Һади Такташның "Пи-би-би-бип" шигырендә туган телне саклау проблемасы
план-конспект урока (6 класс)
Урок татарской литературы в 6 классе, проведённый в городе Тетюши Республики Татарстан на зональном этапе Всероссийского конкурса "Лучший учитель татарского языка и литературы". На уроке даётся новейший анализ стихотворению Такташа "Пи-би-би-бип". Поэта волнует, что если будет продолжаться холадное отношение к родному языку, то наши внуки будут общаться птичьим языком, как например "Пи-би-би-бип". Автор показывает пути сохранения родного языка. Он подчёркивает, что родной язык, в первую очередь, нужно сохранить в семье; обучить родному языку своего ребёнка должна мама.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
taktashnyn_pi-bi-bi_bip_shigyren_analiz.doc | 157.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Һади Такташның “Пи-би-би бип” шигырендә
туган телне саклау проблемасы
Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы беренче номерлы иске Чүпрәле урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
(“Иң яхшы татар теле укытучысы – 2019” Бөтенроссия бәйгесенең зона этабында 6 нчы сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресе эшкәртмәсе)
Тема: Һади Такташның “Пи-би-би-бип” шигырендә туган телне саклау проблемасы
Максат: Һади Такташның “Пи-би-би-бип” шигырендәге туган телне саклау проблемасын ачу.
- Шигырьнең идеясен табу.
- Укучыларның иҗади фикерләү активлыгын үстерү.
- Туган телнең кирәк булуын дәлилләү. Туган телне саклауның юлларын эзләп табу. “Туган телне саклау ни өчен кирәк?”, “Туган телне без ничек саклый алабыз?” сорауларына җавап табу. Туган тел белән горурлану хисе, аны сакларга теләк тәрбияләү.
Бурыч: шигырьне уку, сүзлек эше үткәрү, анализ ясау;
моның өчен шигырьнең төзелешен, нинди әдәби төргә керүен билгеләү;
хис, сәбәп, юануны табу, лирик герой, риторик эндәш, образ, метафора, символ төшенчәләрен кулланып, хис, сәбәп, юануны табу, шигырьнең ни өчен шулай аталуын билгеләү.
Укучыларда танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхси, универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.
Шәхескә кагылышлы УУГ: укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;
регулятив УУГ: хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую; дәреслектәге шигырь белән оригинальны чагыштырып, аермаларны табу; белемнәрне бәяләү;
танып белү УУГ: төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау, сүзлекләр белән эшләү; тезмә әсәргә анализ ясау үзенчәлеген искә төшерү;
Лирик әсәргә анализ ясау:
- строфадан строфага лирик геройның хис-кичереш күчешен һәм аның сәбәпләрен ачыклау;
- юану өлешен билгеләү;
- символ, метафоралар аша үткәрелгән мәгънә аша автор фикерен, темасын, күтәрелгән проблемаларны төгәлләштерү (шигырьнең темасы хиснең сәбәбе белән бәйле була);
- алар аркылы язучының иҗади осталыгын, язу стилен билгеләү;
- әсәргә укучының үз шәхси мөнәсәбәтен, бәясен җиткерү;
- шигырьнең бүгенге көндәге актуальлеген билгеләү;
коммуникатив УУГ: иптәшен тыңлап, фикерен тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү, диалог куллану, укытучы сорауларына җавап бирү;
Предметара бәйләнеш: татар теле, әхлак тәрбиясе, тарих.
Җиһазлау
- Техник чаралар: компьютер, экран, проектор;
- презентация;
- Һади Такташ иҗатына багышланган видеодан өзек (“Пи-би-би-бип” шигырен сөйләгән өлеше);
- А.Хамматов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле башкаруында “Каз канаты” җыры (видеодан өзек);
- өстәлләрдә ике ягына да язылган һәм татар бизәге ясалган өч почмаклы призмалар: № 1 яшь эзләнүчеләр, № 2 яшь эзләнүчеләр, тарихчы галимнәр, әдәбиятчылар;
- тактага беркетелгән: уртага “SMS хәбәрләр” дип язылган бер А3;
- 12 маркер;
- ныгыту, теоретик белемне куллану өчен, 6 карточка;
- группаларда кластер төзү өчен, “Татар телен саклау безгә ни өчен кирәк?”, “Татар телен без ничек саклый алабыз?” дип, уртага язылган ике А 3 бите;
- “Пи-би-би-бип” дип язылган А3;
- “Яшь эзләнүчеләр” партасына куелган ике вазада 14 чәчәк;
- Һәр төркемгә бер бәяләү бите;
Материал:
- 12 конвертта “Пи-би-би-бип” шигыренең тулы варианты;
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге;
- Дәреслек: Әдәбият. 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ф.Ә.Ганиева, М.Д.Гарифуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 175 б.
