Иярчен кире җөмлә
план-конспект урока (9 класс) на тему

Гафарова Равилә Рәхимулла кызы

дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iyarchenkirezhoml9syynyf.docx45.71 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Иярчен кире җөмләләр        

Максат: 

1) дидактик – иярчен кире җөмлә турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;

2) үстереш – иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү;

3) тәрбияви үз-үзеңне бәяләү күнекмәсен камилләштерү.

Кулланылган стуктуралар:   

  1. КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД
  2. ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН  
  3. ТАЙМД  РАУНД РОБИН 
  4. ФЕЕРВЕРК (ТИМ ЧИР)
  5. МИКС- ФРИЗ- ГРУП
  6. МЕНЕДЖ МЭТ

1. Ориентлашу этабы.

        1.        психологик уңай халәт тудыру;

        2.        белемнәрне тигезләү;

        3. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Дәрес барышы:

1. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

-Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Кәефләрегез ничек? Барыгыз да бармы? Алайса, дәресебезне башлыйбыз. 

   - Бүгенге дәресебезне без, сезнең белән төрле структуралар кулланып  алып барырбыз.

Укучылар, яңа темага кереп киткәнче, кушма җөмләләрне кабатлап китәбез.

    - Сез хәзер  КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД  (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрен тикшерерсез.

 - Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.  

-Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар, битне уртага бүләләр. Яртысын җилкәдәш иптәшләрегезгә  бирәсез һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен каршы як иптәшләрегезгә бирәсез.

   Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

 -Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

-  Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела)

- вакыт бетте

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”

   

2.    ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН  (Встать – сесть)

 (әйтелгән билгеләмә дөрес булса басасыз, дөрес булмаса утырасыз)

   - Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала.  (дөрес)

- Иярченле кушма җөмләләр төзелешләре буенча аналитик һәм синтетик булалар. (дөрес)

- Иярчен хәл җөмләләрнең 9 төрле саны бар.(дөрес түгел)

- Мәгънәләре ягыннан  иярченле кушма җөмләләрнең  иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч,  иярчен хәл,  иярчен аныклагыч, иярчен кереш төрләре бар. (дөрес)

-  Иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч төрләре генә бар. ( дөрес түгел)                                 

3. -Ә хәзер бирелгән җөмләләргә  бәйләүче чаралар куярга кирәк

  (Слайд)         Җөмләләр

1.Кем намус белән хезмәт итә, шул зур хөрмәткә ия була. ( иярчен ия, аналитик, кем-шул парлы мөнәсәбәтле сүзләре бар)

2.Иң әһәмиятлесе шул: халык аңа ышана. (иярчен хәбәр,  аналитик, шул мөнәсәбәтле сүзе бар)

3.Кемнең эше бар, шуның ашы бар. (иярчен тәмамлык, аналитик, кемнең – шуның парлы мөнәсәбәтле сүзләре бар)

4.Шундый вакыт җитәр:  җир йөзендә һәммә кеше  әхлаклы, шәфкатьле булыр. (иярчен аергыч, аналитик, шундый ялгызак мөнәсәбәтле сүз)

4. (Слайд) Презентациядә тулы булмаган модель тәкъдим ителә.

Бирем: иярчен хәл җөмләләрнең өйрәнгән төрләрен язарга, әле кайсы төре аерым өйрәнелмәде? Шуңа нигезләнеп, бүгенге дәрескә УМ формалаштырырга.

Иярчен хәл җөмләләр.

  ?        ?        ?        ?        ?        ?        ?        ?

Көтелгән җавап:

Вакыт            урын    рәвеш    күләм    сәбәп    максат    шарт    кире

Иярчен кире җөмләләр әле аерым өйрәнелмәде. Димәк, бүген иярчен кире җөмләләрне өйрәнербез.

Бүгенге дәресебезнең темасы – “Иярчен кире җөмлә”. (укучылар дәреснең темасын бергәләп, кычкырып әйтәләр). Ә, хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз. Бүген уникенче декабрь, тема “Иярчен кире җөмлә”. 

