Авторлык программа
учебно-методический материал
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
“ Питрәч икенче номерлы урта гомуми белем биру мәктәбе”
“Журналистика серлэре”
электив курсының авторлык программасы
Иванова Лариса Васильевна
Питрәч муниципаль районының гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе “ Питрәч икенче номерлы урта гомуми белем биру мэктэбе”нен
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эчтәлек
1.Аңлатма язуы ...........................................................
2. Укучыларның курсны үзләштерү дәрәҗәсенә таләпләр...........
3 .Программаның эчтәлеге......................................
4 .Календарь-тематик план ...................................................
5 .Укытучылар өчен кулланылган әдәбият .........................
6 .Укучылар өчен кулланылган әдәбият .............................
Аңлатма язуы
Программа гомуми белем бирү мәктәбенең урта һәм югары сыйныф укучылары өчен исәпләнгән
Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү - милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру балаларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт-мөмкинлекләренә уңай тәэсир итәрлек итеп оештырылырга тиеш. Әлеге “журналистика серлэре” электив курс программасы шушыларны истә тотып төзелде. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, ана телебезгә кызыксыну уятырга ярдәм итә.
Газета хәбәрчесе булу - журналистикага беренче адым ясау дигән сүз. Ә кем соң ул газета – журналлар хәбәрчесе? Аңа нинди сыйфатлар хас? Хәбәрче тирән белемле, күп мәгълүматлы, үткен һәм җор телле булырга тиеш.
Яшь хәбәрчеләр белән эшләү укытучыдан да иҗади активлык сорый. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар матбугатына карата кызыксыну уятырга ярдәм итә. Әлеге программа балаларга эстетик тәрбия бирү, аларның үз фикерләвен киңәйтү, аралашу культурасын үстерү, коллективта иҗади эшли белү сәләтен үстерүне күздә тота.
Программа материалы 35 сәгатькә исәпләнелә. Балаларның иҗади мөмкинлекләре һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып төзелә.
Программаның структурасы
Программа түбәндәге бүлекләрдән тора:
- аңлатма язуы
- укучыларның курсны үзләштерү дәрәҗәсенә таләпләр
-программаның эчтәлеге
- календарь-тематик план
- укытучылар өчен кулланылган әдәбият
- укучылар өчен кулланылган әдәбият
Мәгълүмат чаралары үскән, мәгълүмат кыры зур әһәмияткә ия булган хәзерге чорда укучыларны һәр нәрсәгә әзерлекле, үзләренең алган белемнәрен, фикерләрен кыю рәвештә җиткерә алучы иҗади шәхес итеп тәрбияләү көн үзәгендә тора. Шунлыктан, әлеге “Журналистика серлэре” электив курсын төзергә алынганда, укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү максатларын куйдым.
“Журналистика серлэре” электив курсының теоретик материалны үзләштерү, практик эшләр башкару, иҗади эш формаларын үткәрүне һәм экскурсияләр уздыруны күз алдында тота.
Теоретик материалны тәкъдим иткәндә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, материалны үзләштерү дәрәҗәсен, кызыксынуларын истә тотып, журналистиканың барлыкка килү сәбәпләре, матбугат, беренче басма газета-журналлар, типографияләр, журналист һөнәренең үзенчәлекләре, мәгълүмати журналистика, мәгълүматны җыю методлары, журналистика жанрлары, сөйләм стильләре, журналистика кануннары, журналистикада хокукый һәм әхлакый нигезләр турында гомуми белем бирү, әһәмиятле күзаллау тудырыла.
Теоретик материалны гамәлгә ашыруда да нәтиҗәле эшләр башкарыла. Бу нисбәттә, мәктәбебездә “ Яшэу пульсы” дигән газета чыга. Әлеге газетаны чыгару алдыннан укучыларга газетага исем уйлау эше тәкъдим ителде. Шулай ук, даими рәвештә укучылар тарафыннан текстны форматлаштыру, коррекция эше, текстны редакцияләү, рубрикаларны урнаштыру, газетаның санына бәйле рәвештә, төрле темаларны чагылдыручы материал туплау эшләре башкарыла.
Курс барышында укучыларга мөстәкыйль эшләр, сораулар, әдәби геройлар урынына укучыларның үзләрен куеп карарга тәкъдим ителә, кайберләре сочинение характерында була. Аларның хыял-фантазияләренә зур урын бирелә.
Укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә түгәрәктә эшләнгән эшләрнең әһәмияте чиксез зур.Билгеле, мәктәптә үткәрелгән очрашулар,бәйрәмнәр,түгәрәкләр, экскурсияләр, укучыларга рухи шатлык кына биреп калмый, аларның белемнәрен дә арттыра,сәнгатькә, фәнгә кызыксыну да уята.
