“СӘЛАМ” УМКсына белешмәлекләр.
учебно-методический материал на тему
Предварительный просмотр:
ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты”
Проект эше
Тема: “СӘЛАМ” УМКсына белешмәлекләр
(1сыйныф өчен)
“Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм туган тел буларак укытуда инновацияләр” темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында
Башкардылар: Бакирова Н.Н
Әхмәдҗанова З.Р.
Шәрәфетдинова Л.М.
Сафина А.З.
Эш урыны: АГБМУ “Гимназия №139”
Проект эше яклауга кертелде
—————————
Проект эшенең җитәкчесе: Җамалетдинова З.И.
Казан - 2017
Беренче белешмәлек
Сайт белән эшләү
- Компьютерны кабызып интернетка керергә.
- Эзләү юлында (поисковик) www.selam.tatar.ruсайтына керергә.
- Укытучы биргән исем һәм серсүзне җыеп сайтка керергә.
Серсүз онытылган очракта:
а) сайтка кергәч тәрәзә астында “серсүз онытылганмы?” сүзенә басырга.
б) шул очракта үзегез онытмый торган серсүз кертергә.
- Темага керергә һәм кирәкле эш төрен сайларга.
Икенче белешмәлек
Яңа сүзләрне истә калдыру
- Сайтка кереп теманы сайларга һәм күнегүне табарга.
- Күнегүдәге диктор артыннан “дүрт” адым ясарга:
Диктор | Син |
|
|
|
|
|
|
|
|
- Дәреслек артындагы сүзлекчәдән шул сүзләрне табарга һәм иҗекләп укырга.
- Сайттагы флешкарталар белән үзеңне тикшереп карарга.
- Истә калсын өчен яңа сүзләрне көн саен 10-15 минут дәвамында кабатларга.
Өченче белешмәлек
Өченче белешмәлек
Парларда эшләү
- Биремне игътибар белән укырга.
- Эшне икегез арасында тигез итеп ике өлешкә бүләргә.
- Иптәшеңә авыр булса, аңа ярдәм итәргә; бер-береңнең хаталарын төзәтергә.
- Иптәшең синнән яхшырак эшләсә, ярдәм сорарга оялма.
- Иптәшең хата ясамыймы икән дип, тикшереп тор; ләкин моны аны кимсетмичә генә эшлә.
- Төп кагыйдәне онытма: һәр күмәк эшне киңәшләшеп һәм ярдәмләшеп эшләргә. Син аның өчен, ул синең өчен җаваплы.
Дүртенче белешмәлек
Эш дәфтәре белән эшләү
- Дәфтәрне тышларга, бөтен биремнәрне укытучы кушканча башкарырга.
- Барлык эшне пөхтә һәм чиста итеп эшләргә.
- Дәфтәрдә дәрескә кагылмаган рәсемнәр һәм язулар булмаска тиеш.
- Дәфтәрне бөгәрләмәскә, пычратмаска.
- Сүзләрне аңлаешлы һәм каллеграфик дөрес язарга.
- Каләм белән язганны бетергеч белән бозмаска.
- Ялгышларыңны вакытында төзәтә барырга, аннан соңга калдырмаска.
- Замазка кулланмаска, карандаш белән сызып төзәтергә.
Бишенче белешмәлек
Җыр белән эшләү
- Җырны китаптан кычкырып укы.
- 2-3 тапкыр укып, истә калдырырга тырыш.
- Сайтка кереп, кирәкле җырны сайла һәм тыңла, китаптан карап бар.
- Берничә минуттан җыр сүзләрен текстка карамыйча сөйләп кара. Кирәк булса, китапка карап алырга мөмкин.
- 10-15 минуттан, тагын 2-3 тапкыр җыр сүзләрен текстка карамыйча сөйләп кара.
- Йоклар алдыннан җырны кабатла.
- Иртән җыр сүзләрен укы, аннан яттан сөйлә.
Җыр зур һәм авыр булса, истә калмаса
- Җырның беренче куплетын ятла.
- Җырның икенче өлешен ятла.
- Беренче һәм икенче куплетны кабатла. Сайтка кереп, җырлап кара.
- Өченче куплетны ятла.
- Бөтен җырны яттан сөйлә. Җырлап кара.
- Йоклар алдыннан җыр сүзләрен кабатла.
- Иртән җырны китаптан укы, яттан сөйлә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Р. Р. Нигъматуллинаның 6 сыйныф "Татарча да яхшы бел" УМКсына көндәлек дәрес презентацияләре
Биредә хезмәттәшем Шәмсетдинова А.Г. белән берлектә төзегән һәр дәрес өчен кулланма-презентацияләр урын алган. Дәрескә әзерләнү укытучыдан бик күп көч һәм вакыт сорый. Безнең эшебез шушы дәреслек буен...
"Сәлам" УМКсының укыту-методик комплекты турында мәгълъмат
quot;Сәлам" УМКсының укыту-методик комплекты турында мәгълъмат. Дәресләрдә уеннарның роле...