Китап сөючеләр конференциясе
материал
И, китап!
Ап-ачык тор һәрвакытта
И китап, багам сиңа.
Чын, асыл нигезле җирдән
Күп белемнәр бир миңа!
Син – юаткыч, син – уяткыч,
Син – миңа чып-чын атам;
Булмасаң син, мин сине
Сагынып кына чирләп ятам.
И китабым, и китабым,
Миңа ачык кыл хитап;
Син генә башымдагы чүп –
Чраны алырсың утап.
Шаехзадә Бабич
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kitap_soyucheler_konferentsiyase_1.doc | 103 КБ |
Предварительный просмотр:
Китап сөючеләр конференциясе
Кереш.
Музыка яңгырый.
И, китап!
Ап-ачык тор һәрвакытта
И китап, багам сиңа.
Чын, асыл нигезле җирдән
Күп белемнәр бир миңа!
Син – юаткыч, син – уяткыч,
Син – миңа чып-чын атам;
Булмасаң син, мин сине
Сагынып кына чирләп ятам.
И китабым, и китабым,
Миңа ачык кыл хитап;
Син генә башымдагы чүп –
Чраны алырсың утап.
Шаехзадә Бабич
Татар балалар әдәбияты – зур традицияле, күренекле әдипләре, татар әдәбиятының алтын хәзинәсенә кергән әсәрләре булган бай әдәбият. Күренекле язучы М. Горький да балалар әдәбиятын зур бер “суверен держава” дип атаган иде.
Балалар язучыларына бик күпне, балалар психологиясен, аларның эчке һәм тышкы дөньясын яхшы белү, һәр баланың кабатланмас шәхес, үзенә генә хас үзенчәлекле җан иясе икәнен онытмау зарур.
Балаларга адресланган һәр шигырь, һәр китап сабыйның игътибарын җәлеп итәрлек, уйландырырлык һәм дә күңелен сокландырырлык булырга тиеш. Нәниләргә яхшы әсәр иҗат итү өчен шагыйрьнең эчке дөньясы да сабыйларча самими, саф, садә булып саклануы мөһим. Балалык чорын уздыргач, аңа кире кайтып булмавы һәркемгә билгеле. Ләкин нәниләр шагыйре әнә шул мөмкин булмаган нәрсәне җиңәргә, чәчләренә ак төшсә дә, “сабыйлыктан бөтенләй үк чыкмаска”, балалар тормышын, аларның кызыксынуларын һәм психологиясен җаны-тәне белән хис итәргә тиеш.
Балалар әдәбиятын фәнни классификацияләп, аның өч төрен бүлеп чыгарырга мөмкин:
- Турыдан-туры балаларга багышланып язылган әсәрләр (А. Алиш әкиятләре, Ф. Әмирхан, Д. Аппакова хикәяләре, Т. Миңнуллин, пьесалары, Б. Рәхмәт, Г. Тукай, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин шигырьләре һ.б.)
- Өлкәннәр өчен язылып, вакытлар үтү белән балалар укуына күчкән әсәрләр (К. Гали “Кыйссаи Йосыф”, Харәзми “Мәхәббәтнәмә”, Кисекбаш” һ.б.)
- Балаларның үз иҗаты.
Зәкия Туфайлова
Тик йөреми, кар ашый.
Таһирҗаннар кар ташый,
Илһамия тау ясый.
Ник тик йөри Гөлнаһар?
Тик йөреми, кар ашый.
Кар ташыйлар, ташыйлар,
Тауны һаман ясыйлар.
Ник тау болай тәбәнәк,
Булмый түбән тәгәрәп?
Гөлнаһарга әйттеләр:
-Җитте, ашама карны,
Кечерәйтәсең тауны.
Бари Рәхмәт
Чебен куалый.
Сөмбелнең әнисенең,
Битенә кунган чебен.
Әни бик тәмле йоклый,
Чебен битен кытыклый.
Куып карый чебенне,
Тыңламый бит Сөмбелне.
Китә дә килеп куна,
Сөмбел яңадан куа.
Тотыйм, дисә, тоттырмый,
Очып китә, тик тормый.
-Чебен, чебен, кит, кит!
Әнием минем йоклый бит.
Рәхәтләнеп йокласын,
Борчып йөрмә юкка син.
Пош-шел!...
Чебен русча белми шул.
Кит, дим инде, кит! Кит!
