Бауман урамы буйлап җәяүле сәяхәт
проект (5, 6, 7 класс)
"Бауман урамы буйлап җәяүле сәяхәт" темасы буенча класстан тыш эш чарасын оештыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bauman.ppt | 1.2 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Казанның тарих и һәм истәлекле урыннары турында тирәнрәк мәгълүмат бирү. Башкалабыз Казанның тарихын тулырак күзаллау, аның үткәне белән тирәнтен кызыксыну. Укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү. Укучыларда көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу күнекмәләрен булдыру. Татар милләтенә , аның тарихи һә м мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Укучыларны фәнни-эзләнү эшенә өйрәтү. Бауман урамында урнашкан тарихи биналарны барлау, алар турында күбрәк мәгълүмат туплау, аларны эшкәртү. Эзләнү эше күнекмәләре булдыру. Шулар аркылы гражданлык позицияләре тәрбияләү. Татар теленә, әдәбиятына, сәнгатенә, тарихына кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Казанның тарихи һәм истәлекле урыннарын өйрәнү бүгенге көндә бик актуаль. Фәнни эзләнүләр аша укучыларның белемнәре байый һәм тирәнәйтелә, гражданлык позицияләре, шәхеснең әхлакый сыйфатлары тәрбияләнә.
Класстан тыш чараларның сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрү. Теоретик белемнәрне гамәлдә куллану. Сәләтләре төрле булуга карамастан, һәрбер укучының катнашуына ирешү.
Проектның көтелгән нәтиҗәләре : Бүген педагогика алдында класстан тыш эшләү процессын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү төп проблема булып тора. Укытучылар үз эшләрендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшлиләр. Хәзерге вакытта укытуның бигрәк тә кызыклы методларның берсе – фәнни-эзләнү методы. Уку процессында мондый методны кулланып эшләү укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйль эшләү мөмкинлекләрен үстерә. Фәнни-эзләнү методы нигезендә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълүматны чыганаклардан үзе табучы, ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирүче, чыганакларны тәкъдим итүче. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш чараларда шундый метод куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда фәнгә карата кызыксыну уята. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.
Башкалабызның кызыклы, эчтәлекле, тарихи истәлекләр белән бәйле урыннарны барлау Казаныбыз турында материаллар туплау һәм системалаштыру
Казан шәһәре - 1000 еллык тарихы булган борынгы һәм данлы шәһәр.
Бауман урамы - иң борынгы урамнарның берсе . Урамның элеккеге исеме Бол ь шая Проломная булган.
Бауман урамы Татарстанның Фәннәр Академиясе белән башланып китә. Элек, XVII гасырда, бу урында Николо кызлар монастыре урнашкан була.
5 нче номерлы йорт. Бу - үзенчәлекле чиркәү комплексы, 1703 елда төзелгән Покрау чиркәве.
Җиденче йорт шуның белән кызыклы: биредә 1923 елда “ Татария” газеты редакциясендә герой-шагыйрь Муса Җәлил эшләгән.
“ Казан” кунакханәсе. Йортның архитекторы Ф.И.Петонди.
Качалов исемендәге рус драма театры бинасы. Театрга 1791 елда нигез салына.
Татар ашлары йорты. Ул 1970 елда архитектор М.Х.Агишев җитәкчелегендә төзелә.
Казан осталары эшләгән Екатерина II карета копиясе.
Татарстан Республикасының Милли банкы. 1912-1914 нче елларда Зур Проломный урамында Россия империясе Дәүләт банкының Казан бүлеге бинасы төзелә.
Шәһәрнең “визит карточкасына” әйләнгән 62 метр биеклектәге Богоявления чиркәвенең күпкатлы төз манарасы- Бөек Колокольня. Ул XIX гасыр ахырында (1897) төзелә.
Шаляпинга куелган һәйкәл. Аның артында Шаляпин исемендәге кунакханә комплексы.
Урамны төгәлләп, Тукай мәйданының нәкъ урта бер җирендә бронза сәгать урнаштырылган. Ул 1999 елда скульптор И.Н.Башмаков тарафыннан эшләнә.
Файдаланылган әдәбият исемлеге: Сокровища культуры Татарстана. Ист орическое наследие: культура и искусство. Наследие народов Российской федерации \. Серия основана в 2002г. Выпуск 5. 2004г. Амиров К.А., Ахметзянов И.М., Шакиров Ф.М. Казань. Прошлое и настоящее. НПО «Медикосервис» 1998г. с.78 Казань. Памятники всемирного наследия. Москва «Вече» 2003г. Леонид Девятых. Казань. Забытое и незнаемое. РИЦ «Титул» Республика Татарстан: памятники истории и культуры. Каталог-справочник. Казань, 1993
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"
Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...
Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча
Методическая разработка содержит презентацию и конспект урока математики ...
"Гомер эзләрең буйлап".
6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе....
Фронт матбугаты тарихы буйлап
Татар телендә фронт газеталары 1942 елның июленнән дөнья күрә һәм алар тиз вакыт эчендә сугышчылар арасында зур популярлык казанып өлгерәләр. Татар язучылары, журналистлары сугышчылар белән бер...
Экологик сукмак буйлап....
Разработка классного часа...
Җиңү еллары буйлап (Герой шәһәрләр буенча сәяхәт)
Тәрбия сәратендә герой шәһәрләр буенча сәяхәт иттек...
"Туган як буйлап сэяхэт"
5 нче сыйныфта табигать белеменнән “Туган як буйлап сәяхәт” темасынаүткәрелгән дәрес үзенең эчтәлеге,эзлеклелеге һәм актуа...