Сочинение- фикерләмә. Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың
занимательные факты по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Укытучы! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә! Укытучы – тыйнаклык,  сабырлык өлгесе. Җир йөзендә укытучыдан да хөрмәтлерәк һөнәр бармы икән?! Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе  дә, өлкән дусты да.

Бу җиһанда һәрбер кеше укытучы була аламы? Минемчә, юктыр. Бөек һөнәргә иң-иңнәре: тирән белемле, киң күңелле, йомшак йөрәкле,  олы җанлылар гына лаектыр. Укытучы булу өчен белем генә җитми, укытучы булып туарга кирәк, мөгаен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 175_nche_mktp_sochinenie-_fikerlm_ahtyamova_g.m.docx19.7 КБ

Предварительный просмотр:

Сочинение- фикерләмә.

Укытучы – олы юл башың,

Күзләреңне ачкан кояшың.

 “Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле  һәм авырдыр.  Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры, камиллеккә барып туктыйдыр”.                                                                             Р. Фәхретдин

Укытучы! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә! Укытучы – тыйнаклык,  сабырлык өлгесе. Җир йөзендә укытучыдан да хөрмәтлерәк һөнәр бармы икән?! Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе  дә, өлкән дусты да.

Бу җиһанда һәрбер кеше укытучы була аламы? Минемчә, юктыр. Бөек һөнәргә иң-иңнәре: тирән белемле, киң күңелле, йомшак йөрәкле,  олы җанлылар гына лаектыр. Укытучы булу өчен белем генә җитми, укытучы булып туарга кирәк, мөгаен.

Кыюсыз адымнар белән мәктәп бусагасын атлап кергән сабый үзен яклардай кеше эзли. Аңа ярдәмгә, һичшиксез, беренче укытучысы килә. Шул көннән башлап,  соңгы кыңгырау чыңлаганчыга  кадәр бала белән янәшә Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга ярдәм итә.

Мәктәп тормышы, учак өстендәге казанны хәтерләтә: һәрдаим кайнап тора. Ул шатлык-куанычларга, борчу-мәшәкатьләргә, югары үрләр һәм ачышларга, йокысыз төннәргә дә  бай. Шулай булса да,  бу һөнәр - минем  яшәвемнең мәгънәсе. Иртән яраткан мәктәбемә эшкә килү, укучыларымның елмаюлы йөзләрен күрү, дәресләремә җиң сызганып әзерләнү  – минем бетмәс-төкәнмәс шатлыгым.

Укытучы һөнәре тормышын тулысы белән үзенә багышлауны сорый. Уйлап карасаң, бөтен кызыксынуларың, яшәвең – барысы бер юлга барып тоташа.  Әлеге хезмәт – уңдырышлы туфракка орлык чәчү белән бер. Тик ул орлыкларны нинди ысуллар кулланып чәчәсең, ничек тәрбияләп үстерәсең,  монысы бары укытучының иҗадилыгыннан, тырышлыгыннан  тора.

Киләчәк язмышы ныклы, кыйбласы туры, барыр юлы дөрес булырлык итеп салынган нигез генә нык була. Күренекле педагог    А.С. Макаренко сүзе белән әйтсәк: “Кеше тәрбияләү – димәк, туасы  көннең шатлыгын тәрбияләү дигән сүз”.

Башлангыч сыйныфта укыганда ук, күңелемә укытучы һөнәре якын булуын тоемладым. Зур өмет-хыяллар белән, башта   Казан педагогия көллиятенә, аннан Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Шау-шулы студент еллары,  якты матур хатирәләр булып, бер мизгелдәй үтеп тә китте.

Менә инде  19 ел  һөнәремә тугры калып, яраткан хезмәтемне башкарам. Белем һәм тәрбия биргән укучыларыма юлдаш та, терәк тә, киңәшче дә, юл күрсәтүче дә булырга омтылам.

Бөек рус педагогы В.А.Сухомлинский: “Дәрес- укытучының гомуми һәм  педагогик культурасын чагылдыручы көзге ул. Дәрес- укытучының интеллектуаль байлыгын, аның эрудициясен, карашының киңлеген билгеләүче бер үлчәү”,- дигән. 

