Фәнни эш.Абдулла Алиш.
творческая работа учащихся

Фәнни эш.Абдулла Алиш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fnni_esh.abdulla_alish.docx32.36 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «Юхмачинская средняя общеобразовательная школа»

        V Открытая научно-исследовательская конференция учащихся имени Наби Даули

                                  Секция «Татарский язык и  татарская литература»

Абдулла Алишның әкият жанрын үстерүдәге роле.

Автор :

Родионова Алина

Ученица 11 класса.

МБОУ “Юхмачинская  средняя общеобразовательная школа”

Алькеевского МР РТ

 Руководитель:

Гильфанова Лейля Рахимзяновна,

учитель татарского языка и литературы.

МБОУ “Юхмачинская  средняя общеобразовательная школа”

Алькеевского МР РТ

                                                             Базарные Матаки

2018 год

Эчтәлек

I.Кереш......................................................................................................................3-4

 II. Төп өлеш..............................................................................................................5-9                                

1.Абдулла Алишның тормыш юлы.......................................................................5-6                                                                                                          2.  Абдулла Алишның әкият жанрын үстерүдәге роле......................................7-9    

III Йомгаклау. Әдип әкиятләренең актуальлеге һәм әһәмияте.......................10

IV.Кулланылган әдәбият исемлеге.........................................................................11

 

 

2

I. Кереш.

         Әкият – ул бөек могҗиза. Ул – халыкның рухи хәзинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге чагылышы, иң асыл сыйфатлары тупланмасы. Балаларның, гомумән, кешеләрнең рухи тормышында әкиятләр үзенчәлекле урын алып тора. Бу әсәрләр белән һәркем сабый чактан ук таныша. Аларны балаларга теле ачылгач та сөйли башлыйлар. Бүгенге катлаулы заманда әкиятләрдә булган табигыйлек, сафлык бала күңеле өчен бигрәк тә мөһим. Әкиятләрдә тормыш тәҗрибәсе, халык акылы, зирәклеге чагыла. Милли телләрне камилләштерүдә, балаларның рухын баетуда, кешеләрне танып-белүдә әкиятләрнең роле гаять зур. Әкият уйландыра, гыйбрәтләндерә, миһербанлылыкка, батырлыкка чакыра.

Бөек әкиятче Абдулла Алиш үзе дә кече яшьтән халык әкиятләрен тыңлап, укып үскән. Язучы бу турыда үзенең бер истәлегендә түбәндәгечә искә ала: «Безнең күрше Әсма әби әкият сөйләргә ярата иде. Ә мин, үз чиратымда яратып тыңлаучыларның берсе идем. Йокыга китәр алдыннан әллә ничәшәр башлы юха еланнарның, соры бүреләрнең, алтыннан эшләнгән сарайларның тарихын, вакыйгаларын, маҗараларын тыңлый, әллә нинди уйларга батып бетә идем.»

      Абдулла Алишның татар әдәбиятында, беренче чиратта, балалар әдәбиятында тоткан   үз   урыны бар. Ул балалар күңеленә үтеп кергән, аларның телен аңлаучы, балаларга тәрбия    бирүче  язучылардан. Әкиятләрен   бик яратып  бүгенге көндә  дә укыйлар.   Мәктәп  программасына   аның “Чукмар белән Тукмар”,  “Сертотмас   үрдәк”,“Нечкәбил”, “Мактанчык Чыпчык һәм  тыйнак Сыерчык” кебек әкиятләре кертелгән.

     

3

Эшенең максаты:  

1.    Абдулла Алишның иҗатын, батырлыгына илткән тормыш  юлын өйрәнү;  татар балалар әдәбиятын, әкият жанрын үстерүгә керткән өлешенең күпкырлылыгын ачыклау.   

 Бурычлары:

1. Абдулла Алишның тормыш юлына кыскача күзәтү ясау.    

2. Язучының балалар әдәбиятында тоткан урынын, әкият жанрын үстерүдәге ролен ачыклау.