Татарча да белми бит.
Әнием, чебен битеңне
Ашап бетерә бит инде.
Зәки Нури
Ник артта калды Хәлим?
Чабыш уйнадык кичә без
Атланып таяк атка.
Без бергә чабып китәбез,
Ә Хәлим кала артта.
Ник артта кала икән ул?
Туктагыз, карыйк әле!-
Бик авыр булган икән шул
Безнең Хәлимнең хәле:
Уң түфлиен сул аякка.
Сулын уңга кигән ул.
Тормаган хәтта карап та,
Шулай чыккан өйдән ул.
Әй Хәлим, Хәлим, чабышта
Артта калдың бит бездән...
Икенче болай ялгышма,
Аякларыңны кызган!
Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш әсәреннән өзек.
Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә,
Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә.
Алдымызда ат кәмитен күрәлем
Һәм Микитин җәмгатенә ирәлем.
Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр,
Һич моның тик бери тәкый юк торыр.
Хак тәгалә нәрсә кылса ирке бар,
Рус Микитиннең Казанда өиркы бар.
Шунда бардыр бер мөселман пәһлеван –
Бик озын, бик көчле, гайрәтле җиван.
Мәктәбебездә китап укырга, үзләре дә каләм тибрәтергә яратучы укучыларыбыз бик күп. Аларның шигырьләре “Чулман энҗеләре” газетасында даими басылып тора. Хәзер сүзне аларга бирәбез.
Әниемә бүләккә
Исхакова Алия- 7 нче Б сыйныфы укучысы
Мин әниемне бүген
Тәбрик итәргә телим.
Аның туган көне бит,
Иң яхшы бүләк эзлим.
Нәрсә бүләк итәргә?
Конфет белән чәчәкме?
Әби белән бергәләп
Пешергән баллы чәкчәкме?
-Рәхмәт, кызым, күз нурым,
Минем якты йолдызым.
Иң яхшы бүләгем- син,
Йөрәгем парәсе син!
Яз.
Әлмәнова Юлия- 7 нче Б сыйныфы укучысы
Кыш китә, яз килә,
Ләйсән яңгыры ява.
Урамнарны тутырып,
Гөрләвекләр дә ага.
Күк йөзе нинди зәңгәр,
Кояш карый елмаеп.
Аның җылы нурында
Гөлләр үсә назланып.
Туган авыл.
Гәрәева Диния- 7 нче Б сыйныфы укучысы.
Әй, авылым, авылым,
Минем туган авылым.
Чишмәләрең, тауларың
Исемдә мәңге калыр.
Ял итәргә авылга
Кайтамын мин һәр ялда.
Кошлар моңын тыңларга,
Дуслар белән уйнарга.
Футбол яратабыз.
Ситдиков Айдар- 7 нче Б сыйныфы укучысы.
Без шәп футбол уйныйбыз,
Командага бүленеп.
Әй уйныйбыз,уйныйбыз,
Шатланышып туймыйбыз.
Туп бездән алда чаба,
Кызулыкны шәп ала.
Шәп ала шул, шәп ала
Тузаны гына кала.
Маратыбыз шәп уйный,
Аннан үрнәк алабыз.
Аның кебек уйнарга
Хыялланып калабыз!
Соңгы ике дистә ел эчендә “Дөнья балалары нәрсә укый?” темасы буенча үткәрелгән халыкара тикшеренү күрсәткәнчә, бүген балаларның бик азы гына китап белән кызыксына.
Мәгълүм ки, тематика, тел һәм стиль мәсьәләләре, сюжет проблемасы һәм эмоциональ бизәкләү дәрәҗәсе – болар барысы да билгеле бер яшьтәге балаларның специфик үзенчәлекләрен чагылдыручы күрсәткечләр. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әсәрләрне сайлап алу да нәкъ менә шулар белән бәйле: әкиятләр, динозаврлар, хайваннар дөньясы, табигать турындагы әсәрләр 7- 10 яшьлекләр өчен; детектив, маҗаралы, фантастик әсәрләр – 11-12 яшьлек балалар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, закон, тарих, мәхәббәт проблемаларын чагылдырган әсәрләр, лирик романнар - 14 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен кызыклы.
