Абдулла Алиш, Н.Гыйматдинова (дәрес эшкәртмәләре)
учебно-методический материал по теме
Абдулла Алиш, Н. Гыйматдинова
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
abdulla_alish.docx | 17.93 КБ |
n.gyymatdinova.docx | 19.7 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема. Абдулла Алиш әкиятләре.
Дәреснең максаты:1) Абдулла Алишның тормыш юлын өйрәнү; әкиятләрен белү; әкиятләрдәге сурәтләү чараларын табу һәм аларның әһәмиятен билгеләү.2) Сәнгатьле укырга өйрәтү; сөйләм телен үстерү өстендә эшләү;рольләргә бүлеп, әсәрнең эчтәлеген сәхнәләштерү; балаларның кысыксынуын, җаваплылыгын арттыру. 3) Әкиятләргә рәсемнәр ясаган күренекле татар рәссамнары белән таныштыру.
Җиһазлау:А.Алиш портреты, китапларыннан күргәзмә; язучы иҗатына багышланган папка; әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр; магнитофон; сәяхәт өчен кирәкле рәсемнәр; дәреслек, дәфтәр.
Дәрес барышы:
Укучыларны дәрескә туплау, кирәкле әсбапларны барлау.
Укучылар, бүген без сезнең белән әкиятләр иленә сәяхәткә чыгарбыз. Без сәяхәткә чыгарга әзерме, сынап карыйк. Ә хәзер мин сезгә Э. Шәрифуллинаның шигырен укып үтәм.
Әкиятләр нинди була?
Әкиятләр батырлар:
Бар бит анда ак аюлар,
Көчле Камыр батырлар
Әкиятләр нинди була?
Әкиятләр шаяннар:
Йөгерештә Җилаяклар,
Чакмый торган Чаяннар.
Әкиятләр нинди була?
Әкиятләр хәйләле:
Чөнки анда зирәк Былтыр,
Тагын елак Шүрәле...
Серле, кызык әкиятләрне
Тыңларга бик яратам.
Әкият сөйләгәннәрен
Көн саен көтеп алам.
Укучылар, сез шагыйрә сүзләре белән килешәсезме?
Әйе.
Алайса, әкиятләр иленә сәяхәтне дәвам итәрбез.
Әкият нәрсәне аңлата? (Уйдырма, ялган)
Аның нинди төрләре була?(Тылсымлы, тормыш- көнкүреш, хайваннар турында)
Әкиятләрне тагын нинди төрләргә бүлеп карарга мөмкин? (Халык иҗаты һәм авторлар иҗаты)
Магнитофоннан әкиятләрдән өзекләр куям. Алар- “Мырау Батыр”, “Куян кызы”, “Шүрәле”, “Су анасы”.
Кайсыгыз бу әкитләрнең авторын әйтер?
Укучыларның җавапларын тыңлау. (Г.Тукай, А.Алиш, Н.Исәнбәт). Әйе, алар – әкиятләр иҗат итүче язучыларыбыз. Бүген без Алиш әкиятләре буйлап сәяхәт итәрбез.
Борын- борын заманда Батыр исемле егет булган. Ул Сылу исемле кызны бик ярата икән. Сылуның әтисе- әкиятләр патшалыгының патшасы- кызын Алиш әкиятләрен яхшы белүче егеткә бирергә риза икән. Әгәр егет шушы капкаларны үтә алса, ул Батырга Сылуны бирәчәк.
Ярдәм итәбезме Батырга, Сылуны алып кайтырга?
- Алайса, сәяхәтне дәвам итәбез. Әмма сәяхәт итү өчен рөхсәт алырга кирәк. Рөхсәтне алу өчен сорауларга дөрес җавап бирү кирәк. Һәр команда үзе өчен рөхсәт кәгазе ала һәм сорауларына җавап биргән очракта гына, сәяхәткә чыгалар. Анда түбәндәге сораулар була:
- А.Алиш ничәнче елда туган? ( 1908 нче елның 15 сентябрендә)
- Әтисенең һәм әнисенең исеме ничек? (Габделбари, Газизә)
- Кайда туа? (Спаз өязе, Көек авылы)
- Нинди журнал чыгару өстендә эшли? (“Пионер каләме”)
- Нинди жанрларда иҗат итә? (Мәкалә, хикәя, әкият)
- Беренче әсәре ничек дип атала? (“Әти, эчмә!”)
- Беренче әкияте ничек атала? (“Капкорсак патша”)
- Ничәнче елда һәлак була? ( 1944 нче елның 25 августында)
- Сезнең сәяхәт кызыклы һәм файдалы булсын!
Беренче тукталыш: “Урман аланы”
Анда яшеренгән әкият геройларының исемнәрен белсәк кенә, куе урман аша урман аланына килеп чыгарбыз.
(Урман рәсеме. Әкият геройлары арты белән куелган, аларга геройларны тасвирлаган әкият өзеге язылган.)
Мәсәлән:
1.Зур колаклы, бик иркә, бик кадерле кыз икән ул әнисенә...(“Куян кызы”)
2. Төскә алар тавык төсле- чуар, ә башлары аларның песи башына бик охшый, күзләре коточкыч зур булсалар да көндезләрен күрмиләр... (“Бик яхшы сабак алды ябалак”)
3. Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы, балавыз коялар. Ерак- ерак җирләргә очып китәләр. Уклардан кадасалар, еларлык итәләр... (“Нечкәбил”)
4. Бөтен тынычлыгымны боздыгыз, сайраган булып колагымны тондырдыгыз, ичмасам, безнең төсле сайрап алсагыз икән, уздырсагыз икән.
...Безнең җырны бар тавыклар да хәйран калып тыңлый, безне хуҗа да бик зурлый...(“Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”)
5. Берсе ак, берсе кара, үзләре гел сугышалар. (“Чукмар белән Тукмар”)
Икенче тукталыш:”Биек тау”
Тау аркылы үтәр өчен, кайсы рәссамның А.Алиш әкиятләренә рәсем ясаганлыгын белергә кирәк.
Монда укучылар Я.Әхмәдиев, А.Туманов, Айдинов, Т.Хаҗиәхмәтовларны әйтергә тиеш.
Өченче тукталыш: “Зәңгәр күл”.
Күл буена якынлашабыз, туктап алырга кирәк булыр. Күлдә нинди җан ияләре яши икән? Кайсы әкияттән өзек күрсәтәбез?
Укучылар “Сертотмас үрдәк” әкиятен атыйлар. Рольләргә бүленеп яисә курчак театры ясап, бер өлешен күрсәтәләр.
Дүртенче тукталыш: “Серле болын”
Юлны дәвам итәбез. Яшел тугайлы болынга җитәбез.
Ә бу әкият безгә таныш түгел.
Барлык укучылар китапларын ачалар да аннан “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” әкиятен берсе кычкырып укый.
Әкиятнең эчтәлеге бик матур, анда сурәтләү чаралары да күп файдаланылган. Шуларны табып, билгелик әле. Яза барыйк. Шулай ук әкияткә салынган фикерне дә язып куйыйк. Укучылар эпитетларны, чагыштыруларны, фразеологизмнарны әйтеп бирәләр. Аеруча уңышлы фикерне дәфтәргә язып кую.
Бирем: Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар. (мәгънәсен аңлатып, мисаллар ярдәмендә дәфтәргә язарга)
Бишенче тукталыш: “Әкиятләр иле”
Ниһаять, “Әкиятләр иленә” килеп җиттек.
Мондагы һәр өй үзендә бер сер саклый. Өйләрнең икенче ягына әкият рәсемнәре куелган. Шуңа карап, әкиятнең исемен әйтергә, җавабын дәфтәргә язарга. Мәсәлән: “Нечкәбил”, “Сертотмас үрдәк”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Бик яхшы сабак алды ябалак”, “Куян кызы”, “Каз белән аккош”, “Чукмар белән Тукмар”, “Ялкаулык- хурлык, тырышлык- зурлык”, “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Кем көчле?”һ.б.
Алтынчы тукталыш: “Мәктәпкә кайту”
Менә без соңгы тукталышка якынлашабыз, дәрестә иң күп балл җыйган укучыга сәяхәткә йомгак ясарга кушабыз. Абдулла Алиш үзенең әкиятләре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән? Аның әкиятләре укучыны кайсы яклап үзенә җәлеп итә? Аеруча кайсы әкиятен ошаттыгыз?
Укучыларның җаваплары тыңланыла. Билгеләр кую.
Өйгә эш. А.Алиш әкиятләренә таянып, берәр әкият иҗат итәргә һәм рәсем ясарга.
Предварительный просмотр:
Тема. Н.Гыйматдинованың “Сертотмас кәҗә” хикәясе.
Максат: 1) Н.Гыматдинованың иҗат юлы белән таныштыру.
2) Балалар өчен язылган хикәяләрендә әхлак тәрбиясенең чагылышын карау.
3) Укучыларны әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклауга өйрәнү.
Җиһазлау:портрет, папка, китап күргәзмәсе, әсәрләре буенча иллюстрация, стенд, фоторубрика.
Дәрес барышы:
- Кереш.
а) Оештыру.
б)Укучыларны дәрескә туплау, исәнләшү.
II.Өй эшен тикшерү. Мәкальләр, әйтемнәр туплау.
