Дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Сорау җөмлә”
план-конспект урока (7 класс)

Туган ( татар) теле  буенча төзелгән дәрес план-конспекты. 7 нче сыйныф. Тема: “Сорау җөмлә”

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_klass_15.docx24.96 КБ

Предварительный просмотр:

Туган ( татар) теле  буенча төзелгән дәрес план-конспекты

7 нче сыйныф

Тема: “Сорау җөмлә”

Максат:

  – сорау җөмлә турында белемнәрне системалаштыру, сорау җөмләнең белдерелү үзенчәлекләрен аңлату;

 – телдән һәм язма сөйләмдә сорау җөмләләрне табу күнекмәсен үстерү;

 – укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерү;

коллективта эшләү, үзара ярдәмләшү, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә  булу сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

 Шәхескә кагылышлы – укуга уңай мотивация булдыру;

метапредмет – әдәбият дәресе;  әйләнә –тирәне өйрәнү;

предмет – сорау җөмләләрне аера һәм төзи белү.

 

Универсаль уку күнекмәләре:

Шәхсиятле:

- аңлы үзбәяне үстерү;

- әхлак – этик мөнәсәбәтләр өлкәсендә ориентлашу.

Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып- белү:
- кагыйдәләрне куллана һәм күрсәтмәләрдән файдалана белү;
- модельләштерә  белү;

- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
- сораулар формалаштыру;

- интервью алу;

- чыгыш вакытында төрле социаль рольне уйнау;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

 Дәреснең тибы:  үтелгән барлык белем һәм күнекмәләрне ныгыту,  яңа төшенчәләр үзләштерү (катнаш)

Җиһазлар:. ноутбук, проектор, диск.

Кулланылган метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлашу.

Укытучы:

-Исәнмесез, балалар.

Кәефләрегез ничек?

Көтелгән җавап:

  • Кояшлы иртә кебек.

Анам телен, татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы Барыгызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлап җибәрәбез. Үткән дәрестә без әйтү максаты буенча җөмлә төрләре турында сөйләштек. Әйтү максаты буенча  җөмләләр ничә төрле булалар?

К.җ. Әйтү максаты ягыннан җөмләләр 3 төргә бүленә : хикәя, сорау һәм боерык. Алар төрле интонация белән әйтелә. Үзебезнең тойгыларыбызны белдергән очракта алар тойгылы җөмләгә әйләнә.

 Укытучы Ә хәзер игътибарыбызны тактага юнәлтик. Анда  плакат эленгән. Андагы текс белән безне кем таныштырып китәр икән? Эчтәлеккә, тыныш билгеләренә, интонациягә игътибар итик.

Урамда яфрак ява.

Шундый саф, чиста һава!

Уйнап кал, тик утырма!

Текстның эчтәлеге буенча буш вакытны файдалы уздырырга, телефон, компьютер төбендә озак утырмыйча, саф һавада булырга кирәклеге турында әңгәмә.

Укытучы. Ә хәзер кабат текттагы җөмләләргә кайтыйк әле. Беренче җөмләне укып, аның әйтү максаты буенча нинди җөмлә булуын әйтәбез. Фикерләрегезне дәлилләгез.

Урамда яфрак ява.

К.җ. Әйтү мксаты буенча бу хикәя җөмлә. Чынбарлыкта булган вакыйга турында тыныч тавыш белән хәбәр итә. Җөмлә ахырында ява хәбәре килә. Логик басым яфрак сүзенә төшә. Җөмлә ахырына тавыш төшә.

Шундый саф, чиста һава!

К.җ. Бу тойгылы җөмлә. Көчле тойгы интонацисе белән әйтелә.

Уйнап кал, тик утырма!

К.җ. Бу боерык җөмлә. Боеруны, эш кушуны, үтенүне, киңәш итүне белдерә. Ул боеру интонациясе белән югарырак тонда әйтелә. Хәбәр боерык фигыль белән белдерелә.

Укытучы. Әйтү максаты буенча монда нинди җөмлә җитми?

К.җ. Сорау җөмлә.

Укытучы. Әйе, сорау җөмлә. Бүгенге дәресебездә без сорау җөмләләр һәм сорау җөмләләрнең нинди чаралар белән белдерелүе хакында сөйләшербез. Узган дәрестә без сорау җөмләнең кагыйдәсен карап киткән идек инде. Кем искә төшерә?

К.җ. Сорау җөмлә сөйләүченең үз-үзенә яки башка берәүгә булган соравын белдерә һәм сорау интонациясе белән әйтелә. Җөмлә ахырына сорау билгесе куела.

Укытучы. Әйе, дөрес. Ә хәзер мин сезгә, көз темасын дәвам итеп,  Фәнис Яруллинның гел сорау җөмләләрдән генә торган шигырен укып китәсем килә.

Нигә?

Нигә китә икән бу кошлар?

