Д.Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар"
план-конспект урока
Әдәби уку дәресе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
shygyrdavykly_bashmaklar.doc | 94 КБ |
_prezentatsiya.pptx | 1.41 МБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Дәрҗия Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе.
Максатлар:
1. Д.Аппакованың тормыш юлы һәм аның “Шыгырдавыклы башмаклар”әсәре белән танышуны дәвам итү.
2. Дөрес һәм матур итеп уку, укыганның эчтәлеген сөйләү, әңгәмә кора белү, телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
3. Укучыларда дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары, өлкәннәргә, мохтаҗ кешеләргә миһербанлылык, хөрмәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.
Материал һәм җиһазлау: Презентация, компьютер, электрон такта, Д.Аппакованың портреты, китаплар күргәзмәсе, мәңгелек агач рәсеме, сары төстәге башмаклар, кубыз.
Дәрес планы
Оештыру өлеше.
Ориентлашу, мотивлаштыру этабы
1. “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәреннән өзек тыңлау.
2. Хикәянең авторы Дәрҗия Аппакова турында искә төшерү.
3. Сүзлек эше.
4. Өй эшен тикшерү. 1 нче, 2 нче бүлекләрнең эчтәлеген сөйләтү.
5. 3 нче бүлекне рольләргә бүлеп уку.
Ял минуты.
Уку мәсьәләсен (УМ) кую. “Гөлшатка ни өчен җиңел булып китте?”
Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.
1. Тест сорауларына җавап бирү.
2. Тел-сурәтләү чаралары өстендә эшләү.
3. Гомумиләштерү әңгәмәсе.
Рефлексия, бәя этабы.
1. “Мәңгелек агач” ны бизәү.
2. Өй эше бирү.
3.Белемнәрне бәяләү.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру.
-Хәерле көн укучылар! Утырыгыз.
1 нче слайд. “Кояш”
- Тактага карагыз әле. Безгә кояш елмаеп карый. Сезнең кәефегез дә яхшы булыр дип ышанам.
II. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы
- Хикәядән өзек тыңлау.
- Хәзер сүзне Әдиләгә бирәбез. Рәхим ит, Әдилә!
(Әдилә (кулында – сары төстәге башмаклар) “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясенең башлам өлешен яттан сөйли: “Гөлшатның сары башмаклары бар.... Әтисе Гөлшатка Мәскәүдән җибәргән ул башмакларны”).
- Сез әсәрне таныдыгызмы? Бу өзек нинди әсәрдән? (- “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәреннән).
- “Шыгырдавыклы башмаклар” – жанр ягыннан нинди әсәр? (- Хикәя)
- Нәрсә ул хикәя? ( - Чынбарлыкта булган яки булырга мөмкин булган вакыйгалар сурәләнә торган кечкенә күләмле әсәр).
- “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясенең авторы кем? (-Дәрҗия Аппакова).
- Дәрҗия Аппакова турында искә төшерү.
2 нче слайд. Дәрҗия Аппакованың портреты.
- Сез Дәрҗия Аппакова турында ниләр беләсез?
(- Дәрҗия Аппакова – танылган татар балалар язучысы. Ул 1898 нче елда Түбән Кама районы Байгол авылында туа. Бала чагы туган авылында үтә.
13 яше тулгач, ул Казанга килә. Укытучылар мәктәбендә укый. Дәрҗия Аппакова Урта Азиягә китеп, балалага белем биргән.
1943 елда Казанга кайта. Төрле газеталарда эшли. Дәрҗия Аппакова хикәяләр, повестьләр, романнар язган. 1948 елда 50 яшендә вафат булган).
- Укучылар, Дәрҗия Аппакованың тормыш юлы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Ул үзенең якын туганнарын сугышка озаткан, сугышны үз күзләре белән күргән язучы. Бүгенге дәрестә Д.Аппакованың сугыш чорына багышланган “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе өстендә эшне дәвам итәрбез.
3 нче слайд. Дәрес темасы: Дәрҗия Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе.
- Сүзлек эше.
4 нче слайд. Сүзлек эше.
- Хикәядәге яңа сүзләрне искә төшерик әле.