Хәзерге заман яшүсмерләренә шәхси мөнәсәбәтләр белән бәйле коммуникатив аралашу чаралары һәм шулай ук яңа информация алу өчен телевизион тапшырулар, интернет мөмкинлекләрен куллана белү бик мөһим. Бу максатка ирешүгә электив курслар ярдәм итә ала. Бу курс хәзерге катлаулы тормышта яраклашырга, укучыларның профориентацион омтылышларын тулырак тормышка ашырырга ярдәм итә.
Курсны проект төзү формасында йомгакларга мөмкин. Проект эше укучының иҗади сәләтен ачарга мөмкинчелек бирә. Проект эшен күмәк һәм индивидуаль рәвештә дә башкарырга була.
Төрле биремнәр тәкъдим ителә ала:информацион стенд ясау,газета чыгару,реклама,интервью төзү.
Рус мәктәпләрендә балаларга татар теле укытуның, татар теленә өйрәтүнең күп еллык тарихы бар. Билгеле булганча, рус җирлегендә яшәүче татар баласы, гадәттә, русча сөйләшә, өйдә дә, мәктәптә дә шул телдә аралаша. Шунлыктан аларның сөйләменә татар әдәби теле нормаларына туры килмәгән типик хаталар хас була. Шушы кимчелекләрне бетерү, укучыларның сөйләм телен үстерү, әдәби тел нормалары кысасына кертү, әдәби тел стильләре белән таныштыру, бу стиль үзенчәлекләрен сөйләмдә куллану максатыннан укучылар белән өстәмә эшләү формасы буларак, ”Журналистика серлэре” курсы төзелде.
Электив курс түбәндәге педагогик принципларга таяна:
Программаның максаты:
Журналист һөнәренең серләренә төшендерү, аның эшчәнлегенә кызыксыну уяту, бу хезмәтнең үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре белән таныштыру; журналистика законнары турында гомуми мәгълүмат бирү; эзләнүчән шәхес формалаштыру; матбугатка карата таләпчәнлек, тәнкыйди караш тәрбияләү.
Бурычлары:
- коммуникатив күнекмәләр булдыру;
- гуманитар фәннәргә кызыксыну уяту(татар теле,рус теле,тарих),информацион компьютер технологияләрен кулланып эшләү.
- укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.
- укучыларда тел стильләре, газета –журнал чыгару үзенчәлекләре буенча мәгълүматлылык булдыру .
-язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
- вакытлы матбугат жанрлары, аның төрләре белән таныштыру;
- газета чыгаруда иң кирәкле булган: тема табу, фактлар туплау, әңгәмә үткәрү серләренә төшендерү;
- газета теле үзенчәлекләрен өйрәтү;
- газета-журналлар басу технологиясе турында мәгълүмат бирү;
- укучының газета жанрларына караган материалларны дөрес итеп язарга өйрәнүләренә ирешү;
- балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү, иҗат активлыкларын киңәйтү;
- эстетик зәвык тәрбияләү.
Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш методлары һәм формалары:
- Әңгәмә;
- экскурсия;
- ИКТ куллану( компьютер, интерактив такта, электрон текстлар)
Эш формалары:
- Дәрес-конференция;
- мультимедиа презентацияләре;
- тестлар үтәү;
- эшлекле уен;
- диспут;
- әдәби очрашу.
Эш төрләре :
- публицистик стильдә мәкалә язу.
- юмор –сатира жанры.Юмор –сатира жанрында мәкалә язу
- әдәби стильдә мәкалә язу
- интервью -репортаж язу
- “Кайтаваз” циклындагы мәкаләләр язу
Көтелгән нәтиҗә. Журналист һөнәренең серләрен үзләштерү, аның үзенчәлекләре һәм нечкәлекләрен аңлау һәм иҗат эшенә тартылу.
Программаның эш этаплары.
I этап Хәбәри жанрлар турында мәгълүмат бирү. Иҗади эш башкару.
II этап Аналитик жанрлар турында мәгълүмат бирү. Иҗади эш башкару.
III этап Сатирик жанрлар турында мәгълүмат бирү. Иҗади эш башкару.
Укучыларның курсны үзләштерү дәрәҗәсенә таләпләр
- Журналистика, вакытлы матбугат, беренче басма газета-журналлар, типографияләр, журналист һөнәренең үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру;
- Аналитик журналистика, журналистикада әдәби жанрлар буенча иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү;
- Сөйләм стильләре белән таныштыру, текст төзергә өйрәтү;
- Мәгълүматны җыю методларын, фактларның дөреслеген тикшерү алымнарын үзләштерү;
- Хәзерге мәгълүмат чараларындагы материалларны күзәтә, тикшерә белү;
- Сүз белән сурәт ясау осталыгына өйрәтү;
- Мәкалә, күзәтү, рецензия язарга өйрәтү;
- Интервью жанры, интервью алуга әзерлек методлары, интервью алу техникасы турында мәгълүмат бирү;
- Укучыларга әхлакый кыйммәтләрнең әһәмиятен төшендерү;
- Язучыларның язу стильләрен аерып, иҗатларына бәя бирә белү, башка язучыларныкы белән чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлату;
- Укучыларда милли үзаң булдыру.
