“ИГЕЛЕК ОРЛЫКЛАРЫ ЧӘЧЕГЕЗ, БӘХЕТ ИГЕННӘРЕ ИГӘРСЕЗ”
материал

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхреддин хезмәтләре.

XIV республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларында катнашу өчен 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рәхмәтуллина Н.В.

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы

муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе –

Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе

“ИГЕЛЕК ОРЛЫКЛАРЫ ЧӘЧЕГЕЗ, БӘХЕТ ИГЕННӘРЕ ИГӘРСЕЗ” (Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхреддин хезмәтләре)

XIV республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларында

катнашу өчен гариза:

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Теләче муниципаль районы МБГБУ-Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйльми дәрәҗәсе, гыйльми исеме - юк

nailya77@inbox.ru

“Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез”

Проектор, ноутбук

 

           Минем төп максатым: татар халкының горурлыгы булган гали зат, гаҗәеп киң карашлы, тирән энциклопедик белемле бөек галим Ризаэддин Фәхреддиннең әсәрләрендә бала тәрбияләү өчен иң әһәмиятле эш-гамәлләрне, чараларны ачыклау.

         Теманың актуальлеге: борынгы бабаларыбызның тарихына битарафлык күрсәтеп, әхлак-тәрбия мәсәләләренең бүген бик актуаль проблемага әверелеүнә күз йомсак, "милләтнең юкка чыгуга хөкем ителүе" бик мөмкин. Шуңа күрә дә безгә бергәләшеп киләчәк өчен Ризаэддин Фәхреддиннең мирасы нигезендә тәрбияләүне  ныклап дәвам итәргә кирәклеген яшь буынга җиткерү.

Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала – дөнья байлыгына да һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. [2:353]

         Тәрбия итү ул – баланы тиешле әдәп кагыйдәләренә, тормыш итү күнекмәләрен өйрәтү. Тәрбия итү – һәр ата һәм һәр ана булдыра ала торган эш. Яңа баштан тәрбияләү исә гаять кыен, күп көч куюны сорый торган гамәл. Ата-ананың гына моңа көче җитмәскә мөмкин. [8:131]

         Белгәнебезчә, тәрбия эше шома гына бармый. Моның сәбәпләре күп төрле: барыннан да элек, тәрбия алымнарын белмәү эшкә комачаулый. Мәсәлән, гаиләдәге бердәнбер улны яки бердәнбер кызны тәрбияләү берничә бала тәрбияләүгә караганда күп мәртәбә кыенрак. Хәтта матди яктан беркадәр кыен шартларда яшәгән гаиләләр дә бер бала белән чикләнеп калырга тиеш түгелләр. Бердәнбер бала ул бик тиз вакыт эчендә гаиләдә үзәк урынны ала, андый бала гадәттә эгоист булып үсә.

         Бары тик ишле гаиләдә генә ата-ананың бала турында кайгыртучанлыгы әйбәт нәтиҗә бирә. Чөнки ул кайгыртучанлык һәр балага да тигез бүленә. Күп балалы гаиләләрдә алар бер-берсен карашып, бер-берсенә ярдәм итешеп, дус һәм тату булып үсәләр.

         Тулы булмаган гаилә (ата яки ана бергә тормасалар, аерылсалар) бала тәрбияләүгә тискәре йогынты ясый. Ата-аналар балаларын чыннан да яратсалар һәм аларны чын кеше итеп тәрбияләргә теләсәләр, алар үзара килеп чыккан низагны аерылуга кадәр китереп җиткермәсеннәр, балаларын кыен хәлдә калдырмасыннар иде.

     Кайбер гаиләләрдә ата-аналар бала тәрбияләүне бөтенләй үз агымына куялар. Нәтиҗәдә, балаларының тәрбиясезлегенә аптырыйлар, аның сәбәбен аңлый алмыйлар.

    Һәр ата-ана балаларын кем итеп тәрбияләргә кирәклеген яхшы белсен. Әмма күп кенә ата-ана бу турыда бөтенләй диярлек уйламый. Алар, балаларын чынлап торып яратабыз дип, балалары белән хозурланалар, мактанышалар, аларны матур итеп киендерәләр, тәмле ашаталар һәм менә шунда аның киләчәге өчен үзләренең җаваплы булуларын онытып җибәрәләр.