5. 1 нче бирем. Карточкалар белән эш.№1. Бирелгән җөмләләрне язарга, грамматик нигезләренең асларына сызарга, схемаларын төзергә, бәйләүче чараны аерып чыгарырга.

1.        Күпме еллар узсалар да,

        Онытылмый туган яклар. (Г.Хуҗи)

 (…-салар да), [ ] - шарт фигыль кушымчасы - са+да кисәкчәсе.

2.         Көн инде төшкә авышкан булуга карамастан, печән җыючылар кузгалмаган иде әле         (К.Тинчурин).

(… - га карамастан), [ ] - Юн.к. кушымчасы + карамастан сүзе.

3.        Патрон белән снаряд юклык безгә зур гына кыенлык ясый, шуңа карамастан сугышчыларның күңелләре күтәренке. (Ш.Усманов).

( ), [… шуңа карамастан … ] - мөнәсәбәтле сүз.

4.         Күпме генә туңдырмасын, яз язлыгын итми калмый. (М.Мәһдиев).

(… - сын), [ ] - III зат боерык фигыль кушымчасы.

  • Югарыда тикшерелгән җөмләләрнең кайсылары синтетик, ә кайсылары аналитик иярчен җөмләләр? Дәлилләргә. Өстәл №...№...

Көтелгән җавап:

1, 2, 4 нче җөмләләр – синтетик, 3 нче җөмлә – аналитик иярчен кире җөмләләр, чөнки 1, 2, 4 нче җөмләләрдә бәйләүче чара - хәбәр составында, ә 3 нче җөмләдә ул хәбәр составында түгел.

6.         гомуми ысулны модельләштерү.

2 нче бирем. Иярчен кире җөмләләр турында белгәннәрне гомумиләштерергә һәм модельдә чагылдырырга.Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.

Вакыт башланды.  (Таймер куела)

Вакыт тәмам.

Көтелгән җавап:

Иярчен кире җөмлә

-        көтелгән эш - хәлнең баш җөмләдә киресе булачагын белдерә,

-        нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? ни генә булмасын?..

белдерелә

         синтетик                                                                 аналитик        

1)        ш.ф.куш.- са+да кис.,                                        1) мөнәсәбәтле сүз        

2)        Ю.к.куш.+карамастан сүзе,

                

3)        III з.б.ф.куш.

                                                                                

3 нче бирем. Бу биремне ТАЙМД  РАУНД РОБИН (раунд робин в течение определенного времени) структурасы ярдәмендә эшләрбез.Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә. Сез һәр төркемдә, түгәрәк буенча җавапларны әйтеп чыгасыз.

 Нинди җөмлә иярчен кире җөмлә дип атала? Модельдән файдаланып, билгеләмә чыгарырга.(ФЕЕРВЕРК ясыйлар)

Көтелгән җавап:

(Слайд) Көтелгән эш яки хәлнең баш җөмләдә киресе булачагын белдереп, нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган иярчен җөмлә иярчен кире җөмлә дип атала.

Кагыйдә бер-берсенә, үз-үзләренә әйтелә.

☼  Ял минуты- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.  Моның өчен без МИКС-ФРИЗ-ГРУП  структурасын кулланабыз.

- Барыбыз да бастык,урындыкларны рәтләдек,  бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

- Иярчен хәл җөмләнең саны ничә? ( 8 вакыт        урын  рәвеш  күләм  сәбәп    максат   шарт   кире. Музыка туктауга сигезәрләп берләшәләр)

-  Төзелеше буенча иярчен җөмләнең ничә төре бар? (2 аналитик, синтетик. Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр).

- Иярчен җөмләне без ничә төркемгә бүлеп өйрәнәбез? (2 мәгънәсе, төзелеше. Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр)

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

7) Дәреслек белән эш.         -Ә хәзер дәреслекне ачып, дәреслектән 98 нче күнегүне эшлисез.

МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшлибез.Үзегез генә, иптәшләрегезгә  карамыйча , бирелгән шарт җөмләле кушма җөмләләрдән  кире җөмләле кушма җөмләгә әйләндерәсез . Эшләп бетергәч, А лар Б белән, Б лар А белән  алышып (яки 3-4,1-2 алышып) бер-берегезнең эшен тикшерәсез.

8. (Слайд) Бер якта – җөмләләр, икенче якта шул җөмләләрнең схемалары бирелгән. Дөрес җавапны табып язарга кирәк. 

1. Мине сөйсәң, оныт туганыңны                                             (...-сам да), [  ]

2. Егылсам да, антым хәтеремдә hәркайчан                            (...-са да), [  ]

3. Яратмаса, кыен түгел, төзәтү бу хатаны                              (...-сәң), [  ]  

4. Безне язмыш аерса да, дуслыкны, бәгърем, онытма.          (...-сак та...), [  ]

 5. Кайтмасак та яныгызга, сез безнең йөрәкләрдә                       (...-са), [ ]

6. Телебезне сакларга кирәк, югыйсә ул югалырга мөмкин.  

                                                                                                      ( ), [шулай булса]

7. Көннәр яхшырырга охшаган, шулай булса без чаңгы шуарга чыгар идек.

                                                                                                           ( ), [югыйсә]

9. (Слайд) Шарт җөмләле кушма җөмләләрне ничәшәр төрле кире җөмләле кушма җөмләгә әйләндерә аласыз? Шуларны язарга.

1. Хәлимә әнисенә булышты, шуңа карамастан, аларга бу кышны чыгу бик кыен булды(мәгънәдән чыгып, әлбәттә сүзе төшерелеп калдырыла). Хәлимә әнисенә булышкан булса да, аларга бу кышны чыгу бик кыен булды.

2. Нәгыймәне кичә коммунада калдырыйк, шулай да иртәгә я берсекөнгә аны чыгарып ташлау безнең кулда ич. – Нәгыймәне кичә коммунада калдырсак та, иртәгә я берсекөнгә аны чыгарып ташлау безнең кулда ич.

3. Кояш чыкса да, көн җылынмады. – Кояш чыкты, шулай да көн җылынмады.

Йомгаклау.

Өй эше.

102 нче күнегү, иярчен шарт һәм кире кушма җөмләләрдән файдаланып, спорт ярышы турында диалог төзегез

 (Парковка) Укучылар, өстәлдәге карточкаларны алып, соруларга җавап языгыз һәм аларны парковкага илтеп куясыз. Биремнәр аңлашылдымы?

 - Сезгә дәрес ошадымы?

- Тагын нинди сорауларыгыз бар, язып калдырыгыз.

Укытучы: Укучылар, хәзер өйрәнелгән теманы ничек аңлаганыгызны тикшерү максатыннан тагын бер эш эшләп алабыз. Сезгә өч чатта сүзләр язылган плакат эленгән. Сез шуның кайсысын дөрес дип табасыз, шул чатка барып басасыз.

- Молодцы! Бик яхшы!

-Укучылар, бүген дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз, молодцы. Бик тырышып эшләгәннәргә ....... “5” билгесе куям.

 Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам,  мин сезнең соруларга икенче дәрестә җавап бирермен,чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен шарт һәм кире җөмләләр

Презентация содержет и теоретический и практический материал для урока....

Иярчен кире җөмләләр. 9 сыйныф (рус группасы)

Тема: Иярчен кире  җөмләләр. Максат: иярчен җөмлә турында төшенчә формалаштыру; аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү; иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ...

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...

Тема: “Иярчен кире җөмлә”

9нчы сыйныфның татар төркемендә ФДББС туры китереп эшләнгән дәрес эшкәртмәсе...

Иярчен кире җөмлә

Максат:1) дидактик – иярчен кире җөмлә турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;2) үстереш – иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү;3) тәрбияви үз...

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау

8 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә...

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә....