Предмет | Татар теле, 8 сыйныф |
Дәреснең темасы | Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. |
Дәреснең максаты | 1) Иярчен шарт һәм кире кушма җөмлә төшенчәләренә аңлатма бирү. 2) Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә билгели һәм аера белү күнекмәләрен формалаштыру, алган белемнәрне дөрес итеп кулланырга өйрәтү, укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, эзлекле уйлый белергә өйрәтү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, дөрес язу күнекмәләрен үстерү, укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген һәм танып-белүне үстерү. 3) Укучыларда гражданлык һәм туган ил белән горурлану хисләрен уяту, игътибарлылык, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү. |
Дәреснең тибы | Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе |
Дәресне җиһазлау | Такта, ноутбук, проектор, презентация, “ Иярчен шарт һәм кире кушма җөмлә” таблицасы, үзбәя карточкалары, Казан шәһәре сурәтләнгән рәсемнәр, видеоязма. |
Дәрес өчен материал | 1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф/Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000 – 455 б. (199-204б). 2. Зәкиев, М. З. Татар теле. 8 сыйныф : татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / М. З. Зәкиев, Н. В. Максимов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2015. – 159 б. 3. Галләмов Ф.Г. Татар синтаксисының актуаль мәсьәләләре. – Алабуга: КФУның АИ нәшрияты, 2016. – 120 б. |
Дәреснең планы
| I. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы. 1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру. 2. Өй эше тикшерү. 3. Белемнәрне актуальләштерү. 4. Уку мәсьәләсен кую. II. Уку мәсьәләсен чишү этабы. 1. Кагыйдә белән танышу. 2. Презентация белән эш. 3. Дәреслек белән эш. 4. Рәсемнәр белән эш. III. Рефлексия этабы. 1. Дәрестә эшләнгән эшкә анализ ясау.Рефлексия. 2. Билгеләр кую. 3. Өй эше бирү. |
Дәрес этаплары | Вакыт бүленеше | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
I.Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы. 1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру. | 30 сек. | Укытучы укучылар белән исәнләшә һәм аларның кәефләрен сорый. – Исәнмесез, балалар! Хәерле иртәләр!.
– Кәефләрегез әйбәтме? Утырыгыз. | Укучылар укытучы белән исәнләшә.
– Исәнмесез! Хәерле иртә!
– Әйбәт. |
2. Өй эше тикшерү.
| 4 мин. | Укытучы укучыларның өй эшләрен тикшерә. – Укучылар, сезгә өйдә 136нчы күнегүне эшләп һәм сочинение язып килергә кушылган иде. Сочинениеларыгызны дәфтәрләрегезне җыеп алып тикшерермен. Ә хәзер әйдәгез 136нчы күнегүне тикшерик. Җөмләне укыйсыз, тыныш билгеләрен һәм бәйләүче чараларны әйтәсез. Марат, беренче җөмләне укы.
– Әйе, бик дөрес. Ләйсән, сиңа икенче җөмлә.
– Афәрин. Өченче җөмләне Руслана тикшерә.
– Әйе, дөрес. Хәзер дүртенче җөмләне Айзат тикшерә.
– Әйе. Лилия, киләсе җөмләне аңлат.
– Дөрес. Һәм соңгы җөмләне Гөлназ аңлата.
– Афәрин, укучылар. Дәфтәрләрегезне җыйгач, тагын бер кат карап чыгармын әле. Булдыргансыз. | Укучылар өй эшләрен укыйлар.
– Әлеге җөмләдә өтер куела. Бәйләүче чара – -гәнгә кушымчасы.
– Монда шулай ук өтер куела. Бәйләүче чара булып сәбәпле бәйлек сүзе кулланыла.
– Монда өтер куела, һәм дип сүзе бәйләүче чара булып тора.
– Өтер куела, һәм бәйләүче чара – -ганга кушымчасы.
– Монда өтер куела, һәм мөнәсәбәтле сүз кулланылган – шуның өчен.
– Әлеге җөмләдә ике нокта куела. Бәйләүче чара буларак көттерү паузасы кулланылган.
|
3. Белемнәрне актуальләштерү.
| 6 мин. | 1. Укытучы укучыларга үткәннәрне искә төшерер өчен сораулар бирә. – Укучылар, без үткән дәрестә иярчен кушма җөмләнең мәгънә ягыннан нинди төрләрен өйрәндек?
– Иярчен сәбәп җөмлә нинди сорауларга җавап бирә?
– Әйе, дөрес. Ә иярчен максат җөмлә нинди сорауларга җавап бирә?
– Хәзер мин сезгә җөмлә әйтәм, һәм сезгә аның сәбәп яки максат җөмлә икәнен билгелисе булачак. Өй якты һәм җылы булсын өчен, аны бөтен таләпләргә туры китереп салырга кирәк. Бу нинди җөмлә?
– Дөрес, укучылар. Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.
– Афәрин, укучылар. Хәзер экранга игътибар итегез. Монда бирелгән иярчен кушма җөмләләрнең без әле кайсы төрләрен өйрәнмәдек?
– Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди?
– Афәрин, укучылар. Дәфтәрегезгә бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз. | Укучылар укытучы биргән сорауларга җавап бирәләр. – Без үткән дәрестә иярчен сәбәп һәм максат җөмләләрне өйрәндек.
– Иярчен сәбәп җөмлә ни сәбәпле? ник? нилектән? нәрсә аркасында? сорауларына җавап бирә.
– Ни өчен? нинди максат белән?
– Бу синтетик иярчен максат җөмлә.
– Бу синтетик иярчен сәбәп җөмлә.
– Кире һәм шарт.
– Безнең бүгенге дәреснең темасы иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләр.
|
4. Уку мәсьәләсен кую. | 1 мин 30 сек. | Укытучы укучылар белән уку мәсьәләсен куя.
– Укучылар, сезнең бүгенге дәрестә нәрсәләр беләсегез килә?
– Димәк, без бүген иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләрне аерырга өйрәнәчәкбез. | Укучылар укытучы белән уку мәсьәләсен билгели. – Безнең иярчен шарт һәм кире җөмләләрне аерырга өйрәнәсе килә, шулай ук аларның синтетик, аналитик төрләрен һәм аларның бәйләүче чараларны истә калдырасы килә. |
II.Уку мәсьәләсен чишү. 1.Кагыйдә белән танышу.
| 5 мин.
| 1.Укытучы экранга таблица чыгара. Укучыларга шуннан кагыйдәне үзләштерергә тәкъдим итә. – Укучылар, ә хәзер экранга игътибар итегез. Мин сезгә шушы таблица нигезендә кагыйдәне аңлатам, сез мине тыңлагыз һәм дәфтәрләрегезгә дә язып барыгыз. Иярчен шарт җөмлә | Иярчен кире җөмлә | – баш җөмләдәге эш яки хәлнең үтәлү/үтәлмәвенә шарт булган эш хәлне белдерә; | – көтелгән эшнең баш җөмләдә киресе булачагын белдерә; | – нишләсә? ни булса? сорауларына җавап бирә; | – нәрсә булса да? нәрсәгә карамастан? сорауларына җавап бирә; | – аналитик төре: шулай булса, шулай итсә, алайса, алай булса, юкса кебек мөнәсәбәтле сүзләре ярдәмендә бәйләнә; | – аналитик төре: шулай да, алай да, шулай булса да, шуңа карамастан кебек мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнә; | – синтетик төре: -са/-сә; -сын/-сен; -мы/-ме; әгәр + -са/-сә; әгәр + икән икән исә сүзләре ярдәмендә иярә | – синтетик төре: -са/-сә + да/дә; -ып/-еп/-п + -та/-тә; -сын/сен; карамастан бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнә. |
| Укучылар таблицаны ясыйлар, аны тутыралар.
|
2. Презентация белән эш. | 4 мин. | Укытучы җөмләләрне кире һәм шарт җөмләләргә аерып язырга тәкъдим итә. – Укучылар, экранга игътибар итегез. Монда сезгә 6 җөмлә бирелгән. Аларны иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләргә аерып языгыз. 1. Яңгыр яуса, тузан басылыр иде. 2. Син белгәч тә, без белмибез бит. 3. Яңгыр явуга карамастан, без юлга чыктык. 4. Буш вакыт булдымы, балыкка китәләр. 5. Сиңа йокларга кирәк, югыйсә иртән торуы авыр булыр. 6. Бүген буран иде, шулай да без юлга чыктык. – Әйдәгез хәзер тикшерик. Иярчен шарт җөмләләр төркеменә кайсы сан астындагы җөмләләрне керттегез?