    Әгәр дә ата кеше юньле зат булмаса, балаларының киләчәк тормышы белән кызыксынмаса, ул баласын яхшы итеп үстерү турында уйлый аламы соң? Әлбәттә, юк.

    Үз-үзенә карата таләпчәнлек, үз гаиләңне ихтирам итү, үзеңнең һәр адымыңа контрольлек итү — тәрбиянең иң мөһим алымнарыннан берсе.

    Кайвакытта шундый ата-аналарны да очратырга туры килә: алар бала тәрбияләү буенча ниндидер әзер рецепт булуын телиләр. Алар фикеренчә, шул рецептны бер үтә ялкау кешегә бирсәң дә, ул шуның ярдәмендә хезмәт сөючән кеше тәрбияли алыр иде. Тик андый могҗиза булмый. Әгәр тәрбияченең үзендә ниндидер кимчелекләр бар икән, бернинди рецептларның да ярдәме тимәячәк. Бала тәрбияләүдә бернинди педагогик шаблоннар да, әзер рецептлар да була алмавын хәтердән чыгармаска кирәк. [8:132]

    Бала тәрбияләү иң җитди, иң гади һәм чын күңелдән чыккан мөнәсәбәт булдыруны таләп итә. Аз гына ялган кушу да, ясалмалылык, җиңел акыллылык тәрбия эшендә уңышсызлыкка китерә.

    Балаларга һәрчак булышлык күрсәтергә, аларны вакытында тыеп калырга һәм дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Шулай итеп, баланың тормышына даими үзгәреш кертү таләп ителә, аны «кулыннан җитәкләп» йөртүнең кирәге юк.

    Тәрбия эше — ул, барыннан да элек, оештыру эше. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр булмый. Эшне яхшы оештыру шуннан тора ки, тәрбия өчен кирәкле вак кына нәрсәне дә хәтердән чыгармаска кирәк. Тәрбия эшенең башында тору, аны эш итү — ата-аналарның изге бурычы.

     Ата-аналарга һәм укытучыларга тәрбиягә авыр бирелүчән балалар белән эш итәргә туры килә. Мондый балалар мәктәптә, гаиләдә тәртип бозалар, дәрес алып барырга комачаулыйлар, үзара сугышалар һ. б. Алар шулай ук дәрескә әзерләнмиләр, күп фәннәрдән өлгермиләр һәм үзләрен тупас тоталар. Укытучылар бу очракта мәктәпкә ата-аналарын чакырталар, укучылар оешмасы да төрле чаралар билгели, ләкин болар гына әллә ни нәтиҗә бирми.

     Тәрбиягә авыр бирелүчән балалар белән нишләргә соң?

     Иң элек, балаларның ни өчен тәрбиягә авыр бирелүләрен ачыкларга кирәк. Гадәттә гаиләнең дөрес тәрбия бирмәвенә тормыш шартлары төп сәбәп булып тора. Ата-ананың балалар белән тискәре мөнәсәбәте, һәрберсенең үз ихтыяҗлары өчен генә яшәве нәтиҗәсендә, балалар игътибардан читтә кала. Күп вакытта ата-аналар балаларын бернинди сәбәпсез орышалар, аны кыерсыталар, мәсхәрәлиләр. Бала моңа ризасызлык белдерә, аларның гаделсезлеген кире кага. Бала акрынлап мондый хәлгә күнегеп китә. Шулай ук гаиләдәге иркен тормыш, муллык һәм артык үзсендерү дә балага тискәре йогынты ясарга мөмкин.

    Мәктәптә тәрбиягә авыр бирелә торган балалар начарлар рәтендә санала. Аларның күп вакыт «тәрбиягә бирешмәүчән» балалар дип атыйлар. [8:133]

    Әйткәнебезчә, тәрбиягә авыр бирелүчән балаларга иң элек ышаныч белдерергә, аларны гаилә эшләрендә катнаштырырга, алар-ның фикерләренә, киңәшләренә колак салырга һәм теге яки бу эшне башкарган өчен аларны мактарга кирәк. Шулай иткәндә, балада акрынлап үзенең эш-гамәлләренә аңлы карау, тәртибен контрольдә тоту, яхшы киңәшләргә колак салу кебек сыйфатлар барлыкка килә.