- “Әдәбиятчы галимнәр” һәм “тарихчы галимнәр” өчен алдан әзерләнгән “энциклопедия”. (Алтынчы сыйныфта 20 – 30 нчы еллар тарихы үтелмәгәнгә күрә, “галим”нәргә алдан язылган мәгълүматлар бирелә).
Дәрес барышы
Укучылар, берәр маркер тотып, такта янына баса. Телестудиядә дип хис итеп, дәрес очрашу рәвешендә уен итеп алып барыла.
I. Уңай психологик халәт булдыру.
Укытучы. Мөхтәрәм жюри, кунаклар, “галимнәр”, “яшь эзләнүчеләр”! Исәнмесез! Хәерле сәгатьтә хәерле очрашулар булсын! (Укучыларга мөрәҗәгать итеп) Әйдәгез әле хәзер мобиль рәвештә кыска гына, тиз генә итеп бер-беребезгә SMS сәламнәр җибәрик һәм менә шунда теркәп куйыйк. Барыбыз да бер үк вакытта бер генә сүз язабыз (Укучылар, елмаеп, телефонга язган кебек учларына төртеп алалар һәм шуны тактадагы А 3 битенә теркәп куялар). Бик зур рәхмәт сезгә! Бүген безнең студиядә: “тарихчы галимнәр”! “Әдәбиятчы галимнәр”! “Яшь эзләнүчеләр”! (Укучылар урыннарына узганда, күтәренке рухта алкышлап озатабыз. Укучылар рольләргә керә: ике укучы “әдәбиятчы галим”, ике укуы “тарихчы галим” булып, җәенке почмак ясап куелган ике партага утыра; сигез укучы “яшь эзләнүчеләр” булып, ике төркемгә бүленеп утыра).
Укытучы. Галимнәребез безне фәнни-тарихи мәгълүматлар белән таныштырырга һәм безнең белән бергә эзләнү эшендә катнашырга теләк белдерделәр. Бүгенге очрашуда барыбыздан да бер-беребезгә карата игътибарлы булу, тиз һәм тырыш эшчәнлек, ачык итеп төгәл һәм дөрес җавап бирү таләп ителә. Шушы таләпләр үтәлгәндә, өстәлдәге үзбәя битенә уңай билгеләрне куя барырсыз.
II. Мотивация. Кереш.
– Кичәбезне ни өчен хәбәрләр җибәрүдән башладык дип уйлыйсыз? Без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
– Тел турында. Туган тел турында.
Ә хәзер әйдәгез театр елы уңае белән фильмнан өзек карап алабыз (“Пи-би-би-бип” шигыренә видеоролик карау).
– Безнең төп эш объектыбыз нәрсә?
– Һади Такташның “Пи-би-би-бип” шигыре.
– Әсәр нәрсә турында? Ничек уйлыйсыз?
– Каз бәбкәләре турында. Матурлык турында.
– Димәк без тыштан күренеп торган объектив эчтәлекне беләбез, безгә нәрсәне табарга кирәк?
– Эчкә яшерелгән субъектив эчтәлекне табарга кирәк.
Үзбәя кую
III. Белемнәрне актуальләштерү
Укытучы. Такташ яшәгән чор нинди булган дип уйлыйсыз? Матурмы? Беренче төркем эзләнүчеләр, ничек уйлыйсыз?
Әйдәгез тарихчыларга мөрәҗәгать итәбез. (Беренче төркемдәге укучылар “тарихчы”лардан сорый.
“Тарихчылар” сөйли ( башта берсе, аннары икенчесе)
– 1920 – 1930нчы еллардагы тарих битләрен актарып эзләнеп карасак, гражданнар сугышы, ачлык була,
– 1922нче елдан Советлар союзы төзелә. Коммунистлар, болшевиклар туган телне, милли тарихны, динне белми торган, бары тик партиягә генә буйсына торган буын үстерергә тели. Ләкин ул чорны матур дип әйтергә кирәк булган.
Бергәләп нәтиҗә ясыйбыз: димәк чор авыр, ләкин аны мактарга кирәк.