III. Төп өлеш. Без бүген, укучылар, Нәбирә апа Гыйматдинованың балалар өчен язылган әсәрләре буенча сәяхәткә китәрбез. Сәяхәткә үзебез белән Нәбирә апаның портретын, папканы, китапларын, аның иҗаты буенча рәсемнәрне, стендны, фоторубриканы алдык. Киттек. Хәерле юл.
- Беренче тукталыш. “Тормыш юлы” (Н.Гыйматдинованың биографиясен сөйләтү)
Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итәбез.
- Икенче тукталыш. “Белемнәрне тикшерегез” (Викторина)
“Һай, бормалы икән икән сукмаклар...”
- Н.Гыйматдинованың туган авылы? (Карасу)
- Ничәнче елда туа? (1956)
- Карасу мәктәбен тәмамлагач кайда укый? (Иваново)
- Хезмәт юлын кайда башлый? ( Иваново, туку комбинаты)
- Ничәнче елда Казанга килә? (1973)
- Әсәрләрендә искә алынган безнең яклардагы елга исеме? (Сөлчә)
- Әти- әнисенең исеме ничек? ( Минәхмәт, Зәйнәп)
- Беренче хикәяләре нинди журналда басыла? ( 1974 “Азат хатын”)
- Кызлары, туганнары (Чулпан, Алсу, апалары- Фәнүзә, Минзәхәп, абыйсы- Вәлиәхмәт, сеңлесе- Фәния)
- Дәрәҗәле исеме. (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ф.Хөсни исемендәге премия лауреаты.)
- Өченче тукталыш. “Сердән авыр нәрсә юк”.
Сорау- әңгәмә. Әйдәгез, башта уен уйнап алабыз.
а) һәркем үз янында утырган иптәшенең колагына сер итеп кенә бер сүз әйтә.
б) беренче төркемендә утырган укучы иптәшенең колагына җиткерә. Сүз колактан-колакка әйтелә барып, барлык төркемнәр аша үтеп чыга.
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:
- Беренче уенда әйтелгән сүз белән икенче уенда әйтелгән сүз арасында аерма бармы?
- Бар, әлбәттә.
- Нинди?
- Беренче уенда әйтелгән сүзне ике генә кеше белде, ә икенче уендагысын- барысы да.
- Ике генә кеше белгән сүзне икенче төрле нинди бер сүз белән әйтәбез?
- Ул сер була.
- Ә икенче уендагысы?
- Ул сүз сер була алмый.
- Ни өчен? Чөнки аны беренче төркемдәгеләрнең барысы да белде.
Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?- Сер саклау турында.
Төркемнәрдә тикшерү.
I бирем
- Нәрсә ул сер?
- Әлегә ачылмаган, танып беленмәгән сыйфат һ.б. Кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат һ.б.- Тыңла, үзеңә сер сөйлим. Берәр нәрсәнең төп эчтәлеге, әһәмияте.
II бирем
- Борынгы кытайлылар: “Сер саклый белә торган кеше – ышынычлы кеше- акыллы кеше ул”,-дигәннәр.
- Ни өчен?
- Сер саклый белә торган кеше-ышанычлы кеше, ул дустын да, илен дә, халкын да- беркемне дә сатмый, димәк. Хыянәт итми дигән сүз.
- Дәфтәргә сер турында аңлатып язу. Ике генә кеше белергә тиешле сүз.
IV тукталыш- “Сертотмас кәҗә” хикәясе
- Ә менә Нәбирә апа Гыматдинованың “Сертотмас кәҗә” хикәясендә сүз нәрсә турында бара? (хикәяне уку)
Әйдәгез әле, бергәләшеп тикшерик. Сорау- әңгәмә.
- Сертотмас кәҗә нинди була?
Сертотмас кәҗә сертотмас үрдәк кебек. Тик бер нәрсә белән аерыла. Ул гел малайлар артынннан ияреп йөри һәм аларның сере шул бәти аркасында чишелә.
- Кәҗә бәти ни сәбәпле малайларга ияләшә? Бер табактан ашап, бер урында йоклап өйрәткәнгә.
- Келәткә бикләп калдырылган кәҗә аннан чыгу юлын ничек таба? Кәҗә келәтнең келәсен мөгез очы белән шудырып ача.
- Кәҗә бәтие үпкәли, тик үпкәсе озакка бармый, шунда ук онытыла.
- Качышлы уйнаганда малайларның тиз табу сере нидә? Малайлар качкан арада кәҗә бакчага кереп сыйланып чыга, малайларга да эзләве җиңел, кәҗә бакчада йөрсә, малайлар да аннан ерак түгел, аларны эзләп табуы җиңел була. Менә сиңа сер!
- Аңлашылмаган сүзләрне сүзлек дәфтәренә яздыру.
- Ял итү.
Физминутка. Чыпчык.
Тәрәзә каршына килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра: “Чык әле,чык!”