            Балалар белән мөнәсәбәттә чама хисен белү, аерым шартларны һәм вакыйгаларны искә алып, аларның рухи һәм физик халәтләренә, аерымлыкларына һәм шәхси үзенчәлекләренә игътибар итү ул. Әдәплелек — ата-аналарның үз балаларына карата мөнәсәбәтен күрсәтә. Ул мөнәсәбәт сизгерлекне, игътибарлылыкны таләпчәнлек белән берләштерә. [8:134]

    Ата-аналар балаларының мөстәкыйльлеккә омтылуларын хупларга, үз вакытында аларның ихтыяр көчләрен һәм аңнарын үстерүдә булышырга тиешләр. Аларның һәр адымын күзәтеп тору, кечкенә балага караган кебек карау аларны кимсетә, үзара низаг китереп чыгара.

    Бала мәктәпкә йөри башлагач, аның бөтен игътибары укуга юнәлтелә. Ата-аналар, укытучылар белән берлектә, балага мәктәп тормышына җайлашырга ярдәм итәләр. Бу вакытта сизгерлек һәм әдәплелек бик әһәмиятле. Ата-аналар баланың укудагы тәэсирләре, шатлыклары белән уртаклашсалар, аның якын дустына әйләнәләр. Ата-аналарның үз балалары белән дус һәм тату булулары аларның тәрбия эшенә иҗади якын килүләрен, әдәплелекләрен күрсәтә. [8:135]

           Халыкны аң-белемле, тәрбияле итү, үзенең милләте өчен зыялы шәхес, мәгърифәтчеләр әзерләүне мәдрәсәләр башкарган. Татарның беренче фәлсәфәчеләре, алдынгы карашлы кешеләре халыкны белемгә, һөнәргә өнди, наданлыкка, гамьсезлеккә каршы чыгарга чакыра. Шулар арасыннан татар халкы мәсьәләләренә Ризаэддин Фәхреддиннән дә күбрәк көч куйган һәм гаҗәеп күп хезмәтләр язып калдырган зат бармы икән? Бер өлкәдә генә башкарган эшләре дә аның исемен мәңгеләштерергә җитәр иде.

        Язучы иҗат иткән һәр әдәби әсәрдә милләтне мәгърифәтле, ягъни белем - тәрбияле итү мәсьәләсе күтәрелә. «Балалар өчен», «Фәкать кыз балалар өчен», «Гаилә», «Гакыйдә», «Нәсыйхәт – I», «Нәсыйхәт – II», «Нәсыйхәт – III», «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле хатын», «Шәкертлек әдәбе», «Әдәбе – тәгълим» - турыдан–туры тәрбиягә караган хезмәтләре бербөтен тәрбия энциклопедиясен тәшкил итә. Тәрбия системасына ул  барлыгы 70 тән артык китап бастыра.

          Ризаэддин Фәхреддин безнең өчен беренче чиратта укытучы, тәрбияче буларак атаклы. Галим фикеренчә, балага тәрбия бик кечкенә чактан ук бирелә башларга тиеш. Ул баланы бернинди орлык чәчелмәгән җир яки һичбер бизәк ясалмаган чиста кәгазь белән чагыштыра. Димәк, без “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән мәкальне онытмыйча, балаларга гүзәл тәрбия бирергә омтылырга тиешбез.

            Мәдрәсәнең өлкән сыйныфында укыганда ук, Ризаэддин Фәхреддин укыту- тәрбия эшенә керешә һәм гомере буена аңа тугрылыклы булып кала. Тәрбия, әдәп- әхлак мәсьәләләренә багышлап, бик күп китаплар бастыра. Менә шушы юнәлештә аның “Гыйльме әхләк" (“Әхлак гыйлеме”) сериясе барлыкка килә.