Шыгырдавыклы башмаклар - скрипучие туфли
Олтан - подошва (аяк киеменең аскы өлеше)
Кубыз - авызга куеп, чиртеп уйный торган кечкенә уен коралы (татар, башкорт һәм удмурт музыка коралы)
Юатырга - утЕшить
Тылсымлы - волшебный
Ишекле-түрле - туда-сюда
- Өй эшен тикшерү.
5 нче слайд. Өй эше.
1) хикәянең беренче һәм икенче бүлекләренең эчтәлеген сөйләтү.
2) 3 нче бүлекне кабат уку.
Укучылардан рольләргә бүлеп укыту. (автор, Гөлшат, беренче кыз, икенче кыз, өченче кыз, Гөлшатның әтисе, Гөлшатның әнисе)
Ял минуты. “Башмаклар”.
6-17 нче слайдлар.
Слайдлардагы хәрәкәтләрне җыр көенә кабатлау.
III. Уку мәсьәләсен (УМ) кую.
- Хикәянең соңгы җөмләсен кабат укыйк әле. (“Кинәт Гөлшатка бик җиңел, бик рәхәт булып китте”).
- Бу җөмләгә нинди сорау куярга була? (- Гөлшатка ни өчен җиңел, рәхәт булып китте?)
18 нче слайд. “Гөлшатка ни өчен җиңел, рәхәт булып китте?”
IV. Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.
7. Тест сорауларына җавап бирү.
19 нчы слайд.
- Дәресебезне дәвам итик. (бирелгән сорауларга-җаваплар тыңланыла)
Куиз-куиз трэйд
- Укучылар, мин сезгә кәгазьләр өләшәм. Әлеге кәгазьләргә сораулар язылган .Сез шул сорауларга җаваплар язарсыз. 30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар язалар) Ә хәзер урыннардан торып бастык. Урындыкларны әйбәтләп куйдык. Кулларны югары күтәреп, үзебезгә пар эзлибез. Мөмкин кадәр күбрәк пар табарга тырышыгыз.
1. Гөлшатка сары башмакларны әтисе кайдан җибәргән?
А) авылдан
Ә) Казаннан;
Б Мәскәүдән;
В Арчадан
2. Ләлә ни өчен елый?
А) әнисе ачуланган;
Ә) сары башмаклары булмаганга;
Б) әтисе сугышта үлгән;
В) ул авырый
3. Ләләнең ничә иптәш кызы бар?
А) 1;
Ә) 2;
Б) 3;
В) 4
4. Беренче кыз Ләләгә нәрсә бүләк итә?
А) курчак;
Ә) чәчәк;
Б) туп;
В) сары башмаклар
5. Икенче кыз Ләләгә нәрсә бүләк итә?
А) курчак;
Ә) чәчәк;
Б) туп;
В) сары башмаклар
6. Өченче кыз Ләләгә нәрсә бүләк итә?
А) курчак;
Ә) чәчәк;
Б) туп;
В) сары башмаклар
7. Гөлшат Ләләгә нәрсә бүләк итә?
А) курчак;
Ә) чәчәк;
Б) туп;
В) сары башмаклар
8) Гөлшатның әтисе кызларны кая алып барырга тели?
А) кинога;
Ә) зоопаркка;
Б) Курчак театрына;
В) бассейнга
8. Сурәтләү чаралары өстендә эш. Җөмләләрдән чагыштыру, эпитет, сынландыруларны табып әйтү.
Төркемнәрдә эшләү. Тикшерү.
20 нче слайд.
- Сап-сары башмаклар.
- Сары күбәләк канаты төсле башмаклар.
- Үзләре тагы аякка кию белән җырлый башлыйлар: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр.
- Әйтерсең, олтаннарында тылсымлы кубыз бар.
- Әтисе белән бергә бәйләм-бәйләм, кочак-кочак бәхет нурлары кайтты.
- Кояш юмартланыбрак көлә башлады.
- Гөлшатның башмаклары дисәң, алар тагын күңеллерәк шыгырдый башлыйлар.
- Гөлшатның күкрәгенә таш кереп урнашкандай булды.
- Берсе мәк чәчәге төсле кызыл туп тоткан.
- Өченчесе хуш исле чәчәкләрен Ләләгә сузды.
9. Әңгәмә
21нче слайд.
