Сочинение "Мин – укытучы!"
материал на тему

Закирова Раиля Раисовна

Сочинение    "Мин – укытучы!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochinenie_min-ukytuchy.docx24.8 КБ

Предварительный просмотр:

    Мин – укытучы!

                                                      Иң   бәхетле кеше кем дип сорасалар,

                                                              Әйтер идем сүзләремне телгә төреп.

                                                              Ул – укытучы, елмайганда каршысында

                                                              Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп.

Минем бүген иң бәхетле көнем. Миңа югары белешмә бирделәр. Мин-укытучы!Әле аның иң “крутое” татар һәм инглиз теле укытучысы! Минем шатлыгымны табигать тә аңлый : кояш миңа ягымлы елмая, йомшак җил чәчләремнән сыйпый, тирә-ягымдагы  кешеләр дә минем шатлыгымны сизәләр кебек.

Мин үземнең балачак  хыяллыма бер адымга якынлаштым. Хәзер инде булачак эшем турында уйларга кирәк : бик нык көтәм мин бу минутларны. Ничек башлап җибәрермен, минем укучыларым нинди булырлар, алар күңеленә юл таба алырмынмы? Сораулар бик күп...

Уйга калдым, кайчан сайладым соң мин бу һөнәрне?

Авылга кунакка кайткач, әнинең апасына (ул укытучы булып эшли) күрше бала-чаганың олылап “апа”,-диеп эшдәшүен ишетеп, миндә  соклану да, горурлану хисе дә туганын хәтерлим. Ә үзем беренче тапкыр укырга баргач, сыйныф җитәкчебезнең безнең елмаеп каршы алуы,балалар дип, ягымлы эндәшүе, һәр баланың хәлемә кереп,  әни кебек җылы мөгамәләсе минем күңелемдә укытучы эшенә мәхәббәт уяткандыр да инде.

Минем дә алар кебек буласым килә! Чөнки укытучыдан башка профессор да, очучы да, инженер да юк! Укытучы ул бөтен һөнәрләргә юл ачучы. Олы дөньяга алып баручы. Чын укытучы – бәхетле кеше, чөнки аның кулында һәрбер  кешенең бәхете.

Һөнәрләрнең һөнәре ул –  укытучы! Минем хыяллым- укытучы булу.

Бүген уйга калдым- диплом алып кош тоткандай очынып йөргән көннәрдән соң да инде ике ел үткән; искә төшереп утырдым: Үзем эшләячәк мәктәп бусагасын шикләнеп кенә атлап кердем. Директор мине укытучылар коллективы белән таныштырды. Беренче тапкыр сыйныф алдына басып бирүемне төштә кебек кенә. Ул елның ничек үтүем сизми дә калдым. Хәзер инде мин ышанып әйтә алам: укучыларым мине яраттылар;мин моны аларның күз карашларыннан аңлыйм. Тәнәфестә “ялгыш кына” кулыма кагылып алалар, елмаеп күземә карыйлар, конфет кебек тәм-том белән “бүлешәләр”. Мин дә аларны бик яратам. Сабина, Алина кебек отличницаларны гына түгел, “ут  борчасы” кебек Рөстәмне дә, бернигә дә исе китми торган Артем да миңа бик якын.

 Укытучы!!! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Үзенең көчен кызганмыйча, яклап йөрүче син – Укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны да җиңүче син – Укытучы!

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

Укытучы һәрвакыт балаларга ярдәм итә. Ул һәр кешене язарга, укырга өйрәтә. Укытучы булу җиңел эш түгел. Моның өчен күп белергә, балаларны ярaтырга һәм хөрмәт итә белергә кирәк. Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык – куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.

         

Мин үз гомеремне бaлалaрны укытырга багыладым. Бу һөнәрне мин кечкенәдән үк  сайладым. Мәктәптә укыгaн вакытта: мин укытучы булaчакмын дип белдем. Шушы карaрым мине Казан федераль университеткa китерде дә. Анда укыган вакытта башка төрле уйлар килде.

Бер яктан мин бу һөнәрне сайлавыма мин бик шат булдым, ә икенче яктан  дә курыктым. Нигә куркыныч дисезме? Чөнки, балаларга белем бирү- һәр балада сәләт ачу диәнне аңлата. Укытучы һөнәре җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала бит...

Минем үземнең яраткан укытучым турында сөйләп китәсем килә. Аның безне беренче тапкыр каршы алуы әле хаман да хәтердә. Ягымлы итеп кулымнан тотып, сыйныфка алып керүе... Гадел, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә ул.. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә, булыша, аңлый. Ул минем өчен үрнәк булды, һәм мин дә үземнең укучыларын өчем үрнәк булырга телим! Үзем укытучы булгач кына –укытучыларның мөһим булуларын тагын да ныграк аңладым.

Укытучы гел алга юнәлә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Чынлапта, гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.

Минем укучылaрым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Алaрның һәрберсе тормышта үзә урынын табыр дип уйлыйм. Укучыларымның уңышлары – ул хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сaйлавыма һич үкенмимен. Укытучы булуыма мин бик горурланам!

Мин чын күңелдән әйтә алам- яраткан эшең булу нинди зур бәхет!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...