         Ризаэддин Фәхреддин тәрбия, тәртип, әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларны бетерүче һәртөрле бозыклыкларга, аеруча бөтен әшәкелекләрнең башы булган эчүчелеккә каршы гомере буе көрәшә, кешеләрнең бу әшәке юлга төшүләре аны тирән кайгы һәм оят утына сала. Мондый кызганыч һәм фаҗигале юлга төшмәс өчен ул: “Һәр адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәрбер кеше үзен-үзе тәрбияли ала”,- дип саный, һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүнең һәм камилләштерүнең гүзәл үрнәге булып тора. Үзенең “Юаныч” исемле зур күләмле хезмәтендә, яшь буында эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтә. [4:11]

         Укучыларның тәртибенә, әхлагына, тәрбиясенә багышланган дәреслекләрендә Ризаэддин Фәхреддин: “Яшь буынны тәрбияләү эше ул - бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул үзенә укытучыларның һәм ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”,- дигән фикер уздыра.

          Ризаэддин Фәхреддин “бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк” дип саный һәм шуңа күрә ана буласы хатын-кызның үзен тәрбияләү мәсьәләләренә бик күп игътибар бирә.Ул: “Бала тәрбияләү ананың гаиләдәге генә түгел, а бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора”,- дип искәртә.

       Ризаэддин Фәхреддин үзенең “Адабе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) (Казан, 1908, 8б) исемле китабында җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклап болай дип яза: “...Тәрбия- акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру дикмәктер...

            Сабанчы вә бакчачылар орлык чәчмәстән вә җимеш икмәстән элек җирләрен никадәр игътибар белән йомшартулары, чүп вә бозык уләннәрнең хәтта тамырларына кадәр чыгарып ташлаулары мәгълүмдер. Бу исә - җир тәрбиясе булып, җир эшкәртү ысулынча мөһим бер шарттыр. Бу төркемнән бөек вә гүзәл кеше итәчәк кемселәрне сабый вакытларында тәрбия итү тиеш килер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр...”. [4:17]

Тәрбия эшенең нечкәләкләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим бу җаваплы вазифаны чорларга булеп карый һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең рольләргә гаять зур икәнлегенә басым ясый.

            Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш, мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләнгәнлеген күрсәтеп, Ризаэддин Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: “...Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?...Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер...

           Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Аллаһыны сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр...”. [4:18]

           “Адабе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) китабының 11 нче битендә Ризаэддин Фәхреддин мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучыларның коры сүз белән генә тугел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлеген таләп итә.

          Р. Фәхреддин яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы-мөгаллимнәрнең дә һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиешлегенә дә басым ясый. [4:19]

           Балаларны дөрес тәрбияләү ата-аналарның изге бурычы икәнен ассызыклап әйтү белән бергә, мондый җаваплы гамәлнең җәмәгатьчелек эше икәнен дә кат- кат искәртеп, мәшһүр галимебез Р. Фәхреддин узенең 1917 елда Оренбургта басылган “Җәвамигуль-кәлим шәрхе” исемле китабында болай дип яза: “...Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә - яшь вакытларыннан башлап яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш - ата-ана өстендәге иң олуг бурычтыр...

           Балаларны яшь вакытларыннан башлап каралмаган килеш тоту, бозык кешеләр кулларына бирү, урам балалары белән йөретү - тиешсез эш. Балалар- һәртөрле язу язылуны кабул итүче ак кәгазь яки һәртөрле нәрсәнең сурәте курелергә мөмкин булган көзгеләрдер. Шуның өчен мөмкин кадәр яхшы итеп язу һәм яхшы кешеләр булып җитешүләре өчен бөтен тырышлыкны сарыф итү тиешле...”. Галим фикеренчә, баланың җәмгыятькә кирәкле һәм файдалы шәхес булып җитлегүе өчен гаилә дә, җәмгыять тә үтә дә зур җаваплылык белән, бөтен көчләрен куеп тырышырга тиешләр. [4:21]

