Белемнәребезне тикшерәбез (Татар мәктәпләре һәм рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен) VI сыйныф
тест (6 класс)

Ибраһимова Энҗе Сәлим кызы

Белемнәребезне тикшерәбез

(Татар мәктәпләре һәм рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен)

VI сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6nchy_syynyflar_ochen_test.doc99.82 КБ

Предварительный просмотр:

Белемнәребезне тикшерәбез

(Татар мәктәпләре һәм рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен)

VI сыйныф

I вариант

А1. Нечкә әйтелешле сузык авазлардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез.

1) китап, җиһан, риза

2) борчак, каен, агач

3) дәфтәр, эремчек, чәчәк

4) кино, экран, импорт

А2. [ф] авазына туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

1) ирен-ирен, яңгырау

2) ирен-теш, саңгырау

3) тел алды, яңгырау

4) тел арты, саңгырау

А3. Тамырдаш сүзләр рәтен билгеләгез.

1) азат, азан, азак

2) алмаз, алтын, алкыш

3) аксак, аксым, акыл

4) аңлау, аңлы, аңсызлык

А4. Әниләрнең күңеледәй, Бөтен нәрсә пакь булсын. (З.Т) җөмләсендәге аерып бирелгән сүзнең синонимнарын билгеләгез.

1) саф, чиста        2) зур, олы                3) әйбәт, яхшы                4) кечкенә, вак

А5. Киләчәк заман хикәя фигыль булган җөмләне билгеләгез.

1) Арыш басуы ничек матур дулкынлана! (И.Г.)

2) Ул сызымны тагын ун мәртәбә киредән сызачаксың. (М.Г.)

3) Авыл бөтенләй яңабаштан төзелгән. (Ф.Х.)

4) Канатлар ничек кызу әйләнәләр! (И.Г.)

А6. Үсемлекләр озынча мыекчаларын як-якка суза башлады. (Г.Х.) җөмләсендәге аерып бирелгән сүз – 

1) аергыч                2) тәмамлык        3) хәл                4) аныклагыч

А7. Галәм сүзенең дөрес әйтелешен чагылдырган язуны билгеләгез.

1) [галәм]                2) [гъаләм]                3) [гәләм]                4) [гъәләм]

А8. Ирен-ирен [w] авазы кайсы очракта У хәрефе белән бирелә?

1) сүз һәм иҗек башында

2) калын әйтелешле сүз һәм иҗек ахырында

3) нечкә әйтелешле сүз һәм иҗек ахырында

4) иҗек уртасында

А9. Мөршидә апа сыерларын тәки аякка бастырды. (Н.Г.) җөмләсендәге аерып бирелгән исем...

1) тартымлы төшем килешендә

2) тартымлы юнәлеш килешендә

3) тартымлы урын-вакыт килешендә

4) тартымлы иялек килешендә

В1 – В4 биремнәрен тәкъдим ителгән текст нигезендә үтәгез

1) Өмәчеләр эштән соң гына туктадылар. 2) Өч меңгә якын кирпеч сугылды. 3) Эшнең күбрәк өлеше төштән соң эшләнде. 4) Күк йөзе бераз болытланган иде, эссе сүрелеп, җиләсләтеп тә җибәрде. (И.С.)

В1. Ясалма исемне күчереп языгыз.

В2. Өченче җөмләдән тартыклар чиратлашуы күзәтелгән сүзне күчереп языгыз.

В3. Тезмә исем булган җөмләнең санын күрсәтегез.

В4. Икенче җөмләдәге баш килештәге исемнең нинди җөмлә кисәге булып килүен бер сүз белән языгыз.

II вариант

А1. Калын әйтелешле сузык авазлардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез.

1) китап, җиһан, риза

2) борчак, каен, агач

3) дәфтәр, эремчек, чәчәк

4) кино, экран, импорт

А2. [к] авазына туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

1) ирен-ирен, яңгырау

2) ирен-теш, саңгырау

3) тел алды, яңгырау

4) тел арты, саңгырау

А3. Тамырдаш сүзләр рәтен билгеләгез.

1) азат, азан, азак

2) алмаз, алтын, алкыш

3) атадай, атасызлык, аталы

4) аксак, аксым, акыл

А4. Урамда акрын гына эре кар ява. (Г.Б.) җөмләсендәге аерып бирелгән сүзнең синонимнарын билгеләгез.

1) саф, чиста        2) зур, дәү                3) әйбәт, яхшы                4) кечкенә, вак

А5. Үткән заман хикәя фигыль булган җөмләне билгеләгез.

1) Арыш басуы ничек матур дулкынлана! (И.Г.)

2) Ул сызымны тагын ун мәртәбә киредән сызачаксың. (М.Г.)

3) Авыл бөтенләй яңабаштан төзелгән. (Ф.Х.)

4) Канатлар ничек кызу әйләнәләр! (И.Г.)

А6. Үсемлекләр озынча мыекчаларын як-якка суза башлады. (Г.Х.) җөмләсендәге аерып бирелгән сүз – 

1) аергыч                2) тәмамлык        3) хәл                 4) аныклагыч

А7. Каләм сүзенең дөрес әйтелешен чагылдырган язуны билгеләгез

1) [къәләм]                2) [каләм]                3) [къаләм]                4) [кәләм]

А8. Ирен-ирен [w] авазы кайсы очракта Ү хәрефе белән бирелә?

1) сүз һәм иҗек башында

2) калын әйтелешле сүз һәм иҗек ахырында

3) нечкә әйтелешле сүз һәм иҗек ахырында

4) иҗек уртасында

А9. Кибеттән чыкканда, әнисенең сумкасы әйбер белән тулы була. (Г.Б.) җөмләсендәге аерып бирелгән исем...

1) тартымлы төшем килешендә

2) тартымлы юнәлеш килешендә

3) тартымлы урын-вакыт килешендә

4) тартымлы иялек килешендә

В1 – В4 биремнәрен тәкъдим ителгән текст нигезендә үтәгез.

1) Җирдән, тәбәнәк кенә булып, көл сыман соры тузан күтәрелә дә хәлсез генә кире ята. 2) Тирә-як тагын авыр тынлыкка чума. 3) Вак кына соры тузан белән томаланып торган зур һәм эссе күк җиргә рәхимсез кайнар сулышын бәрә. (Ә.Ф.)

В1. Беренче җөмләдән сингармонизмның икенче төре (иренләшү) чагылыш тапкан сүзне күчереп языгыз.

В2. Өченче җөмләдән тартымлы төшем килешендәге исемне күчереп языгыз.

В3. Икенче җөмләдән [w] авазы булган сүзне күчереп языгыз.

В4. Сыйфаттан ясалган исем булган җөмләнең санын күрсәтегез.

ҖАВАПЛАР

VI сыйныф

I

II

А

В

А

В

1

3

өмәчеләр

2

соры

2

2

күбрәк

4

3 (сулышын)

3

4

4

(күк йөзе)

3

авыр

4

1

ия

2

2 (тынлыкка)

5

2

3

6

1

2

7

4

1

8

2

3

9

1

4


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. 6-сыйныф

Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Рус мәктәбенең татар туркемнәре өчен....

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен тест. 11 нче сыйныф

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен татар теленнән тест. 11 нче сыйныф...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...

Белемнәрне тикшерәбез. (Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен. IX сыйныф)

Белемнәрне тикшерәбез.Белемнәрне тикшерәбез. (Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен. IX сыйныф)...