 Эшенең  актуальлеге:

  Алиш әкиятләре һәркемне сокландыра, укучыларны үз дөньясына тарта, мавык-тыра, балаларда тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эш-не җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларны тәрбияли. Шуңа  күрә  дә   әлеге иҗатны, әлеге әкиятләрне тирәнтен өйрәнү таләп ителә. Аларны мәктәп програм-масыннан төшереп калдырырга ярамый, киресенчә, Алиш әкиятләрен мәктәп уку-чыларына күбрәк ирештерү өстендә эшләргә кирәк.

                                                                                                                     

                                                                                                                                 4

   II. Төп өлеш.                                  

1.Абдулла Алишның тормыш юлы.          Абдулла Алиш (Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Спас өязенең (хәзер Татарстанның Куйбышев районы) Көек авылында зыялы нәсел-күп буыннардан килгән дин әһелләре, руханилар нәселендә көтеп алынган малай булып дөньяга килә.  Бабасы Нурулла Бохарада укып кайткач, Көеккә килеп төпләнә һәм, шул авылның мулласы була. Әтисе Габделбари абзый исә нигездә хуҗалык эшләре белән  шөгыльләнә- иген игә, умарта тота.  Замнасы өчен укымышлы һәм  алдынгы карашлы бу гаиләнең балаларны белемле, тәрбияле итеп үстерү максатыннан төрле газета-журналлар алдыра, балаларын кече яшьтән хезмәткә өйрәтә,русча укытуга да каршы килми. Солдат хезмәтендә йөреп кайткангамы, рус телен дә ярыйсы гына белә. Әнисе Газизә дә укымышлы, ничкә һәм ширъри күңелле ханым булып әдәбият  тарихына кереп калган . Аның ширърият белән кызыксынуы , шигырьләр һәм бәетләр язуы да мәгьлүм.

Башлангыч белемне А.Алиш 6-7 яшендә әтисеннән ала-укырга  һәм язарга өйрәнә. Көектәге башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 1927-1919 еллар аралыгында күрше  Ямбакты авылы мәдрәсәсендә укый. 1919-21 елларда Бураково авылы мәктәбен, аннан соң, 1927 елга кадәр Спас педагогия техникумы каршысындагы  7 еллык рус мәктәбен тәмамлый. Уку елларында төрле кичә һәм бәйрәмнәдә актив катнаша, стена газетасы һәм кулъязма журналлар чыгаруда башлап йөри, иҗат белән шөгыльләнә, күп китаплар укый, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя, өйрәнә.

Җиденче сыйныфта укыган Абдулла Алиш  Спас педагогия техникумы тыңлаучысы да булып  тора.  1927 елда Алиш  Казанга килә, Казан җир  төзү техникумына урнаша. Биредә белем алу чорында (1927-30 еллар) әдәбият белән кызыксынуы тагын да арта.

Техникумда уку дәверендә, үзенең саксызлыгы аркасында, әдип аздан гына комсомолдан һәм техникумнан куылмый кала. Ярым шаярып, затлы нәсел булуларына  ишарә  ясап, ул: “Безнең нәсел  шәҗәрәсе башында Болгар дәүләтенең атклы агачы, Болгар ханының олы вәзире, зур галим Галишаһ торган”, дип әйткән була. Әлеге сузләр  үз вакытында  язучыга пычрак ягуга  нигез була.

5

Эш зурга киткәч, ул бу мәсьәләгә матбугат аша ачыклык кертергә һәм әтисенең крестьян булып гомер кичерүе турында материал бастырырга мәҗбүр була , шул рәвешле үз-үзен саклап кала.

Абдулла Алиш 1933-34 елларда Казандагы үзәк пионерлар клубында, соңрак «Пионер каләме»,  «Ялкын» журналы редакциясе каршысында оештырылган әдәби түгәрәк җитәкчесе,  “Техника” журналының җаваплы сәркәтибе,1937 елдан “Пионер каләме” журналы һәм Татартстан радиокомитеты хезмәткәре булып тора.  Шушы ук елдан ул  Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлеге студенты да.