           Ризаэддин Фәхреддин “Гыйлем әхлак” (“Әхлак гыйлем”) сериясеннән булган хезмәтләренең бала тәрбияләү кебек үтә җитди һәм җаваплы юнәләштәге 6 китабы бергә төпләп бирелә. Иң әүвәл, әлбәттә, үзләренең әһәмиятләре буенча “Нәсыйхәт 1”, “Нәсыйхәт 2”, “Нәсыйхәт 3” исемле 3 китабы чыга. Бу китапларның беренчесе ир балаларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә, әдәпкә, тәртипкә, өйрәтүгә багышланган.Икенчесе кыз балаларны тәрбияләүгә, аларны ничек итеп эчке һәм тышкы матурлыкка ирешергә, үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Өченчесе исә зурларны, ягъни ата-аналарны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә багышланган. Дүртенче китап “Тәрбияле бала” дип атала һәм анда ничек итеп бала вакыттан башлап җәмгыятькә лаеклы һәм бөтен яктан үрнәк шәхесләр тәрбияләргә кирәклеге өйрәтелә. “Шәкертлек әдәпләре” дип аталган бишенче китапта мәктәп- мәдрәсәләрдә гыйлем алган вакытта балаларга нинди әдәпләргә ия булырга һәм киләчәк тормыш өчен бу җаваплы чорда ничек итеп һәрьяктан тирән белемле һәм югары әхлаклы шәхес булып җитешергә кирәклеге төшендерелә. Алтынчы китап “Әһле гыяль” (Өй җәмәгате”) дип исемләнә, һәм анда кыз балаларны ничек итеп әхлаклы, тәртипле һәм гаилә тормышы алып барырлык һөнәрләр үзләштергән булдыклы кеше итеп әзерләү кирәклеге өйрәтелә.

         Тәрбия, әдәп, әхлак мәсьәләләренә багышлап бастырган күп санлы хезмәтләреннән тыш, Ризаэддин Фәхреддиннең әле матбугатта басылмаган, кулъязма хәлендә сакланган язмалары да шактый. Бу инде аның әлеге мөһим мәсьәләләргә һәрвакыт зур игътибар күрсәтүенә дәлил булып тора. “Юаныч” исемле зур күләмле китабының “Зыяфәт, ягъни кунакчыллык һәм туй”, “Ашау-эчү” дип аталган бүлекләрендә бүген күбесе онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү һәм аны сыйлау әдәпләре, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, исерткеч эчүдән котылу чаралары, исерткеч эчү аркасында килеп чыккан кайбер гыйбрәтле хәлләр турында сөйли һәм бүгенге көндә аеруча кирәкле башка бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бирә. [4:14]

           XX йөз башларында Ризаэддин Фәхреддиннең бу әсәрләреннән искелек калдыклары дип көлсәләр дә, хәзерге заманда галимнең иҗатына башка караш барлыкка килде. Аның мирасын халыкка кире кайтардылар. Бу өлкәдә галим Әнвәр Хәйри күп көч куйды, китапларын тәрҗемә итеп бастырып чыгару өстендә эшләде. Алардан бала тәрбияләү өчен бик күп файдалы киңәшләр алырга мөмкин. Шул исәптән, Ризаэддин Фәхреддин иҗатында укытучылар өчен дә кулланма, методик ярдәмлек булырлык нәрсәләр бар. Минем фикеремчә, аларны укучыларга тәрбия бирү процессында куллану һич тә комачау итми. Сыйныф сәгатьләре үткәргән вакытта Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре буенча темалар алу бик отышлы, чөнки аларда төрле-төрле әдәп-әхлак мәсьәләләре аерым-аерым күтәрелеп чыккан. Мисал өчен, киенү әдәбе буенча малайлар өчен, кызлар өчен, олылар өчен булган китапларында киңәшләр бирә. Шулай ук аның китапларында һөнәр сайлау, ашау-эчү, гаилә кору буенча киңәшләр, исерткеч эчемлекләрнең зарары, гаделлек һ.б.кебек күркәм сыйфатлар турында да материаллар бар.

          Дәрес вакытында исә, Ризаэддин Фәхреддиннең әдәп-әхлак турындагы язмаларын, китапларыннан өзекләрне күбрәк тел дәресләрендә алырга мөмкин. Без аларны төрле темаларны өйрәнгәндә грамматик анализ өчен материал буларак куллана алабыз. Сүз төркеме, авазлар составы, җөмлә кисәкләре, җөмлә төзелеше һ.б. тикшергәндә ул текстлар тикшерү материалы булып кына калмыйча, тәрбия чарасына да әйләнә.

