Исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәрен кабатлау
план-конспект урока на тему
Дәрес планы 5нче сыйныфлар өчен татар теле дәресеннән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
isem_figyl_syyfat_suz_torkemnren_kabatlau.doc | 54 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
«Кукмара 3 нче номерлы урта мәктәбе» нең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Демухаметова Гөлшат Мехаматнәкыйп кызы
Дәреснең технологик картасы
Сыйныф - 5нче сыйныф ( татар төркеме) Үткәрү вакыты - _____________Фән - татар теле
Тема- Исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәрен кабатлау
Дәрес төре - белем һәм күнекмәләрне кабатлау
Максат: исем, фигыль һәм сыйфат турында булган белемнәрен системалаштыру
Бурычлар: 1. исем, фигыль һәм сыйфат турында булган белемнәрен искә төшерү;
2. исем, фигыль һәм сыйфатны дөрес билгеләүләренә ирешү;
3. дөрес һәм матур язуларын булдыру;
4. үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Этап | Укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге | Универсаль эшчәнлек |
1. Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты) | Эш ритмына кертү.
(Укытучының сөйләме.)
| Сыйныфны эшкә әзерләү.
МЭНЭДЖ МЭТ ярдәмендә бер-берләренә теләкләр телиләр. − Яңа көн тынычлык алып килсен! − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк! − Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк! − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә эшлик ! | Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; Коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. |
2. Белемнәрне актуальләштерү | Белем дәрәҗәсен тикшерү . Слайдтагы рәсемгә карыйбыз һәм кем? Нәрсә? Нишли? Нинди ?сорауларына җавап биргән сүзләрне табабыз | Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.
Укучылар сүзләрне әйтәләр | Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге; Танып белү: исем, фигыль һәм сы Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. |
3. Укыту максатын кую | Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.
Ялгышлар булса, сораулар куйдырып төзәтү | Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.
| Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: танып белү максатын үзлектән билгеләү; проблеманы билгеләү. |
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү | Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру. - 13нче күнегү, 9нчы бит Күнегүдә бирелгән текстның өч җөмләсеннән сүзләрне исем, фигыль һәм сыйфатка аерып язарга. - Дәфтәргә числоны, сыйныф эшен язып куябыз Ә хәзер кара-каршы дуслар, үзара дәфтәрләрне алыштырып, слайд ярдәмендә бер-беребезнең эшне тикшерәбез. Карандашлар ярдәмендә билгеләр куябыз. | Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр (алгоритм, модель һ.б.) Укучылар дәфтәрләрдә язып башкаралар . Дәфтәрдә язалар Унтугызынчы ноябрь Сыйныф эше | Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек. |
5. Беренче кат ныгыту | Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел ныгыту (гомумиләштерү) МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы
| Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр. Укучылар җыр барышында хәрәкәтләр ясыйлар, җыр туктагач төркемнәргә тупланалар. | Танып белү: белемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, иптәшләренең җавапларын тыңлап, ялгышлар булса төзәтмә кертү, аны бәяләү. |
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) | Рефлексияне оештыру.
1нче төркем - исем, 2 - фигыль, 3 - сыйфат 2.Өй эше Кагыйдәләрне кабатларга, 9нчы биттәге 13нче күнегүнең калган җөмләләрен сыйныфта эшләгән кебек башкарырга. | Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру. РАФТ ярдәмендә балалар алларындагы битләрендә эшлиләр | Коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗә чыгару |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исем фигыль
6 нчы сыйныфның татар балалары өчен татар теле дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...
Исем фигыль
Исем фигыльнең исем һәм фигыль кебек билгеләрен аера белү....
Исем фигыль
Исем фигыльнең исем һәм фигыль кебек билгеләрен аера белү....
Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.
Фигыль төркемчәләрен кабатлау; исем фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру...
Имя действия. Исем фигыль (таблица)
Имя действия. Исем фигыль...
Исем һәм сыйфат темалары буенча тест
Исем һәм сыйфат темалары буенча тест...
Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.
Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....