Мәктәбебез китапханәсе укучылар белән бик тыгыз бәйләнештә эшли. Укучылар һәм сыйныфлар арасында төрле бәйгеләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә.Күптән түгел “Иң күп китап укучы” дигән бәйге булып узды. Бәйге нәтиҗәләре белән таныштырып бу укучыларны бүләкләп үтәргә телибез. 1 нче урын 5А сыйныфы укучысы Сәхәбиева Алисәгә, 2 нче урын 5А сыйныфы укучысы Саттарова Ландышка, 3 нче урын 6Б сыйныфы укучысы Фәрдиева Гөлназга бирелә.
Бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып тора. Күпләр хәтта балалар өчен телевидениене кулайрак та күрә. Әмма экраннардан бирелгән әзер мәгълүмат безне стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Китап белән эш вакытында исә, киресенчә, без тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнәбез. Әмма бүген “өлкәннәр – бала – китап” дигән бу өч төшенчә бик сирәк гаиләләрдә генә бергә яши.
Мәктәбебездә “Гаилә елына” багышлап үткәрелгән “Иң күп китап укучы гаилә” конкурсында җиңеп чыккан гаиләгә сүз бирелә. (Сәхәбиева Әнисә Рәфкатъ кызы, Сәхәбиева Алисә)
Бик авыр чорларда, кыен вакытларда да китапка мәхәббәт сүнмәгән. Әлеге хакыйкать Г.Тукайның “Китап” шигырендә дә раслана:
Һич тә күңел ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә...
...Шул вакытта мин кулыма китап алам...
Дәүләт бүгенге көндә дә балалар әдәбиятын кайгырта. Фәнни,социаль тикшеренүләр үткәрелә, төрле басмалар, журнал-газеталар нәшер ителә, төрле конкурслар уздырыла. Безнең мәктәп укучылары да төрле конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә бик актив катнашалар.
Узган уку елында С.С. Молодцов исемендәге фәнни-гамәли конференциядә 2 укучыбыз катнашты. “Шигърияттә ат образы” дигән темага 8 нче Б сыйныфы укучысы Арсланова Гөлназ, ә “Рәшит Гәрәй иҗатын өйрәнүдә мәктәп музееның роле” дигән темага 11 нче Б сыйныфы укучысы Мусина Альбина чыгыш ясады. Арсланова Гөлназ шәһәр күләмендә I урын алды һәм III республика фәнни-гамәли конференциясендә III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Быел да без бу эшебезне дәвам итәбез. Шулай 8А сыйныфы укучысы Хәсәнова Резидә “Фатих Кәримнең 100 еллыгына багышланган республика күләмендәге фәнни-гамәли конференция”гә үзенең хезмәтен әзерләде. Сүзне шул укучыларга бирәбез.
Төп өлеш.
1 нче алып баручы:
Конференциябезнең төп өлеше 2 атаклы шагыйребезгә багышлана. Шуларның берсе хәзер укылачак шигырьнең авторы. Укучылар, шигырьнең исемен һәм авторын әйтергә әзерләнеп утырыгыз.
“Камырша” шигыреннән өзек уку:
- Кем күрсә дә шаккатыр,
Шаккатыр, тел шартлатыр:
- Һәй таза соң Тимерша,
Әй куллары, әй мускул!
Безнең мускул мускулмыни,
Мускул түгел ул- мыскыл...
Батырга чыгар үскәч,
Барсын да егар үскәч!
Әйе, дусларым, бик дөрес әйттегез. Бу – “Камырша” шигыре. Аның авторы безнең яраткан шагыйребез - Шәүкәт Галиев. Хәзер без сезне аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтәрбез.
2 алып баручы:
Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллинның туган җире – Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылы, туган елы – 1928 нче елның 20 нче ноябре (картага, схемага күрсәтеп сөйли.)
Ул җидееллык мәктәпне үз авылында 1943 нче елда тәмамлый. 1953 нче елның көзендә Казанга килә. “Чаян” журналында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли. 1956 нчы елда, хезмәтеннән аерылмыйча гына, эшче яшьләрнең кичке урта мәктәбен тәмамлый. 1959-1961 нче елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. 1971-1984 нче елларда Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият редакциясенә җитәкчелек итә.
1 нче алып баручы:
Ул балалар поэзиясендә 60 нчы елларның башында “Яшь ленинчы” газетасында дөнья күргән комик герое Шәвәли белән таныла. Бу образ шигырьдән шигырьгә кызыклы яклары белән ачыла бара. Укучылар аны бик тиз күреп алдылар һәм яратып өлгерделәр.