– Ә иярчен кире җөмләләр төркеменә кайсыларын керттегез?
– Афәрин, укучылар. Ә хәзер үзбәя карточкаларыгызга үзегезгә баллар куегыз. (Үзбәя өчен критерий: 1. 6 җөмләне дөрес билгеләү – “3” балл. 2. 4-5 җөмләне дөрес билгеләү – “2” балл. 3. 1-3 җөмләне дөрес билгеләү – “1” балл.) | Укучылар җөмләләрне кире һәм шарт җөмләләргә аерып язалар.
– 1, 4, 5.
– 2, 3, 6.
Укучылар үзбәя карточкаларына баллар куялар. |
3. Дәреслек белән эш. | 6 мин. | Укытучы укучыларга 139нчы күнегүне эшләргә тәкъдим итә. – Укучылар, ә хәзер дәреслектәге 139нчы күнегүне эшлибез. Шушы җөмләләрне сезгә иярчен шарт, кире, вакыт җөмләләргә аерырга кирәк. Дәфтәрләрегезгә сез бары тик иярчен шарт һәм кире җөмләләрне генә язып аласыз. Җөмләләрнең схемасын ясыйсыз, схема эчендә бәйләүче чараларны күрсәтәсез, төзелеше ягыннан төрен билгелисез.
– Әйдәгез бергәләп тикшерәбез. Иярчен вакыт җөмләләрен таптыгызмы?
– Ә иярчен шарт җөмләрләгә нинди саннар астындагы җөмләләр керә?
– Иярчен кире җөмләләргә нинди сан астындагы җөмләләр керә?
– Әйдәгез хәзер иярчен шарт җөмләләрне тикшерик. Аларның схемаларын тактага ясыйк.
– Хәзер иярчен кире җөмләләрнең схемаларын төзибез.
– Афәрин, укучылар. Әлеге күнегүне ничек башкаруыгызга карап, үзегезгә баллар куегыз. (Үзбәя өчен критерий: 1. 6 җөмләне дөрес билгеләү – “3” балл. 2. 4-5 җөмләне дөрес билгеләү – “2” балл. 3. 1-3 җөмләне дөрес билгеләү – “1” балл.) | Укучылар дәреслектән күнегү эшлиләр.
– Беренче сан астында бирелгән шигырьдә ике иярчен вакыт җөмлә, аннан соң 2нче җөмлә.
– Өченче җөмлә.
– 1нче җөмләдәге бер җөмлә, 4, 5, 6.
– 3. ( -сам), [ ]. (синтетик)
– 1. ( -сә дә), ( -сә дә), [ ]. (синтетик) 4. ( ), [ шулай булса да ]. ( аналитик) 5. ( ), [ алай да ]. ( аналитик) 6. ( -сыннар), [ ]. (синтетик) |
4. Рәсемнәр белән эш. | 5 мин. | – Укучылар, Туган ил, Ватан, туган җир нәрсә ул? Сез аны ничек аңлыйсыз?
– Әйе, дөрес, укучылар. Безнең ватаныбыз – ул Татарстан. Ә сез Казанны матур шәһәр дип саныйсызмы һәм ни өчен?
– Рәхмәт, бик матур әйттегез. Укучылар, хәзер тактадагы рәсемнәргә игътибар итегез. Әлеге рәсемнәрдә Казанның иң күренекле, матур урыннары сурәтләнгән. Сезгә шушы рәсемнәргә таянып, иярчен кире һәм иярчен шарт җөмләләр төзергә кирәк булачак. Кемнең башлыйсы килә?
– Афәрин, укучылар. Бик матур җөмләләр төзедегез. Ә Казан исә – чыннан да сокланырлык шәһәр. Сезнең игътибарыгызга кыска гына видеоязма тәкъдим итәм.
