"Минем педагогик осталыгым" эссе
статья на тему

Һәр төр һөнәр ияләре арасында үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калучы кешеләр була. Нәкъ менә алар  башкаларга үрнәк булып торалар, тормышны, яшәешне, мәгънәле итәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_minem_pedagogik_eshchnlegem.docx20.4 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым. (эссе)

Һәр төр һөнәр ияләре арасында үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калучы кешеләр була. Нәкъ менә алар  башкаларга үрнәк булып торалар, тормышны, яшәешне, мәгънәле итәләр.

Укытучы... Нинди тирән мәгънәгә ия булган сүз. Укытучы дигәндә күз алдына ачык йөз дә, сиңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булып торган куллар да, синең нәни бәхетләреңә дә сабый баладай шатланган, авырлыкларыңа бөтен йөрәге белән кайгырган мөлаем күзләр дә килеп баса.

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр, әлбәттә, мәктәп елларында салына ул.

         Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның беренче укытучысы атлый. Мин дә үземнең беренче тапкыр матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә зур ак тасмалар тагып, үземнән дә олырак чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бусагасыннан атлап керүемне хәтерлим.

Хәтерлим әле бүгенгедәй,

     Сентябрьнең бере җиткәнен...

 Биклән мәктәбе. Мин –укучы .

Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты.. Нәкыя апа кечкенә кызчык күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып калды. Тормыш юлымда очраган укытучылар сабый күңеленә ачкыч  таба белделәр,гадел һәм искиткеч сабыр , белем дөньясының тирән серләренә төшендерделәр. Мәктәпне тәмамлаганга да  ике дистә елдан  артык  вакыт узды. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады  Кечкенәдә күңел түремдә саклаган хыялым тормышка ашты. Училище, университет... Мин – укытучы.

Укытучы һөнәрен бер дә җиңел һөнәрләр рәтенә кертеп булмый. Бу һөнәрдә бер урында торырга теләсәң дә, алга бик шәп итеп барырга кирәк. Һәр кешегә дә бала йөрәгендә укуга, мәктәпкә, гаилә һәм дәүләткә мәхәббәт ялкыны тудырырга бирелмәгән. Теләсә-нинди кеше балалар акылында фәнгә, әйләнә-тирә дөньяга мавыгу һәм кызыксыну уята алмый. Шуңа да монда булган “Укытучы” дигән горур һәм ихтирамлы исемне үземә йөкләргә курыкмаганга  шатмын.  Мәктәптә эшләү дәверендә тормышымда үтә дә җаваплы да,авыр да, кызыклы көннәрне дә санап бетергесез. Күпме сабый күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салганмын.

         Әйе, укытучы - орлыкны утыртучы һәм шул ук вакытта үсентеләренә су сибеп торучы бер бакчачыдыр.

Хәзер тормыш шулкадәр үзгәрде ки, белемне компьютер артында утырып та укып кебек. Китаплар, газеталар,  телевидение, компьютер кешегә кайбер әйберләрне өйрәтә ала,  әмма беркайчан да чын тормышны һәм тормышның кеше эчендә ничек итеп агып баруын өйрәтә алмас. Һәр көн аерым бер дулкынлану һәм борчылу белән укучының күңеленә кергән һәм дәресендә укучысының рухында җуелмас сызыклар калдырган укытучы - урыны алыштырылмас бер өйрәтүче.   Мин шуңа горурмын.

         Ай яктысында ак кар язылмаган ак дәфтәр бите кебек. Шул дәфтәр битенә укучымның бәхетле язмышларын яза алсам, аларга иман нуры, миһербанлык иңдереп, аларда ана теленә мәхәббәт уята алсам, рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыручы яшьләр тәрбияли алсам, мин язмышыма рәхмәтле булыр идем.