бер гөле дә…Ямьле була, кыек булмыйТуган якның бер җире дә...!...