Канатларын сынар өченме?

Күбрәк юллар узар өченме?

Куркытамы әллә соң кышлар?

Нигә китә икән бу кошлар?

Аларны да нужа йөртәме?

Чит җирләрдә бәхет көтәме?

Бәхетенә барып җитмичә

Өзелмимә икән сулышлар?

Нигә китә икән бу кошлар?

Җимеш кенә үскән илләрдә,

Кышлар булмый торган җирләрдә

Күбрәк тә бит гүзәл гөлләр дә,

Оҗмахларга тиңдер тормышлар –

Нигә кайта икән бу кошлар?

Нигә?

Укытучы. Танылган шагыйребез Фәнис абый Яруллин нинди матур сорау җөмләләрдән торган шигырь иҗат иткән. Укучылар, нигә шундый газап чигә–чигә Туган якларына кайта икән кошларыбыз.

К.җ. Алар туган-үскән җирләрен сагынып кайталар. Ә кайбер аучылар аларны мылтыкларын күтәреп, атарга әзерләнеп каршы алалар.

.

2. Уку мәсьәләсе кую.

1 нче бирем. Дәреслек белән эш. 90 нчы күнегү дәфтәрдә язмача эшләнелә. Сорау җөмләләрнең нинди чаралар белән күрсәтелүе әйтелә.

 

Нәтиҗә: Сорау җөмләләр сорау алмашлыклары һәм сорау кисәкчәләре, сорау интонациясе ярдәмендә төзеләләр.  

            Сорау җөмлә

– сөйләүченең үз-үзенә яки башка берәүгә булган соравын белдерә,

– сорау интонациясе белән әйтелә,

– сорауны белдерә торган сүзгә логик басым төшә,

– җөмлә ахырында сорау билгесе куела,

– түбәндәге чаралар белән белдерелә:

Сорау              интонациясе

алмашлыкл.                               -мыни, -мени

(сорау ал. басым

1 иҗ. төшә)                               -мы, -ме сорау кисәкчәләре ( басым сорау                          кисәкчәсе алдындагы иҗеккә төшә, кушылып языла)

Физкультминутка

3. 94 нче күнегү (язмача) Бирелгән җөмләләрне сорау җөмләләр итеп үзгәртеп язарга.

К.җ.: Мәсәлән: 1.Алар көтмәгәндә, уйламаганда очраштылар. – Алар ничек очраштылар?

  1. Телдән диалоглар төзү.  

Темалар: “Рәис абый  балык тоткан”

Газетадан килгән “журналист” оныгы Рафил бабайсыннан  интервью ала.

  1. Парларда эш. Карточкалар өләшенә.

Әйтелү максаты ягыннан җөмләләргә туры килгәнен сайлап алырга

1. Әткәй, безнең колынны да үтергәнмени?

2. Никадәр изге, никадәр кадерле ул Туган ил!

3. Телең белән узма, акылың белән уз.

4.Акылга йөз яшькә кадәр өйрәнәләр.

 6. Рефлексия, бәяләү.

1.”Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык? ” сорауларына җавап бирү.

7. Дәрескә гомуми бәя.

8. Өй эше: Сайлап алу мөмкинлеге тудырыла.

1. 94 нче күнегү ( ярым иҗади). Бирелгән җөмләләрне сорау җөмләләр итеп үзгәртеп язарга.

        Яки

2. 95 нче күнегү (иҗади). “Хастаханәдә ” темасына диалог төзергә.

Үзбәя.

Укытучы

Сорау белән җавап арасы

“Нишләргә соң?” дигән сорауларны

Куеп тора тормыш гел алга.

Бәгырь учагында бәргәләнеп.

Шул сораулар көн вә төн яна.

Бер сораудан бер сорауга яшим,

Белмим башка яшәү чарасын.

Гомерем дә минем нибарысы

Сорау белән җавап арасы.

Дәрес тәмам, тормыш биргән сорауларга дөрес җаваплар табып, исән-имин яшәргә язсын. Бәхетле булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Сорау алмашлыклары"

"Морфология" бүлегендә "Алмашлык төркемчәләре" темасын үткәндә куллану өчен...

- мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр

3 нче сыйныфта татар теле дәресе...

6 нчы класс. Хайдарова Р.З. дәреслеге буенча "Сорау алмашлыклары" темасы

Дәрес тулысынча укытучы өчен белем бирү максаты, тәрбия бирү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе), тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе) һәм дәреснең белем бирү максатлары белән төзелгән. Д...

Сорау җөмләләр.

Сорау җөмләләр темасына багышланган дәрес планы....

Сорау җөмлә

"Сорау җөмлә" темасы буенча 5нче класста үткәрелгән ачык дәрескә презентация....

Сорау алмашлыклары. 3нче сыйныф

Знче сыйныфта үткәрклгән дәрес эшкәртмәм....