– Такташ нинди тәрбия алган шәхес әле ул? (Укытучы икенче төркем эзләнүчеләдән сорый, ә алар әдәбиятчыларга сорау бирә.
Әдәбиятчы галимнәр җавабы:
Такташ мәдрәсәдә Г. Тукай һәм С.Рәмиевнең дини әсәрләрен өйрәнә. Ислам дине көчле чәчәк аткан Урта Азиядә яши, иҗат итә, университетта укыта. Казанда “Чаян” сатирик журналында да эшли.
“Эзләнүче”ләр нәтиҗә ясый. Беренче төркем:
– Такташ милли, дини тәрбия алган. Юморист, сатирик булган.
Икенче төркем:
– Тормыш авыр, әмма аны мактарга кирәк булган.
Үзбәя куябыз
IV. Дәрескә проблема кую. Уку проблемасын чишү.
– Димәк монда нинди каршылыклы факторлар бар?
– Тормыш белән сәясәт арасындагы каршылык бар: тормыш ямьсез, ләкин аны әйтергә ярамый, мактарга кирәк.
– Такташ моның белән килештеме икән? Әсәр каз бәпкәләре турындамы, әллә зуррак проблема күтәрелдеме икән?
– Зуррак проблема.
– Тел турында сөйләшәбез дигән идек. Бүгенге очрашуның темасын ничек куярбыз? Туган тел белән әлеге шигырь арасында ниниди уртаклык була алыр икән?
– Тема: Һади Такташның “Пи-би-би-бип” шигырендә туган телне саклау проблемасы.
Эпиграф: Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк
– Без нинди максатка ирешергә тиешбез.
– Әсәрнең проблемасын табарга һәм аны чишәргә, куелган сорауга җавап табарга, ягъни идеясен билгеләргә.
– Дәреслекнең 7 нче битен карыйк әле. Нәрсә ул проблема?
- Проблема – автор уйланган катлаулы мәсьәлә, һәркемне кызыксындырган әһәмиятле сорау.
– Сорау куелган икән, аның дәлилләнгән җавабы да булырга тиеш. Нәрсә ул идея?
– Идея – дәлилләнгән төп йомгак фикер, куелган сорауга җавап, проблеманың чишелеше.
– Проблема һәм идеяне табу өчен нишлибез? Нинди бурыч куела?
– Әсәрнең проблемасын һәм идеясен белү өчен, шигырьгә анализ ясыйбыз.
Эш планын әдәбиятчылар санап үтә:
– Шигырьне укыйбыз, сүзлек эше үткәрәбез.
– Анализ ясыйбыз: шигырнең төзелешен, нинди әдәби төргә керүен билгелибез; лирик герой, риторик эндәш, образ, метафора, символ төшенчәләре аша хис, сәбәп, юану табабыз. Шигырьнең ни өчен шулай аталуын билгелибез
Укытучы. Үзбәя куябыз. Җавапларыбыз дөрес булса, бишле, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дүртле билгесе куябыз.
Үзбәя кую
V. Яңа теманы өйрәнү
– “Пи-би-би-бип” шигырен дәреслектән табыйк әле. Такташ киләчәккә дип, бу шигырьне безгә хат итеп тә җибәргән. Хатны ачып, шигырьне алыгыз әле. Һәрберегез чагыштырыгыз: дәреслектә кайсы өлешләр юк? Кем тапты? Кычкырып укып күрсәтәбез.
“Эзләнүче”ләр укый
........................................................
– Нинди сүзләр аңлашылмады?
“Галим”нәр сүзлекләр белән эшли. Сүзлек эшен экранда тикшерү.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: талир тәңкә – көмеш акчадан эшләнгән чулпы тәңкәсе. «Пи-би-би-бип» шигырен анализлау.
– Мондый шигырь төзелешен рус шагыйрьләреннән кемдә күргәнегез бар?
– Маяковскийда.
“Әдәбиячы”лар сөйли:
Берничә ай Мәскәүдә яшәгәндә, Такташ Маяковскийның шигырьләрен тыңлаган.
– “Мин” дип сөйләүче әсәрдә кем була?
– Лирик герой.
Беренче төркемгә сорау:
– Лирик геройның хисләрен кайсы юллардан күрә алабыз? Нәрсәгә риторик эндәшүеннән? Укып күрсәтик әле.