Шәвәли - хыялланучан һәм эзләнүчән, шаян һәм тапкыр малай, бераз хәйләкәр дә, тәҗрибәсезлеге аркасында ялгыша да. Шушы сыйфатлары белән ул бездә елмаю уята.
“Өйгә бирелгән эш” шигырен сәхнәләштерү.
Укучы (әни): - Чыгасың да югаласың,
Син гел урамда, бала,
Дәресләрең тагын бит
Әзерләнмичә кала.
Автор: - Кызып кайткан Шәвәли,
Шәвәлидән пар чыга –
Төтенләп янгандай
Әнисенең каршында...
Шәвәли: - Уйнап йөрмәдем лә,-
Күрәмсең, тирләп-пештем,-
Бу бит физкультурадан
Өйгә бирелгән эшем!
2 нче алып баручы:
Ш Галиев туган җир кадере, дуслык, хезмәт, ата-баба йоласына мәхәббәт, гаделлек, намусыңны саклау кебек балалар өчен кирәк булган әхлак гомумиләштерүләре ясый, заман яңалыкларын да читләтеп үтми. “Фән кушканча”, “Космонавт булабыз дип”, Светофорның өч сүзе”, “Планетада”, “Телевизор булды баш” шигырьләрендә балалар аңларлык күләмдә танып белү мәгълүматлары бирә.
“Магнитофон онытмый”
Ун яшь тулгач Хәнифкә,
Бик күп булган теләкләр.
Иң соңыннан бабасы,
Магнитофон сөйләткән.
Күңелләре нечкәреп,
Тыңлап тора әнисе –
Өч яшь тулган көнендә,
Шигырь укый Хәнифе.
Тыңлый Хәниф үзе дә,
Тик аңламый берни дә...
Ишетсә дә көн саен,
Бу телне ул белми лә!
Үзе ни сөйләгәнне
Үзе төшенми торгач,
Аптыраган улына
Әтисе була тылмач...
Күрсәң иде малайның
Ничек гаҗәпләнгәнен:
-Кара әле, яшь чакта
Мин татарча белгәнмен?!
-И туган тел... – ди Хәниф
Магнитофон аркылы.
Бар белгәнен онытмый –
Магнитофон акыллы!
“Светофорның өч сүзе “
Урамнарны
Күзәтеп,
Узганнарны
Кисәтеп,
Чатта тора
Светофор,
Сакта тора
Светофор.
Янып тора
Өч күзе
Күреп тора
Ич безне.
Әйтеп тора
Өч сүзне:
- Кузгалма! – ди
Кызыл күз
- Сабыр! – дия
Сары күз.
-Ярый!-дия
Яшел күз.
Без дә аңа
Карыйбыз,
Күзебезне
Алмыйбыз,
Ни әйткәнен
Аңлыйбыз:
- Кузгалма! – ди
Кызыл күз.
- Сабыр! – дия
Сары күз.
- Ярый! – дия
Яшел күз.
Ш. Галиев поэзиядә табышмаклы шигырь юнәлешен яңартты. Әйдәгез әле, шул табышмаклар белән танышып китик һәм җавапларын табыйк:
1. Авызына башын тыгып
Карадым, курыкмадым.
Аннары башына менеп,
Рәхәтләнеп йокладым.
(мич)
2. Сакаллы булып туган ул,
Сакаллы сабый булган.
Парикмахерга кермәгән,
Сакалын кистермәгән.
(кәҗә)
3. Көзме, кышмы, язмы, җәйме
Тыңламый нишләтәсең –
Кар, буранда, җил-яңгырда
Салмый ул эшләпәсен.
(гөмбә)
4. Бар җирне кызылга буяр,
Әмма карага буямас.
Кайчан гына атса да ул,
Беркем куркып уянмас.
(кояш)
5. Башка җирләре бик дөрес,
Бер генә ялгыш монда.
Түгел никтер урынында,
Мөгезе – борынында!
Бу нәрсә?
(Мөгезборын)
1 нче алып баручы:
Ш. Галиев иҗатында юморның 2 төре белән очрашабыз. Берсе – теләктәшле йомшак юмор, авторның героен үз иткәне сизелеп тора. Икенче төренә тәнкыйть элементлары килеп керә. Шагыйрь бигрәк тә эш сөймәүче ялкауларга, тәрбиясезләргә карата кырыслана. “Бикмулла”, “Камырша” шигырьләрендә ул юморын бу ялкауларның, тәрбиясезләрнең сатирик портретын рәсемләүгә кадәр үткенәйтә.