– Бу видеода Казанның кайсы матур җирләре күрсәтелгән?
– Чыннан да шулай, укучылар. Туган җиребезнең тарихын белергә, матурлыгын күреп, горурлана һәм кадерли белергә кирәк. Аның табигатенә, истәлекләренә игътибарлы булырга кирәк. Ә Татарстанның башкаласы Казан исә – ул барлык кешеләрнең дә игътибарын җәлеп итүче шәһәрләрнең берсе, илебезнең өченче башкаласы.
| – Ватан, Туган ил – ул безнең яши торган өебез, шәһәребез, укый торган мәктәбебез. Туган ил, Ватан бер генә була.
– Минем өчен Казан – ул иң матур шәһәр. Ул үзенең табигате, мәһабәт биналары белән аерылып тора. Аларның барысын да нәкъ менә үз күзең белән күрергә кирәк.
– Казан шәһәрендә безнең туганнарыбыз булмаса да, ул безгә бик якын.
– Әйдәгез тизрәк Кол Шәриф мәчетенә барыйк, югыйсә иң матур мәчетне күрми калачаксың.
– Монда Кол Шәриф, Игенчеләр сарае, Казанканың елга буе һәм Курчак театры күрсәтелде. Шулай ук Сөембикә манарасы белән Кремль дә күренеп алды. Бу чыннан да Казанның иң матур һәм танылган җирләре, тик бу әле Казанның бар булган матурлыгы түгел. Алар шактый күп.
|
III. Рефлексия этабы. 1. Дәрестә эшләнгән эш. | 7 мин. | Укытучы дәрестә эшләнгән эшләр буенча сораулар бирә. – Укучылар, хәзер мин беренче рәткә “Н” хәрефен бирәм, һәм алар бу дәрестә нәрсә белгәннәрен әйтәчәкләр. Икенче рәткә мин “К” хәрефен бирәм. Алар бу дәрес нәрсәсе белән кызыклы булуын сөйлиячәкләр. Өченче рәткә исә “А” хәрефен бирәм, һәм алар бүгенге дәреснең авырлык тудырган өлешләрен әйтәчәкләр.
– Беренче рәт, сез бүген дәрестә нинди яңа әйберләр белдегез?
– Афәрин, укучылар. Икенче рәт, сезгә нәрсә кызыклы булды?
– Рәхмәт. Өченче рәт, сезгә дәреснең кайсы өлеше авыр булды?
– Яхшы, укучылар. Сез үзегезгә нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Иярчен шарт һәм кире җөмләләр нәрсә белән аерылалар?
– Афәрин, укучылар. | Укучылар сорауларга җавап бирәләр.
– Без иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләлрәне аерырга, аларның төзелеш ягыннан төрләрен, бәйләүче чараларын белдек.
– Безгә җөмләләрне бүлеп язырга, схема төзергә ошады.
– Синтетик төрдә күп кушымчаларны истә калдыру авыр булды.
– Иярчен шарт ул эш-хәлнең үтәлү-үтәлмәвен белдерә һәм нишләсә? ни булса? сорауларына җавап бирә, ә иярчен кире – эш-хәлнең киресе булачагын белдерә һәм нәрсә булса да? нәрсәгә карамастан? сорауларына җавап бирә. |
2. Билгеләр кую.
| 3 мин. | Укытучы укучыларның үзбәя карточкаларын җыеп ала. – Укучылар, мин сезнең үзбәя карточкаларыгызны тикшереп һәм дәрестә активлыгыгызга карап, билгеләр куярмын. Хәзер миңа үзбәя карточкаларыгызны җыеп бирегез. | Укучылар үзләре куйган билгеләрне укытучыга тапшыралар.
|
3. Өй эше бирү.
| 3 мин. | Укытучы укучыларга өй эшен эшләү буенча күрсәтмәләр бирә. – Укучылар, сезгә өйдә 142нче күнегүне эшләргә кирәк булачак. Шулай ук без өйрәнгән 12 иярчен җөмләнең һәрберсенә берешәр мисал язып килегез.
– Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин, сау булыгыз, укучылар!
| Укучылар өй эшен язып алалар.
– Сау булыгыз!
|