Беренче төркем:
– Лирик герой кояш образына риторик эндәшә:
Кит лә, кояш!
Уйнап йөрмә монда,
Болай да бик кызу йөрәктә.
Тыңла әнә язгы сандугачны,
Ул да көлеп утыра тирәктә...
Икече төркемгә сорау:
– Әсәрдә нинди хис бар?
– Лирик герой борчыла.
– Лирик геройның борчылуын инди юлдан күрдегез?
– “Болай да бик кызу йөрәктә”, – дигән юллардан лирик геройның борчылуын күрәбез.
“Галимнәр”гә сорау:
– “Талир тәңкә чыңлап китә”, – ди Такташ. “Талир тәңкә” нәрсәнең символы?
– Милли кием, бизәнү әйберләре символы.
Фронталь сорау:
– “Каз канатлары ак була, ир канатлары ат була...”, – дигән юлларны ник китереп кертте икән автор? Бу нәрсәдән өзек?
– Татар халык җырыннан өзек.
Физкультминут ясау.
(Видеодан А.Хамматов җитәкчелегендәге ТР җыр һәм бию ансамбле башкаруында “Каз канаты” җыры яңгырый. Укучылар шуңа кушылып җырлый-җырлый су агымы уенын башкара).
– “Талир тәңкә”, “каз канаты” милли символлары белән нәрсә әйтергә тели автор?
– Милли кыйммәтләрнең юкка чыгуы турында борчыла.
– Авылда лирик герой нәрсәләрне очрата?
– Каз бәбкәләрен.
– Каз бәбкәсен мактыймы?
– Әйе.
– Нәрсә дип мактый?
– Гаҗәп матур сөйли беләсең...
Анаң уңган каздыр, күрәсең...
– Каз бәбкәсе нинди телдә сөйли?
– Үз телендә.
– Лирик герой ник мактый каз бәбкәсен?
– Матур итеп үз телендә сөйләшкән өчен.
– Аны кем өйрәткән?
– Әнисе.
– Димәк телне кайда саклап калып була ди автор?
– Гаиләдә.
– Баласына телне өйрәтү кемнең бурычы дип саный автор?
– Әнинең.
– Каз бәбкәсе турында гына сөйләгән булып кемнәр турында әйтергә тели?
– Кешеләр турында.
– Димәк, каз бәбкәсе образына нинди күчерелмә мәгънә, әдәби алым салынган?
– Каз бәбкәсе образы метафора булып тора.
– Шигырьнең исеме “Пи-би-би-бип” нинди сүз төркеме белән белдерелгән?
– Аваз ияртеме.
– Кемнәр аваз ияртеме белән сөйләшә?
– Сөйләшә белми торган балалар.
– Ни өчен шигырьнең исеме “Пи-би-би-бип”? Такташ нәрсә дип борчыла?
– Советлар сәясәте (милли кыйммәтләрне юкка чыгару сәясәте) дәвам итсә, киләчәктә кешеләребез аваз ияртемнәре белән генә сөйләшер, аралашыр, ягъни киләчәктә кешеләр кошлар теле белән генә сөйләшә башлар, дип борчыла автор.
“Пи-би-би-бип” дип язылган плакатны тактага элә-элә соравын дәвам итә укытучы:
– Такташның борчылуы бүген дә актуальмы? Бүгенге яшьләребездә кошлар теле белән сөйләшү очрамыймы?
– Очрый.
– Бигрәк тә кайда?
– SMS хәбәрләрдә.
– Болай язу телне бетерүгә китермиме?
– Китерә.
– Телебезне саклау өчен, Такташ каз бәбкәсе үрнәгендә нинди киңәш бирә безгә?
– Туган телне гаиләдә сакларга, үзең сакларга ди.
– Бу фикер белән килешәсезме?
– Әйе.
– Димәк әсәрнең идеясе:
- туган телне балага әнисе өйрәтергә тиеш;
- туган телне гаиләдә сакларга кирәк;
- туган телендә һәр кеше матур итеп сөйли белергә тиеш;
Бу – сезнең табышыгыз. Сез Һади Такташның әсәренә дөрес бәя бирдегез.
Язучыга бәя.
– Әйтергә ярамаган чорда да мондый әсәр иҗат итә алган кеше нинди була?
– Үз кыйбласына тугры. Авыр чорда да үз кыйбласын югалтмаган, туган теленә хыянәт итмәгән.