“Камырша”
Балалар утын вата,
Ул караватта ята:
-Беләкләрем дә тимер, ди:
Исемем дә Тимер, ди:
Балта тотсам, пычкы тартсам,
Кулымда көч кимер, ди.
Иелми дә Тимерша,
Көч сакларга тырыша.
Иптәшләре кар көри,
Тимерша читтә йөри:
-Нигә миңа куәтемне
Мондый эшкә вакларга?
Булыр әле сабантуйда
Шаккатттырган чаклар да!
Бөгелми дә Тимерша,
Көч сакларга тырыша.
“Автобуста”
-Әби аяк өсте кайта,
Аяклары авырта.
Букчалары кулын тарта-
Киләдер бик авырга...
Малайга да җиңел түгел
Гел утырып барырга...
Йөз кат күргән урамнарны
Күз алдыннан үткәреп,
Күрмәмешкә салыша ул,
Тәрәзәгә текәлеп,
Кыбырсып кайта юл буе,
Кызарынып, үртәнеп...
Муены авыртып бетте,
Тәмам арыды үзе,
Тик барыбер бирешмәде,
Читен булса да түзде...
2 нче алып баручы:
Композиторларыбыз Ш. Галиев шигырьләренә көйләр дә язганнар. Хәзер “Утыр әле яннарыма” җырын тыңлап үтәбез.
1 нче алып баручы:
Ш Галиев – балалар поэзиясенең уртасында торып иҗат итүче күренекле шагыйрьләрнең берсе. Ул ике дистәдән артык шигырь җыентыгы бастырып чыгарды. 2002 нче елда аның биш томлы “Сайланма әсәрләр” җыелмасы дөнья күрде. Балалар үстерүдәге нәтиҗәле эшчәнлеген истә тотып, “Шәвәли”, “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр”, “Кызык”, “Тәмле йорт”, “Котбетдин Мәргән” һәм рус телендә Мәскәүдә чыккан “С папой в кабине” исемле шигырь китаплары өчен, 1972 нче елда татар балалар язучыларыннан беренче булып аңа Татарстаннның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.
2 нче алып баручы:
1982 нче елда “Заяц на зарядке” китабы өчен ул Халыкара бүләккә - Г.Х. Андерсен исемендәге почетлы дипломга, 1984 нче елда А.П. Гайдар билгесенә, 1996 нчы елда Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек булды. 1995 елда Ш. Галиевка “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелде. Ул – 1958 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
1 нче алып баручы:
Татар әдәбиятында Ш. Галиевны фәкать Тукай, Алиш, Исәнбәт исемнәре белән генә янәшә куеп була. Балалар әдәбиятының алтын баганасы, Алып Батыры ул!
2 нче алып баручы:
60 нчы – 80 нче елларда татар балалар поэзиясенә Шәүкәт Галиев сизелерлек йогынты ясады. “Ул балалар поэзиясендә үзенең шигъри мәктәбен тудырды,” – дип яза Роберт Миңнуллин да. Шәүкәт Галиевне ул үзенең остазы итеп саный.
Шагыйрь Роберт Миңнуллин – эчкерсез лирик шигырьләр, матур-матур җырлар, публицистик мәкаләләр авторы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, барыннан да бигрәк, ул – танылган балалар шагыйре.
1 нче алып баручы:
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның туган җире – Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылы. Туган елы – 1948 нче елның 1 нче августы.
Егет 1968 нче елда Казанга килә. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң “Яшь ленинчы” газетасында эшли башлый. Соңрак “Казан утлары” журналында әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә һәм “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасында баш редактор булып эшли. 1990 нчы елдан ул – Татарстанның халык депутаты. 2000 нче елда аны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары итеп сайлыйлар.
Балалар өчен беренче шигырь җыентыгы “Акбай цирк карый” 1978 нче елда басыла. Шуннан бирле шагыйрьнең балаларга багышланган дистәдән артык шигырь китаплары чыга. Иҗаты Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев кебек зур шагыйрьләрнең уңай бәясен ала.
2 нче алып баручы:
Һәр шагыйрь – үзе бер дөнья.
Шәүкәт Галиев нәниләргә танып белү мәгълүматы бирүгә басым ясаса, Роберт Миңнуллинны дөньякүләм хәлләр борчый. “Без сугыш теләмибез” исеме астында ул кечкенәләргә аерым шигырь циклы тәкъдим итә. “Бомба”, “атом”, “сугыш”, “үлем” кебек куркыныч сүзләрнең мәгънәсен образлы итеп аңлата. Тынычлыкның бөтендөнья балалары өчен уртак теләк булуын төшендерә.
1 нче алып баручы:
Роберт Миңнуллинның кечкенә герое кайбер сыйфатлары белән Шәвәлидән, әлбәттә, аерылып тора. Ул вакыты белән моңсу, вакыты белән җитди, вакыты белән шук һәм шаян. Аңарда тәнкыйтьчел караш та бар. Өлкәннәр кечкенәләрне аңлап җиткермиләр дип, малай өлкәннәргә үпкә белдерә. Моңа “Авырып ятканда”, “Белмиләр лә хәлемне”, “Ә үзләре”, “Өлкәннәр” шигырьләрен кертергә була.
Без сугыш теләмибез!
Сугыш теләми балалар,
Бәбиләр һәм сабыйлар.
Нәни җәнлекләр дә сугыш
Кирәкми дип саныйлар.
“Сугыш” дигән сүз үзе дә,
Кыса безнең сулышны.
Зурлар белән крокодиллар,
Телидер ул сугышны.
Ә үзләре..
Зурлар безгә тапшыру да,
Кино да каратмыйлар.
-Ярамый да, ярамый! – дип,
Көн саен кабатлыйлар.
- Кинолар кичен, - диләр,-
Олылар өчен! – диләр.
Әгәр дә карый башласаң,
Безгә бармак яныйлар...
Безгә дигән мультфильмны
Үзләре үк карыйлар!
2 нче алып баручы:
Роберт Миңнуллиннның кечкенә герое Алмаз рухы белән Шәвәлигә якын. Бу ике малайның икесе дә шук һәм шаян, икесе дә кешеләрнең яхшы күңелле булуларын телиләр. Шәүкәт Галиев белән Роберт Миңнуллин балалар әсәрләрендә чын һәм әкиятлелекне бергә үрү, тапкыр сүз әйтү, юмор тудыру чаралары ягыннан да бер-берсенә охшаганнар. Охшашлык шунда тәмамлана.
Күчтәнәч
Әбисенә барды Алмаз,
Ияреп әнисенә.
- Күчтәнәчсез килдек, - диде,
Әнисе әбисенә.
- Юк, юк, зур күчтәнәч белән
Килгәнсез!.- диде әби.
- Менә бит күчтәнәч, - диеп,
Алмазны сөйде әби...
Алмазның әнисе тагын
Күчтәнәчләр әзерли.
- Әбиләреңә кунакка
Барып кайтам хәзер, - ди.
Дәшә Алмаз әнисенә:
- Әни, әни, карале,
Күчтәнәч итеп бүген дә
Мине алып бар әле!
1 нче алып баручы:
Роберт Миңнуллиннның “Энекәш кирәк миңа”, “Җиде абый тай җигә”, “Әтием палас кага” кебек бер укуда истә кала торган уңышлы шигырьләре бик күп.
Энекәш кирәк миңа!
Сезгә рәхәт!
Берегез дә
Минем хәлдә түгел сез,
Беләсезме?
Өйдә миңа
Кызык түгел, күңелсез.
Елыйсы да килә кайчак,
Уйлап ятам-ятам да:
Юк шул минем абыем да,
Юк шул минем апам да,
Сеңлем дә, энем дә.
Бергә-бергә уйныйсым
Бик тә килә минем дә.
Ә күршеләр гөр килә:
Уйныйлар, шаяралар.
Алар күп шул, күмәк шул –
Шуңа да шаян алар.
Бер иптәш кирәк миңа,
Энекәш кирәк миңа!
Яратыр идем мин аны,
Хәтта елак булса да.
Бакчага да илтер идем,
Хәтта ерак булса да.
Энем белән мин урамга
Уйнарга чыгар идем.
Әгәр мине тыңламаса...
Ничек тә чыдар идем.
Әтиләр бит ничә кабат
Алабыз дип алдыйлар.
Бердәнбер малайларына
Бер энекәш алмыйлар.