Программаның эчтәлеге
Кереш ( 2сәг)
Укучыларның газета һәм журналда басылган иҗаты белән танышу, мәкаләләрен уку, аларга күзәтү ясау.
Вакытлы матбугатта жанрлар( 5сәг)
Хәбәри, аналитик, әдәби-публицистик жанрлар. Әдәби стильдә мәкалә язу
Публицистик стильдә мәкалә язу.
Репортаж. Интервью.( 4 сәг)
Интервью -репортаж язу
Рецензия ( 4 сәг)
Яңа басылган китапка, яки укылган әсәргә рецензия язу
Мөхбирнамә (2 сәг)
Мөхбирнамәгә хас тел-стиль үзенчәлекләре.
Мәкалә. ( 2 сәг)
Мәкалә жанрына караган язма иҗат итү .
Ачык хат.( 2 сәг)
Кайтаваз” циклындагы мәкаләләр язу. Матбугатта ачык хат формасында язылган аналитик жанрлар.
Сатирик жанрлар (2 сәг)
Юмор –сатира жанрында мәкалә язу.
Гамәли эшләр ( 12 сәг)
Календарь-тематик план (35 сәгать)
№ | Тема | Үткәрү формасы | Сәгать саны | Өстәмә эш | ||
Тео- рия | Прак- тика | Барлыгы | ||||
1 | Әңгәмә. “Газета ничек языла? Татар телендә чыгучы газета-журналлар | Укучыларның газета һәм журналда басылган иҗаты белән танышу, мәкаләләрен уку, аларга күзәтү ясау. | 1 | 1 | 2 | Мәкаләдәге проблеманы чишүдә берничә вариант табу, аларны кулланып карау, нәтиҗәләрне тәкъдим итү, гипотезалар чыгару. |
2 | Газета - журнал редакциясенә виртуаль экскурсия | Татарча чыгучы газета-журналларга күзәтү ясау. Мультимедиа презентацияләре | 2 | 2 | Кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу; мәгълүмат эзләү методларын (шул исәптән компьютер чараларын) куллану | |
3 | Вакытлы матбугатта жанрлар. Публицистик стильдә мәкалә язу | Республика газеталарында басылган хәбәри, аналитик, әдәби-публицистик жанрлар белән танышу. Дәрес- диспут | 2 | 1 | 3 | Әдәби стильдә мәкалә язу Публицистик стильдә мәкалә язу |
4 | Хәбәри жанрлар “Кыска хәбәрләр ничек языла?” Блиц- информ тибындагы кыска хәбәрләр язу | Хәбәрләр туплап бирелә торган рубрикага күзәтү ясау, бер вакыйга турында хроника хәбәр һәм аңлатмалы хәбәр язу. | 1 | 1 | 2 | Үз язмаңны, үзгәрешләр һәм аерымлыклар табу максатыннан, бирелгән үрнәк белән чагыштыру. Блиц- информ тибындагы кыска хәбәрләр язу |
5 | Хисап | Тематик хисап язу. | 1 | 1 | 2 | Коррекцияләү: тиешле өстәмә ләр, төзәтмәләр, үзгәрешләр кертү |
6 | Репортаж | Мәктәп тормышындагы берәр вакыйгадан репортаж язу. | 1 | 1 | 2 | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү; Хәбәрчеләр белән индивидуаль эшләү |
7 | Интервью. Интервью -репортаж язу | Укытучылардан интервью алу һәм аны “Беренче.ру” газетасында яктырту. | 1 | 1 | 2 | Куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау. Хәбәрчеләр белән индивидуаль эшләү |
8 | Рецензия | Яңа басылган китапка, яки укылган әсәргә рецензия язу | 1 | 1 | 2 | |
9 | Күзәтү | Матбугат материалларына таянып, тематик күзәтү язу. | 1 | 1 | 2 | |
10 | Мөхбирнамә | Мөхбирнамәгә хас тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү | 2 | Аналитик жанрлар (бу төркемгә мөхбирнамә, мәкалә, хат, рецензия, күзәтү керә) | ||
11 | Мәкалә. Мәкалә язу серләре | Мәкалә жанрына караган язма иҗат итү. | 1 | 1 | 2 | Мәкалә язу |
12 | Журналист тикшерүе | Хәзерге матбугат- та“журналист тикшерүе” жанрында иҗат ителгән язмаларны күзәтү. Пресс- конференция үткәрү. | 1 | 1 | 2 | |
13 | Ачык хат. “Кайтаваз” циклындагы мәкаләләр язу | Матбугатта ачык хат формасында язылган аналитик жанрларны туплау. | 1 | 1 | 2 | |
14 | Сатирик жанрлар | Татарча иҗат итүче берәр журналист – сатирикның иҗатын анализлау. Эшлекле уен. | 1 | 1 | 2 | Юмор –сатира жанрында мәкалә язу |
15 | Балалар матбугаты редакцияләренә электрон чакыру хаты | Әдәби очрашулар һәм балалар матбугаты битләрендә язмаларны бастыруга тәкъдим итү. | 1 | 1 | 2 | Уку елы дә- вамында |
16 | Син балалар матбугатын беләсеңме? | Тест, викториналар үткәрү. Республика күләмендәге иҗади бәйгеләрдә катнашу.
