"Туган як буйлап сэяхэт"
план-конспект урока по биологии (5 класс) на тему

Гильфанов  Фидус Нарфисович

5  нче  сыйныфта  табигать  белеменнән  “Туган  як  буйлап  сәяхәт” темасына

үткәрелгән  дәрес  үзенең  эчтәлеге,эзлеклелеге  һәм  актуальлеге  белән  куелган

таләпләргә  җавап  бирә. Дәрестә  экологик  проблемалар  тулысынча  яктыртылган.

       Дәрес  тарихи  материаллар  һәм  милли  региональ компонентлар белән

баетылган.Дәрестә  барлык өстәмә  әдәбият,дидактик  материаллар,компьютер

технологиясе  уңышлы  кулланыла.Укытучы  үз  максатына  ирешү юлларын дөрес сайлап алган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_khormt_kot.docx20.72 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Табигать  хөрмәт  көтә.

Максат:  Укучыларның  экология  өлкәсендәге  белемнәрен  арттыру, аларның  танып-

белү  мөмкинлеген  үстерү, табигатькә  сакчыл  караш  тәрбияләү. Укучыларда  эстетик

зәвык  булдыру.

Җиһазлар: таблицалар, компьютер, мультимедийный  проектор, коллекция (торф),газета-

журнал  материаллары, магнитофон.

Метод: күрсәтмәле-аңлату.

Дәрес  тибы: яңа  материал  өйрәнү.

Дәрес  төре: сәяхәт-дәрес.

Дәрес  барышы:

1.Оештыру.

Тактага языла: “ Без  табигатьнең хуҗалары  һәм ул  безнең  өчен  бөек  тормыш  хәзинәсе”. ( М.Пришвин)

“Табигатьне  саклау – Ватанны  саклау  ул”

Укытучы:Укучылар, без   бүген  сезнең белән  табигатькә  сәяхәткә  чыгабыз. Сәяхәт

бик  мавыктыргыч  булыр  дип  уйлыйм.Чөнки  без  бүген  үзебез  яши  торган  төбәктәге

“Экологик  сукмак” буйлап сәяхәт  итәчәкбез.Экологик  сукмак  төрле  кызыклы  тукта-

лышлардан тора.Иң  элек  “Экология” төшенчәсен ачыклап  китик.Экология- грек сүзен-

нән  алынган.”Ойкос”- торак,җир, “логос” – фән  дигәнне аңлата.Экология терминын иң

беренче булып  немец  биологы Эрнст  Геккель  әйтә.

           Сәяхәткә  чыгып  киткәнче табигатьтә  үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен искә  төшерәбез.( укучылар  җавабы  тыңлана).Табигатьтә  күзәтүләр  алып  бару  өчен  безгә

түбәндәгеләр  кирәк: лупалар, фотоаппарат, дәфтәр, ручка, линейка  һ.б.

Укучылар, безгә  “ Экологик  сукмак” буйлап  сәяхәт  иткәндә  тукталышларны ачыкларга

кирәк  булачак.

  1. “ Урман”  тукталышы.( магнитофоннан  кошлар  тавышын  тыңлау)

Урман  -  табигатьнең  тере  һәйкәле

Урман  сөюче  -  аны  саклаучы  да.

Урман  аны  саклаучы  дусларга  мохтаҗ

Урман  кеше  сәламәтлеген  саклый.

Кеше  сәламәтлеге  өчен  урмандагы  агачлар  махсус  матдәләр- фитонцидлар  бүлеп

чыгаралар.Бу  матдәләр  авыру  тудыручы  бактерияләрне, микроорганизмнарны

юкка  чыгаралар.Барысы   500  үсемлек  фитонцид  үзлеге  характерлана. Алар  арасын-

да  -  имән, артыш, нарат, чыршы, шомырт, миләш, юкә, усак, тал  бар. Урман  сукмак-

ларыннан  саклык  белән  үтәргә, яңа  юллар  ясамаска  кирәк.

Гөмбә  җыю  уены оештырыла.

“ Каен”  шигыре.( Р.Миңнуллин)

Кайгысыз  димә , каенны!

Ак  моң- каен  канында.

Безнеке  күк  булмаса  да,

Җаны  бар  бит  аның  да.

Каенның  куанычы  да,

Кайгысы  да  ак  аның:

Күпме  күрдем  ак  сын  буйлап

Ак  күз  яше  акканын.( шигырьдән  соң  укучылар  фикере  тыңлана)

Имән  агачы  турында  мәгълүмат  бирелә.

Борынгы  греклар  аны  изге  агач  дип  санаганнар.

Имән-  ул  матурлык, көчлелек  символы.500  ел  элек  имән  чикләвегеннән  хәтта

ипи  дә  пешергәннәр. Шулай  ук  имән  чикләвеге  терлекчелектә  зур  әһәмияткә  ия,

ул  дуңгызлар  өчен  азык  булып  тора.

             Европада  иң  олы  имән  -  Литвада – стелмуж  имәне, аңа   2000 яшь.

1961 нче  елның  14  нче  апрель  көнендә Кремльдә   Ю.А.Гагаринга  багышлап

имән  утыртканнар.

  1. “Елга”  тукталышы.

Татар  халкында  мондый  әйтемнәр  бар: “ Үзең  эчәсе  коега  бервакытта  да  чүп

салма”.