Чыннан да, һәр дәрес үзе кечкенә генә спектакльне хәтерләтә. Монда  укытучы үз тәҗрибәсен  дә, белемен дә, яңа карашларын да, креативлыгын да эшкә җигеп, яңа үрләр яулый: укучысын  эш процессына тарта, шаккаттыра, сокландыра, иҗатка тарта, үстерә, канатландыра, кызыксындыра, йомык күңелләрне ача.  Укытучы бу очракта- дәресне төзүче дә, режиссер да, алып  баручы да, артист та, туган телебез  сагында торучы  олы Шәхес тә.  

Һәр һөнәр иясе үзенең эшенә туры килгән корал нигезендә ачышлар ясый. Ә укытучының төп коралы – сүз. Миргазыян ага Юныс  сүзләре белән әйтсәк: “Сүзне төрлечә әйтеп була. Бер үк сүзгә теләсәң - шатлык, теләсәң - кайгы, кирәк чакта ихтирам яисә нәфрәт сыйдырып була. Сүз - шул ук, ә аның тәэсире тулысынча үзгә. Искиткеч нәрсә ул – сүз”,- ди.  Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Ягымлы сүзеңне кызганмыйча, тәэсирле сөйләм, үгет-нәсыйхәтең  нигезендә укучыларның күңелләренә  әхлак, тәрбия  нурларын өстәү –ул синнән тора Укытучы! Сүзебез һәм эш-гамәлләребез   белән бала күңелен йомшартып ача алсак,  һичшиксез, куелган максатларыбызга ирешербез.  

Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, барыбер канәгатьлек  һәм горурлык хисе өстенлек ала. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китә. Мин моны аңлыйм, чөнки чыгарылыш сыйныф  укучыларым белән саубуллашыр вакыт җитеп тә килә икән бит!  Аларга карыйм да,  җиңелчә бер моңсулыкка биреләм...  Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта күңелемдә  шатлык, горурлык хисләре дә уяна, чөнки аларны киләчәктә зур тормыш корабы  көтә. Кем белә бит, бәлкем, арасыннан кайберләре яңадан мәктәпкә әйләнеп кайтыр, безнең коллегаларыбыз булыр?! Кемнәрдер чит-ят җирләргә барып төпләнер, кемнәрдер, әти-әниләренең эшен дәвам итәр, кемнәрдер яңа юллар сайлап, тормышның югары баскычына менәр. Ышанам: һәрбер укучым туры юлдан тайпылмыйча, куелган якты хыялларын тормышка ашырыр.

Педагогик эшчәнлегемне калейдоскопка тиңләр идем мин. Гап-гади бөртекләр гаҗәеп матур чәчәкләргә әйләнә! Аларга карап,  йөземдә елмаю барлыкка килә. Калейдоскопны әйләндергән саен, чәчәкләр дә үзгәрә. Бер-берсен кабатламый: төсләре дә, формалары да төрледән- төрле. Нинди сурәт барлыкка килер икән тагын дип,  калейдоскопны әйләндерәм дә әйләндерәм...

Менә шушы чәчәкләр бәйләмен укучыларыма тиңлим. Алар да төрле-төрле,  бер-берсенә охшамаган.  Сәләтләре дә, эчке дөньялары да үзгә, кабатланмас. Серле бәйләмнәрне шиңдермәү, көннән-көн матурайту, үстерү,  үзгәртү  өчен кулымнан килгәнчә хезмәт куям. Мәктәпне тәмамлап,  тормыш юлына аяк басканда сәламәт, көндәшлеккә  сәләтле, алган белемнәрен  тормышта  куллана белә торган һәм илебезне алга әйдәп баручы  шәхесләр тәрбияләргә омтылам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Сочинение "Минем яраткан укытучым"

Күренекле  шагыйрь  Фəннур  Сафин  катлаулы,  əмма  мактаулы  һөнəр иялəренə əнə шундый югары бəя бирə. Əйе,  чыннан  да,  мөгаллимəлəрне без ...

Сочинение "Мин – укытучы!"

Сочинение    "Мин – укытучы!"...

Сочинение- фикерләмә язу тәртибе

Сочинение- фикерләмә  язарга ярдәмлек...