Үзбәя куябыз
VI. Ныгыту. Теоретик белемне куллану. Парларда эшләү.
– Сезнең алдыгызда парлап эшләү өчен биремнәр бар. Шигырьдән бирелгән өзекнең нинди теоретик төшенчәгә туры килүен билгеләп язып куярга кирәк.
Шигырьдән өзек | Әдәбият теориясеннән нинди алым, сурәтләү чарасы? |
Кит лә, кояш! | Риторик эндәш. |
“Кит лә, кояш! | Кайгыру хисе. |
“Талир тәңкә чыңлап китә” “Каз канатлары ак була, Ир канатлары ат була...” | Талир тәңкә – милли кием символы, “Каз канаты” – татар халык җыры. |
Әй, җырлыйсы килә шушы җырны, | “Каз канаты” җыры, татар халык җырлары. |
Каз бәбкәсе, җаным... Гаҗәп матур сөйли беләсең... | Риторик эндәш (поэтик синтаксис) Метафора |
“Пи-би-би-бип” нинди сүз төркеме? | Аваз ияртеме |
Җавапларны экранда тикшерү.
Үзбәя
VII. Мөстәкыйль эш. Һәр кеше үзе эшли. Экранга карап, бер-берсен тикшерәләр.
– Конвертта тагын бер шигырь бар. Алыгыз әле шуны.Такташның “Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап” шигырен хәзер бергәләп сәнгатьле итеп укыйбыз. Сез ярым тавыш белән укыгыз.
Хәзер шуны үзегез анализлагыз. Нәтиҗәне дәфтәрегезгә язып куегыз.
Сүз юк –
Урыс телен белү кирәк нәрсә.
Ләкин
Кирәклеген аның бутыйлар...
Татарларга татар була торып,
Урысчалап доклад укыйлар.
Урыс теле инде урыс белән
Сөйләшергә, әйтик, яраса,
Татар теле ул бит татар белән
Аңлашырга ярый лабаса...
Һади Такташ
(“Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап”)
Җавапларны бер-берегезгә бирегез дә, экранга карап тикшерегез.
Идеясе: татарлар үзара татарча сөйләшергә тиеш!
Үзбәя кую.
Өй эше.
- Һади Такташның “Пи-би-би-бип” шигырен сәнгатьле укы, “Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап” шигырен ятла. Интернеттан Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты турында фильм кара.
Сайлап алу өчен:
- Телефоннан татарча SMS язу өчен, Google play (гугл плейдан) яки Аpple store (әпыл стордан) татар клавиатурасы күчереп ал; 21нче февраль – Халыкара туган тел көне белән дустыңны тәбрикләп, матур эчтәлекле текст язып, SMS җибәр. Аны А4 битенә язып кил.
- “Туган телебезне саклау безгә ни өчен кирәк?” яки
“Туган телебезне без ничек саклый алабыз?” темасына инша яз.
VIII. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе, мотивациянең нәтиҗәсе: “безгә ник кирәк?” – дигән сорауга җавап табу).
Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе.
– Очрашуыбызның темасы нинди?
– Һади Такташның “Пи-би-би-бип” шигырендә туган телне саклау пролемасы.
– Нинди максат куйган идек?
– “Пи-би-би-бип” шигырен анализлап, проблемасын, идеясен табу.
– Белемнәрне ныгыту өчен, “Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап” шигырен анализлап, шагыйрь фикеренең дәвамын таптык.
– Максатларга ирештекме?
Әйе.
Димәк Такташның ике шигыренең дә проблемасы: туган телне сакларга кирәк.
Такташ туган телне саклауның нинди юлларын күрсәтте?
- “Пи-би-би-бип” шигырендә:
- туган телне балага әнисе өйрәтергә тиеш;
- туган телне гаиләдә сакларга кирәк;
- туган телендә һәр кеше матур итеп сөйли белергә тиеш;
- “Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап” шигырендә: татарлар үзара татарча аралашырга тиеш.
– Ә сез ничек уйлыйсыз, татар телен склау проблемасы бүген актуальмы?
– Әйе.
– Татар телен саклау, белү бүген кирәкме?
– Әйе.
– Тарихчы галимнәргә мөрәҗәгать итик әле: туган телне саклау кирәкме? – Бу өлкәдә ниләр эшләнелә?
– Әйе. Татар телен саклау бүген көнүзәк мәсьәлә. Бу хакта газеталарда да языла. Милләтне саклау буенча “Татар халкының мили үсеш стратегиясе” проекты әзерләнә. Аңа тәкъдимнәр туплау дәвам итә.
Кластер төзү.
– Дәүләт күләмендә дә бу өлкәдә эшләр алып барыла. Ә менә без туган телебезне ничек саклый алабыз? Такташ ике юлны күрсәтте, без дәвам итик.
Беренче төркем “Туган телне ничек саклый алабыз?” соравына җавап эзли. Аларга тарихчылар ярдәм итә.
- Әдәби китаплар укырга.
- Татарча телевизион тапшырулр карарга.
- Гаиләдә татарча сөйләшергә.
- Татарлар белән үзара татарча сөйләшергә.
- Балаларга татарча өйрәтергә.
- Татарча фәнни-публицистик, иҗади газета-журналлар яздырырга, аларны укырга.
- Интнрнеттан matbugat.ru яңалыклары белән танышырга.
- Интернеттан Бөтендөня татар конгрессы, ТР Язучылар берлеге эшчәнлеге, яңалыклары белән танышырга.
- SMS хәбәрләрне хатасыз һәм матур эчтәлекле итеп, татарча язарга, иптәшеңнән дә шуны таләп итәргә.
- Татарча спектакльләр карарга.
- Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен тырышып укырга.
Икенче төркем “Туган телебезне саклау безгә ни өчен кирәк?” соравына җавап эзли. Аларга әдәбиятчылар ярдәм итә.
- Әби-бабайлар теле, “Әткәм-әнкәмнең теле”.
- Әби-бабаларыбыз, Тукайлар, Такташлар рухы рәнҗемәсен.
- Татар телен киләчәктә безнең балаларыбыз да, оныкларыбыз да белсен өчен.
- Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда – 2 миллион, ә читтә 7 миллион чамасы татар яши. Әмма, кайбер мәгълүматлар буенча, татар 20 миллионнан артык.
- Татар милләте яшәсен өчен, телне сакларга кирәк. Тел бетсә, милләт тә бетә.
- Татар телен белсәк, күп кенә башка телләрне өйрәнеп була: төрки телләр белән татар теле бик охшаш; көнчыгыш телләреннән һинди, гарәп, фарсы, урду, төрек телләрендә дә татар теле белән уртак сүзләр бик күп.
- Татар теле Россиядә икенче урында тора.
- Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе.
Укытучы. Боларны өй эшен башкарганда файдаланырга мөмкин. Кайсы төркем тизрәк төгәлләр икән? (Чәчәкләрне алып чыгарга икәнне шыпырт кына исләренә төшерергә) Үзбәя куярга онытмагыз.
Төзелгән кластерны тактага элгәч, укучылар такта янында басып калалар. Һәр укучының кулында бер чәчәк.
Укытучы. Хөрмәтле очрашуда катнашучылар: “галимнәр”, “яшь эзләнүчеләр”! Очрашу бик кызыклы, фәнни, эшлекле узды; үземә күп кенә мәгълүмат алдым, актив катнаштым, туган телемне сакларга тырышам,” – дип ышанып уйлаучылар зур горурлык хисе белән “Туган телебез чәчәк атсын!” – дип, чәчәкләрне өскә күтәреп болгый. Бу хакта бик ышанып әйтә алмаучылар кулларны үз алдында тота. Очрашу бөтенләй ошамаса, куллар аста гына тора. Башладык:
– Туган телебез чәчәк атсын!
Укытучы. Барыгызга да бик зур рәхмәт! Очрашу кичәбезне Равил Фәйзуллиның “Туган тел” шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә:
Киләчәкнең башы – бүгенгедә.
Нинди шатлык: картлык көнеңдә
Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
Матур итеп туган телеңдә!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган илне саклау- ирләр эше
1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп еллар буе бу көн – Кызыл Армия көне, Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелә. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль – В...
Н.Нәҗминең “Татар теле” шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы.
"Н.Нәҗминең "Татар теле" шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы" дигән татар әдәбияты дәресе рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныф татар төркеме өчен төзелде. Дәрестә Н.Нәҗминең "Татар теле" ши...
Укучыларның дөньяны танып белүдә һәм милли үзаңны үстерүдә туган телнең әһәмияте
Моё выступление на Первом Всероссийском форуме учителей родных языков в Москве....
Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә
Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...
Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”
Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”...
Шагыйрьләр иҗатында табигатьне саклау проблемасы
Шагыйрьләр иҗатында табигатьне саклау проблемасы...