Алдый ул, беләм, гел шулай итә;
Йөгереп чыксам, оча да китә, оча да китә.
Н. Гыйматдинова иҗаты буенча рәсемнәрнең кайсы хикәядән булуын табу.
VI тукталыш- “Әхлаклылык әлифбасы”
- Сер тоту(саклау) турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?
- Сер тотмас- дус тапмас.
- Сер дусы күп булыр, серне тоткан бер булыр.
- Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә
- Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә ит.
( Мәкальләрне дәфтәргә яздыру, берничәсеннән мәгънәсен ачыклау).
- Укытучы сүзе.
Башка милләт халыкларының мәкаль, әйтемнәре белән таныштыру.
- Үз серен җилгә очырган, кеше серен саклый белми (испан)
- Вак җан сер саклый белми(һинд)
- Өч кеше белгән нәрсәне утыз кеше белә( немец)
- Дәшми тору сер саклый(непал)
- Сереңне тик йөрәгеңә ач ( африка)
- Сердән авыр нәрсә юк ( француз)
- Күп сөйләгән авыз- бәхетсезлек капкасы ( япон)
- “Сер” сүзе белән бәйләнгән нинди әсәр беләсез? ( “Сертотмас үрдәк”. А.Алиш әкиятен кыскача искә төшерү)
- Сер тота белмәүнең нәрсәләргә китерүе мөмкин?
- Сер тота белмәүчеләрне ничек дип атыйлар?
- Хыянәтче, гайбәтче һ.б.
- Сәяхәтебезне дәвам итәбез
VII тукталыш “Танып бел” (Н. Гыйматдинованың “Чәрелдәвек” китабыннан бирелгән өзекләрдән хикәянең исемнәрен табу).
1)... Дәрестән соң нигәдер без элеккечә бергә кайтырга чыкмадык, юллар икегә, ике якка аерылды... Өйдә дә мин мәктәп хәлләрен уйлый- уйлый озак укытучысы)
2) Мин ул чакта бик бәләкәй малай идем.
Үземне үзем белгәннән бирле аякларым сызлап җәфалады. Әниләр җәйге урак чорында гына тәнәфес ясап алалар, ә болай язын- кышын доктордан докторга йөртәләр иде. (Болын патшасы)
3) ...Карагыз аны, тәртип бозмагыз. Уйнап туйгач та мин кайтырмын. Өчәүләп мүлти-пүлти карарбыз. Ә кичен, әти белән әни кайткач, бергәләп чәй эчербез. (Песи, песи, пескәем...)
4) Вәли генә бу эшкә риза түгел иде. Ул малайларга көйләп җибәрде,берәм- берәм кыйный башлады, җүнсез.
Кайтканын- киткәнен сагалап тора да, алыптай гәүдәсе белән өстеңә ябырыла. (Сугыш чукмары)
5)... Кинәт күк йөзеннән кояш качты. Аны бары болытлар урап киткән төсле булды. Усал җил- давылга әверелеп, ишегалдын пыран- заран китерә башлады: куакларны урталай бөкте, буш чиләкләрне бәргәли- бәргәли тәгәрәтергә кереште, киереп зур капканы ачып җибәрде, кер бавыннан күлмәкләрне йолкып алды.( Сарбай)
VIII тукталыш “Мәктәпкә кайту”
- Дәрескә нәтиҗә ясау
- Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды?
- Сер саклау серләренә ничек өйрәндегез?
- (Беркайчан да кешенең башка кешегә белгертергә ярамый)
- Дәрестән үзегезгә нинди сабак алдыгыз?
- Дәрес сезгә ошадымы?
IX Өйгә эш бирү.
“Әгәр бар кеше дә сер саклый белсә...” дигән темага кечкенә инша языгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Cценарий сказки "Чукмар белән Тукмар" по сюжету сказки Абдуллы Алиша
Сценарий сказки "Чукмар белән Тукмар" был составлен по сюжету сказки татарского писателя Абдуллы Алиша "Чукмар белән Тукмар". Сценарий составленв стихотворной форме для внеклассных мероприятий. Предна...
Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.
Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның әкиятләре буенча тест биремнәре....
Абдулла Алиш
Материал к уроку. Жизнь и творчество писателя....
Абдулла Алиш әкиятләре
5 нче класста сыйныфтан тыш уку дәресе....
Абдулла Алиш
Презентация...
Абдулла Алиш
Презентация...
Абдулла Алиш: “Сертотмас үрдәк “ 6нчы сыйныфта үткәрелгән дәрес планы
А.Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Куйбешов районы Көек авылында укымышлы гаиләдә туа. Бик зирәк , тәртипле, инсафлы бала була. Ул дусларына ярдәм итәргә ашкынып торган. Аның тормышы- батырлы...