“ Кул  пычранса  су  белән  юарсың, ә  су  пычранса  ни  белән  юарсың”.

Бөек  химик  Д.И.Менделеев  болай  дип  язган: “ Су  тамчысы   алмаздан  да

кыйммәтрәк”

Елга  суы  чиста  булсын  дисәк, аның  тирәсенә чүп-чар  ташламаска, ярларын  

ишмәскә, пычратмаска  кирәк!  Елгаларга  тирес  сулары, ашламалар  агып төшү

бигрәк  тә  куркыныч. Елгалар  тирәсендә  бервакытта  да  техника  юмаска  кирәк,

чөнки  ягулык   суга  агып  төшеп, суда   яшәүче  тереклек  ияләренә  зыян  килә.

  1. “Болын”  тукталышы.

Болындагы  чәчәкләр – тормыш  яме. Болын  терлек  азыгы  бирә. Болын  дару  үлән-

нәренә  бик  бай .Мәсәлән, гади  меңьяфрак,наратбаш, эт  тигәнәге, болын  тукран-

башы, гөлбадран, дарулык  песи  үләне, кырлыган. Болыннарны  таптамаска, көтүләр-

не  күп  йөртмәскә  кирәк!.Күп  терлек  йөрсә, җир  тыгызлана, үләннәр  юкка  чыга.

Болын  файдалы  бөҗәкләр, күбәләкләр, кошлар  өчен  яшәү, туклану, үрчү урыны

булып  хезмәт  итә.

  1. “ Сазлык” тукталышы.(  магнитофоннан  бакалар  тавышын  тыңлау)

Актаныш   районында  500  га  Көләгеш  сазлыгы  бар. Сазлык  пычрак  суларны зарар-

сызлап, чистартып  чыгара. Сазлык  дым  туплый, елгаларны  коры   чорда   су  белән

тәэмин  итә. Сазлыкта  ондатра, кыр  үрдәге, поши, шөлди  яши.

Торфны  сазлыктан  чыгаралар, ул  яхшы  ашлама  булып  санала. Сазлыкларны

сакларга, киптермәскә  кирәк! ( торф  коллекциясе  кулланып әңгәмә  үткәрелә)

  1. “  Ял  аланы” тукталышы. ( физкультминут)

“ Язның  хәтердә  калган  бер  көне” темасына  укучылар  язган  иншаны  уку.

( иншаны укыганнан  соң  укучылар  белән  фикер  алышу)

  1. “Ерым   тукталышы”.

Ерымнар -  җирнең җәрәхәтләре. Ерым  ярларына  үләннәр чәчәргә, агачлар

утыртырга, ярларын  ныгытырга  кирәк. Ерымнарның  саны  арту  авыл  хуҗалыгы-

на зур  зыян  китерә.Көчле  язгы  ташулар  вакытында  ерымнар барлыкка  килә.

Укучылар, ерымнарның  санын  бетерү  өчен  класс  активы  белән  нәрсәләр  эшли

аласыз?

  1. “Чүплек”  тукталышы.

Чүплек -  тирә  якны, һаваны  пычратучы, авыру  таратучы  чыганак. Чүпләрне

махсус  чүп  ташлау  урыннарына  китерергә, теләсә  ничек  чәчмәскә  кирәк.

Кәгазь  черү   өчен  -  2  ел, консерв  банкасы  черү  өчен   90  ел, полиэтилен

черү   өчен  -  200   ел, пластмасса  черү  өчен  500  ел  кирәк.

Пыяла, керамика, фарфор  таркалу  өчен  меңнәрчә  еллар  кирәк.

  1. “ Юл  буе” тукталышы.

Автомобиль  төтенендә 200 төрле  агулы   матдә  бар.Һәр  автомобиль  1  елда

5- 8  кг  резина  тузаны  чыгара.

Юл  буендагы, юлга  якын  тирәдәге  үләннәрне, гөмбәләрне  җыярга  ярамый.

Алар  агулы, аларга  агулы  матдәләр  сеңгән  була.

9.Йомгаклау.

Җитди  экологик  проблемалар бөтен  дөньяны, кешелекне  борчый, алар  планетабыз-

ның  киләчәгенә  куркыныч  белән  яный.Табигать безне  җылыта,ашата.эчертә,

киендерә, сәламәтлегебезне  саклый.

Җиребезне күз  карасыдай  сакларга кирәк! Табигать бездән хөрмәт  көтә.

10.Өй  эше. Дару  үләннәре  турында  мәгълүмат  туплап  килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча

Методическая разработка содержит презентацию и конспект урока математики ...

"Гомер эзләрең буйлап".

6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе....

Фронт матбугаты тарихы буйлап

Татар телендә фронт газеталары 1942 елның июленнән дөнья күрә һәм алар тиз вакыт эчендә сугышчылар арасында зур популярлык казанып өлгерәләр. Татар язу­чылары, журналистлары сугышчылар белән бер...

Туган ягым шәхесләренең эзләре буйлап

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Тукай иленэ сэяхэт

Тукай иленэ сэяхэт...

Туган ягым буйлап сәяхәт. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Туган ягым буйлап сәяхәт. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Дәреснең максатлары:    - пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;   - әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сә...