| 1 | 1 | 2 | |
17 | Фәнни-тикшеренү эше эшләү ысуллары | Матбугат конференциясе | 1 | 1 | 2 | Үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаеш лы итеп әйтү, аны яклау. |
Укытучылар өчен кулланылган әдәбият
- Агзамов Ф.А. Теория журналистики. Казань, Таткнигоиздат, 1982
- Аналитические жанры газеты. Хрестоматия. – М.: Изд-во Московского ун-та, 1989.
- Әдәбият белеме сүзлеге. (Төз.:Әхмәдуллин А.Г.) Казан: Татар, кит.нәшр., 1990.
- Ворошилов В.В. Журналистика. Учебник. - С-Пб., 2001.
- Гарифуллин В.З. Хәбәри жанрлар. - Казан, 1991.
- Гарифуллин В.З. Үткен каләм, үткер күз. - Казан: Тат. кит. нәшр.,1995.
- Гарифуллин В.З. Язар сүзең булса... - Казан, 2000.
- Гарифуллин В.З. Вакытлы матбугатта жанрлар. - Казан, 2007.
- Горохов В.М. Основы журналистского мастерства. - М., 1989.
- Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1981.
- Хөснимәрдәнов М. Х. Журналист осталыгы.- Казан: Тат. кит. нәшр.,1990.
- Йосыпова Г. Җанга якын сәнгать// Татарстан. - 1997. №4. 24-30б.
- Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы.-Казан: Татар. кит. нәшр. 1999.
- Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. - Казан: Татар. кит. нәшр. 2001.
- Галләмов Р. Әссәләмегаләйкем, Сергей!// Татарстан. - 1997. №4. 24-30б.
- Зәйнуллин Җ. Әссәләмүгаләйкүм. - Казан: Татар. кит. нәшр. 1993.
- Күңел нуры: методик ярдәмлек. Төзүчесе: М.Әхмәтҗанов. - Чаллы: “КамАЗ” нәшр. 1994.
- Әхмәтҗанов М. Тарихи чыганаклар // Идел. - 1994. №2. 64-65 б.
- Әхмәтҗанов М. Татар кулъязма китабы. - Казан, 2000.
- Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.
Укучылар өчен кулланылган әдәбият һәм газета - журналлар исемлеге
- Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: Мәгариф, 2007.
- Бәширова И. Сүз белән сурәт ясау. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1974.
- Вәлиуллин И.Ә. һәр шагыйрь - бер дәрья... - Казан: Татар, кит.нәшр.,2006. - 208 б.
- Галимуллин Ф.Г. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. -Казан: Татар.кит.нәшр.,1988. - 86 б.
- Гарифуллин В.З. Үткен каләм, үткер күз. - Казан: Тат. кит. нәшр.,1995.
- "Ватаным Татарстан» газетасы
- "Казан утлары" журналы
- "Мәгариф" журналы
- "Мәдәни жомга" газетасы
- "Сабантуй" газетасы
- "Сөембикә" журналы
- "Татар иле " газетасы
- "Татарстан" журналы
- " Татарстан яшьләре" газетасы
- "Идел” журналы
- "Шәһри Казан" газетасы
- "Ялкын" журналы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")
“Татар теленең лексикологиясе” дип аталган электив курсы программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре өчен т...
"Яшь журналист" авторлык программасы
Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү - милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...
«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.
Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительну...
“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы
Электив курсның актуальлеге:Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә урын бирелә. Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында танышып кына китәләр, стили...
Авторлык программасы
"9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү" темасына авторлык программасы...
Профиль алды әзерлеге буенча авторлык программам
Туган як әдәбияты һәм мәдәнияты.(9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен) Аңлатма язуы Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эшчәнлеген...
Авторлык программа. ” Сәләтле балалар белән эшләү,татар теле фәненнән олимпиадаларга әзерләү.”
Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият...