Минем педагогик осталыгым (эссе)
материал
Предварительный просмотр:
Минем педагогик осталыгым (Эссе)
Укытучы! Шул гади генә җиде хәрефле сүз нинди тирән мәгънәгә ия. Ул һәрнәрсәнең башлангычы булып тора. Укытучы-иң мактаулы һәм намуслы хезмәт иясе. Укытучы –барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше.Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый.Тормышта кем дә булса биек үрләр яуласа – “Укытучысы кем булган икән ?” –диләр. Яки киресенчә, адәм баласы ялгышса, хаталанса, кешелек баскычыннан түбән тәгәрәсә дә –“Кемнең укучысы әле ул?”-дигән сорауны куючылар аз булмый. Уйлап баксаң, нинди җаваплы, катлаулы һөнәр. Ак кәгазь кебек бала күңеленә якты эз калдыруда,яшәеш рәсемен төшерүдә ярдәм итүче. Баланың нинди төсләр сайлавы да, нинди рәсем килеп чыгуы да укытучыга бәйле.
Әнә шушы зур җаваплылык үсмер вакытымда мине укытучы эшенә сагаеп карарга мәҗбүр итә иде. Язмыш үзенекен итә икән ул, туган телемне чиксез ярату мине Алабуга Дәүләт педагогия институтына юнәлдерде. Биредә телебезнең, әдәбиятыбызның асылына төшенгәч, аны башкаларга өйрәтү теләге күңелдә бер гөл булып үсте. Белем орлыкларын чәчү урыны – мәктәп мине үзенә кочак җәеп каршы алды. Бу гаҗәеп дөньяның үз кануннары бар шул. Биредә бөтен белемеңне, тырышлыгыңны, сабырлыгыңны һәм иң мөһиме, күңел җылыңны биреп эшләсәң генә эш агачыңның җимешләрен күрә аласың.
Мин татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы. Эшемне ике юнәлештә алып барам. Беренчесе, татар балаларына туган телләрен, татар мәдәниятен, гореф – гадәтләрен өйрәтү. Минем бурычым – татар булуы белән горурланучы, үз милләтен хөрмәтләп, саклап яшәрлек,буыннан- буынга дәвам итүче шәхес тәрбияләү.
Эшемнең икенче юнәлеше – башка милләт балаларына татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү. Укучы баланың үз теленә, милләтенә карата булган мәхәббәтен саклап, татар теленә кызыксыну уяту, чит телләргә хөрмәт тәрбияләү – бу юнәлешнең асылы булып тора.
Куйган бурычларыма ирешү өчен мин дәресләремне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам. Фәне, телне теләп өйрәнү өчен яңа методик алымнар эзлим. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланам. Традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен - дәрес, практикум – дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип саныйм. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми.Гадел, белемле,мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы мөһим булып тора. Шулай ук иҗади фикерләү сәләтенә ия булучы ,өйрәнелгән белем күнекмәләрнең нәтиҗәлеген күрсәтүче шәхес тәрбияләү.Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга игътибар итәм. Өйгә эш биргәндә дә укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп бирергә тырышам.
Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, балалар да өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача. Дәресләремнең иң зур бурычы - укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү ,аларның сүз байлыгын арттыру.
Дәресләрдә укучыларның сәламәтлеген саклауга да нык әһәмият бирәм. Дәрес башында балаларда яхшы кәеф һәм уңай хис булдыруның эш нәтиҗәлегенә уңай тәэсир итүен эш тәҗрибәмнән чыгып беләм. Энергизаторлар, физминутлар һәр дәрестә үткәрәм.
Тырышлыгыма ямь өстәп, укучыларым фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар яулыйлар. Бигрәк тә шигырь сөйләү, шигырь иҗат итү буенча зур активлык күренә. Бу педагогик эшемнең дөрес оештырылуына бер күрсәткеч дип уйлыйм.
Укытучы даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтҽрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә. Атаклы педагог К. Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Мин әлеге сүзләрне үземә дивиз итеп алдым.Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә шул.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Минем педагогик осталыгым (эссе)
"Минем педагогик осталыгым" дигән темага эссе....
Минем педагогик осталыгым (эссе)
Укытучы һөнәре турында уйланулар, үземнең хезмәт юлын яңадан сайларга мөмкинлегем булса, мин барыбер укытучы булыр идем ......
"Минем педагогик осталыгым" эссе
"Минем педагогик осталыгым" эссе....
Минем педагогик осталыгым (эссе)
Минем педагогик осталыгым (эссе)...
"Минем педагогик осталыгым" эссе
"Туган тел" мастер-классында катнашу өчен язылган эссе...
Минем педагогик осталыгым (эссе)
Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?...
"Минем педагогик осталыгым" эссе
Һәр төр һөнәр ияләре арасында үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калучы кешеләр була. Нәкъ менә алар башкаларг...