Исем һәм сыйфат темалары буенча тест
тест (6 класс)
Предварительный просмотр:
Исем һәм сыйфат темалары буенча тест
1. Ясалышы буенча исемнәр...
а) тамыр, кушма, парлы;
б) тамыр, ясалма, тезмә,
в) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма.
2.”Аучылар” сүзенең грамматик мәгънәсен билгеләргә
а) исем, күплек санда, баш килештә, уртаклык исем;
б) җәнлек аулаучы кешеләрне атый;
в) ия булып килеп, эш башкаручыны белдерә.
3. Тамыр сүз...
а) ике яки берничә сүз кушылып ясала;
б) бер тамырдан гына тора;
в) ике яки берничә сүз тезелеп ясала.
4. Мөстәкыйль сүз төркемнәре ничәү?
а) 5;
б) 7;
в) 8.
5 Килеш кушымчаларының функцияләре...
а) сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртә;
б) сүзгә модальлек төсмере бирә;
в) сүзләрне бәйләү өчен.
6. Бу сүзләр нинди парлар? Иртә-кич, шатлык –кайгы, әти-әни
а) синонимнар;
б) антонимнар;
в) омонимнар.
7. Сыйфат дәрәҗәләре...
а) 6;
б) 4;
в) 5.
8. Сыйфат хәбәр булып килгәндә, аның сыйфатланмышы буламы?
а) әйе;
б) юк.
9. Бу сыйфатлар ничек атала? Сай-тирән, киң-тар, эре-вак, биек- тәбәнәк.
а) фразеологизмнар;
б) антонимнар;
в) синонимнар.
10. Сыйфатларның исемләшүе дип атала...
а) килеш белән төрләнүе;
б) сыйфатланмыштан башка куллануы;
в) җөмләдә ия булып килүе.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.
Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....
Исем сүз төркеме буенча тест
Исем сүз төркеме буенча тест....

Исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәрен кабатлау
Дәрес планы 5нче сыйныфлар өчен татар теле дәресеннән....