Күңелсез өйдә миңа,
Уенчык нигә миңа?!
Бергәләшеп уйнарга
Бер иптәш кирәк миңа –
Берәү генә булса да,
Ямьсез генә булса да,
Елак кына булса да,
Энекәш кирәк миңа!
2 нче алып баручы:
Роберт Миңнуллин иҗатында халкыбыз кичергәннәрнең барысы да бар. Киң масса арасында ул популяр җырлар авторы буларак та танылды. Телдән төшмичә җырланган җырлары белән барлык өйләргә, күңелләргә килеп керде, үзен дә яраттырды. Ә сабыйлар аны тәмам үз итте: шигырьләрен отып алып сәхнәләрдән сөйлиләр, җырларын җырлыйлар. Роберт Миңнуллиннның 80 нән артык шигыренә төрле композиторларыбыз көйләр язганнар.
Бигрәк тә әниләр турындагы шигырьләре татар халкының популяр җырларына әйләнгәннәр. Мәсәлән, “Әнкәй”, “Әнкәмнең догалары”, “Исән-сау бул, Әни!” җырлары.
Җыр “Әнкәмнең догалары”
1 нче алып баручы:
Роберт Миңнуллиннның балалар әдәбиятын үстерүдәге эшчәнлеге югары бәяләнде. Ул Татарстан яшьләр оешмасының Муса Җәлил (1982 ел), Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш (1997 ел) исемендәге бүләкләренә лаек булды. “Мәгариф” нәшрияты чыгарган “Күчтәнәч” исемле шигырьләр җыентыгы өчен, аңа 1998 нче елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. “Дөньядагы иң зур алма” (1992 ел) шигъри китабы аны Халыкара әдәби бүләк – Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе итте.
Р. Миңнуллин – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1977 нче елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
2 нче алып баручы:
Балалар өчен язучылар Шәүкәт Галиев һәм Роберт Миңнуллин белән генә чикләнеп калмый. Алар бик күп. Бүген без сезгә Туфан Миңнуллинның 2008 нче елда басылып чыккан “Сайланма әсәрләр” җыентыгын укырга киңәш итәбез. Бу җыентыкка балалар өчен 4, зурлар өчен 8 пьеса кертелгән.
Хәзер сезнең игътибарыгызга Т.Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек” пьесасыннан өзек күрсәтәбез. Бу маҗаралы комедиядә катнашалар:
- Мәсгут – 5 нче сыйныф укучысы;
- Шәүкәт – укытучы. Бишенче классларда ботаника укыта;
- Касыйм – Мәсгутнең әтисе;
- Гөлсинә - Мәсгутнең сыйныфташы;
- Тылсымчы.
Йомгаклау.
Китапны яратыгыз, ул тормышыгызны җиңеләйтә, уйларның, хисләрнең, вакыйгаларның чуар һәм ярсу буталчыкларыннан чыгарга дусларча ярдәм итә, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә.
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар! Бүгенге конференциябез шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.
Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...
Китап сайлау һәм китап элементлары
Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...
Әлем махаббат пен сүйіспеншілікке толы (оқырмандар конференциясы)
Мақсаты: оқушылардың әлемге деген сүйіспеншілігімен мейірімділік сезімін ояту;Бауырларына, туған-туысқандарына, достарына, қоршаған ортаға деген махаббаттын оятып дамыту.Сүйіспеншілікті адам алғаш шыр...
Роза Хафизованың "Кирлемән" әсәре буенча китап укучылар конференциясе сценарие.
Конференция рус төркемендә укучы балалар өчен үткәрелде....
Укытучыларның регионара фәнни – гамәли конференциясе: "“Милли мәгарифне үстерү өлкәсендәге эзләнүләр” темасына ( эш тәҗрибәсеннән чыгып) чыгыш"
Татарстан Республикасы милли мәгарифенең, Россия Федерациясе мәгариф системасының безнең, татар теле укытучыларының, алдына куйган максатларын үтәүдәге уңыштагы баскычлар б...
Фаил Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр” повесте буенча “Табигать һәм кеше” исемле китап укучылар конференциясе
Якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинның "Ак маңгайлы бүреләр" повесте буенча "Табигать һәм кеше исемле китап укучылар конференциясе эшкәртмәсе....
Әтиләр конференциясе, ата-аналар җыелышына чыгышлар
Презентация...