           Ризаэддин Фәхреддин фәнни китаплар язу белән беррәттән әдәби әсәрләр дә иҗат иткән. Мәктәп программасында аның иҗаты татар мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфта өйрәнелә.  Маҗаралы сюжетка һәм кискен конфликтка корылган “Әсма яки Гамәл вә җәза” әсәрендә Р.Фәхреддин, милләтне мәгърифәтле итү идеяләре белән бергә, намуслы хезмәт, югары әхлакый сыйфатлар, мәрхәмәтлелек кебек гомумкешелек кыйммәтләрен раслый, мәкер һәм явызлыкларны кире кага.  Бу әсәрләрнең дә укучыларга тәрбия бирүдә роле гаять зур. [1:334]

           Югарыда әйтелгәннәргә гомуми йомгак ясасак, мондый нәтиҗәләр чыгара алабыз: Ризаэддин Фәхреддин халыкны белемле һәм тәрбияле итү өлкәсендә күп эшләгән. Ул балаларны тәрбияләүне бик яшьтән башларга кирәклеген искәртә һәм бу процессны берничә чорга бүлеп, үз хезмәтләрендә һәрберсе буенча да аерым киңәшләр бирә, күркәм холык, матур гадәтләр, дөрес яшәү рәвеше алып баруны пропагандалый. Аның матур әдәбият өлкәсендә язылган әсәрләре дә шушы максатны тормышка ашыруга хезмәт итә. Гомумән, олуг мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддин шәхес формалашуда тәрбиянең ролен югары бәяли һәм үзе дә бөтен гомерен халкыбызның белемен, әхлагын күтәрүгә багышлый.

Әдәбият

  1. Миңнегулов Х.Й..Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. Һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек / Х.Й.Миңнегулов, Ш.Ә.Садретдинов.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.
  2. Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда. 1 т. (борынгы төрки чор – Т23 XX гасыр башы). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014.- 407 б.
  3. Фәхреддин Р.Ф. Асар. 1 һәм 2 том. Казан, 2009 ел.
  4. Фәхреддин Р.Ф. Балаларга нәсыйхәт. Казан, 2006 ел.
  5. Фәхреддин Р.Ф.. Балаларга үгет-нәсыйхәт. Казан, 2002 ел.
  6. Фәхреддин Р.Ф. “Гаилә”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын”. Казан, 2006 ел.
  7. Фәхреддин Р.Ф. Тәрбияле бала. Әһле гыяль (өй җәмәгате). Ир балаларны әхлакый тәрбияләр өчен “Нәсыйхәт – 1”. Кыз балаларны әхлакый тәрбияләр өчен “Нәсыйхәт – 2”. Ата-аналарны әхлакый тәрбияләр өчен “Нәсыйхәт – 3”. Шәкертлек әдәпләре. – Казан Рухи Мәгърифәт Академиясе, 2006. – 284 б.
  8. Хуҗиәхмәтов Ә.Н., Насыйбуллов Р.Р.. Педагогика: аңлатмалы сүзлек (укытучылар, тәрбиячеләр, студентлар, ата-аналар өчен ярдәмлек). - Казан: ТРИ "Школа", 2013. - 196 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матурлык- бер көнлек, Игелек- мәңгелек.

Классный час для 9 класса...

Фәнни-тикшеренү эше. Р.Фәхреддин укулары. Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең.

Фәнни-тикшеренү  эше. Р.Фәхреддин укулары.Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең....

“Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең”

Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхреддин хезмәтләре...

Тәрбиялелек орлыклары

ldquo;Тамчы тама- тама таш яра” ди, татар  халык мәкале. Үткәрелгән һәрбер чара, оештырылган һәр бәйрәм укучылар өчен кызыклы да, мавыктыргыч та, файдалы да булсын дигән максатны күздә тот...

Фигыльләрсез раслау, инкяр һәм сорау җөмләләр. [къ] авазы һәм бу аваз кергән сүзләр. Дәрес эшкәртмәсе. 1сыйныф рус төркеме

Әлеге дәрес план-конспекты рус төркемнәре өчен И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипованың "1 нче сыйныф Татар теле" дәреслеге буенча төзелгән "Укытучы китабы " методик кулл...

Л.Фәттахов"Игеннәр өлгерде" картинасы

Л.Фәттаховның "Игеннәр өлгерде" картинасы буенча сочинение язуга әзерлек дәресе....