- Укучылар, сез хикәяне игътибар белән укыдыгыз. Хәзер сорауларга җавап бирәбез. “Таймд-пэа-шэа”.
- Хикәядә кемнәр катнаша? (- Хикәядә Ләлә, Гөлшат, Гөлшатның әтисе, Ләләнең әнисе, дус кызлары катнаша).
- Гөлшатның әтисе турында ниләр әйтә аласыз? (- Ул сугыштан исән-сау кайткан. Ләләгә ярдәм итәргә, юатырга тели. Гөлшат белән икесен Курчак театрына алып барырга уйлый. Үзенең гаиләсен, балаларны ярата).
- Ләләнең дуслары нинди? (-Дуслары Ләләне кызгана. Аңа бүләкләр бирәләр. Гөлшат үзенә дә бик кадерле булган башмакларны Ләләгә бүләк итә).
- Ни өчен Гөлшатка җиңел булып китте? (- Чөнки Гөлшат үзенең дусты Ләләгә ярдәм итте. Ул – чын дус).
III. Рефлексия, бәяләү этабы.
1. Дәрескә нәтиҗә ясау.
- Бу хикәя нәрсә турында? Безне нәрсәгә өйрәтә? (- Чын дус һәм иптәш булырга, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтә).
22 нче слайд.
- Укучылар, Дәрҗия Аппакова бу хикәясендә дуслыкның һәм тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә.
2015 елда Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел тула. Сугыш күптән бетсә дә, дөньялар бик үк тыныч түгел әле. Җир шарының төрле почмакларында сугышлар бара, кешеләр үлә, биналар җимерелә, балалар интегә...
Безнең тирә-юнебездә дә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп. Алар бездән ярдәм көтә. Әйдәгез, уйлап карыйк. Без кемнәргә ярдәм күрсәтә алабыз?
Сезнең алда “Мәңгелек агач”. Әйдәгез, аны яфраклар белән бизик.
2. Өй эше бирү.
23 нче слайд.
Өйгә эш (сайлап):
- Ләләгә юату хаты язарга.
- Бөек Җиңүгә багышланган котлау открыткасы ясарга.
- Дуслык турында мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга.
МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group)структурасы
-Укучылар, без хәзер барыбыз да басабыз. Урындыкларны тәптипләп куябыз. Хәзер мин музыка куям, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.
(Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр.)
- Хикәядә ничә кеше катнаша? (8)
( Ләлә, Гөлшат, Гөлшатның әтисе, Гөлшатның әнисе, Ләләнең әнисе, дус кызлары )
- Ләләгә ничә әйбер бүләк итәләр? (4) (туп, курчак, чәчәк, сары башмак)
- Ләләнең ничә дусты бар? (4)
- Безнең татар төркемендә ничә кыз бар? ( )
- Ничә малай бар? ( )
- Төркемдә барлыгы ничә укучы бар? (8)
Менә шулай һәрвакыт бер-берегез белән дус, тату, бердәм булып яшәгез!
- Үзбәя.
- нче слайд.
- Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.
-Укучылар, барыгыз да дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Д әрҗия Аппакова (1898-1948) Татар язучысы, талантлы прозаик һәм драматург Балалар өчен әсәрләре: “Йолдызкай”, “Сөяк саплы пәке”, “Кечкенә Бануның тарихы”, “Тапкыр егет”, “Илдус” һ.б.
Д әрҗия Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе
Шыгырдавыклы башмаклар - скрипучие туфли Олтан - подошва (аяк киеменең аскы өлеше, синонимы - табан ) Кубыз - авызга куеп, чиртеп уйный торган кечкенә уен коралы (татар, башкорт һәм удмурт музыка коралы) Юатырга - утешит ь Тылсымлы - волшебный Ишекле-түрле - туда-сюда Сүзлек эше Кубыз
1) 1- 2 нче бүлекләрнең эчтәлеген сөйләргә. 2) 3 нче бүлекне рол ьл әргә бүлеп укырга өйрәнергә. Өй эшен тикшерү
Ял итеп алыйк!
«БАШМАКЛАР »
Анимашки : http://www.nivagold.ru/raznoe1/derevo/derevo_1.html
Ял вакыты тәмам!