Бу еллар  язучының иң актив иҗат чоры. 1931 нче елда “Отряд” исемле беренче китабы, аннан соң бер-бер артлы ”Дулкыннар”(1933), ”Ант”( 1935), “Кечкенә тоткын”пьесалары һәм әлбәттә, күп сандагы әкиятләре дөнья күрә.

1941 елның июль аенда, Ватан сугышы башлангач, язучы фронтка китә. 1941 елның  12 октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистларга әсир төшә. Соңгасында ул Муса Җәлил һәм көрәштәшләре белән очраша,  алар белән берлектә фашистларга каршы яшерен оешма эшендә катнаша. А.Алишның татар әдәбиятында һәм гомумән татар дөньясында мактаулы, үзенчәлекле урыны бар.  Шуның дәлиле буларак, Казанның үзәгендә урнашкан балалар иҗат үзәге 1965 елдан Абдулла Алиш исемен йөртә.

6

2.  Абдулла Алишның әкият жанрын үстерүдәге роле.    

       Абдулла Алишның чын таланты әкиятләр жанрында ачыла. Әдип әкиятләрнең балаларга тәэсирен, бу нигездә тәрбияләүнең халык педагогикасында иң отышлы алымнарның берсе булуын аңлаган. Ул балалар әдәбиятына 1930 елның беренче яртысында, әлеге өлкәне үстерү юнәлешендә барган кызу бәхәс һәм каршылыклар чорында килеп керә. Чорның катлаулылыгы балалар әдәбиятына һәм тәрбия мәсьәләләренә булган мөнәсәбәт, шуның белән бергә, әкият жанрына тискәре караш булу белән дә бәяләнә. 1927 нче елда үткәрелгән Өченче Бөтенсоюз съездында мәктәпкәчә тәрбия эше карала һәм «әкиятләрнең бала психологиясенә тискәре тәэсире “ күрсәтелә. Нәтиҗәдә, әкият жанрын балалар әдәбиятыннан алып ташлау турында карар чыгарыла. Әмма бу карарга чорның күренекле шәхесләре – М.Горький, Н.К.Крупская һәм башкалар каршы чыга. Һәм бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдереп, А.Алиш та әкиятләр жанрында ныклап эшли башлый. [Тылсымлы хикәяләр. ТАРих, 2003, 10 бит]

 А.Алишның балалар әдәбиятындагы эшчәнлеген бәяләгәндә, аның балаларга һәм әдәбияткә булган мәхәббәтен аерым ассызыклап китү урынлы булып кебек.Үз  вакытында Гази Кашшаф та Абдулла Алишның бу ягына гаять зур бәя биреп:“…Олы йөрәгенең җылысын балаларга өләшеп бирергә әзер торуы һәрбер адымыннан сизелә иде”, дип язган иде. “Совет әкияте тудыру юлында” мәкаләсендә исә, әкиятләр  жанрына тукталып , “Бала фантазиясенә иң  якыны –әкият. Ә бала чакта тыңлаган әкиятләрнең тәэсире еллар үткәч тә югалмый” дип , әлеге жанрның әһәмиятен билгели

А.Алиш әкиятләре балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясенең бөтен нечкәлекләрен белеп язылган, сурәт  һәм образларга бай,  уку өчен җиңел  әсәрләр.