Уку мә сь әләсен кую Хикәянең соңгы җөмләсен кабат укы. Бу җөмләгә сорау куй. - Ни өчен Гөлшатка җиңел, рәхәт булып китте?
Куиз-куиз-трейд Укучылар кулларын күтәреп, үзләренә пар эзлиләр. Бер укучы сорау бирә, икенчесе җавап бирә. Җавап дөрес булса, беренче укучы иптәшен мактый, дөрес булмаса, аңа булыша. Икенче укучы сорау бирә. Җавап дөрес булса, иптәшен мактый. Дөрес булмаса, аңа булыша. Укучылар карточкаларын алмашалар. Укучылар 1-5 нче адымнарны кабатлыйлар. “Сора-сора-алыштыр”
Җөмләләрдән эпитет, чагыштыру, сынландыруларны табарга. 1. Сап-сары башмаклар. 2. Сары күбәләк канаты төсле башмаклар. 3. Үзләре тагы аякка кию белән җырлый башлыйлар: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр. 4. Әйтерсең, олтаннарында тылсымлы кубыз бар. 5. Әтисе белән бергә бәйләм-бәйләм, кочак-кочак бәхет нурлары кайтты. 6. Кояш юмартланыбрак көлә башлады. 7. Гөлшатның башмаклары дисәң, алар тагын күңеллерәк шыгырдый башлыйлар. 8. Гөлшатның күкрәгенә таш кереп урнашкандай булды. 9. Берсе мәк чәчәге төсле кызыл туп тоткан. 10. Өченчесе хуш исле чәчәкләрен Ләләгә сузды. ТЕЛ-СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ ӨСТЕНДӘ ЭШ
Сорауларга җавап бирегез. Таймд-пэа-шэа Хикәядә кемнәр катнаша? Гөлшатның әтисе турында ниләр әйтә аласыз? Ул кайда булган? Ләләгә ничек ярдәм итә? Ләләнең дуслары нинди? Ләләгә ничек ярдәм итәләр?
- Ни өчен Гөлшатка җиңел, рәхәт булып китте?
- Әлеге хикәя нәрсә турында? Безне нәрсәгә өйрәтә?
2015 елда Бөек Җиңүгә 70 ел тула! Бөек Ватан сугышына Теләче төбәгеннән барлыгы 4457 кеше киткән. Аларның 3046 сы яу кырында ятып калган.
ДЖОТ ТОТС Укытучы теманы тәк ъ дим итә һәм уйлар өчен вакыт бирә. 2. Укучылар шул темага туры килгән сүзләр язалар. 3.Сүзләр кабатланырга тиеш түгел.
Өй эше 1) Ләләгә юату хаты язарга. 2) Бөек Җиңүгә багышланган котлау открыткасы ясарга. 3) “Эш дәфтәре”ннән 3 нче биремне үтәргә.
МИКС – ФРИЗ – ГРУП Музыка куела, укучылар шул музыкага бии-бии әйләнәләр. 2. Музыка туктагач, бер урында басып калалар. 3. Укытучы сорау бирә, укучылар шул сорауның җавабынча берләшәләр.
Белемнәрне бәяләү - Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. - Дәрестә әйбәт эшләдем, материалны аңладым. - Әйбәт эшлим, ләкин бераз ярдәм дә кирәк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тест по теме «Шыгырдавыклы башмаклар».
Тест по теме «Шыгырдавыклы башмаклар». 1. Шыгырдавыклы башмаклар – это:а) поющие башмачки;б) пляшущие башмачки;в) скрипучие башмачки. 2. Главные герои рассказа:а) Гөлшатның әтисе;б) Ләлә;в) ...
Д.Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар" (тест)
1.Гөлшатка шыгырдавыклы башмакларны кем җибәргән?а) әтисе, Мәскәүдән;ә) әнисе, Мәскәүдән;б) әтисе, Казаннан....
Д.Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар"
1.Гөлшатка шыгырдавыклы башмакларны кем җибәргән?а) әтисе, Мәскәүдән;ә) әнисе, Мәскәүдән;б) әтисе, Казаннан....
Д.Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе белән танышу. 5аб сыйныфы,татар төркеме.
Татар теле атналыгында күрсәткән ачык дәрес план-конспекты....