А.Алиш  әкиятләрен схематик характерда  төрләргә бүлеп карарга мөмкин: баланы тирә-юнь, бигрәк тә табигать белән таныштыру, ягьни  танып-белү: тәрбияви һәм матурлыкны аңлау-эстетик максатларны күздә тотып язылган әсәрләр . Аларны гомумиләштерү мөмкинлеге  дә зур: әдипнең күп кенә әкиятләре алда   саналган үзенчәлекләрне берьлы үз эченә  алган. Мисалга, ”Нечкәбил”,

7

”Сертотмас үрдәк”, ”Кем көчле?” һ.б. “Нечкәбил” әкиятенә тукталыйк. Биредә автор бал кортларның төрле төстәге өйлерен, “зәп-зәңгәр офык читеннән көлә-көлә алтын кояш” күтәрелүен сөйләгәннән соң, Нечкәбилнең бакча, урман һәм болыннар аша очуын тасвир итә.Табигать матурлыгын сурәтләү –эстетик тәрбия белән бергә, биредә танып-белү, таныштыру максаты да куела.

А.Алиш әкиятләренең күпчелеге күләменең кечкенә, җыйнак, уку өчен кызыклы булуы белән аерылып тора. Бу-аңлашыла да. Чөнки максат-күләмне билгели.    Әкиятләрендә сюжет ачык, төгәл, ясалмалылык юк, үзәккә бары бер –төп сюжет сызыгы гына куелган.  Әмма  гади генә вакыйга һәм детальләрнең һәрберсенә автор зур мәгьнә сала.  Нәниләр психологиясенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, аларның зәвык-теләкләрен аңлап, балалар яратып укырлык гүзәл әсәрләр яза язучы-әкиятче Абдулла Алиш. Композиция ягыннан да аның әкиятләре төрле, үзенчәлекле. Мисалга, «Сертотмас үрдәк»тә төп геройларның төрле җәнлекләр, кош-кортлар белән очрашуы очраклы түгел, ә композицион яктан дәвамлылык. Бу вакыйгаларда төп фикерләр яшерелә, ә нәтиҗәдә, бу укучыларга психологик яктан тәэсир итә, мавыктыра. Тормышның чынбарлыгы әкияти шартлылык белән үрелеп китүе, рифма, ритм, шигъри тел авторның осталыгын билгели.

 А.Алиш әкиятләренең күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган. Авторның бу материалны сурәтләү обьеты итеп алуы юкка түгел.Чөни  табигать-балаларга иң якын булган тормыш, үзләштерү, хәтердә калдыру өчен дә җиңел.  Бу төр әкиятләрдә аеруча күзгә ташланган нәрсә ул-язучының табигатькә булган мәхәббәте, аны яхшы белүе,матурлыкны башкаларга да җиткерү омтылышы һәм, әлбәттә, гадилек. Әдип табигатьне, хайван һәм кош-корт тормышын кайсы яктан гына алып яктыртмасын, гади һәм аңлаешлы, җиңел формада сурәтләп бирә, вакыйгаларны катлауландырмый. Шуның белән бергә әкиятләр фикер һәм фантазиягә, хискә бай, алар әлеге  гадилек белән сюжет барышында тыгыз үрелә. Бу юнәлештән бәяләгәндә, А.Алиш әкиятләре беркадәр дидактик әсәрләргә якын. Ләкин аларда коры үгет-нәсихәт кенә түгел, фикер әдәби чаралар, сурәт,          образ, пейзаж ярдәмендә җиткерелә һәм әкиятләрнең уңышын  билгели. Биредә

8

игътибарны җәлеп иткән тагын бер як-төп геройлар-укучы бала                                             кебек үк тәҗрибәсез кош-корт яки хайван балалары. Аерым төр әкиятләрдә нәни геройлар бер-берсенә каршы куелалар яки әсәр дәвамында аларның нинди дә булса хәл-вакыйгага яки бер-берсенә мөнәсәбәте ачыла. Мисалга, “Куян кызы”, ”Каз  белән аккош”, ”Бик яхшы сабак алды ябалак”, ”Песиләр һәм күселәр” һ.б. әкиятләрдә үзәккә гади генә вакыйгалар куелган. Әти-әниләренең сүзен тыңламаган балалар-куян кызы һәм шаян ябалак малае кыен хәлдә калганнар.

 Абдулла Алиш еш кына әкият исемнәрен халыкның мәкаль-әйтемнәренә нигезләнеп куя, нәтиҗәдә, контрастлык, парлы төшенчәләрне бу иҗатта еш күрергә була. Мәсәлән, «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык», “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Бикбатыр белән Биккуркак” һ.б. Бу рәвешле геройларны чагыштырма планда бирү әйтергә теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп укучыга җиткерергә  ярдәм итә.  Шул рәвешле, кешеләргә хас сыйфатларны  Абдулла Алиш төрле җәнлек, кош-кортларга күчерә, ләкин шул ук вакытта аларның  төп үзенчәлекләрен дә  саклый. Шулай итеп, оста рәссам буларак, автор кош-корт, җәнлекләрнең хәтердә калырдай образын тудыра. Шуңа күрә баланың геройлар белән бергә шатлануы яисә бәхәскә керүе, сөйләшүе гаҗәп түгел.  

 А.Алиш әкиятләрендә традиицонлык көчле.Ул традицион халык әкиятләрен үзенә өлге итеп алган әдип. Мисалга,аерым әкиятләрдә традицион башлам һәм бетү, язызлык  һәм яхшылыкның капма-каршы куелуы, аларда халык акылы һәм тапкырлыгының чыгылуы. А.Алиш әкиятләренең халыкның тормыш-көнкүреш һәм хайваннар турындагы әкиятләренә якын булуы һәм ниһаять, вакыйгаларның халыкның җанлы, образлы теле белән тасвирлануы  әдип әсәрләрен халык иҗатына якын итә.

 

                           

9

 IV.  Йомгаклау. Әдип әкиятләренең актуальлеге һәм әһәмияте

 А.Алишның әсәрләре, бигрәк тә әкиятләре әхлакый нормалар бик еш алышынып торган бүгенге җәмгыятьтә бик актуаль булып кала. Аларны укып, һәркем я гыйбрәт ала, я чын күңеленнән соклана. Язучы-әкиятчебезнең күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган. Шул ук вакытта аларда ниндидер серлелек тә бар. Ә серлелек балаларны һәрвакыт үзенә тарта, мавыктыра, балаларда халкыбызның борынгыдан килгән асыл сыйфатларын – тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларын тәрбияли. Әкиятләре аша Алиш балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатларны булдырырга тырыша.

 Балалар өчен табигатьтәге һәр күренеш – серле һәм кызыклы, һәрнәрсә - яңалык. Алиш әкиятләренең төп геройлары да – бөҗәкләр, кош-кортлар, җәнлекләр... Аның иҗатындагы табигатькә соклану, аңа мәхәббәт уяту табигатьне, мохитне саклау темасы белән бергә үрелеп бара. Ә бу проблема – хәзерге чор проблемаларыныңкөн кадагына суга торганы, иң актуале.

  Гомумән, Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль.  Күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган.

Әйе, Абдулла Алиш, чыннан да – безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.

 

10

 IV.Кулланылган әдәбият исемлеге

1. А.Алиш «Әкиятләр», Казан, атарстан китап нәшрияты, 1998

2. Татар әдәбияты мәсьәләләре.Казан, КДПУ,2003ел.

3. А.Алиш, Ә.Бикчәнтәева «Тылсымлы хикәяләр» ТаРИХ, 2003

4. “Мәгърифәт” газетасы № 42, 2008 ел

                                                                                                    

11


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Cценарий сказки "Чукмар белән Тукмар" по сюжету сказки Абдуллы Алиша

Сценарий сказки "Чукмар белән Тукмар" был составлен по сюжету сказки татарского писателя Абдуллы Алиша "Чукмар белән Тукмар". Сценарий составленв стихотворной форме для внеклассных мероприятий. Предна...

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның  әкиятләре буенча тест биремнәре....

Абдулла Алиш

Материал к уроку. Жизнь и творчество писателя....

Абдулла Алиш әкиятләре

5 нче  класста сыйныфтан тыш уку дәресе....

Абдулла Алиш

Презентация...

Абдулла Алиш

Презентация...